Роман Абдуллин
Роман Фарист улы Абдуллин (рус. Роман Фаристович Абдуллин; 25 октябрь 1991, Екатеринбург) — Россия рәссам-монументалисты, Россия сәнгать академиясе әгъза-корреспонденты (2022)[1], Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2025)[2].
Тормыш юлы
1991 елның 25 октябрендә Свердловск өлкәсенең Екатеринбург шәһәрендә туган. Әтисе ягыннан бабасы — Кәлимулла Габдулла улы — Татарстанның Кайбыч районы, Иске Чәчкаб авылыннан, ә дәү әнисе — Фәрхебану Әмирһади кызы Башкортстанның Калтасы районы, Ваныш авылы кызы, 1954 елда Свердловск шәһәренә күченеп киләләр[3].
1996—2006 елларда шайбалы хоккей буенча «Спартаковец» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә өстәмә белем ала.
2007—2011 елларда А. Г. Секачёв һәм О. И. Аплеснина җитәкчелегендә И. Д. Шадр исемендәге Свердловск сәнгать училищесының «график дизайн» бүлегендә укый. 2011—2017 елларда И. Е. Репин исемендәге Санкт-Петербург дәүләт рәсем сәнгате, скульптура һәм архитектура институтының монументаль рәсем сәнгате остаханәсендә Россия сәнгать академиясе академигы, профессор А. К. Быстровта белем ала[4].
2017 елдан Екатеринбург шәһәрендә Г. К. Жуков исемендәге Свердловск өлкәсе региональ иҗтимагый фонды әгъзасы, 2019 елдан Россия Рәссамнар берлеге, Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы[3].
2021 елдан — Россия сәнгать академиясенең Санкт-Петербург шәһәрендәге филиалы — «Россия сәнгать академиясенең фәнни учреждениеләре үзәге» Мозаика остаханәсе рәссам-мозаикачысы.
2021—2022 елларда — профессор А. К. Быстровның монументаль рәсем сәнгате остаханәсендә укытучы, рәсем сәнгате һәм композиция буенча ассистенты.
2022 елда — рәсем сәнгате бүлегеннән Россия сәнгать академиясе әгъза-корреспонденты итеп сайлана.
Шәхси күргәзмәләре
Шәхси күргәзмәләре Урал археологиясе музеенда, Свердловск өлкәсе туган якны өйрәнү музеенда, Санкт-Петербургның Оборона һәм Ленинград блокадасы дәүләт музеенда, Татарстанның Санкт-Петербургтагы даими вәкиллегендә уза. Рәссамның эшләре Россиядән тыш, Украина, Белоруссия, Польша, Италия, Болгария, Швейцария, АКШ, Канада, Монголия, Япония, Кытай илләрендәге музейларда һәм шәхси коллекцияләрдә саклана. Әсәрләре Мәскәүдә, Россия Федерациясе Оборона министрлыгының РФ Хәрби көчләре Үзәк музеенда, Санкт-Петербургтагы Артиллерия, инженерлар һәм элемтә гаскәрләренең Сугышчан тарихи музеенда тәкъдим ителә:
- 2007 елда Екатеринбург шәһәре курчак театры фойесында курчакларының шәхси күргәзмәсе;
- 2017 елда Свердловск өлкәсе Туган якны өйрәнү музеенда (Екатеринбург) «Победа. 1945» картиналар күргәзмәсе;
- 2018 елда Санкт-Петербург шәһәренең Ленинградның дәүләт мемориаль музеенда «Ленинград блокадасы» бер картиналы күргәзмәсе;
- 2018 елда Свердловск өлкәсе Туган якны өйрәнү музеенда «Листопад» бер картиналы күргәзмәсе[5];
- 2019 елда Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Җиңү юллары буйлап» шәхси күргәзмәсе.
Хезмәтләре 2020 елда «Русское искусство» журналында да нәшер ителә.
Бүләкләре
- 2017 — «Маршал Жуков» медале;
- 2018 —"РККАга 100 ел" медале;
- 2019 — Бөтендөнья татар конгрессының Милли Совет рәисе Васил Шәйхразиевтан Рәхмәт хаты;
- 2019 — «Сынлы сәнгать өлкәсендә казанышлары өчен» номинациясендә Санкт-Петербургның сәнгать иҗаты өлкәсендә яшьләр премиясе" Санкт-Петербург Хөкүмәте премиясе лауреаты;
- 2019 — Монголия Президенты Указы белән Монголия Оборона министрлыгының «Халхин-Голда җиңүгә 80 ел» истәлекле медале (Улан-Батор, Монголия);
- 2020 —РТ Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы;
- 2021 — Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты — сынлы сәнгать өлкәсендә күренекле казанышлар өчен[6];
- 2021 — Россия Рәссамнар берлегенең «Традицияләр. Рухият. Осталык» алтын медале;
- 2021 — Россия сәнгать академиясенең «Достойному» алтын медале — Бөек Ватан сугышы геройларына багышланган эшләр сериясе өчен[7];
- 2021 — Свердловск «Фонд Г. К. Жукова» төбәк иҗтимагый оешмасының «Г. К. Жуковның тууына 125 ел» медале;
- 2022 — Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк тамгасы;
- 2024 — Монголия Президентының «Халхин-Голда Җиңүгә 85 ел» истәлекле медале (Улан-Батор, Монголия);
- 2024 — Татарстан Республикасы Рәисе Рәхмәте — күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм үсешкә зур өлеше өчен[8];
- 2025 — Россия Рәссамнары иҗат берлегенең «Ватан сынлы сәнгатенә өлеш керткән өчен» алтын медале;
- 2025 — Россия Рәссамнар берлегенең «Традицияләр. Рухият. Осталык» алтын медале[9];
- Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2025)[2].
Искәрмәләр
- ↑ Абдуллин Роман Фаристович. rah.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 декабрь 2025.
- ↑ 1 2 О присвоении почетного звания «Заслуженный деятель искусств Республики Татарстан» (рус.). rais.tatarstan.ru (8 декабрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 август 2026.
- ↑ 1 2 Художник Абдуллин Роман Фаристович (рус.). artnow.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 декабрь 2025.
- ↑ Руслан Бахтияров. ««Никто не забыт, ничто не забыто!»» картина Абдуллина Романа (холст, темпера) — купить на ArtNow.ru (рус.). artnow.ru (3 сентябрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 декабрь 2025.
- ↑ Запомните это имя! Музей получил в дар полотно петербургского художника — Свердловский областной краеведческий музей имени О.Е. Клера (рус.). uole-museum.ru (10 июль 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 декабрь 2025.
- ↑ Постановление Кабинета Министров Республики Татарстан от 15.02.2021 № 78 «О присуждении Республиканской премии имени М. Джалиля». pravo.tatarstan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 декабрь 2025.
- ↑ Петербургский художник, наш соотечественник Роман Абдуллин награжден «Золотой медалью» Российской академии художеств (рус.). Постоянное представительство Республики Татарстан в городе Санкт-Петербурге и Ленинградской области (29 сентябрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 декабрь 2025.
- ↑ Распоряение Раиса Республики Татарстан (рус.). rais.tatarstan.ru (16 июль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 декабрь 2025.
- ↑ Новости (рус.). Cxyshadr.ru (15 май 0225). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 декабрь 2025.
Сылтамалар
- Зилә Нигъмәтуллина. Җиңү тарихчысы. Мәдәни җомга (10 май 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 декабрь 2025.
- Абдуллин Роман Фаристович. Сайт РАХ. rah.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 декабрь 2025.
- Художник Абдуллин Роман Фаристович. artnow.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 декабрь 2025.
- Абдуллин Роман Фаристович. deti.arctic-russia.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 декабрь 2025.