Нәсыйха (мәчет, Прокопьевск)
«Нәсыйха» мәчете (рус. Мечеть «Насыха» г. Прокопьевска) ― Кемерово өлкәсе, Прокопьевск шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Россия мөселманнары Дини җыены составындагы Кемерово өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәтенә караган мөселманнарның җирле «Нәсыйха» мәхәлләсе карамагында.
Прокопьевск шәһәрендә (1931 елда нигез салына) 177 819 кеше яши (2021), татарлар 7 412 (2010) кеше тәшкил итә[1].
Тарих
Мөселманнар (татарлар һәм башкортлар) 1920-елларда Татарстаннан һәм Башкортстаннан килгәннәр, кемдер үз теләге белән, кемдер мәҗбүри рәвештә күчерелә. 1946—1949 елларда шәһәрдә мәчет эшли[1].
Мөселманнарның икенче күченү дулкыны 1950―1960 елларга туры килә. Алар, нигездә, төрле уку йортларыннан юнәлтү буенча хезмәт практикасына килгән яшьләр, гаилә төзегәннәр, торак алганнар һәм Прокопьевскида яшәп калганнар[1].
Прокопьевск шәһәре мөселманнарының дини җәмгыяте тарихы 1994 елда инициатив төркем шәһәрнең Зенковский микрорайонында «Рамазан» мәхәлләсен булдырганнан соң башлана[2].
Васил Харисов имамы булган беренче мәчет Яр буе урамында ачыла. Мәхәллә идарәсендә Дамир Идиятуллин рәислек итә. Әлеге мәчет бинасында татарларның гамәли сәнгате һәм көнкүреше музее урнаша. Вакыт узу белән, мәчет бинасы барлык диндарларны сыйдыра алмый, шуңа күрә тагын бер мәчет төзергә карар итәләр.
Прокопьевск шәһәренең «Нәсыйха» җирле мөселман җәмгыяте 2017 елда оештырыла. 2019 елда мәчет төзелә башлый. 2023 елның 29 июнендә ачыла[3]. Яңа мәчет ачылу тантанасында Россия мөселманнары Дини җыены рәисе Әлбир хәзрәт Крганов, Кузбасс мөфтие Таһир хәзрәт Бикчәнтәев, Прокопьевск шәһәре башлыгы (2022 елдан) Максим Шкарабейников, Кузбасс мәчетләренең имамнары һәм дини җәмгыятьләр рәисләре, шәһәр халкы, шулай ук башка конфессия вәкилләре катнаша[4].
Бина
Ике катлы кирпеч бина ~700 кешене сыйдыра. Ир-атлар өчен, хатын-кызлар өчен аерым намаз бүлмәләре, тәһарәтханә, уку бүлмәсе, ашханәсе бар. «Нәсыйха» мәчете шәһәрнең бизәге, Прокопьевскиның һәм бөтен Көньяк Кузбасс мөселманнары өчен бердәмлек, рухи, дини-агарту үзәге, мәдәни үзәк булып тора. «Нәсыйха» гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә «ихласлык», «яхшы киңәш» дигәнне аңлата[5].
Имам
- Җирле дини җәмгыять (мәхәллә) рәисе Әкрәм Абдулкадыйр улы Гаттаров[6].
- Имам-хатыйб ― Парвиз хәзрәт Җураев[7].
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 Прокопьевск. татарыкузбасса.рф
- ↑ Мечеть Насыха. kuzbassvera360.ru
- ↑ В Прокопьевске открыли мечеть, которую строили около пяти лет. prokopievsk.ru, 29.06.2023 [рус.]
- ↑ Муфтий Альбир хазрат Крганов принял участие в открытии новой мечети на Кузбассе. islaminform.ru, 29.06.2023 [рус.]
- ↑ Ирина Белова. Мечеть вместимостью 700 человек открылась на юге Кузбасса. gazeta.a42.ru, 1.07.2023 [рус.]
- ↑ Заседание Совета по делам национальностей. Мусульмане Кемеровcкой области, 11.07.2023 [рус.]
- ↑ Уважение к культуре и традициям народов и религий Кузбасса [рус.]
Сылтамалар
- На Кузбассе открыли новую мечеть. dsmr.ru, 29.06.2023 [рус.]
- Открытие мечети Насыха. Видео
- Мечеть Насыха. kuzbassvera360.ru [рус.]