Җәүдәт Миңнуллин

Җәүдәт Сәлим улы Миңнуллин (рус. Завдат Салимович Миннуллин; 7 ноябрь 1953, Чаллы (Кама Тамагы районы), Кама Тамагы районы, Татарстан АССР9 октябрь 2019, Казан) — Совет һәм Россия фән эшлеклесе, галим, тарихчы, төрки телләр белгече, археограф-энциклопедияче. Тарих фәннәре кандидаты[1].

Тормыш юлы

1953 елның 7 ноябрендә Татарстанның Кама Тамагы районы Чаллы авылында туа[2].

1971 елда Олы Кариле урта мәктәбен тәмамлагач, Совет армиясе сафларында хезмәт итә (1971—1973)[2]. Армиядән соң Казан шәһәренең берничә предприятиесе һәм оешмасында эшли. 1980 елда Казан дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлый. 1983 елда шул ук университетның ССРБ тарихы кафедрасы каршындагы аспирантураны тәмамлый.[2]

1983—1989 елларда «Казан утлары» журналы редакциясенең тәнкыйть һәм фән бүлеге өлкән мөхәррире булып эшли[2].

1988 елның 26 октябрендә, профессор Миркасыйм Госманов җитәкчелегендә, «XVII гасыр — XIX гасырның беренче яртысында татарларда хосусый актларның чыганак буларак характеристикасы» темасына «Тарихнамә, чыганак белеме һәм тарихи тикшеренү ысуллары» белгечлеге буенча кандидатлык диссертациясен яклый[3]Чыганакка җибәрү хатасы: Отсутствует закрывающий тег </ref>

Галим 2019 елның 9 октябрендә Казан федераль университетында лекциядән соң йөрәк өянәгеннән вафат була, 11 октябрьдә туган авылы — Татарстанның Кама Тамагы районы Чаллы авылында җирләнгән[4].

Фәнни эшчәнлеге

Фәнни хезмәтләре татар халкының ХVI-ХХ гасырлар аралыгындагы тарихы һәм мәдәниятенә багышланган. Гарәп графикасындагы кулъязмаларның һәм басма китапларның чыганакларын һәм тарихын өйрәнгән.

Студент елларыннан (1979) кыр археографик экспедицияләренә чыга, ә 1991 елдан башлап, татарларның компактлы яшәү районнарын ачыклау максатында оештырылган Ульяновск, Курган, Түбән Новгород, Свердловск, Пенза, Самара, Оренбург өлкәләре, Пермь крае, Башкортстанда һәм Татарстанда экспедицияләрнең даими җитәкчесе була[2].

Җәүдәт Миңнуллин Казан федераль университетының гыйльми совет әгъзасы булып торган. Татарстан Республикасы Милли музее һәм Милли китапханәсенең гыйльми шурасы әгъзасы булган. 2010 елдан «Җыен» фондының «Шәхесләребез» сериясе басмаларының фәнни мөхәррире вазифасын башкарган[5].

Ул татар тарихы һәм мәдәнияте буенча язылган 4 монография һәм 200 дән артык фәнни мәкалә авторы.[6] Хезмәтләре урыс, татар, алман, инглиз, төрек, венгр телләрендә басылган. Галим даими рәвештә халыкара конференцияләрдә катнашкан, татар халкы тарихы, мәдәниятенә багышланган лекцияләр укыган.[5]

Төп хезмәтләре

  • Миңнуллин, Җ.С. Шәрык клубы. Тарихи очерк. Казан: Татар. китап. нәшр., 2013.
  • Госманова Д., Миңнуллин Җ., Мостафина Д., Рәхим Г. Миркасыйм Госманов. Тарихи-биографик, фәнни-документаль җыентык / Д.Госманова, Җ. Миңнуллин, Д.Мостафина, Г.Рәхим. Казан: «Жыен», 2014. — 800 с.
  • Татар палеографиясе нигезләре: уку-укыту әсбабы / Җ. Миңнуллин. Казан: Казан ун-ты, 2012. 60 б.
  • Текстология нигезләре: уку-укыту әсбабы / Җ. Миңнуллин. Казан: Казан ун-ты, 2012. 59 б.

Дәүләт бүләкләре

  • 2003 — «Россия халыклары мирасына керткән өлеше өчен» медале;
  • 2004 — Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы;
  • 2008 — «Россия Федерациясенең югары профессиональ мәгариф мактаулы хезмәткәре» күкрәк тамгасы;
  • 2010 — «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале[3].

Хәтер

2023 елда Татарстан китап нәшриятында Җәүдәт Миңнуллинның төрле елларда язылган мәкаләләре, халыкара конференцияләрдә ясаган чыгышлары һәм докладлары тупланган «Мәкаләләр җыентыгы» (358 бит, ISBN 9785298046176) басылып чыга[7].

2023 елның 7 ноябрендә Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтында Җ. С. Миңнуллинның тууына 70 ел тулуга багышланган Хәтер кичәсе уза[8].

Искәрмәләр

  1. Танылган галим Җәүдәт Миңнуллин вафат. Шәһри Казан (10 октябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 декабрь 2025.
  2. 1 2 3 4 5 Ушел из жизни уникальный специалист-тюрколог, доцент ИМО КФУ Миннуллин Завдат Салимович. Казан (Идел буе) федераль университеты (10 октябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 декабрь 2025.
  3. 1 2 Миннуллин Завдат Салимович. Персональная страница сотрудника КФУ. Казан (Идел буе) федераль университеты. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 декабрь 2025.
  4. Татар җәмәгатьчелеге тарихчы Җәүдәт Миңнуллинны соңгы юлга озатты. Бөтендөнья татар конгрессы (10 октябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 декабрь 2025.
  5. 1 2 Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег <ref>; для сносок madanizhomga не указан текст
  6. Тарихчы Җәүдәт Миңнуллин вафат. 100 лет ТАССР (10 октябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 декабрь 2025.
  7. Миннуллин Завдат Салимович. Сборник статей (Мәкаләләр җыентыгы). Лабиринт. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 декабрь 2025.
  8. В ИМО прошел Вечер памяти Завдата Миннуллина. Казан (Идел буе) федераль университеты (10 ноябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 декабрь 2025.