Октябрьский районы (Пермь крае)
Октябрьский муниципаль районы (рус. Октябрьский район) — Пермь краеның көньяк-көнчыгышында урнашкан муниципаль район. Мәйданы — 3400 км². Район үзәге — Октябрьский шәһәр тибындагы бистә.
Тарих
Район 1931 елда оешкан.
Халык
Халык саны — 34 766 кеше. Халык тыгызлыгы — 10,25 кеше/км². Милли состав: руслар — 59,6; татарлар — 34,8%; башкортлар — 2,2%.
География
Чиктәшлек
| Як | Район яки субъект |
|---|---|
| Төньяк | Урда районы, Өя районы, Суыксу районы |
| Көнчыгыш | Свердловск өлкәсе (Красноуфимск районы) |
| Көньяк | Башкортстан (Аскын районы) |
| Көнбатыш | Чернушка районы |
Шәхесләр
- Фәйзелхак Ислаев (1946, Уразмәт), тарих фәннәре докторы (2005), Россия ислам институтының гуманитар дисциплиналар кафедрасы профессоры.