Кирилл (Мәскәү патриархы)
Патриарх Кирилл (тугач бирелгән исеме Владимир Михаил улы Гундяев, рус. Кирилл, патриарх Московский; Владимир Михайлович Гундяев, 1946 елның 20 ноябре, СССР, Ленинград) — Рус православ чиркәве югары рухание, XVI Мәскәү һәм Россия патриархы (2009 елдан).
Тәрҗемәи хәле
1946 елның 20 ноябрендә Ленинград (хәзерге Санкт-Петербург) шәһәрендә туа. Әтисе — Михаил Василий улы Гундяев (чыгышы белән хәзерге Мордовиянең Ичалки районыннан), Калинин исемендәге заводның баш механигы[3] (соңрак протоиерей), әнисе — Раиса Владимир кызы Гундяева (Кучина), мәктәптә алман теле укытучысы булып эшли. Абыйсы — Николай Михаил улы Гундяев, Санкт-Петербург шәһәренең Преображение соборының шәрәфле настоятеле, сеңлесе Елена Михаил кызы Гундяева православ гимназиясе директоры.
Урта мәктәпне тәмамлагач (1965), Ленинградта югары руханилар семинариясен, соңыннан Ленинград руханилар академиясен илаһиятчылык кандидаты дәрәҗәсендә тәмамлый.
1969 елда Кирилл исеме алып, монах була. Ленинградта руханилар әзерләүче уку йортлары инспекторының ярдәмчесе, Ленинград һәм Новгород митрополиты Никодимның сәркатибе вазифаларын башкара.
1971 елда архимандрит саны бирелә, Чиркәүләрнең бөтендөнья шурасында (en) (Женева) Мәскәү патриархының вәкиле итеп билгеләнә.
1974 елда (28 яшендә) Ленинград руханилар семинариясе һәм академиясе ректоры. Әлеге уку йортларында чиркәү хоры җитәкчеләрен (хатын-кызлар) әзерләүче регент сыйныфы ача, шулай ук бәдән тәрбиясе дәресләре кертә.
1984 елның 26 декабреннән Смоленск һәм Вязьма (1989 елның 10 апреленнән Смоленск һәм Калининград) архиепискобы.
1989 елның 14 ноябреннән Мәскәү патриархиясенең чит илләр белән бәйләнеш бүлеге рәисе.
1991 елның 25 февралендә Мәскәү патриархы Алексий II фәрманы белән митрополит дәрәҗәсе бирелә.
Иҗтимагый эшчәнлеге
1994 елда Беренче каналда митрополит Кирилл катнашында «Слово пастыря» дини-агарту программасы ачыла.
2000 елда Рус православие чиркәвенең дәүләт белән элемтәләре турында митрополит Кирилл язган «РПЦның социаль концепциясе нигезләре» кабул ителә.
Чечен Республикасындагы сугышлар вакытында туган мәсьәләләрне чишү өчен төзелгән төрле консультация төркемнәре эшчәнлегендә катнаша.
Христианлыкның 2000 еллыгын бәйрәм итү чараларында Рус православие чиркәве вәкиле буларак һәм чит илләрдә «Россия Федерациясе елы» чараларында катнаша.
Митрополит Кирилл катнашында Рус православие чиркәвенә чит илләрдәге приходлар кушыла, Мәскәү патриархиясе белән Ватикан арасында элемтәләр барлыкка килә.
Патриарх булып сайлану
2008 елның 5 гыйнварында Мәскәү һәм Россия патриархы Алексий II вафат була. 2009 елның 27 гыйнварында патриарх сайлауларында 75 % тавыш алып, митрополит Кирилл 16 нчы Мәскәү һәм Россия патриархы итеп сайлана [4] .
Россия Федерациясе Кораллы көчләре гыйбадәтханәсе рухание
- Төп мәкалә: РФ кораллы көчләренең төп гыйбадәтханәсе
2020 елның 14 июненнән — Россия Федерациясе Кораллы көчләренең төп православие гыйбадәтханәсе — Гайсәнең яңадан терелүе җәмигы рухание (рус. настоятель) вазифасын ала. Әлеге гыйбадәтханә Мәскәү өлкәсенең Одинцово районы Кубинка шәһәреннән ерак түгел «Патриот» паркында төзелә. Гыйбадәтханә төзелеше 2018 елның сентябрендә башланган һәм, РФ Саклану министрлыгы мәгълүматларына караганда, 598 көн дәвам итә, 2020 елның 9 маенда тәмамлана[5][6]. Гыйбадәтханә ирекле иганәләр акчасына төзелә. Россия Федерациясе Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков сүзләренә караганда, гыйбадәтханәнең төп иконасы (рус. Икона Спас Нерукотворный) өчен акчаны Владимир Путин биргән[7].
Дәүләт бүләкләре
- 1988 — Халыклар Дуслыгы ордены;
- 1995 — Дуслык ордены (РФ);
- 2011 — Александр Невский ордены (РФ);
- 2000 — III дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләр өчен» ордены;
- 2006 — II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләр өчен» ордены;
- 2016 — I дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләр өчен» ордены;
- 2021 — Изге апостол Андрей Первозванный ордены (Россия Федерациясе).
Сылтамалар
- Биографиясе Мәскәү патриархатының рәсми сайтында [рус.].
- «Патриарх всея Руси» сайты [рус.].
- Кирилл (патриарх) «Кругосвет» онлайн-энциклопедиясендә [рус.].
- Patriarch Kirill of Moscow and All Russia 2016 елның 15 ноябрь көнендә архивланган. [ингл.].
Искәрмәләр
- ↑ Encyclopædia Britannica (ингл.)
- ↑ Кирилл, патриарх Московский и всея Руси
- ↑ Патриарх Кирилл. Биография. Информационное агентство INFOX.ru, 12.01.2018
- ↑ На Московский Патриарший Престол избран митрополит Смоленский и Калининградский Кирилл. Patriarchia.ru, 27.01.2009
- ↑ Артем Филипенок. Минобороны сообщило об окончании строительства храма в парке «Патриот». rbc.ru, 9.05.2020
- ↑ Строительство Главного храма Вооруженных Сил Российской Федерации завершено. Страница Минобороны РФ на facebook.com, 9.05.2020 [рус.]
- ↑ Патриарх Кирилл стал настоятелем главного храма Вооруженных сил. rbc.ru, 14.06.2020 [рус.]