Нәфирә Иксанова
Нәфирә Нәҗметдин кызы Иксанова (рус. Нафира Назмутдиновна Иксанова; 14 март 1951, Кыйгазытамак, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы) — ССРБ һәм Россия педагогы, хор дирижёры, режиссёры, «Мирас» җыр һәм бию фольклор ансамбленең җитәкчесе (2007 елдан). Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2004) һәм атказанган мәдәният хезмәткәре (1992).
Тәрҗемәи хәле
Нәфирә Иксанова (кыз фамилиясе — Бабичева[1]) 1951 елның 14 мартында Башкорт АССРның Мишкә районы, Кыйгазытамак авылында туа.
1978 елда Уфа сәнгать училищесын (З. Х. Гобәйдуллина классы), 1983 елда Уфа дәүләт сәнгать институтын (Э. Х. Гайфуллина классы; 1999, А. И. Корякин курсы) тәмамлый.
1983—2006 елларда — Уфа сәнгать училищесында, 2001 елдан Уфа дәүләт сәнгать институтында укыта. Хор капелласының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижёры.
1979 елда Башкорт дәүләт педагогигия институтында башкорт хатын-кызлар хорын оештыра һәм аның сәнгать җитәкчесе булып эшли.
2007 елдан — «Мирас» җыр һәм бию фольклор ансамбленең сәнгать җитәкчесе[2].
2002 елда Мәскәү мәдәният һәм сәнгать университетында (Химки шәһәре; җитәкчесе — ССРБның халык артисты В. Н. Минин) стажировка үтә.
2010 елдан — «Милый мой хоровод», Уфа шәһәр мәдәният сараеның «Уфа хәтирәләре» ансамбльләренең оештыручысы һәм сәнгать җитәкчесе[1].
Нәфирә Иксанова — Башкорт дәүләт филармониясендә үткәрелгән театрлаштырылган тамашалар, юмор һәм сатира кичәләре, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренең юбилей кичәләре сценарийлары авторы һәм режиссёры[3].
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
- Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2004);
- Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1992);
- Мишкә районының мактаулы гражданины (2020)[4];
- «Хезмәт батырлыгы өчен» медале (2022)[5].
Гаиләсе
- Ире — Иксанов Фатыйх Хәйрулла улы (1935—1992), режиссёр. БАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1986)[6].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Меня преследует фраза «Если не ты, то кто?» - худрук Ансамбля «Мирас» Нафиря Иксанова (рус.). Башинформ (14 март 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 апрель 2026.
- ↑ Художественный руководитель Ансамбля «Мирас» Нафиря Иксанова отмечает свой 70-летний юбилей (рус.). mirasufa.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 июнь 2026.
- ↑ Иҡсанова Нәфирә Нәжметдин ҡыҙы (башк.). Башҡорт энциклопедияһы: 7 томда. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 апрель 2026.
- ↑ Мишкә мәдәният йорты сайты., archived from the original on 2021-04-22, retrieved 2022-02-15
- ↑ Художественный руководитель Ансамбля «Мирас» Нафиря Иксанова награждена медалью «За трудовую доблесть» (рус.). mirasufa.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 июнь 2026.
- ↑ Башҡорт энциклипедияһы — Иҡсанов Фәтих Хәйрулла улы [Тикшерелгән 14 март 2021]
Сылтамалар
- Иҡсанова Нәфирә Нәжметдин ҡыҙы // Башҡорт энциклопедияһы. — Өфө: «Башҡорт энциклопедияһы» ғилми-нәшриәт комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9. [Тикшерелгән 3 июнь 2026]