Гариф Галимов
Ариф Алимов (үзб. Orif Alimov) (26 апрель [8 май] 1912, Ташкент, Сырдәрья өлкәсе, Рәсәй империясе[1]—2 октябрь 2005, Ташкент, Үзбәкстан) — үзбәк совет фирка-дәүләт эшлеклесе.
Үзәк Азия план институтын (1933) бетергән.
Үзбәкстан коммунистик фиркасе Кукан шәһәр комитеты беренче сәркатибе (1942-1943), Каракалпак АССР дәүләт куркынычсызлыгы халык комиссары (1943-1945), ҮКФ Әндиҗан өлкә комитеты икенче сәркатибе (1945-1946), ҮКФ Нәмәнгән (1946-1948), Сәмәрканд (1948-1950, 1957-1959) өлкә комитетлары беренче сәркатибе, ҮзССР мамыкчылык министры урынбасары (1950-1951), ҮКФ Бохара (1951-1952), Ташкент (1952-1956) өлкә комитетлары беренче сәркатибе, ҮзССР министрлар шурасы рәисе (1959-1961), ССРБ Үзәк статистика идарәсе финанслар бүлеге башлыгы, кадрлар бүлеге башлыгы (1961-1975), ҮзССР җимеш-яшелчә хуҗалыгы министры (1981-1984). 3-5 чакырылышлары ССРБ Югары шурасы депутаты.