Татарстан суверенлыгы турында референдум

Татарстан суверенлыгы турында референдум (рус. Референдум о суверенитете Татарстана) — республика халкының Татарстанның дәүләт бәйсезлеге декларациясен яклау мәсьәләсенә карата тавыш бирүе.

Референдум 1992 елның 21 мартында уза. Ул Татарстанның яңа статусын раслау һәм халыкның бу статуска мөнәсәбәтен ачыклау максатыннан үткәрелә.

Тарихы

РСФСР Югары Советы рәисе Борис Ельцин 1990 елның 6 августында Уфада, Башкорт АССР Югары Советы  [рус.] депутатлары алдында чыгыш ясаганда: «Без Башкортстан Югары Советына, хөкүмәтенә мөрәҗәгать итәбез: хакимиятнең үзегез „йота“ алырлык өлешен алыгыз», — дип белдерә[1][2][3][4]. Бу гыйбарә массакүләм мәгълүмат чараларында «„йота“ алган кадәр ышаныч алыгыз» дип таныла[5][6]. «Ельцин Центр» архивлары буенча, Ельцин гыйбарәне 1990 елның 10 июлендә Калининградта (хәзерге Королёв шәһәре) әйтә, 24 июльдә Казанда һәм 6 августта Уфада кабатлый[7].

Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының Югары Советы Татарстан ССРның дәүләт суверенитеты турындагы Декларацияне 1990 елның 30 августында кабул итә. Рәсми документта, кайбер союздаш һәм Россиянең башка автономияле (Чечен-Ингушетиядән тыш) республикаларыннан аермалы буларак, республиканың РСФСР, ССРБ составында булуы турыдан-туры күрсәтелми һәм Татарстан ССР Конституциясенең һәм кануннарының республика территориясендә өстенлеккә ия булуы игълан ителә. 1991 елның 26 декабрендә, ССРБның таркалуы һәм Бәйсез Дәүләтләр Берлеген төзү турындагы Беловеж килешүе  [рус.] нигезендә, Татарстан ССР Югары Советы оештыручы сыйфатында БДБга керү турында Декларация кабул итә[8].

1992 елның 7 февралендә Татарстан ССР Югары Советы дәүләтнең атамасын Татарстан Республикасы дип үзгәртә[9], бу 1978 елгы РСФСР Конституциясенең 71 нче маддәсенә (1992 елның 16 маенда төзәтмәләр кертелгәнче) каршы килә[10]. 1992 елның 21 мартында Татарстан Республикасында төбәкнең хокукый статусын билгеләүгә багышланган референдум уза. Тавыш бирүчеләрнең 61,39 проценты:

Сез Татарстан Республикасының суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты, Россия Федерациясе һәм башка республика, дәүләтләр белән мөнәсәбәтләрен тигез хокуклы шартнамәләр нигезендә коруы белән килешәсезме? — дигән сорауга уңай җавап бирә (гражданнарның 83,16 % ы тавыш бирүдә катнаша).

1992 елның 13 мартында РСФСР Конституция суды 3-П санлы карар чыгара. Әлеге документ нигезендә, ике акт РСФСР Конституциясенә каршы килә дип табыла. Беренчесе — 1990 елның 30 августында кабул ителгән Татарстанның дәүләт суверенитеты турындагы декларация. Икенчесе — Татарстан Югары Советының 1992 елның 21 февралендәге карары. Бу карар белән Татарстанның дәүләт статусы турында референдум үткәрү тәкъдим ителә. Референдумга «Татарстан Республикасы — суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты» дигән сорау чыгарыла[11].

1992 елның 6 ноябрендә Татарстан Республикасының яңа Конституциясе кабул ителә. Документ нигезендә Татарстан суверен дәүләт һәм халыкара хокук субъекты дип игълан итела. Әлеге документ 1992 елның 25 декабреннән гамәлдә[12].

1994 елның 15 февралендә «Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында вәкаләтләр һәм эшләр бүлешү турында» шартнамә имзалана[13].

2000 елның 24 июнендә Татарстан Конституциясенең суверенитетны раслаган яңа варианты чыга[14]. 2001 елның 19 апрелендә РФ Конституция суды  [рус.] 9-П санлы карары белән Татарстанның халыкара хокукның бәйсез субъекты буларак суверенитеты турындагы нигезләмәсенең 1993 елгы РФ Конституциясенә туры килмәвен таный. 2002 елның 19 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Конституциянең федераль кануннарга туры китерелгән редакциясен тәкъдим итә.

Искәрмәләр

  1. Союз можно было сохранить. Белая книга: Документы и факты о политике М. С. Горбачёва по реформированию и сохранению многонационального государства. М.: Апрель-85, 1995., c. 110—111
  2. Воспоминания В. В. Михайлова, в 1990-м году - депутата Верховного Совета Татарской АССР (рус.). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 гыйнвар 2026. Архивировано 20 гыйнвар 2022 года.
  3. Фрагмент выступления в Уфе 6 августа 1990 года (отрывок - 120 секунд) (рус.). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 гыйнвар 2026.
  4. Сообщение Ельцин Центра (Фонд "Президентский центр Б. Н. Ельцина) от 22.12.2021 № 567/Д (рус.). disk.yandex.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 гыйнвар 2026.
  5. Путь в большую политику Бориса Ельцина (рус.). Mir24. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 гыйнвар 2026. Архивировано 9 май 2021 года.
  6. «Два десятка президентов» 30 лет назад регионы России один за другим объявляли о независимости. Чего и как они добивались? (рус.). Lenta.RU. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 гыйнвар 2026. Архивировано 14 апрель 2022 года.
  7. Борис Ельцин: "Берите столько суверенитета , сколько сможете проглотить" (рус.). Ельцин Центр (6 август 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 гыйнвар 2026. Архивировано 20 гыйнвар 2022 года.
  8. Декларация о вхождении Республики Татарстан в СНГ // Ведомости Верховного Совета Татарстана, N 4, 1992 г.
  9. Закон РТ от 7 февраля 1992 года № 1413-XII «Об изменении наименования Татарской Советской Социалистической Республики и внесении соответствующих изменений в Конституцию (основной Закон) Татарской ССР» // «Ведомости Верховного Совета Татарстана». — 1992. — № 4. — C. 44.
  10. Закон Российской Федерации от 21 апреля 1992 года № 2708-I «Об изменениях и дополнениях Конституции (Основного Закона) Российской Советской Федеративной Социалистической Республики» // Российская газета, 16 мая 1992 года
  11. Постановление Конституционного Суда РСФСР от 13 марта 1992 года № П-РЗ-I «Постановление Конституционного Суда РСФСР от 13.03.1992 № П-Р3-I по делу о проверке конституционности Декларации о государственном суверенитете Татарской ССР от 30 августа 1990 года, Закона Татарской ССР от 18 апреля 1991 года „Об изменениях и дополнениях Конституции (Основного Закона) Татарской ССР“, Закона Татарской ССР от 29 ноября 1991 года „О референдуме Татарской ССР“, постановления Верховного Совета Республики Татарстан от 21 февраля 1992 года „О проведении референдума Республики Татарстан по вопросу о государственном статусе Республики Татарстан“» // Ведомости СНД и ВС РФ. — 1992. — № 13. — Ст. 671.
  12. Конституция единства и созидания: 20-летний юбилей. 6 гыйнвар 2026 тикшерелде.
  13. Договор о разграничении предметов ведения и полномочий между органами государственной власти Российской Федерации и органами государственной власти Республики Татарстан. tatarstan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 гыйнвар 2026.
  14. Государственный Совет РТ. Путешествие во времени. Год 1992. 7 гыйнвар 2026 тикшерелде.

Сылтамалар

  • Юныс Р. Татарстан референдумы / Р. Юныс. ─ Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. ─ 175 бит.