Җиңү диктанты
Җиңү диктанты (рус. Диктант Победы) — Бөек Ватан сугышында Җиңү көнен бәйрәм итү уңаеннан үткәрелә торган халыкара мәгърифәти-патриотик чара. «Бердәм Россия» партиясенең «Тарихи хәтер» проекты кысаларында 2019 елдан башлап үткәрелә[1].
Акциянең партнерлары – Россия тарих җәмгыяте, Россия хәрби-тарихи җәмгыяте, «Җиңү волонтерлары» хәрәкәте, шулай ук министрлыклар, ведомстволар, дәүләтнеке булмаган һәм иҗтимагый оешмалар, дәүләт корпорацияләре. Оборона министрлыгы, Росгвардия, Эчке эшләр министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыклары кебек ведомстволар да актив катнаша.
Тарихы
«Җиңү диктанты» беренче тапкыр 2019 елның 7 маенда үткәрелә. Ул Бөек Ватан сугышындагы Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итүгә багышлана. Аның максаты — россиялеләрнең һәм башка ил халыкларының илнең хәрби тарихын өйрәнүгә карата кызыксынуын арттыру[2].
Диктант Россиянең 85 төбәгендә һәм 23 чит илдә 1 300 мәйданчыкта уза. Анда 9 яшьтән 90 яшькә кадәрге 105 819 кеше катнаша[3]. Шуның нәтиҗәсендә "Җиңү диктанты"н ел саен уздыру турында карар кабул ителә.
2020 елда коронавирус пандемиясе һәм язгы карантин сәбәпле диктант 3 сентябрьгә күчерелә.
2021 елда чара 29 апрельдә уза.
2022 елда «Җиңү диктанты» 3 сентябрьдә үткәрелә.
2023 елда акция 27 апрельдә уздырыла. Анда Россия Федерациясенең 89 төбәгеннән һәм 46 чит ил дәүләтеннән 1,8 миллионнан артык кеше катнаша. 923 мең катнашучы аны 21 меңнән артык мәйданчыкка килеп яза.
2024 елда акция бердәм көнне — 26 апрельдә оештырыла. Анда диктантпобеды.рф сайтында, шулай ук Россиянең барлык төбәкләрендә һәм 61 чит илдә оештырылган 28 мең локациядә катнашырга мөмкин була[4][5]. Мең ярымнан артык мәйданчык Оборона министрлыгы, Росгвардия, Эчке эшләр министрлыгы һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының хәрби частьларында, бүлекчәләрендә, уку йортларында үткәрелә. Шулай ук аэропортларда, пассажир очкычларында, тимер юл вокзалларында, ерак аларга йөри торган поездларда да сорауларга җавап бирү мөмкинлеге тудырыла.
| Бу акциянең төп бурычы – буыннар бәйләнешен ныгыту, Бөек Ватан сугышы турындагы хакыйкатьне, Кызыл Армия һәм Советлар Берлегенең Гитлер Германиясен тар-мар итүдәге хәлиткеч ролен яклауда гыйбарәт. Бүгенге көндә Россиянең дистәләрчә мең солдаты һәм офицеры, узган еллардагы вакыйгалар турында белемнәр туплап, бабалары һәм карт бабалары үрнәгенә ияреп, кулларына корал тотып, Ватаныбызның чикләрен саклыйлар, илебезне неонацист явызлыгыннан яклыйлар. Россиянең миллионлаган битараф булмаган гражданы фронтка ярдәм итә. Шушы уңайдан «Җиңү диктанты» – бу мәгърифәтчелек акциясе генә түгел, киң колачлы гражданлык акциясе дә, илебезнең язмышына катышлы булуны һәм аның белән бәйләнешне ассызыклау ысулларының берсе». — Сергей Нарышкин, Россия тарих җәмгыяте рәисе. |
2025 елның 25 апрелендә «Җиңү диктанты» Россиянең 35 мең мәйданчыгында һәм дөньяның 90 нан артык илендә уза[6]. Тарихи тестка Бөек Ватан сугышы турында 25 сорау кертелә. Оештыручылар сүзләренчә, җиңүчеләргә дипломнар, кыйммәтле бүләкләр, шулай ук 1941—1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы хөрмәтенә узачак Җиңү парадында катнашу мөмкинлеге бирелә[7]. Курск өлкәсе хөкүмәтендә хәбәр итүләренчә, диктантта 94 яшьлек хәрби хезмәт ветераны, очучы, тыл хезмәтчәне Виктор Шатохин да катнаша[8].
Сораулар
«Җиңү диктанты» һәркайсында 25 сорау булган ике варианттан тора. Җавап бирү өчен 45 минут вакыт бирелә.
Сораулар төрле характерда: текстка төшереп калдырылган сүзләрне урынына куярга, сугышка багышланган поэма авторын атарга, китерелгән өзек нигезендә шәһәрне, вакыйганы яки хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыны билгеләргә кирәк. Кайбер сораулар Бөек Ватан сугышына багышланган нәфис фильмнар һәм һәйкәлләр белән бәйле. Чит илләрдә диктант җирле үзенчәлекләргә бәйле сораулар белән дә тулыландырылырга мөмкин.
Белем тикшерүенә алдан әзерләнү өчен, онлайн теркәлү узарга һәм акция сайтына урнаштырылган, диктантны оештыручылар әзерләгән күнегү тестларын үтәргә кирәк[9]. Оештыручылар әзерләнү өчен Россия тарих җәмгыятенең материалларыннан файдаланырга тәкъдим итәләр.
Конкрет биремнәр сынау көнендә генә билгеле була. Мәсәлән, 2023 елда сораулар Сталинград һәм Курск сугышларына, Нюрнберг процессына, Донбассны немец-фашист оккупациясеннән азат итүгә һәм Ленинград камалышын өзүгә кагылыа.
2024 елда диктант биремнәре Ленинградны тулысынча азат итүнең 80 еллыгына, совет гаскәрләренең ССРБ чикләренә чыгуына, фронтовик язучыларның юбилейларына һәм башка истәлекле даталарга багышлана[10][11]. Сораулар 8 телгә: инглиз, француз, испан, поляк, серб, монгол, кытай һәм грек телләренә тәрҗемә ителә[4]. 25 сорау Россия тарих һәм Россия хәрби-тарих җәмгыятьләре экспертлары тарафыннан әзерләнгән. Аларның 20 се гомуми хәрби-тарихи темаларга, 5 се төбәк темаларына багышланган[12].
Катнашу шартлары
- «Җиңү диктанты» акция мәйданчыкларында һәм онлайн-форматта уздырыла.
- Диктантта яшенә һәм гражданлыгына карамастан теләгән һәркем катнаша ала.
- Читтән торып катнашу өчен акциянең рәсми сайтындагы шәхси кабинетта теркәлергә кирәк. Теркәлгән вакытта фамилиягезне, исемегезне, атагызның исемен (Ф.И.А.), туган датагызны һәм яшәү урыныгызны күрсәтергә кирәк. Шуннан соң смс-раслау килә.
- Тестны онлайн язган очракта, нәтиҗә белән сайттагы шәхси кабинетта шунда ук танышырга мөмкин. Шулай ук шәхси кабинетта катнашучыларның һәм җиңүчеләрнең исемле дипломнарын мөстәкыйль рәвештә күчереп алу мөмкинлеге бар.
- «Җиңү диктанты»ның төбәк мәйданчыкларында катнашучыларга шәхси идентификация номерлары бирелә. Нәтиҗәне белү өчен 13 санлы номерлар кирәк. Алар диктант языла торган мәйданчыкта бланклар белән бергә тапшырыла[13].
- Төбәк мәйданчыкларында урындагы тест нәтиҗәләре буенча югары күрсәткечләргә ирешкән һәм максималь балл җыйган абитуриентлар югары уку йортларына укырга кергәндә өстәмә баллар ала[14].
Почта маркасы
2024 елның 26 апрелендә «Җиңү диктанты»на багышланган почта маркасы әйләнешкә чыгаыла. Анда тарихи-мәгърифәти акциянең эмблемасы сурәтләнгән. Моннан тыш, Мәскәү, Волгоград, Мурманск, Пенза, Рязань, Тверь, Якутск һәм Ярославль шәһәрләре өчен беренче көн конвертлары бастырыла һәм махсус сүндерү штемпельләре әзерләнә[15].
Өстәмә мәгълүмат
- 2023 елдан «Җиңү диктанты» акциясе кысаларында «Җиңү автоузышлары» ретрораллие уздырыла[16].
Искәрмәләр
- ↑ Диктант Победы. Единая Россия. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 апрель 2026.
- ↑ Анастасия Сивякова. Как принять участие в «Диктанте Победы» 26 апреля и где пройдет тестирование. РИАМО (18 апрель 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2026.
- ↑ Сотрудники полиции и курсанты Владивостокского филиала ДВЮИ МВД России приняли участие в «Диктанте Победы». Мөрәҗәгать итү датасы: 10 апрель 2026.
- ↑ 1 2 «Диктант Победы» напишут в 58 странах мира. Россотрудничество (17 апрель 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2026.
- ↑ Игорь Геращенко, Александр Хинштейн. Диктант Победы 2024: дата проведения, ответы на вопросы, официальный сайт, сертификат, регистрация, тема, результаты. 8 апрель 2026 тикшерелде.
- ↑ В Белоруссии больше тысячи человек зарегистрировались на "Диктант Победы" (24.04.2025). 24 апрель 2025 тикшерелде.
- ↑ «Диктант Победы» стартовал в 90 странах мира. Новости. Первый канал [неопр.] (25 апрель 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2026.
- ↑ В Курской области 94-летний ветеран принял участие в "Диктанте Победы" (25.04.2025). 8 апрель 2026 тикшерелде.
- ↑ Диктант Победы – 2024. Российская государственная детская библиотека (22 апрель 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2026.
- ↑ "Диктант Победы" пишут на центральной площадке в Музее Победы в Москве - Российская газета (2024-04-26). 27 апрель 2024 тикшерелде.
- ↑ Акция "Диктант Победы". Моро-Орловская средняя общеобразовательная школа (18 апрель 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2026.
- ↑ Михаил Дорофеев. Состоялась VI Международная историко-просветительская акция «Диктант Победы». Российское историческое общество (26 апрель 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2026.
- ↑ Как принять участие в «Диктанте Победы» 26 апреля и где пройдет тестирование. РИАМО (18 апрель 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 апрель 2026.
- ↑ 26 апреля 2024 года состоится ежегодная Международная просветительско-патриотическая акция «Диктант Победы». Российское историческое общество (16 апрель 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 апрель 2026.
- ↑ 26 апреля в почтовое обращение вышла марка, посвящённая Международной историко-просветительской акции «Диктант Победы». rusmarka.ru (26 апрель 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 апрель 2026.
- ↑ «Единая Россия» провела «Автопробег Победы» в Москве, Нижнем Новгороде и Севастополе (2024-04-25). 10 апрель 2026 тикшерелде.
Cылтамалар
Бу мәкаләгә РУВИКИның башка мәкаләләре сылтамый. |