Халыкара лингвистлар конгрессы
Халыкара лингвистлар конгрессы (ингл. International Congress of Linguists, ICL) — дөньякүләм тел белгечләре конгрессы, тел белгечләренең иң олуг җыены. 1928 елда Нидерландның Гаага шәһәрендә нигез салынган. Соңгы 20нче конгресс Кейптаунда (Көньяк Африка Республикасы) 2018 елның 2-6 июлендә үткәрелгән. Киләсе 21нче конгресс Казанда 2023 елның 25 июненнән алып 2 июленә кадәр КФУ җирлегендә узачак.
Тарих
- Төп мәкалә: Лингвистларның даими халыкара комитеты
ICL — дөньякүләм тел белгечләре конгрессы, аңа нигез 1928 елда, Нидерландның Гаага шәһәрендә, Беренче халыкара тел белгечләре конгрессында салынган — Лингвистларның даими халыкара комитеты (CIPL) шул вакытта оешкан. Гаагада узган Беренче конгрессны уздыру башлангычы белән ике голландияле галим: Лейден университеты профессоры Кристиан Корнелиус Уленбек (1866—1951, C. C. Uhlenbeck) һәм Неймеген университеты профессоры Й. Схрейнен (J. Schrijnen) чыга. Фрранцуз лингвисты Антуан Мейе (Antoine Meillet) конгрессларны өч елга бер уздырырга тәкъдим итә. Конгрессларны нәтиҗәле уздыру өчен башкарма комитет төзелә (комитетка Генераль сәркатип Й. Шринен, билгеле галимнәр арасыннан ун әгъза сайлана: Bally, Boas, Brockelmann, Jespersen, Daniel Jones, Karlgren, Kretschmer, Meillet, Rozwadowski һәм Trombetti).
Башкарма комитет биш елга бер мәртәбә Халыкара лингвистика конгрессы (ICL) уздыра. Халыкара конгресс эшендә барлык континентлардан меңнән артык лингвист катнаша.
Максаты
Лингвистларның даими халыкара комитеты (CIPL) — коммерцияле булмаган, хөкүмәтнеке булмаган оешма, аның максаты — бөтен дөньяда лингвистика белемнәрен популярлаштыру, лингвистика фәнен үстерү һәм лингвистлар арасында хезмәттәшлекне стимуллаштыру.
Халыкара лингвистлар конгресслары
1957 елдан башлап һәр биш ел саен үткәрелә торган лингвистлар конгресслары акрынлап колачын киңәйтә һәм халыкара җыелышларга әверелә. Беренче конгрессларда, нигездә, Көнбатыш Аурупа илләреннән чикләнгән санда гына галимнәр катнаша (катнашучыларның гомуми саны ике-өч йөздән артмый). Хәзерге вакытта лингвистлар конгрессларында барлык кыйтгалардан меңнән артык лингвист катнаша. Шулай итеп, тәкъдим ителгән докладларның саны, шулай ук эш күләме дә арта.
Конгрессларда фикер алышына торган темалар (мәсәлән, 2018 елда Кейптаунда (КАР) узган 20нче конгрессның темасы: «Тел динамикасы») лингвистиканың фән буларак тиз үсешен һәм аның психология, социология, антропология, фәлсәфә һәм башка фәннәр белән күптөрле бәйләнешен чагылдыра. Хәзерге вакытта бер генә галим дә бөтен лингвистик әдәбиятны белүгә дәгъва итә алмый. Социолингвистика, психолингвистика һәм семантика кебек тагын да чикләнгән өлкәләр шундый темплар белән үсә ки, аерым галимнәргә ышанычлы библиографик ярдәмнән башка аларга иярү авырая бара.
Һәр биш ел саен CIPL, лингвистик тикшеренүләрнең милли комитетлары белән тыгыз хезмәттәшлектә, халыкара лингвистлар конгрессын (ICL) оештыра[1].
- ICL1
1928 Гаага - ICL2
1931 Женева - ICL3
1933 Рим - ICL4
1936 Копенгаген - ICL5
1939 Брюссель - ICL6
1948 Париж - ICL7
1952 Лондон - ICL8
1957 Осло - ICL9
1962 Кембридж - ICL10
1967 Бухарест - ICL11
1972 Болонья - ICL12
1977 Вена - ICL13
1982 Токио - ICL14
1987 Берлин - ICL15
1992 Квебек - ICL16
1997 Париж - ICL17
2003 Прага - ICL18
2008 Сеул - ICL19
2013 Женева - ICL20
2018 Кейптаун[2] - ICL21
(
) 2023 Казан
ICL21
- Төп мәкалә: Казан федераль университеты
Халыкара тел белгечләре комитетының башкарма комитеты (CIPL – Comité International Permanent des Linguistes) игълан итүенчә (рәсми сайтта инглиз, рус, татар телләрендә), алдагы 21нче Халыкара тел белгечләренең ICL конгрессы Казанда (Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы), 2023 елның 25 июнь – 2 июль аралыгында узачак. ICL21 конгрессын Казан федераль университеты (Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, проф. Рәдиф Җамалетдинов) һәм Россия Фәннәр академиясенең Тел белеме институты (Мәскәү) оештырачак.
- Конгрессның почетлы президенты буларак Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов катнашачак.
- Казан федераль университеты ректоры, профессор, фәннәр докторы Илшат Рәфкать улы Гафуров һәм Россия ФА Тел белеме институты директоры, Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты профессоры, фәннәр докторы Андрей Александр улы Кибрик Конгрессның президентлары булачак.
- Фәнни комитет рәисе — CIPL президенты профессор доктор Дэвид Брэдли.
- Конгрессның генераль сәркатибе вазифаларын CIPLның ассоциацияләнгән генераль сәркатибе профессор Камил Һаманс башкарачак[3][4]
Казан лингвистика мәктәбе дөньякүләм тел гыйлеменең иң танылган фәнни мәктәпләренең берсе булып тора һәм үз тарихын XIX гасырның 70 нче елларыннан исәпләп алып бара. Ул XX гасыр тел гыйлеменең йөзен билгеләп, күп кенә фәнни проблемаларга һәм тел гыйлеменең фәнни тармакларына нигез сала[5].
Сылтамалар
- CIPL рәсми сайты [ингл.]
- Постоянный международный комитет лингвистов. 2020 елның 8 июль көнендә архивланган. Большая российская энциклопедия [рус.]
Искәрмәләр
- ↑ International Congress of Linguists 2020 елның 8 июль көнендә архивланган. [ингл.]
- ↑ 20-й Международный конгресс лингвистов: динамика языка (2-6 июля 2018г., Кейптаун). Известия РАН, 24.06.2019 [рус.]
- ↑ Зилә Мөбәрәкҗанова. Тел белгечләренең иң олуг җыены. Мәдәни Җомга, 2020 ел, 3 июль, 4нче бит
- ↑ 21 Халыкара тел белгечләренең ICL конгрессы, Казан шәһәре, 25 июнь - 2 июль, 2023 ел. 2020 елның 8 июль көнендә архивланган. ciplnet.com [ингл.] [рус.] [тат.]
- ↑ Международный Конгресс лингвистов состоится в Казани в 2023 году. invest.tatarstan.ru, 25.06.2020 [рус.]