Фарыз
Фарыз гайн
Фарыз гайн (гарәп. الفرض العين әл-фарз әл-‘әйн) — һәрбер мөселман башкарырга тиеш булган индивидуаль гамәл. Аңа түбәндәгеләр керә:
- Аллаһының берлеген тану, Аның сыйфатларын өйрәнү.
- Мөхәммәд пәйгамбәрнең Аллаһының кешеләрне туры юлга күндерергә җибәрелгән илчесе икәненә ышану.
- Мөхәммәд пәйгамбәр тапшырган ислам кагыйдәләр Аллаһыдан икәнлегенә ышану.
- Шәһадәтне — ислам формуласын шаһитлар алдында әйтү һәм ислам — Аллаһының соңгы һәм бердәнбер юлы икәнлеген раслау.
- Һәркөн бишвакыт намаз уку.
- Рамазан аенда һәркөн ураза тоту.
- Малы билгеләнгән чиккә җитүченең зәкәт бирүе.
- Мөмкинлеге булган кешегә, гомерендә бер мәртәбә булса да, хаҗ кылу.
- Чәчү, умарта, урман, печәнлекләрдән ярлыларга гошер түләргә тиеш (10 %).
- Фарызга кергән гамәлләрне белү һәм өйрәнү.
- Ирләргә җомга намазына йөрү.
- Аллаһының ихтыярына һәм Ул язган кануннарга буйсыну.
- Шәригатьнең һәрбер карарын чын күңелдән, Аллаһ ризалыгы өчен үтәү.
- Мөмкинлек буенча, Аллаһыны һәрвакыт истә тоту һәм күңелдән чыгармау.
- Шәригать тарафыннан хупланмаган эшләрне эшләмәү.
- Элек кылган гөнаһлар өчен үкенү һәм аларны бүтән эшләмәскә тырышу.
- Табигатьне өйрәнгәндә, аңарда Аллаһының бөеклеген күрү.
- Аллаһының биргән нигъмәтләренә канәгать булу.
- Берәр гамәл кылуга керешкәндә, Аллаһыга тәвәккәл итү.
- Берәр бәлә-каза килсә, бу Аллаһ ихтыяры дип санау һәм сабырлык күрсәтү (Аллаһы турында начар уйлардан саклану).
- Шайтанны дошман дип санау, ул котырткан эшләрне — гөнаһларны эшләмәү.
- Сүз белән һәм һәрбер гамәлдә дөреслек һәм гаделлек ягында булу.
- Мәхкәмәдә шаһит булганда, дөреслекне генә сөйләү, үзгәртеп күрсәтмәү.
- Шәригать хөкемнәрен үтәргә мөмкинлек булсын һәм үзеңне һәм гаиләңне туендыру өчен хезмәт кую.
- Кирәклек буенча киенү.
- Кирәклек буенча ашау һәм эчү.
- Чит мал эләксә, нинди юл белән керүенә карамастан, хуҗасына кайтару.
- Намазны калдырмаска, калса, соңрак каза кылырга.
- Вакытыннан алда, үз теләге белән, уразаны ачучыга колны иреккә җибәрү яки 2 ай ураза тоту.
- Вакытында зәкят һәм гошерне түләмәүчегә соңыннан түләү.
- Вакытында бурычын түли алмаучыга, үлгәнче, варисларына бурычны ул калдырган мирас өлешеннән түләргә әйтеп калдыру.
- Варислар бурычларны тулысынча түләргә тиешләр, мирас итеп берни дә калмаса да.
- Иргә хатынын тәэмин итү, аңа карата гадел булу.
- Иргә хатынына аерым бүлмә яки өй бирү.
- Балаларга ата-анасына карата яхшы мөгамәләдә булу, аларны хөрмәт итү, канәгатьлекләренә ирешү.
- Балаларга әти-әниләрен, әгәр дә алар ярлылыкта булсалар, тәэмин итү.
- Атага яшь балаларын тәэмин итү.
- Кирәк булганда, иргә туганнарының яшь балаларын һәм гарипләрне тәэмин итү.
- Әгәр нәзер әйтсәң, шәригать кануннарыннан чыкмаса, аны үтәү.
- Берәр дини гыйбадәт яки намаз кылырга уйлаган булсаң, аны үтәү.
- Уйланылган эшне эшли алмасаң, колны иреккә җибәрү яки ярлыларны тукландыру.
- Коръән укуны ишеткәндә, барлык эшләрне калдырып тору.
- Иргә чын күңелдән хатынына мәхер бирү.
- Шәригать буенча арусыз — җөнеб булган кешегә госел алу.
- Хатын-кызга күремнән соң госел алу.
- Бала табудан терелүдән соң (40 көн) хатын-кызга госел коену.
- Иптәшләр алдында билгеләнгән фарызларны аңлату.
- Иптәшләр арасында яхшылыклар эшләргә һәм начар эшләрдән тыелуга өндәү алып бару.
- Тыелган эшләрне кылудан тыелу.
- Шәригать ритуалларын (тәһарәт, госел һ.б.) бөтен билгеләнгән тәртибе (фарызы) буенча үтәү.
- Ислам җирен басып алсалар, яки шәһәр камалышта калса, андагы кешеләргә басып алучыларга каршы көрәшү.
Фарыз кифая
Фарыз кифая (гарәп. الفرض الكفاية әл-фарз әл-кифайә) — фарызның шундый төре, аны җәмәгатьнең бер өлеше үтәсә, башкалар бу гамәлне эшләмәү җаваплылыгыннан котылалар. Әгәр бу фарызны беркем дә үтәмәсә, аның җаваплылыгы (гөнаһы) бөтен җәмәгатькә төшә.
Моңа түбәндәге гамәлләр керә:
- Бөтен шәригать хөкемнәрен тулысынча өйрәнү.
- Надан мөселманнарны ислам шәригатенә өйрәтү.
- Бөтен Коръәнне яттан өйрәнү.
- Җәмгыятькә кирәк булган куллану гамәлләрен җитештерү.
- Караучылары һәм яшәргә акчлары булмаган картларны карау.
- Караучылары булмаган, гарипләр, хәлсезләр, авыруларга ярдәм күрсәтү.
- Ятимнәрне карау.
- Авыруларның хәлен белергә керү.
- Мәетне шәригать буенча юу һәм киендерү.
- Мәет өчен җеназа намазы уку.
- Кабер казу һәм мәетне күмү.
- Сәламгә җавап кайтару.
- Әгәр кеше төчкергәннән соң, «әлхәмдүлилләһи» (Аллаһыга шөкер) дисә, аңа «йәрхәмүкәллаһ» (Аллаһ сиңа рәхимлеген бирсен) дип әйтергә.
- Әгәр Мөхәммәд пәйгамбәр исемен ишеткәндә, яки аны искә алганда, «салләллаһү галәйһи үәссәлам» (Аңа Аллаһының сәламе һәм фатихасы? булсын) дию.
- Җиһадта катнашу.
Искәрмәләр
- ↑ Фарыз — 1) үтәлүе тиешле булган бурыч; 2) эшләнми калмаска тиешле эш. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 625.