Азамат Айталиев
Тормыш юлы
Азамат Айталиев 1989 елның 30 апрелендә Әстерханда туа. Милләте буенча — татар[1]. Блогер сүзләренчә, ул җиде яшеннән үги гаиләдә тәрбияләнә, балачагы авыр уза: аңа азык сатып алу өчен бәйләү бәйләп акча эшләргә туры килә [2].
Балачактан ук биергә ярата — өйдә чыгышлар оештыра, мәктәптә концертларда катнаша. Мәктәпне тәмамлагач, Мәскәү дәүләт мәдәният институтының эстрада биюе факультетында укый[3].
Укуны тәмамлаганнан соң, Азамат Айталиев Әстерханда «Страна детства» балалар, үсмерләр һәм өлкәннәр иҗатын үстерү үзәгендә эшли, хәзерге вакытта генераль директор вазифасын били. Оешма иҗади конкурслар һәм хәйрия чаралары үткәрү белән шөгыльләнә[4].
2021 елда Азамат блог алып бара башлый. «Беренче канал»дагы «Модный приговор» тапшыруында катнаша. Социаль челтәрләрдә Мәскәүнең Кызыл мәйданында биегән видеоролигын урнаштырганнан соң киң таныла. Интернет-кулланучылар бу видеоны күпләп тарата башлыйлар, аңа охшатып үз версияләрен төшерәләр[5]. Ролик Казакстан битмейкеры Галым Досубаев (KBBEATZ) махсус язган «Вау! Кто же это? Азамат Айталиев» трегына төшерелгән була. Бу фраза мемга әйләнә[6].
Популярлык дулкынында Айталиев Россиянең төрле шәһәрләрендә, шул исәптән Пермь[7], Казан, Яр Чаллы[1] һәм Калугада очрашулар уздыра.
2024 елда Казакстан, Россия, Беларусь рестораннары турында видеолар төшерә башлый: хезмәт күрсәтү һәм ризык сыйфатын тәнкыйтли, кискен бәя бирә.
Җәмәгатьчелек резонансы һәм инцидентлар
Блогер эшчәнлеге берничә тапкыр тәнкыйть объектына әверелә һәм хокук саклау органнарының игътибарын җәлеп итә. 2024 елның апрелендә Айталиев Казанга килә һәм Казан Кремле территориясендә урнашкан Кол Шәриф мәчете янында бии һәм видео төшерә. Роликта әдәпсез сүзләр булган фонограмма кулланыла. Шәһәр халкы һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре блогерның үз-үзен тотышын дингә хөрмәтсезлек һәм мөселманнарның хисләрен рәнҗетү дип бәяли[8]. Җәмәгатьчелек басымы астында Айталиев видеоны бетерә[9].
2025 елның февралендә Калугадагы очрашу вакытында яшүсмерләрнең берсе Айталиевның башына йомырка вата[10].
Рязань шәһәрендә блогерны ресторанна кертмиләр, һәм ул полицияга гариза яза[11].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Блогеру Азамату Айталиеву подарили в Набережных Челнах туалетную бумагу. Челнинские известия (29 апрель 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 март 2026.
- ↑ Азамат Айталиев: биография, личная жизнь, фото, видео, блог, скандалы. 24SMI. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 март 2026.
- ↑ Азамат Айталиев – биография, фото, личная жизнь, видео, сейчас. Biogr.net (17 май 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 март 2026.
- ↑ О нас. Страна детства. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 март 2026.
- ↑ Кто такой блогер Азамат Айталиев, приехавший в Пермь? АиФ-Прикамье (6 февраль 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 март 2026.
- ↑ «Это же Азамат Айталиев»: казахстанец написал трек, ставший вирусным в TikTok. NUR.KZ (14 май 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 март 2026.
- ↑ Танцующий блогер Азамат Айталиев приехал в Пермь и называет всех подростков бандитами. В курсе.ру (6 февраль 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 март 2026.
- ↑ ДУМ РТ прокомментировало танцы тиктокера на фоне мечети Кул Шариф. KazanFirst (27 апрель 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 март 2026.
- ↑ Блогер Айталиев удалил скандальное видео с танцем у мечети. ИсламNews (30 апрель 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 март 2026.
- ↑ Азамат Айталиев о калужских поклонниках: «Это не фанаты, это монстры». Kaluga24.tv (24 февраль 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 март 2026.
- ↑ Айталиев написал заявление в полицию на ресторан отеля «Старый город». 62.ру (23 гыйнвар 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 март 2026.