Рөстәм Кудашев

Рөстәм Радик улы Кудашев (рус. Кудашев Рустем Радикович; 13 февраль 1954, Уфа) — СССР һәм Россия музыканты, Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе аккомпаниатор-концертмейстеры. Башкортстан Республикасының халык артисты (1999).

Тәрҗемәи хәле

1954 елның 13 февралендә Уфа шәһәрендә туа.

1985 елда Уфа сәнгать училищесын (Л. Н. Бажанова сыйныфы), 1990 елда Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтын (Р. М. Бикмөхәммәтова сыйныфы) тәмамлый.

1972 елдан — «Юбилейный» мәдәният сараеның музыка җитәкчесе, 1973 елдан — Башкорт дәүләт филармониясендә аккомпаниатор-концертмейстер.

Иҗаты

Репертуарында башкорт һәм татар композиторлары әсәрләре, төрле халык көйләре бар. Адар: «Ак болан», «Кыпчак кызы», «Мәхәббәт», «Сибай», «Чәчәкләр» инструменталь пьесалары, шулай ук башкорт халык җырлары.

Фәридә Кудашева, Илһам Шакиров, Флүрә Килдиярова, Мәгафүр Хисмәтуллин, Нәзифә Кадыйрова, Идрис Газиев, Вәхит Хызыров кебек артистларга кушылып уйный.

Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясендә Рөстәм Кудашев әсәрләрен фортепианода ялгыз башкара һәм синтезаторда җырчыларга һәм балет артистларына кушылып уйный[1][2].

Каракалпак АССРында БАССР әдәбияты һәм сәнгате көннәрендә (1976), Чуаш АССРында БАССР мәдәнияте көннәрендә (1981), Мәскәүдә Башкортстан Республикасы көннәрендә (1997) катнаша. СССР буйлап, Италия, Алманиядә гастрольләрдә була.

Мактаулы исемнәре, башка бүләкләре

  • Башкортстан Республикасының халык артисты (1999);
  • Башкортстанның атказанган артисты (1991).

Гаиләсе

Хатыны — Зөлфия Кудашева (1956), СССР һәм Россия биючесе. Башкортстан Республикасының халык (1995), БАССРның атказанган (1989) артисты.

Искәрмәләр

  1. Поздравляем! Башкирская государственная филармония имени Хусаина Ахметова (20 февраль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 ноябрь 2025.
  2. Кудашев Рустем Радикович (рус.). bashenc.online. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 ноябрь 2025.

Сылтамалар