Әхмәтзәки Сафиуллин
Әхмәдзәки Сафиуллин (28 март 1896 яки 3 май 1896, Нурлат районы яисә Күлбай Мораса, Иске Әлмәт вулысы, Чистай өязе, Казан губернасы, Россия империясе — 1995, Татарстан Республикасы) — дин галиме, хәзрәт, күренекле педагог.
Тәрҗемәи хәле
Әхмәдзәки Сафиуллин 1896 елның 28 мартында (яки 3 маенда) Казан губернасының Чистай өязе, Иске Әлмәт вулысы, Күлбай Мораса авылында (хәзерге Татарстанның Нурлат районы) туа[2]. Авылыннан 85 чакрым еракта урнашкан Кизләү мәдрәсәсенә барып укый.
Укуын тәмамлагач, кире туган авылына кайта. Авылның яшь мулласы вафат булгач, абыстай Зәйнәп ике баласы белән тол кала. «Хәлле гаиләдән, абыстай» дип, авыл картлары Әхмәдзәкигә Зәйнәпкә өйләнергә киңәш бирәләр. Әхмәдзәки хәзрәт, өлкәннәрнең киңәшен тыңлап, озакламый өйләнә. Әмма илдә хәл-вазгыять үзгәрә, инкыйлаб нәтиҗәсендә хакимияткә большевиклар килә һәм тотрыксызлык дәвере башлана. Дин әһелләрен эзәрлекләүләр башлангач, 1925—1927 елларда Әхмәдзәки Урта Азиянең Ош шәһәренә күчеп китә. Юлда барганда дизентерия авыруыннан балалары үлә. Азиядә яшәгәндә туган балалары да шулай ук вафат була.
1930 елларда, билгесез сәбәпләр аркасында, Казанга күченә. Баштарак эш таба алмыйча йөргән Әхмәдзәкине зоопаркка кара эшче итеп алалар[3][4]. Гаиләсе белән эшчеләр өчен салынган фатирның ярымподвал катында яши. 1927 елда кызлары Суфия, 1930 елда — Әнәс, 1933 елда — Әмин, 1936 елда Әдип исемле малайлары туа.
Дин галимен «ышанычсызлар» рәтенә керткәнлектән, аны сугышка алмасалар да, хатынының беренче иреннән туган кызы Кәшифәне фронтка чакыралар. Ул телефонистка булып хезмәт итә һәм сугышта һәлак була.
1950 елларда Әхмәдзәки асфальт-бетон заводына күчеп, мичкә ясаучы эшенә керешә.
Кызлары Кәшифәнең сугышта һәлак булуы сәбәпле, 1973 елда аларга Голубятников урамында фатир бирелә. Әхмәдзәки хәзрәт шунда күчә. Бу фатирга аның янына дини белем алырга шәкертләр киләләр.
1974 елда, зоопарктагы йортта газ чыгу сәбәпле, Әхмәдзәки хәзрәтнең ике улы агуланып үлә[2].
Лаеклы ялга чыккач, Мәрҗани мәчетендә имам булып хезмәт итә башлый. 1970—1990 елларда (күпчелек чыганаклар буенча, 1978—1995 елларда) Мәрҗани мәчете имамы була. Татар теленнән башка, Әхмәдзәки Сафиуллин гарәп һәм рус телләрен камил белгән.
1980 елдан — СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнарының Диния нәзарәте казые һәм Галимнәр шурасы әгъзасы[2].
1967 елда беренче хатыны Зәйнәп вафат була, соңрак ул Галия исемле хатынга өйләнә.
Тормышының соңгы елларын улы һәм килене карамагында үткәрә. Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин 1995 елның 2 июнендә 99 яшендә вафат була, Яңа Татар бистәсе зиратында Зәйнәп абыстай янәшәсендә җирләнгән. Беназа намазын шәкерте Тәлгать Таҗетдин укый[2].
Шәкертләре
Аның шәкертләре — Тәлгать Таҗетдин, Юныс хәзрәт (Әстерхан мәчете имамы), аның энесе Йосыф, Габдулла Галиуллин, Гусман Исхаков һәм башкалар.
Бүләкләре
- «Әл-Гыйззәт» орденының «Әбү Бәкер радыяЛЛаһу ганһү» дәрәҗәсе (2016 елның 10 мае, Үзәк диния нәзарәте, вафатыннан соң)[5].
Исемен мәңгеләштерү
2022 елның 2 маенда Казанның Киров районы Залесный бистәсендә Әхмәтзәки мәчете ачыла.
Искәрмәләр
- ↑ http://kazanutlary.ru/?p=2858
- ↑ 1 2 3 4 Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 июль 2026.
- ↑ Дворник казанского зоопарка, сформировавший мусульманский истеблишмент постсоветской России. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 апрель 2019. Архивировано 8 август 2020 года.
- ↑ Ахмадзаки Сафиуллин: духовный наставник трех муфтиев и дед главного налоговика Татарстана. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 апрель 2019. Архивировано 13 апрель 2019 года.
- ↑ Орден «Аль-’Иззат» («Слава, честь и достоинство») ЦДУМ России. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 октябрь 2019. Архивировано 16 октябрь 2019 года.