Хәзәрләр

Хәзәрләр (яһүд. כזר «хазар», קזר «казар», כוזרים «кузарим»[1], гарәп. الخزر«ал-хазар», фар.  خزر «хазар», бор. грек. Χάζαροι «хазари», әрм. խազիր «хазир», бор.-рус. коꙁаре, лат. Chazari[2]) — IV йөздә Халыкларның бөек күчеше барышында Көнчыгыш Европага килеп чыккан һәм Көнбатыш Каспий буе далаларында Сулак (Төньяк Дагыстан) һәм Идел елгалары арасында күчмә тормыш алып барган төрки телле халык. Хәзәр каһанлыгының төп халкы.

undefined
undefined

Этноним

Хәзәр сүзе — үзатама, этимологиясе ахыргача билгеле түгел. Фәндә төрле фикерләр яши. Мәсәлән, ул kaz — күчмә мәгънәсеннән дә булырга мөмкин[3]. Шулай ук:

  • фар.  هَزَارْ, hâzâr — «мең» (А. П. Новосельцев),
  • кесарь (цезарь) титулына (А. Поляк, А. Рона-Таш),
  • «кысрыклау», «кысу» мәгънәсендәге төрки чыгышлы фигыльгә дә (Л. Базен) бәйле булырга мөмкин.

Хәзәр диңгезе дип Кара һәм, сирәгрәк, Азак диңгезен атый торган булалар, бу вакытта хәзәрләрнең Кырымга йогынтысы көчле була. Шулай ук хәзәр атамасы белән якын көнчыгыш телләрдә Каспий диңгезе дә (кара: Хәзәр диңгезе). Коры җирдә «Хәзәрия» Кырымны һәм Төньяк Кара диңгез буен атау өчен кулланыла (XVI гасырга кадәрге Византия һәм Италия чыганакларында)[4].

Этногенез

Хәзәрләр өч этник компонентның – җирле иран телле халык, күчеп килгән угор һәм төрки кабиләләрнең үзара йогынтысы нәтиҗәсендә формалаша.

Хәзәрләрнең этник яктан килеп чыгышына нисбәттә берничә караш яшәп килә:

  • Хәзәрләр Европада V гасырдан бирле билгеле булган һун кабиләсе акацир (А. В. Гадло, О. И. Прицак) нәселеннән;
  • Хәзәрләр уйгыр чыгышлы, кытай чыганакларында телгә алынган Үзәк Азия халкы ко-садан оеша;
  • Хәзәрләр — Хорасан (Көнчыгыш Иран) ннан Кавказга күчеп килгән эфталитлар нәселеннән (Д. Людвиг);
  • Хәзәрләр — уйгырлар, савирлар һәм Алтай төркиләре тарафыннан оешкан кабилә берлегеннән килеп чыккан. Шулай ук барсиллар һәм бәрәнҗәрләр дә хәзәрләр белән тыгыз этник бәйләнештә (М. И. Артамонов, А. П. Новосильцев)[5][6].

Тарих фәнендә соңгы фикер өстенлек итә[7][8].

Урта гасыр генеалогик риваятьләрендә хәзәрләр Нух токымы Тогармага барып тоташа, яһүд әдәбиятында Симеон буыны токымы дип атала.

Хәзәр теле, сакланып калган сүзләргә караганда, төрки телләр гаиләсенә, фараз ителгәнчә, аның Болгар төркеменә карый[9].

Таралышы, сәяси экспансия

Моисей Хоренскийның «Әрмәнстан тарихы»нда (V йөз) хәзәрләр һәм барсилларның 193 һәм 213 елларда Әрмәнстанга уртак яу чабулары турында беренче тапкыр искә алына. Әмма совет археологы һәм тарихчысы М. И. Артамонов фикеренчә, авторның хезмәтендә хәзәрләрне телгә алулары «…II–III гасырлардагы чынбарлыкны чагылдырмый, ә хәзәрләр һәм каганнар чынлап та булган чорда яшәгән автор тарафыннан кертелгән анахронизмнар булып тора…»[10].

IV–V йөзләрдә хәзәрләр Дербенттан төньяктарак яшиләр, VI–VII йөзләрдә Кырымда, Донда һәм Түбән Идел буенда урнашалар. VI йөзнең икенче яртысында (560 елларда) Төрки каганлык составына керәләр. Көнбатыш Төрки каганлык таркалганнан соң, VII йөзнең уртасында Көнчыгыш Европадагы беренче урта гасырлар феодаль дәүләтен — Хәзәр каһанлыгын (650—969) төзиләр[11][12].

Бөек Болгар дәүләте таркалгач (660 еллар), хәзәрләр Азов яны далаларын, Төньяк Кара диңгез буен, Кырым далаларының бер өлешен яулап алалар, һәм VII йөз ахыры — VIII йөз башында территориаль яктан Византиягә якынаялар, аның белән союздаш мөнәсәбәтләр урнаштыралар. Хәзәрләрнең берничә төркеме, Иран һәм Гарәп хәлифәлегенә каршы озакка сузылган сугышлар нәтиҗәсендә, көчләп Кавказ аръягына күчерелә[13].

Аббасид хәлифәлегенең күп кенә югары даирә гөләмнәре хәзәр чыгышлы булганнар[14]. Шулай ук Константинопольдә хәзәр гарнизоны һәм Киевта хәзәр-яһүд җәмгыяте булуы билгеле (Киевта Козары дип аталган урынлык бар). IX гасырның беренче яртысында каварлар дип аталган өч хәзәр ыруы, сәяси ызгышлар аркасында илне ташлап, венгрларга кушылалар, алар белән Паннониягә киләләр һәм алга таба ассимиляцияләнәләр[15].

Мәдәният, дин һәм социаль тормыш

undefined

Социаль оешма, тулаем алганда, мондый төрдәге күчмә этносәяси берәмлекләрдән аерылмый, әмма дәүләтчелек оешу барышында прогрессив эволюция кичерә. Башта сайланган хакимнәр каһаннар нәсел династиясенә урын бирәләр, ул үз чиратында каһан һәм бәк диархиясенә алмашына. X гасырга хәзәрләр күчмә тормыш рәвешеннән ярым күчмә тормыш рәвешенә күчәләр, кышларын шәһәрләрдә үткәрәләр.

Дини ышанулар гомумтөрки мәҗүси йолалардан тора, үзенчәлеге — Тәңрегә табыну һәм каһанны илаһилаштыру. Географик урынга һәм хөкүмәтнең дингә түземлелек сәясәтенә бәйле, хәзәрләргә христиан һәм ислам дине интенсив үтеп керә. VIII–IX гасырларда хәзәрләрнең бер өлеше идарә итүче нәсел белән бергә яһүд диненә күчә.

IX–X йөзләрдә Хәзәр каганлыгы икътисады халыкара (шул исәптән транзит) сәүдәгә таяна. Хәзәрләр Византия, Көнчыгыш Европа, Урта Азия, Кавказ арты илләре белән актив сәүдә-икътисади багланышлар үстерәләр.

Хәзәрләрнең Дон буенда, Азак яны һәм Түбән Идел буенда казу эшләре вакытында табылган археологик истәлекләр Салтау-Маяк культурасына карый. Көнкүреш һәм торак калдыклары, каберлекләр, аларда табылган бронза, көмеш һәм алтын бизәнү әйберләре, металл, савыт-саба, катлаулы төзелешле җәяләр, Византия акчалары, балалар уенчыклары һ.б. җитәрлек дәрәҗәдә бай игенчелек һәм һөнәрчелек культурасы, алга киткән сәүдә, хәрби эшнең югары үсешкә ирешүе хакында сөйли[16][17].

Юкка чыгулары, мөмкин булган варислары

X гасырның икенче яртысында Хәзәр каһанлыгы җимерелгәннән соң, хәзәрләр төрки телле күчмә халыклар арасында эреп юкка чыгалар, соңыннан Алтын Урда составына керәләр.

Яһүд динен тоткан этник хәзәрләрнең бер өлеше, Үзәк Европада яһүд җәмгыятьләре составына кергән булырга мөмкин[18][19]. Төрки телле яһүд халыкларының күп кенә вәкилләре — караимнар һәм кырымчаклар үзләрен хәзәрләр токымы, дип саныйлар[20][21]. Төньяк Кавказдагы кайбер халыклар да, мәсәлән, кумыклар, үзләрен, шулай ук, хәзәр тамырларына бәйлиләр[22][23].

Хәзәр дәвамчанлыгы мәсьәләсе популяр әдәбиятта төрле теорияләр һәм спекуляцияләр предметы булып тора[18][24].

Археологик табылдыклар галереясе (Салтау-Маяк культурасы)

Искәрмәләр

  1. Письмо хазарского царя Иосифа, письмо анонимного хазарского еврея, книга Иегуды Галеви / современный иврит.
  2. Лиутпранд Кремонский. «Антаподосис». В форме родительного падежа Chazarorum (Равеннский аноним, Анастасий Библиотекарь). Др. варианты: Caziri (Баварский географ), Gazari (Христиан из Ставело), Gazani (письмо Людовика к Василию I, в тексте в форме родительного падежа Gazanorum), новолат. Cosri (Иоганн II Буксторф).
  3. Артамонов, 2001, бит. 183
  4. Кизилов, 2010
  5. Миңнеханов Ф.Г. Хәзәрләр. Татарика. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 ноябрь 2024.
  6. Артамонов, 2001, бит. 84
  7. Голден, 2005, бит. 57
  8. Комар, 2008, бит. 109—123
  9. Эрдаль, 2005, бит. 125—139
  10. Артамонов М. И. История хазар. — Л.: Издательство государственного Эрмитажа, 1962. — С. 115-116.
  11. Голден, 2005, бит. 27
  12. Тортика, 2004
  13. Артамонов, 2001, бит. 176, 308
  14. Голден, 2005, бит. 28
  15. Шушарин, 1997, бит. 167
  16. Плетнёва, 1999, бит. 4
  17. Ивик, Ключников, 2013, бит. 6
  18. 1 2 Электронная еврейская энциклопедия
  19. Эран Элхаик. The Missing Link of Jewish European Ancestry Архивная копия от 24 сентябрь 2017 на Wayback Machine: Contrasting the Rhineland and the Khazarian Hypotheses. Genome Biology and Evolution, 2013; 5 (1): 61-74. Published online 2012 Dec 14, doi: 10.1093/gbe/evs119 Архивная копия от 21 гыйнвар 2013 на Wayback Machine. Ranajit Das, Paul Wexler, Mehdi Pirooznia and Eran Elhaik. Localizing Ashkenazic Jews to primeval villages in the ancient Iranian lands of Ashkenaz Архивная копия от 5 август 2016 на Wayback Machine // Genome Biology and Evolution, 2016; 8 (4): 1132—1149. Популяционная генетика и еврейская этнография Архивная копия от 22 июнь 2021 на Wayback Machine // Nov. 27th, 2013 at 14:39
  20. Федорчук, 2009, 2020
  21. Кизилов, 2010, 2020
  22. Минорский, 1963
  23. Баскаков, 1969
  24. Raphael Falk. Genetic markers cannot determine Jewish descent Архивная копия от 8 февраль 2022 на Wayback Machine [ингл.]

Әдәбият

  • Артамонов М. И. История хазар / Под ред. и с примеч. Л.Н. Гумилёва. — Санкт-Петербург: Изд-во Гос. Эрмитажа, 1962. — 523 с.
  • Заходер Б. Н. Каспийский свод сведений о Восточной Европе. [Т. 1. Горган и Поволжье в IX-X вв.]. — Москва: Наука, 1962. — 279 с.
  • Ивик О., Ключников В. Хазары / Олег Ивик, Владимир Ключников. — Москва: Ломоносовъ, 2013. — 336 с. — (История. География. Этнография). — 1500 экз. — ISBN 978-5-91678-148-9. (в пер.)
  • Кёстлер А. Тринадцатое колено: Крушение империи хазар и её наследие. — Санкт-Петербург: Евразия, 2001. — 320 с. — (Barbaricum). — 3000 экз. — ISBN 5-8071-0076-X. (в пер.)
  • Новосельцев А. П. Хазарское государство и его роль в истории Восточной Европы и Кавказа. — Москва: Наука, 1990. — 264 с. — ISBN 5-02-009552-4. Архивная копия от 16 март 2014 на Wayback Machine
  • Петрухин В., Флёров В. в Хазарии по данным археологии // История еврейского народа в России. От древности до раннего Нового времени // Иудаизм в Хазарии по данным археологии. — Москва: Мосты культуры/Гешарим, 2010. — С. 149—161.
  • Плетнёва С. А. Хазары / Отв. ред. Б. А. Рыбако. — Москва: Наука, 1976. — 96 с. — (Научно-популярная серия). — 120 000 экз.
  • Уланд — Хватцев. — М., 2017. — С. 707. — (Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов ; 2004—2017, т. 33). — ISBN 978-5-85270-370-5.
  • Минорский В. Ф. История Ширвана и Дербенда X—XI вв.. — Москва: Издательство Восточной литературы, 1963. — 145 с.
  • Баскаков Н. А. Введение в изучение тюркских языков. — Москва: Высшая школа, 1969. — 255 с.
  • Лавров Л. И. Историко-этнографические очерки Кавказа. — Санкт-Петербург: Наука, 1978. — С. 37—38.
  • Фёдоров-Гусейнов Г. С. История происхождения кумыков. — Махачкала: Дагестанское книжное издательство, 1996. — 18 с.
  • Большая российская энциклопедия [Электронный ресурс]. — 2009, 2020. — (Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов ; 2004—2017).
  • Большая российская энциклопедия [Электронный ресурс]. — 2010, 2020. — (Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов ; 2004—2017).
  • Кизилов М. Топоним «Хазария» в источниках позднесредневекового и раннего нового времени (об инерционности исторического мышления) // Хазары: Миф и история. — Москва: Иерусалим, 2010. — С. 307—315.
  • Артамонов М. И. Очерки древнейшей истории хазар. — Москва, 1937.
  • Артамонов М. И. История хазар. — Санкт-Петербург, 2001.
  • Голден. П. Достижения и перспективы хазарских исследований // Хазары. — Москва: Иерусалим, 2005.
  • Комар О. В. Хозари та уйгури (нотатки до «телеської» версії походження хозар) // Надчорномор’я: студії з історії та археології (з IX ст. до н.е. по XIX ст. н.е.) [укр.]. — Київ, 2008.
  • Эрдаль М. Хазарский язык // Хазары, сб. статей. — Москва, 2005.
  • Голден. П. Достижения и перспективы хазарских исследований // Хазары. — Москва: Иерусалим, 2005.
  • Тортика А. А. Хазароведение в современной иудаике: к постановке проблемы // Матеріали ХІI міжнародної наукової конференції "Єврейська історія та культура в країнах Центральної та Східної Європи — Єврейське краєзнавство та колекціонування. — 2004.
  • Шушарин В. П. Ранний этап этнической истории венгров. — Москва, 1997.
  • Плетнёва С. А. Очерки хазарской археологии. — Москва: Иерусалим, 1999.
  • Ивик О., Ключников В. Хазары. Очерки хазарской археологии. — Москва, 2013.