Маршал Чуйков урамы (Казан)
Маршал Чуйков урамы (рус. Улица Маршала Чуйкова) — Казанның Яңа Савин районында урнашкан туры, алты полосалы транспорт магистрале.
Исем чыганагы
Урам совет хәрби нәчәлниге, Сталинград оборона операциясендә катнашкан, ССРБ Маршалы Василий Иван улы Чуйков (12 февраль 1900 — 18 март 1982) хөрмәтенә аталган.
Урнашуы
Маршал Чуйков урамы көнбатыштан көнчыгышка сузыла; Восстание һәм Короленко урамнары белән чатыннан башлана һәм Гаврилов урамы белән чатында тәмамлана.
Короленко, Бондаренко, Мусин, Адоратский, Лаврентьев, Гаврилов урамнарны һәм Фатыйх Әмирхан проспектны кисеп үтә.
Урамда урнашкан объектлар
- Яңа Савин районы ЗАГСы — Чуйков урамы, 3
Транспорт
Автобуслар: 10, 10а, 15, 18, 35, 35а, 36, 40, 43, 44, 45, 54, 55, 62, 75, 76, 92, 97.
Тукталышлар: Голубятников урамы, Дружба посёлогы, Чуйков урамы, 39-нче квартал, 7-нче поликлиникасы, 1-нче бала тудыру йорты, Лаврентьев урамы, Гаврилов урамы.