Ралиф Сафин
Ралиф Рафил улы Сафин (Ралиф Сафин, рус. Ралиф Рафилович Сафин, 6 гыйнвар 1954, Уяндык, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы) — нефтьче, бизнесмен, сенатор, 2002-2014 елларда Алтай Республикасы дәүләт хакимиятенең канун чыгару (вәкиллекле) органыннан РФ Федераль җыенының Федерация шурасындагы вәкиле[1], Федерация шурасында БДБ эшләре буенча комитет әгъзасы. Икътисад фәннәре кандидаты (1999), Халыкара минераль чыганаклар академиясе хакыйкый әгъзасы (академик), РФ табигать фәннәре академиясе мөхбир-әгъзасы. РФ нефть һәм газ сәнәгатенең атказанган хезмәткәре (1996).
Тормыш юлы
1954 елның 6 гыйнварында Башкортстан АССР Илеш районы Уяндык авылында туган. Ике югары белем алган: Уфа дәүләт нефть институтын «Нефть һәм газны эшкәртүнең химик технологиясе» белгечлеге буенча (1975), «Нефть һәм газ яткылыкларын ачу технологиясе һәм комплекслы механикалаштыру буенча тау инженеры» (1988) белгечлекләре буенча тәмамлаган. 1999 елда Уфа дәүләт нефть техника университетында «Экономические проблемы согласования системы налогообложения с интересами товаропроизводителей» темасына икътисад фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган[4].
Хезмәт юлы
1975 елда Уфа дәүләт нефть институтында беренче диплом алгач, «Башнефть» җитештерү берләшмәсенең «Туймазынефть» нефть-газ табу идарәсендә сусызландыру һәм тозсызландыру җайланмасы операторы булып урнаша. Мастер, технолог, җайланма җитәкчесе, нефтьне әзерләү һәм кудыру цехының өлкән технологы булып эшли.
1980 елда эше буенча Төмән өлкәсе Соргыт шәһәренә күчерелә. Нефть сәнәгате министрлыгының Төмәндәге «Федоровскнефть» нефть-газ табу идарәсендә нефтьне әзерләү һәм кудыру цехының өлкән инженеры булып эшли башлый.
1981-1985 елларда «Башнефть» җитештерү берләшмәсенең Когалым шәһәрендәге «Повхнефть» нефть-газ табу идарәсе башлыгы урынбасары, 1985 елдан «Повхнефть» нефть-газ табу идарәсенең Үзәк инженер-техник хезмәте башлыгы.
1985-1987 елларда «Башнефть» җитештерү берләшмәсенең «Варьеганнефть» нефть-газ табу идарәсендә баш инженер, идарә башлыгы урынбасары.
1987-1990 елларда «Когалымнефть» нефть-газ табу идарәсе башлыгы. 1990-1992 елларда «Когалымнефтегаз» җитештерү берләшмәсе баш инженеры. 1992 елдан «Лангепас-Урай-Когалымнефть» нефть концерны вице-президенты.
1993 елдан «ЛУКойл» нефть компаниясенең беренче (коммерция буенча) вице-президенты, «ЛУКойл» компаниясенең директорлар шурасы әгъзасы.
1998 елдан «Нефтехим» ЯАҖ (Түбән Новгород өлкәсе) директорлар шурасы рәисенең урынбасары.
2001 елдан «ЛУКОЙЛ-Аурупа холдинг» компаниясе президенты.
2002 елның июнендә «Лукойл» президенты вазыйфасыннан китә, үзенең акцияләрен сата һәм 2002-2014 елларда Россия Федерациясенең Федераль Мәҗлесенең Федерация шурасында Алтай Республикасы Корылтае вәкиле булып тора. Комиссия әгъзасы буларак, Россия Федерациясенең Федераль Мәҗлесенең Азәрбайҗан Милли Мәҗлесе, Молдова парламенты, Үзбәкстанның Гали Мәҗлесе, Украинаның Югары Радасы белән хезмәттәшлек итү буенча парламентара комиссияләре эшендә катнаша, Федерация шурасында яшьләр һәм туризм эшләре буенча комиссия рәисе урынбасары, Федерация шурасының авыл хуҗалыгы - азык-төлек сәясәте һәм табигый байлыклардан файдалану буенча комиссия рәисе беренче урынбасары булып тора.
2003 елның декабрендә узган Башкортстан Президенты сайлауларында, 23,03 % тавыш җыеп, өченче урынны алды[5].
Улы Руслан җитәкчелек итә торган «Марр капитал»[6] гаилә компаниясенең (нефть продукциясе белән сәүдә итү, коммерцияле күчемсез милек, автопром) төп хуҗасы булып тора. 2010 елда аның «МаррТЭК» компаниясе Кемерово өлкәсендә РФның Kuzbass маркасы белән Hyundai автобусларын һәм йөк машиналарын җыю буенча «КузбассАвто» заводын эшләтеп җибәрә [7].
2020 елда «Зенит» банкы Сафинны банкрот дип игълан итте, прокурор бу эш буенча тикшерү үткәрергә боерды[8].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 1988 — «Көнбатыш Себер җир асты байлыгын үзләштергән һәм нефть-газ комплексын үстергән өчен» медале
- 1988 — «Хезмәттәге уңышлар өчен» медале
- 1996 — РФ нефть һәм газ сәнәгатенең атказанган хезмәткәре
- 1997 — «Мәскәүнең 850 еллыгы истәлегенә» медале
- 2003 — «Санкт-Петербургның 300 еллыгы истәлегенә» медале
- 2005 — «Казанның меңьеллыгы истәлегенә» медале
- 2007 — «Дуслык» ордены (РФ)
- 2009 — «Тан Чолмон» ордены (Алтай Республикасы)
- 2014 — «Почет» ордены (РФ)[9]
Гаиләсе
Искәрмәләр
- ↑ РФ Федераль җыенының Федерация шурасы сайты
- ↑ 200 богатейших бизнесменов России. Ралиф Сафин. Forbes.ru
- ↑ Миллионер Ралиф Сафин уходит из Совета Федерации. FLB.Ru
- ↑ Электронная библиотека диссертаций dslib.net
- ↑ Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе президент сайлауларының рәсми нәтиҗәләрен раслады Архивная копия от 26 февраль 2018 на Wayback Machine Росбалт
- ↑ ООО «Марр капитал»
- ↑ Hyundai Kuzbass: шахтерская сборка. «НГС. НОВОСТИ», 21.04.2010
- ↑ Экс-сенатор Ралиф Сафинны банкрот дип тануны таләп иттеләр. Forbes.ru (5 октябрь 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 гыйнвар 2026.
- ↑ Ралиф Сафин награжден орденом Почета.(үле сылтама) Алтай Республикасы Дәүләт Җыелышы – Эл Корылтай сайты