Алматы
Алматы (каз. Almaty, Алматы — «алмалы», рус. Алма-Ата) — Казакъстан Республикасының иң эре шәһәре. Халык саны 1,4 млн кеше. Илнең икътисади, мәдәни, сәяси үзәкләренең берсе. Казакъстанда халык саны бер миллионнан артык булган бердәнбер шәһәре. 1997 елга кадәр Казакъстанның башкаласы булып тора.
Тянь-Шань тау итәге янында урнашкан шәһәр.
Тарих
X-XIV гасырларда хәзерге Алма-Ата җирләрендә берничә кечкенә шәһәр булган, шуларның берсе "Алмату" дип аталган. Шул шәһәр Бөек Ефәк юлында булган.[5] 13нче гасырда шәһәр үз тәңкәләрен суккан.[6] Бүгенге Алматыны Россия гаскәрләре 1854 елның 4 февралендә Верный (Тугрылыклы) исеме белән хәрби ныгытма буларак салганнар.
1867 елда Верный — Төркистан генерал-губернаторлыкның Җидесу өлкәсенең үзәге.
1867 елның июлендә Җидесу казак гаскәре оештырылган.
1887 елның 28 маенда бик көчле җир тетрәү булган, 1798 йорт җимерелгән.
Татарлар шәһәргә нигезләү башыннан Верный шәһәренә толмач булып, сәүдә эшләре өчен килгәннәр. Верный шәһәрендә Татарка (Татар шәһәрлеге) өлеше килеп чыккан, ул әлегә дә саклана. Татарлар Алматыда беренче мәчетне салганнар.
1897 елда шәһәрдә 5,3% кеше татарча сөйләшкән (урысча — 63,8 %, уйгырча — 8,6 %, казакча — 8,2 %, сартча (хәзерге үзбәкләр составындагы халык) — 6,9 %, кытайча — 5,3 %).
1918 елда Совет хакимияте урнаштырылган.
1921 елда шәһәргә яңа Алматы (рус. Алма-Ата) исеме бирелә.
1927 елда Казакъстан башкаласы Кызыл-Урда шәһәреннән Алматыга күчерелгән.
1997 елда Казакъстан башкаласы Алматы шәһәреннән Астанага күчерелгән. Шулай итеп Алматы 70 ел дәвамында башкала вазифасын башкарган.
Спорт
Идарә-җир төзелеше
Хакимият
Шәһәрдә туган танылган кешеләр
Казаклар
- Руслан Савденов, балет биючесе, Татарстанның атказанган артисты (2011)
- Бавырҗан Байбәк (19.03.1974), Алматы хакиме (2015, август), сәясәт фәннәре кандидаты.
- Булат Габитов, кинематографист, режиссер.
Татарлар, башкортлар
- Кадрия Әмирова, балет биючесе, РФ атказанган артисты
- Александр Кирзимов (1897-1955), генерал-майор (1941).
- Ринат Исмәгыйлев, җәррах.
- Рәшит Ногманов (1954), совет һәм Казакъстан кинорежиссеры, сценарист, продюсер, актер, җәмәгать эшлеклесе.
Дин
Ислам
Христианлык
Искәрмәләр
- ↑ Нурсултан Назарбаев назначил Бауыржана Байбека акимом Алматы
- ↑ Казакъстан республикасының милли составы
- ↑ https://data.iana.org/time-zones/tzdb-2021e/asia
- ↑ https://stat.gov.kz/api/getFile/?docId=ESTAT464888&lang=ru
- ↑ Жетісу. Энциклопедия. — Алматы: «Арыс» баспасы, 2004. — 712 бет.
- ↑ Қазақ мәдениеті. Энциклопедиялық анықтамалық. Алматы: “Аруна Ltd.” ЖШС, 2005 ISBN 9965-26-095-8
- ↑ Алматы официально объявлен столицей 28-й зимней Универсиады 2017 года