Яңа Мәчәләй

Яңа Мәчәләй (рус. Новомочалеевка) — Россиянең Самара өлкәсенең Похвистнево районындагы татар авылы. Кротково авыл җирлеге составына керә.

Географиясе

Авыл Самара өлкәсенең төньяк-көнчыгыш өлешендә, Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы[2], урман-дала зонасында[3], Олы Кенәле елгасы ярында, район үзәге Похвистнево шәһәреннән төньяк-көнбатышка таба якынча 16 километр ераклыкта урнашкан (туры сызык буенча).

Климат

Климат уртача континенталь. Һаваның уртача еллык температурасы 3,1 °C. Иң җылы айның (июль) һава температурасы 19,2 °C (абсолют максимум 37 °C); иң салкын (гыйнвар) -13,3 °C (абсолют минимум -46 °C). Еллык уртача явым-төшем 430 мм, аларның күбесе җылы вакытка туры килә. Кар каплавы 163 көн дәвам итә.

Тарихы

Авылны 1907 елда Самар өлкәсе Похвистнево районы Мәчәләй авылы кешеләре нигезләгән.[4]

1931 елда 33 хуҗалыкта 177 кеше яшәгән.[4]

Халык саны

Халык саны
2010[5]
135
Милли составы

2002 елда авылда 153 кеше, 2010 елда авылда 135 кеше яшәгән,[6] татарлар.[7]

Дин

Авылда 1990 елдан мәчет эшләп килә.[4]

Социаль өлкә

Авылда фельдшер-акушерлык пункты һәм мәдәният йорты эшли.[4]

Мәгариф

1911 елда беренче мәктәп ачыла, ул Иске Ярмәк авылы мәдрәсәсе нигезендә белем биргән. 1922 елда ябыла.[4]

Икътисады

1929 елда Нариманов исемендәге колхоз оеша. 1951 елда «Кызыл партизан» колхозы белән берләштерелә, 1955 елда «Ленин юлы» колхозы дип үзгәртелә. Бүгенге көндә таркалган.[4]

Халык нигездә шәхси йорт яны хуҗалыгы тоту белән шөгыльләнә. 4 фермер хуҗалыгы бар.[4]

Искәрмәләр

  1. ↑ ОКТМО. 185/2016. Приволжский ФО
  2. ↑ Схемы территориального планирования муниципального района Камышлинский Самарской области. Федеральная государственная информационная система территориального планирования (ФГИС ТП).(үле сылтама)
  3. ↑ Приказ Министерства природных ресурсов Российской Федерации от 28 марта 2007 г. № 68 «Об утверждении Перечня лесорастительных зон и лесных районов Российской Федерации»
  4. ↑ 1 2 3 4 5 6 7 Татарская деревня в местах компактного проживания татар в Среднем Поволжье: история и современность /Материалы круглого стола, проведённого в Институте татарской энциклопедии и регионоведения Академии наук Республики Татарстан (Казань, 27.10.2017). Научный справочник. Отв. ред. Л.М.Айнутдинова, Б.Л.Хамидуллин. – Казань: ОП «Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ», 2017. – 208 с., илл.
  5. ↑ Статистический сборник «Численность и размещение населения Самарской области»
  6. ↑ {{{заглавие}}}. — 2012.
  7. ↑ Коряков Ю. Б. База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России».

Калып:Самар өлкәсе татар авыллары

Тема буенча өстәмә