Телетәбәнәкләр

Телетәбәнәкләр[1], Телекарсаклар[2] яки телемичкәләр [3] (оригинал исеме ингл. Teletubbies, русча тәрҗемәсе телепузики,[4] татарчага калька — "Телепузиклар"[5]) — 7 яшькәчә балалар өчен мультфильмнар төшерүче британ en:Ragdoll Productions ширкәтенең en:Anne Wood һәм en:Andrew Davenport рәссамнары тарафыннан барлыкка китерелгән персонажлар.

Персонажлар галәмнең ерак галактикадагы бер планетадан килгән һәм Җирдәге төрле җан ияләре белән таныша торган төрле яшьтәге балалар гаиләсе, һәр берсенең корсагында теләсә нәрсәне күрсәтә алучы телевизор бар.

Тарих

Телетәбәнәкләр сериалларны төшерү кыйммәткә төшүгә карамастан, алар Бөекбританиядә һәм чит илләрдә популяр була, икътисади уңышка ирешә, күп төрле премияләр ала.[6][7].

Мультсериал Бөек Британия байрагы Бөекбританияның BBC ширкәтенә караган телевидение каналларында 1997 елның 31 мартыннан 2001 елның 16 февраль көненә кадәр дөнья күргән, беренче чыгарылышта озынлыгы 25 минут булган 365 серия төшерелгән. Сериалның туктатылуы турында 2002 елда игълан ителгән,[8] тик Телепузикларның яңа серияләре экраннарга 2016 елда чыгуы көтелә.[9][10]

Бар дөнья буйлап диярлек дубляж ясалып күрсәтелде — en:Nickelodeon (АКШ байрагы АКШ),[11] en:CBeebies Australia (Аустралия байрагы Австралия һәм Яңа Зеландия байрагы Яңа Зеландия),[12] RTBF (Бельгия байрагы Бельгия), kk:Astana TV ( Казахстан), fr:Télé-Québec (Flag of Quebec.svg Квебек провинциясе/Канада байрагы Канада), TVP һәм pl:Fokus TV (Польша байрагы Польша), Россия-1 (Россия байрагы Россия Федерациясе), tr:TRT Çocuk (Төркия байрагы Төркия), uk:Новий канал (Украина байрагы Украина), fr:Canal+[13] һәм fr:TiJi (Франция байрагы Франция), TSR (Швейцария байрагы Швейцария), Латин Америкасының илләрендәге телеканалларда испан һәм португал телләрендә, һәм башка илләрдә. Бүгенге көндә төрле телләрдәге сериалларны Бөтендөнья пәрәвезеннән карап була.

Искәрмәләр

  1. http://tatpoisk.net/dict/коротышка
  2. http://www.вокабула.рф/словари/татарско-русский-словарь-(кириллица)/карсак
  3. http://tatar_russian.academic.ru/30653/%D0%BC%D0%B8%D1%87%D0%BA%D3%99
  4. http://www.multitran.ru/c/m.exe?l1=1&l2=2&s=tubby
  5. “Телепузиклар”ның бишенче җиңүе
  6. Tubbies toast another three years, BBC News (1 March 1999). 3 июнь 2015 тикшерелде.
  7. Past Winners and Nominees – Children's – Awards – 2002. en:BAFTA. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 гыйнвар 2010.
  8. CBBC wants first tenders | News | Broadcast. Broadcast now.co.uk (29 июнь 2001). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 июль 2010.
  9. Sweeney, Mark BBC’s CBeebies orders 60 new Teletubbies episodes. www.theguardian.com. en:The Guardian (13 июнь 2014).
  10. Plunkett, John Teletubbies return with touch screens in stomachs. the Guardian. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 июнь 2015.
  11. Nickelodeon Is Rebooting The 'Teletubbies'. Huffington Post. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июнь 2015.
  12. Teletubbies — CBeebies Australia. British Broadcasting Corporation. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 июнь 2015. Архивировано 12 август 2015 года.
  13. Catherine Mallaval, La Lubie teletubbies. Les Bisounours anglais débarquent sur Canal Plus.(үле сылтама), sur le site du journal Libération, 10 octobre 1998.