Василь Быков

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
белар. Васіль Быкаў
Ватандашлык
Һөнәр төре язучы, сценаричы, журналист, сәясәтче
SEO_description Василь Владимирович Быков — что известно, биография, библиография и творческое наследие — РУВИКИ: Интернет-энциклопедия, Быков, Василь Владимирович — чем известен, биография, библиография и творческое наследие — РУВИКИ: Интернет-энциклопедия и Быков, Василь Владимирович — чем известен, биография, библиография и творческое наследие — РУВИКИ: Интернет-энциклопедия
Җирләнгән урыны
Туу датасы 19 июнь 1924(1924-06-19)[2][3][…]
Патроним или матроним для человека Владимирович[d]
Сугыш
Хәрби дәрәҗә Өлкән лейтенант
Жанр повесть[d], хикәя[d], публицистика[d] и эссе[d]
Бүләкләр
Туган тел беларус теле
Әгъзалык СССР язучылар берлеге и Q24229207?
Сурәт
Вафат булу датасы 22 июнь 2003(2003-06-22) (79 яшь)
Туу урыны
SEO_title Быков Василь Владимирович, биография — РУВИКИ, Быков, Василь Владимирович, биография и творчество писателя — РУВИКИ и Быков, Василь Владимирович, биография и творчество писателя — РУВИКИ
Хезмәт итүе СССР
Активлык чоры тәмамлануы 2003
Имза
Эшчәнлек өлкәсе беллетристика[d][5]
Җенес ир-ат[6]
Уку йорты
Вафат булу урыны
Активлык чорнының башы 19402003
Язма әсәрләр теле беларус теле и рус теле
Логотип РУВИКИ.Медиа Василь Быков РУВИКИ.Медиада

Василь (Василий) Владимирович Быков (белар. Васіль Уладзіміравіч Быкаў; 19 июнь 192422 июнь 2003совет һәм белорус язучысы, җәмәгать эшлеклесе, Бөек Ватан сугышында катнашучы. Белоруссиянең халык язучысы (1980), Социалистик Хезмәт Герое (1984), Ленин һәм Дәүләт премияләре лауреаты (1986).

Күпчелек әсәрләре — повестьлар, алар гамәлдә Бөек Ватан сугышы һәм аларда кеше тормышының иң драматик, четерекле, авыр елларында әхлак проблемаларын хәл итү турында язылган.

Быков Василь Владимирович 1924 елның 19 июнендә Белорус ССР ы, Витебск өлкәсе[7][8] Уша районы Бычки авылында крестьян гаиләсендә туган.

Кече чагыннан ук сурәт төшерергә яраткан. Кулич авылындагы мәктәпнең 8 классын тәмамлагач, Витебск сәнгать училищесының сын бүлегендә укый (19391940), тик, студентларга стипендия бирү тыелгач, ФЗО мәктәбендә укый (1941 елның маена чаклы). 1941 елның июнендә 10 сыйныф өчен имтиханнарны экстерн юл белән тапшыра.

Сугыш башланганда ул Украинада була, ары оборона эшләрендә катнаша. Белгородтан чигенгән чакта үз колоннасыннан артта кала һәм кулга алына. Быковны, немец шпионы дип исәпләп, чак атып үтермиләр[9]. Инженер батальоны составында Бөек Ватан сугышында катнаша. 19411942 еллар кышында Салтыковка станциясендә һәм Сарытау өлкәсенең Аткарск шәһәрендә яши, тимер юл мәктәбендә укый.

1942 елның җәендә Саратов пехота училищесын тамамлый. 1943 елның көзендә аңа кече лейтенант хәрби званиесе бирелә. Кривой Рог, Александрия, Знаменка өчен барган сугышларда катнаша. Кировоград операциясе вакытында аягы һәм корсагы яралана (аны ялгыш үлгәннәр исәбенә язып куйганнар). Үзе белән сугышта булган хәлләргә нигезләнеп, соңрак «Мертвым не больно» дигән повесен яза. 1944 елның башында өч ай госпитальдә дәвалана. Терелеп чыккач, олы лейтенант дәрәҗәсендә Ясск-Кишинев операциясендә, Румынияне, Болгар, Венгрия, Югославия, Австрияне немецләрдән азат итүдә катнаша. Сугыш турында «Долгая дорога домой» (2003) дип атаган истәлекләрендә яза.

Демобилизациядән соң Гродно (1947 елдан алып) шәһәрендә яшәй. 1947 елда язган әсәрләрен бастыра башлый. Башта төрле остаханәләрдә, аннары «Гродненская правда» өлкә газетасында эшли (1949 елга кадәр). 19491955 елларда яңадан Совет армиясе сафларында хезмәт итеп, 1955 елда майор дәрәҗәсендә демобилизацияләнә. 1955-1972 елларда яңадан «Гродненская правда» газетасында эшли. 1959 елдан ССРБ язучылар Берлеге әгъзасы. 1972-1978 елларда — БССР язучылар Берлегенең Гродно кала язучылар бүлеге сәркатибе. Быковның исеме 1973 елның 31 авгусында «Правда» гәзитенә Солженицын һәм Сахаровты яклап язучы бер төркөм совет язучылары исемлеге арасында телгә алына. Быков бу хатны язучылар арасында булмаганын дәлилли.

1978 елда Минскига күчеп килә. 1978-1989 елларда БССР-ның Югары Советына депутат итеп сайлана.

1988 елда Белоруссия халык фронты партиясен оештыручыларның берсе була. 1989 елда ССРБ халык депутатларының съездына депутат итеп сайлана, Төбәк-ара депутатлары төркеменә керә. Белоруссиянең ПЕН-үзәгендә рәис була. 1990-1993 елларда — бөтендөнья белоруслары «Бацькаўшчына» Берләшмәсенең президенты (баш. Тыуған ил). 1993 елның октябрендә «Кырык икенең» ачык хатына үзенең имзасын куя. 1994 елның Президент сайлауларында Зенон Позднякның ышанычлы кешесе була.[10]

24 март, 1996 ел. Беларусь белән Россиянең интеграцион ярашулары алдынан митинг оештыру комитетының башында тора. Бу митинг «Минский язының бер өлеше иде. Белорус Халык Фронты митингның оештыручы фиркасе була[11].

1997 елның азагында чит илдә сәяси эмиграциядә яши, башта -Финляндиядагы Хельсинки кырыйларында, ары Германияда, аннары Чехияда. Туган иленә үлер алдынан гына әйләнеп кайта. Күп тапкырлар Александр Лукашенконың сәясәтен тәнкитләп чыга. Ул Белоруссия Россия белән түгел, ә Аурупа белән союздаш булырга тиеш дип исәпли.

Мискидың Көнчыгыш зыяратындагы Быковның кабере.

22 июнь, 2003 ел. 20 сәгать 30 минутта Минск янындагы Боровлян каласындагы онкология госпиталенең реанимация бүлегендә вафат була[12]. Мискидәге Әдипләр Йортында грек-католик диненсә җеназа укыла[13]. Минскида Көнчыгыш зиратында җирләнә.

Өченче ракета» (1961) повесте Быковка билдәлелек алып килә. Шул ук 60-нчы елларда ул бөтен дөньяга танылган «Альпийская баллада», «Мертвым не больно», 70-че елларда «Сотников», «Һәйкәл», «Дожить до рассвета» һәм «Пойти и не вернуться» повестьларын иҗат итә.

«Облава» повесе 1990 елда «Новый мир» журналында басылып чыга.

Күпчелек әсәрләрен Василь Быков белорус телендә яза һәм аларның күбесен үзе рус телене тәрҗемә итә. Аның әдәби хезмәтләре күп кенә дөнья телләренә тәрҗемә ителеп басылып чыккан.

Повестары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • На тропе жизни (белар. «На сцяжыне жыцця»«На сцяжыне жыцця», 1958)
  • Эстафета (1959)
  • Полководец
  • Ход конём («белар. «Ход канём», 1960) — сборник
  • Фронтовая страница (1960)
  • Сваякі (1966)
  • На крыжах (1992) — сборник статей и интервью
  • Крыжовы шлях (1998) — сборник статей и интервью
  • Пахаджане (1999) — цикл рассказов
  • Долгая дорога домой (белар. «Доўгая дарога дадому», 2002) — книга воспоминаний

Экранизацияләре һәм спектаклләр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кино — һәм телефильмнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Музыкаль әсәрләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Балет «Альпийская баллада» (1967, музыка Евгения Глебова)
  • Опера «Тропою жизни» (1980, музыка Генриха Вагнера, по «Волчьей стае»)
  • Социалистик Хезмәт Герое (1984)
  • Ленин ордены (1984)
  • 1 дәрәҗә Ватан сугышы ордены(1985)
  • Халыклар Дуслыгы ордены (1994)
  • Кызыл Байрак Хезмәт ордены (1974)
  • Кызыл Йолдыз ордены (1945)
  • Медальләр, шул исәптән:
    • "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен" медале
    • 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә егерме ел» юбилей медале
    • 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә утыз ел» юбилей медале
    • "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә кырык ел" юбилей медале
    • "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 50 ел" юбилей медале
    • Франциск Скорина медале (1994)

Премияләре һәм мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • Ленин премиясы («Знак беды» повесе өчен; 1986)
  • СССР Дәүләт премиясы («Дожить до рассвета» һәм «Обелиск» повестьлары өчен; 1974)
  • Якуб Колас исемендәге БССР Дәүләт премиясе («Волчья стая», «Его батальон» повестьлары өчен; 1978)
  • БССР-ның Якуб Колас исемендәге әдәби премиясе («Третья ракета» повесе өчен; 1964)
  • Беларусиянең халык язучысы (1980)
  • Гродно, Белосток, Жданович, Смолевичи калаларындагы урамнар аның исемен йөртә.
  • Витебск балалар сәнгать мәктәбе № 1 (1923 -1941 елларда Витебск сәнгать училищесы, анда 1939-1940 елларда Василь Быков укыган) бинасында тактаташ куела.
  • 2014 елда Жданович-6 дача касабасында Дәүләт музееның белорус әдәбияты филиалы ачыла[14].
  • 2007 елда Бычки авылында Василь Быковның йорт-музее ачыла.
  1. SELIBR — 2012.
  2. Быков Василь Владимирович // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
  3. Wassili Wladimirowitsch Bykow // Brockhaus Enzyklopädie (нем.) / Hrsg.: Bibliographisches Institut & F. A. Brockhaus, Wissen Media Verlag
  4. выгрузка данных FreebaseGoogle.
  5. Чешская национальная авторитетная база данных
  6. Record #111167055 // VIAF(неопр.) — Дублин (Огайо): OCLC, 2003.
  7. Василь Владимирович Быков на сайте Большой Советской Энциклопедии.
  8. Кайбер чыганакларда авылы ялгыш аталган
  9. Василь Быков. Долгая дорога домой. Отрывки из книги. С белорусского. Перевод и вступительная заметка Натальи Игруновой // «Дружба народов» 2003, № 8.
  10. Лукашэнка ніколі не выйграваў справядліва — нават у 1994 і 1995.
  11. Шрайбман А.. "Минской весне" — 20 лет. История уличных протестов Беларуси в инфографике TUT, TUT.BY (2016-03-24). архив күчермәсе, archived from the original on 2016-04-04, retrieved 2020-08-24 
  12. Газета „Витебский проспект“, № 25(314) от 19.06.08(үле сылтама)
  13. Государство ушло с похорон Быкова (27.06.2003)(үле сылтама)
  14. Музей Василя Быкова открылся под Минском 2014 елның 7 июль көнендә архивланган. // Белорусское телеграфное агентство.
  • Адамович А. Васль Быка = Василь Быков. — Минск: Беларусь, 1986.
  • Бугае, Д. Я. Васль Быка : Нарыс жыя і торчач / Д. Я. Бугае. — Минск: Народная света, 1987. — 206 с.
  • Буран В. Васль Быка. Нарыс торчач. — Минск: Мастацкая литература, 1976.
  • Гимдеевич Зина. Василь Быков: Книга и судьба. — М.: Новое литературное обозрение, 2011. — ISBN 978-5-86793-853-6
  • Дедков И. Василь Быков. Очерк творчества. — М.: Советский писатель, 1980.
  • Лазарев Л. Василь Быков. Очерк творчества. — М.: Художественная литература, 1979.
  • Наш Быка: Кнга спамда / уклад. Г. Буран. — Минск: Кнга, 2004.
  • Шагалов А. Василь Быков. Повести о войне. — М.: Художественная литература, 1989. — ISBN 5-280-00721-8
  • Шафран Сяргей. Васль Быка. Гслор жыя . документах, публикация, спамда, ластах. В 2-х тт. — Минск: Гаронна, 2009. — ISBN 978-83-61617-89-1 ; 978-83-61617-84-6
  • Zina J. Gimpelevich. Vasil Bykau: His Life and Work. Montreal: McGill-Queen's University Press 2005. ISBN 0-7735-2900-4

Быков Василь Владимирович. «Герои страны» сайты.