Совет Социалистик Республикалар Берлеге чыршы уенчыклары

Совет Социалистик Республикалар Берлеге чыршы уенчыклары (рус. Ёлочные игрушки СССР) — Яңа ел чыршысын, яисә бәйрәмгә бинаның эчен бизи торган шарлар, махсус уенчыклар һәм башка бизәкләр.

Уенчыкларның барлыкка килү тарихы

Яңа ел чыршысын бизәү традициясе Россиядә беренче тапкыр Петр I ярдәме белән барлыкка килә, әмма бу традициягә ияләшү өчен озак вакыт таләп ителә. Гасыр ярым узгач, 1852 елда Николай I идарә иткән чорда Санкт-Петербург залында төрле төстәге кәгазь кисәкләре белән бизәлгән беренче Яңа ел чыршысы куела. Чыршыны уенчыклар белән бизәү традициясен Николай I хатыны императрица Александра Федор кызы кертә[1]. Ул чордан илдә чыршы уенчыклары җитештерелми, шуңа бәйле аларны Аурупадан алып кайталар. Чит ил чыршы уенчыкларын бары тик бай кешеләр генә сатып ала алган. Пыяладан ясалган шарлар бик кыйммәтле була һәм инкыйлабка кадәрге Россиянең күпчелек гражданнары чыршы бизәү өчен уенчыкларны үзләре кәгазь һәм картоннан ясыйлар. 1929 елның декабрендә «Правда» газетында Раштуа бәйрәме көннәрен гадәти эш көннәре дип игълан иткән мәкалә басыла, ылыслы агачларны кисү тыела һәм XIX гасыр ахырында башланган чыршы уенчыклары җитештерү туктатыла[1].

1935 елда Яңа ел бәйрәмнәрен үткәрү традициясе торгызылгач, чыршыларны бизәү өчен яңа уенчыклар таләп ителә: фәрештәләр урынына аэростатлар, дирижабльләр, очкычлар ясала, Раштуа йолдызын биш очлы кызыл йолдыз алыштыра. Бөтен ил буйлап мамык, картон һәм пыяладан уенчыклар җитештерә торган фабрикалар, заводлар һәм артельләр ачыла. 1937 елның 1 гыйнварында шул ук «Правда» газетында: «Союз мәдәни сәүдәсе бөтен ил буйлап 15 миллион сумнан артык чыршы уенчыклары саткан» дигән яңалык чыга. Өч елдан бу саннар өч тапкырга арта. Унъеллык ахырына бөтен Совет Социалистик Республикалар Берлегендә чыршы уенчыклары, маскарад киемнәре һәм бәйрәмнең башка атрибутлары белән сәүдә итә торган махсуслаштырылган кибетләр эшли.

Совет чыршы уенчыкларында Россия тарихында барган күп кенә мөһим вакыйгалар чагылыш таба[2]. Уенчыкларда сәяси лидерлар портретлары белән бизәкләр ясала. 1937 елда Бөтенсоюз коммунистик большевиклар партиясе Үзәк комитетының Сәяси бюросы әгъзалары портретлары төшерелгән шарлар сериясе, шулай ук Маркс, Энгельс, Ленин һәм Сталин сурәтләре төшерелгән зур шар җитештерелә.

Шул ук елда нәшер ителгән «Балалар бакчасында чыршы» әсбабы файдалы булып чыга. Басмада яңа ел агачын бизәү буенча гади киңәшләр бирелә: кулдан уенчыклар ясарга өйрәтү, бизәү чараларының зурлыгы һәм нинди чыршы ботакларына элү, яңа ел шәмнәрен кулланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү.

«Иң элек үзәк, иң биек түбәсенә биш очлы кызыл яки көмеш ялтыравыклы йолдыз куярга кирәк. Чыршының төсен башка уенчыклар төсенә туры китереп сайлап була. Чыршының башка өч-дүрт башын зур булмаган ялтыравык кабартылган пыяла башлары белән бизәргә мөмкин. Чәчәкләр һәм бөҗәкләрдән, җәнлекләр, хайваннар, кошлар, кар бөртекләре, парашютлы аэропланчылардан торган ачык төсле чылбырлар аеруча яхшы».

Чыршы уенчыклары

Беренче Яңа ел уенчыклары

Башта бәйрәм чыршысын конфетлар, соңрак кәгазь һәм мамыктан төрле формада бизәгечләр, алтын белән йөгертелгән ылыслы агач күркәләре һәм агач фигуралар белән бизиләр. Германиядә бу вакытта чыршыларны алма белән бизәгәннәр дигән риваять бар. Уңыш мул булмаган елларны кешеләр пыяла өрүчедән алынган пыяла җиләк-җимеш уенчыкларны алмаларга алмаштырганнар, пыяла алмалар белән беррәттән башка уенчыклар да барлыкка килә. Россиядә пыяладан Яңа ел уенчыклары XIX гасырда гына җитештерелә башлый.

Бөек Ватан сугышына кадәр

Пыяла уенчыклар кыйммәт булганга күрә, бизәү өчен прессланган мамыктан чыршы уенчыклары кулланыла. Кеше һәм хайван сыннары рәвешендә ясалган махсус формалар җитештерелә. Ясалган сыннарны төсле буяулар белән буилар һәм крахмалдан ясалган клей белән каплыйлар.

1930 елларда Төньяк, Поляр аръягы темалары чагылыш тапкан уенчыклар җитештерелә: ак аюлар, котыпчылар, парашютчылар, очкычлар һәм дирижабльлар[3]. Ашарга яраклы чыршы уенчыклары да чыгарыла, кайчакта җыелмалары да. Алар шоколад уенчыклардан — балыклар һәм кыслалар; прәннекләр — җәнлекләр һәм кошлар; марципаннан ясалган алмалар, грушалар һәм чикләвекләр.

1930 еллар азагында чыршы уенчыклары әкиятләре геройлары формасында җитештерелә. Алар — Итекле мәче, Патша улы Иван, бертуган Куян һәм Төлке. Шәрык темасына багышланган уенчыклар сериясе чыгарыла: Галәветдин, Хоттабыч карт, шәрык гүзәлләре.

1937 елның башында Мәскәү союзлар йортында уздырылган чыршы бәйрәменә Кыш бабай беренче тапкыр оныгы — Кар кызы белән килә. Шуннан бирле Кар кызы Яңа ел бәйрәменең көтеп алынган кунагы[4].

Бөек Ватан сугышы елларында

undefined

Сугыш вакытында, авыр еллар булуга карамастан, Яңа ел чыршысын бизәү мәҗбүри санала — бу традиция халыкка тыныч тормыш турында искә төшергән һәм көч биргән.

Яңа ел уенчыклары чикләнгән күләмдә һәм җитештерү калдыкларыннан ясала. Солдатларны, парашютчыларны, танкларны, тупларны, очкычларны калайдан чыгаралар, соңыннан буилар. Тимер йомычкалардан һәм тимер чыбык калдыкларыннан биш очлы йолдызлар, кар бөртекләре һәм өйләр ясала.

Өй шартларында уенчыкларны ясаганда картон, тасма, төрле төстәге тукыма, йомырка кабыклары кулланыла. Фронтларда чыршыларны атылган гильзалар, мамык, погон, бинт, кәгазьдән ясалган сурәтләр белән бизиләр, шулай ук буялган медицина ампулалары, колбалар һәм пробиркалар да кулланыла. Ул елларның үзенчәлекле уенчыгы — янып беткән электр лампочкасы. Аны буяп, башындагы элмәгенә тукыма яисә җеп киертеп, Яңа ел шарына әйләндерәләр[4].

Сугыштан соңгы елларда

undefined

1949 елда илдә Пушкинның тууына 150 ел тулуны тантаналы рәвештә билгеләп үтәләр. Әлеге истәлекле ел хөрмәтенә Пушкин әкиятләре геройларын сурәтләгән чыршы уенчыкларының тулы бер сериясе чыгарыла (Руслан һәм Людмила, кодачы хатын Бабариха, Гвидон, Алтын балык).

Бу чорда чыршылар тимер чыбыктан һәм пыяладан ясалган уенчыклар белән бизәлә: пыяла көпшәләр һәм муенсаларны тимер чыбыкка яисә җепкә тезәләр.

1950 елларда чыршыга беркетеп куя торган уенчыклар барлыкка килә. Кошлар, төрле хайваннар: аюлар, куяннар, тиеннәр, төлкеләр, шулай ук гөмбәләр һәм Доктор Айболит яки Кызыл калфак кебек балаларның яраткан персонажлары. «Чиполлино» уенчыклар җыелмасы популяр була. Ягымлы күңелле профессор Груша, яна торган синьор Помидор, усал адвокат Борчак бик аз кешене битараф калдыра.

1950 елларда ССРБда халыкара туганлыкны тасвирлый торган символлар популярлаша. Халыклар дуслыгын мәңгеләштерү өчен төрле милләт һәм республикаларны чагылдырган бик күп фигуралар чыгарыла. Владимир шәһәренең Ворошилов исемендәге артеле осталары милли киемнәр кигән хатын-кызларның мамык сыннарын ясыйлар.

1956 елда Эльдар Рязановның «Карнавал киче» фильмы чыккач, унике туларга биш минутны күрсәтә торган уклар белән «Сәгать» уенчыгы бик зур популярлык казана. Сәгать төрле дизайнда ясала һәм илнең һәр Яңа ел чыршысына куела[4].

60 нчы еллар

undefined

1960 елларда авыл хуҗалыгына багышланган тематика танылу ала. Кишер, кыяр, слива, җиләк һәм баклажан чыршыларда оҗмах алмаларын символлаштырган традицион шарлар белән янәшә торганнар. Төп бизәк, әлбәттә, кырлар патшабикәсе — Хрущев кукурузы була. Ул шул вакыттан бирле Совет чорында чыгарылган бердәнбер чыршы уенчыгы.

Юрий Гагарин очышыннан соң беренче урынга галәм темасы чыга. Уенчыклар җитештерүчеләр бу вакыйганы битараф калдырмыйлар — Яңа елга багышланган сәүдә киштәләрендә галәм темасын сурәтләгән уенчыклар пәйда була. 1960 елларда чыршы башына куела торган йолдыз очып китә торган ракета рәвешендә булган уенчык белән алмаштырыла.

Бу елларда рәссамнар төрледән-төрле төрдәге уенчыклар ясый. Сатуга зурлыгы һәм төсләре белән аерылган, озынайтылган, батып тора торган һәм башка формадагы уенчыклар чыгарыла. Шул ук вакытта түбәдә эленеп торган боз формасында пыяладан ясалган уенчыклар барлыкка килә.

Уенчыклар ясауда пластмасса кулланыла башлый. Үтә күренмәле шарлар популяр була, алар эчендә пластмассадан күбәләкләр яки энә караклары урнаштырыла[4].

70 һәм 80 нче еллар

1970 еллар башына стандартлаштыру эрасы башлана. Чыршы уенчыкларын җитештерү серияле була, бу яңа ел чыршысын бизәү уенчыкларының төрлелеген киметүгә китерә. Әмма электр белән эшли торган гирляндаларының төрлелегенә бу берничек тә йогынты ясамый. Чыршы гирляндалары элек тә сатуда була — алар төрле төсләргә буялган лампочкалар җыелмасыннан гыйбарәт, хәзер исә бу шәм яки чыршы күркәләре рәвешендә оригиналь дизайнлы берничә совет заводында җитештерелгән фонарьлар.

Бу вакытта металл фольгадан ясалган дождиклар һәм төрле төстәге йомшак мишура популярлаша. Еш кына алар белән Чыршыны шулкадәр нык бизиләр, уенчыклар да, чыршының яшел энәләрне дә күренми[4].

Әдәбият

  • Сальникова А. А. История ёлочной игрушки, или как наряжали советскую ёлку. — НЛО, 2011. — 234 с. — (Культура повседневности). — 2000 экз. — ISBN 978-5-86793-835-2.
  • Ёлочные украшения // Краткая энциклопедия домашнего хозяйства / под ред. А. И. Ревина. — М.: Советская энциклопедия, 1960. — Т. 1. — С. 189—190. — 770 с.

Төркемнәр