Мирсәет Солтангалиев
Мирсәет Хәйдәргали улы Солтангалиев (13 июль 1892, Уфа губернасы, Стәрлетамак өязе, Ялембәт авылында (хәзерге Башкортостан Республикасы Стәрлебаш районы – 28 гыйнвар 1940, Мәскәү) – атаклы совет сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе. РСДРП(б) әгъзасы, Татар республикасына нигез салучыларның берсе[2]. 1940 елның 28 гыйнварында, «милли качкынлык» өчен, атып үтерелә. 1990 елда реабилитацияләнә.
Тормыш юлы
Стәрлетамак өязендә укытучы гаиләсендә туа. Мирсәет алты яшьтән укый башлый һәм башлангыч мәктәпне Мактау кәгазе белән тәмамлый. 1907 елда, зур конкурс үтеп, Казандагы Татар укытучылар мәктәбенә (семинариягә) укырга керә[2]. 1911 елда аны бик яхшы билгеләренә тәмамлый. Стәрлетамак өязенең Иске Әдзит һәм Шәрип авылларында һәм Оренбургта укытучы, китапханәче булып эшли, русчадан татарчага әсәрләр тәрҗемә итеп, гәҗит-журналларда бастыра. Студентларның «Ислах» революцион хәрәкәтендә актив катнаша.
Соңрак Солтан Галиев Бакуга күченә. Биредә ул шулай ук укытучы һәм китапханәче булып эшли, редакцияләрдә хезмәт куя. 1913 елдан Бакуда хатын-кызлар гимназиясендә укыта.
917 елның 1-11 маенда Мәскәүдә Бөтенроссия мөселманнарының съезды булып, анда Бөтенроссия мөселманнар советы (Милли Шура) сайлана. Аның җитәкчесе Ә.Т. Цаликов советның сәркатибе итеп Солтангалиевне чакыра. Бу аңа инкыйлаби эшчәнлек өчен зур юл ача. Мәсәлән, ул II Бөтенроссия мөселманнары съездында делегат булып катнаша. Ә 1918 елның гыйнвар башында Солтангалиевне Эчке Россия һәм Себер мөселманнары эше буенча комиссариат рәисе итеп билгелиләр. Шул ук вакытта ул губерна Мөселман комиссариаты рәисе итеп тә куела. Июль аенда ул Казанга кайта, соңрак Мулланур Вахитов белән бергә Петроградта Мөселман социалистик комитеты (МСК) оештыруда катнаша, Башкарма комитет сәркатибе була. 1917 елның ноябрендә ул РСДРП(б) сафларына керә.
1917 елдан Милләтләр эшләре буенча халык комиссариатының (Наркомнац) мөселман секциясе (Үзәк мөселман комиссариаты) җитәкчелегендә тора, аның сәркатибе Мостафа Сөбхи була.
1918 елның маенда булачак Татар-Башкорт Совет Республикасын (ТБСР) оештыру корылтаена әзерлек эшләрендә катнаша.
1918[3]–1920 елларда РСФСР Хәрби эшләр буенча халык комиссариаты каршындагы Үзәк мөселман хәрби коллегиясе рәисе (1919).
Башкорт гаскәрләре Кызыл Армия ягына күчкәндә, 1919 елның 10 июлендә Башкорт Республикасына каршы агитация һәм башкорт халкына карата репрессияләрне булдырмау турында 10 нчы боерыкка кул куя[4].
Тарихчы Т.Б. Быков фикеренчә, М. Х. Солтангалиев Кырымда Кызыл террорны туктатуга төп өлеш кертә. Ул 1921 елның мартында, РКП(б)ның X съездын үткәрү вакытында, большевиклар һәм милләтләр эшен җайга салу өчен, Кырымга җибәрелә. Шул рәвешле аңа съездга килгән Совет Россиясе мөселман төбәкләренең башка лидерлары белән очрашырга мөмкинлек бирмиләр. Кырымда ай ярым яшәгәннән соң, Солтан Галиев вәзгыятьне ачыклый, РКП(б) Кырым өлкә комитетының Татар бюросы эшен җайга сала һәм «Кырымдагы хәлләр турында» дөрес доклад әзерли[5], анда түбәндәгечә күрсәтелә[6]:
| Бу мөнәсәбәттә беренче һәм бик зур хата булып Кырымда Кызыл террорны артык киң куллану тора. Кырым хезмәткәрләренең фикере буенча, атып үтерелгән Врангель офицерлары саны бөтен Кырымда 20 дән 25 меңгә кадәр җитә. Симферопольдә генә дә 12 000 гә якын кеше атып үтерелгән, дип күрсәтәләр. Халык сүзе буенча, бу сан — бөтен Кырым буенча 70 000... Бу террорның иң начар ягы шул: атып үтерелгәннәр арасында бик күп эшче элементлар һәм Совет властена намуслы хезмәт итәргә ихлас һәм ныклы карар белән Врангельдән киткән затлар эләккән… |
1919–1921 елларда — РКП(б) ҮК каршындагы көнчыгыш халыклары коммунистик оешмаларының үзәк бюросы рәисе; РСФСР Милләтләр эшләре буенча халык комиссариаты коллегиясе әгъзасы (1920–1923).
М.Х. Солтангалиев — Россия мөселман коммунистлар партиясенә нигез салучы һәм җитәкчесе. Көнчыгыш хезмәт ияләре коммунистик университетында укыта.
Һәлакәте
Сталин СССРны төрле «ранжирдагы» республикалардан (союздаш, автономияләр) төзүне көн тәртибенә куя. Ә Солтангалиев барлык республикалар да бер үк хокуклардан файдаланырга тиеш дигән фикерне алга сөрә. Партиянең XII съездында да (1923 елның 17-25 апреле) М. Солтангалиев үзенең тәкъдимен кабатлый һәм: «Җирле милләтчелек дигән нәрсә рус державачыл шовинизмына каршы җавап формасында гына туа һәм ул милләтчелек түгел, бәлки шовинизмга каршы көрәшнең чагылышы гына булып тора», — ди. Солтангалиев идеяләрен милли мөнәсәбәтләрне үз өлкәсе дип санаган Сталин кире кага. Бу кыю чыгышы һәм мантыйгы съезд үтеп тугыз көн булуга, Үзәк Комитетның партколлегиясе тарафыннан «Солтангалиев эше»н тикшерүгә (4 май), аны партиядән чыгарырга һәм барлык дәүләт эшләреннән азат итәргә сәбәп була. Протоколда, Солтангалиевның әлеге коллегия эшендә шәхсән үзе катнашуы һәм «үз эшенә» аңлатма бирүе күрсәтелгән. Чынлыкта аның бу хәлләрдән хәбәрдарлыгы булмый. Утырыштан соң, М. Солтангалиевне кулга алалар һәм Лубянка төрмәсенә ябалар. Аның язма хезмәтләре, нотыкларының һәм эсселарының күп өлеше юк ителә.
«Милли тайпылыш»ка каршы көрәш һәм 1920–1930 еллардагы «милли линияләр» буенча репрессияләр кысаларында НКВД органнары, беренчеләрдән булып, «татар буржуаз-милләтче оппозициясе һәм контрреволюцион оешмасы» турында «Солтангалиев эше» уйлап табалар һәм Солтангалиевка һәм кайбер татар, башкорт һәм кырымтатар сәяси һәм иҗтимагый эшлеклеләре каршы репрессияләр үткәрәләр (кимендә барлыгы 23 кеше репрессияләнә).
1928 елда яңадан «Солтангалиев эше» куертыла, һәм аны, «контрреволюцион оешма» оештыруда гаепләп, кабаттан кулга алалар. Бу юлы аны «халыкара империализм агентлыгында» гаеплиләр. Шул чакта бик күп татар, башкорт, кырым татарларының (мәсәлән, Вәли Ибраимов, Измаил Фирдәүс) иң белемле, алдынгы карашлы шәхесләре репрессиягә дучар ителә. 1930 елда М.Солтангалиевне үлем җәзасына хөкем итәләр. Ә ярты елдан соң бу карар 10 елга төрмәдә утыруга алмаштырыла. 1934 елда аны вакытыннан элек азат итәләр, Саратовта сөргенлектә яши. Ләкин 1937 елда Мирсәет Солтангалиевне тагын төрмәгә ябалар һәм бик нык кыйныйлар. Һәм 1940 елның 28 гыйнварында аталар (хатыны һәм ике баласы да төрмәдә һәлак булган).
Идеяләре
Солтангалиев марксизм һәм ислам элементларын берләштергән ислам-социалистик идеологиясенә нигез салучы була[7]. «Ислам марксизмы» соңрак кайбер мөселман илләрендә аваздашлык таба. Солтангалиев идеяләре белән Мисырның элекке президенты Гамал Абдел Насер һәм Алжирның элекке президенты Әхмәт бән Белла кебек өченче дөнья дәүләт эшлеклеләре таныш булган[8][9].
Исемен мәңгеләштерү
1992 елда Казанның тарихи үзәгендәге мәйдан аның исеме белән атала[10]. Башкортстан Республикасы Кармаскалы авылында стела урнаштырыла[11].
Язучы Ринат Мөхәммәдиевнең «Сират күпере» әсәре Мирсәет Солтангалиевнең тормыш юлына багышланган[12].
Әлҗәзаир язучысы Тенгур (Habib Tengour) Солтангалиев турында француз телендә роман яза[13].
Искәрмәләр
- ↑ Неизвестный Султан-Галиев: рассекреченные документы и материалы — С. 391.
- ↑ 1 2 Мирсаид и Фатима на фоне молодой республики. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 октябрь 2021. Архивировано 1 октябрь 2021 года.
- ↑ РВСР. Приказ РВСР от 20 ноября 1918 г. № 276. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 гыйнвар 2020. Архивировано 23 июль 2019 года.
- ↑ Бирин, Михаил. «Та постановка, которая предлагается тов. Сталиным, не разрешает национального вопроса». Бизнес Онлайн (30 август 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 февраль 2025.
- ↑ Быкова, 2011
- ↑ Султан-Галиев М. О положении в Крыму. Докладная записка (14/IV-21 г. г. Москва). Архивировано из оригинала 11 октябрь 2013 года.
- ↑ Sultan Galiev — a Forgotten Precursor Архивная копия от 20 май 2011 на Wayback Machine [ингл.]
- ↑ Сагадеев А. В. Мирсаид Султан-Галиев и его идеи. Большевизм, ислам и национальный вопрос. // Россия и современный мир : сборник. — М.: 1998. — № 3(20)
- ↑ Индус Тагиров: «М.Султан-Галиев: „Освободительное движение существует, прогрессирует и развивается“». Мөрәҗәгать итү датасы: 19 февраль 2020. Архивировано из оригинала 20 апрель 2018 года.
- ↑ Площадь Султан-Галиева. visit-tatarstan.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 февраль 2025.
- ↑ Идеолог антиколониализма: как семья Султан-Галиева сгинула в ГУЛАГе [неопр.]. milliard.tatar. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 февраль 2025.
- ↑ Мөхәммәдиев Р. Сират күпере: роман. – Казан, 1992. – 528 б.
- ↑ Tengour H. Sultan Galiev ou la rupture de stocks; cahies 1972-1977. - 132 p.
Чыганаклар
- Әхмәтҗанов М.Р. XX гасырның бөек улы һәм фаҗигале шәхес // Яманны юлдаш итмә: мәкаләләр, очерклар, эсселар. Татарстан китап нəшрияты, 2007 ел. 2016 елның 13 май көнендә архивланган.