Данил Садыйков
Данил Айдар улы Садыйков (1999 елның 12 декабре, Казан, Татарстан, Россия — 2012 елның 5 мае, Яр Чаллы, Татарстан, Россия) — Россия мәктәп укучысы, Батырлык ордены кавалеры (2012, үлгәннән соң).
Биография
Данил Айдар улы Садыйков 1999 елның 12 декабрендә Казанда туа[1][2][3]. Әти-әнисе — Айдар Рафаэль улы һәм Наталья Михаил кызы Садыковлар[4][5]. Әтисе беренче Чечня сугышында катнашкан, 1995 елда Грозный астында сугышкан, медальләр белән бүләкләнгән[6][7]. Данилның Диана исемле апасы була[8][9]. Гаилә Сидоровка бистәсендә бер бүлмәле фатирда яшәгән[10][11]. Данил Яр Чаллы шәһәренең 9 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныфында укыган[12]. Укытучылар, сыйныфташлар һәм дуслар аны гади малай, шул ук вакытта гадел, ярдәмгә килергә әзер кеше буларак тасвирлаганнар[13].
2012 елның 5 маенда Данил Садыйков, әби-бабай Зоя Варламовна һәм Михаил Александрович Шишкиннарның[14] хәлен белешергә килгәндә, Энтузиастлар бульварына аңа бүләк ителгән велосипедта йөрергә китә[15]. Көндезге сәгать 2 була[16], эссе һава тора һәм балалар фонтан аша пластик шешә ыргытып уйныйлар. Күпмедер вакыттан соң шешә су насосының саклагыч рәшәткәсенә төшә. 9 яшьлек Андрей Чурбанов уенчыкны табып алмакчы була[17][18]. Фонтанда су дәрәҗәсе 20 сантиметр тәшкил иткән[19][20]. Андрей фонтанга кереп анда электр тогына бәрелә һәм суга егылып төшә[21][22]. Кайбер мәгълүматлар буенча, ул трансформатор будкасына кулын тидерә[23][24]. Малай үзен начар хис итә башлый, ул фонтан төбендә ята һәм баса алмый, әмма иптәшләре ул юләрләнә дип уйлыйлар. Тиздән тирә-юньгә кешеләр җыела башлый, паника башлана[25][26]. Данил ул вакытта фонтан янында башка компания белән велосипедта узып барган[17]. Кычкыруны ишетеп, ул, халык арасында бердәнбер булып, малайны коткарырга ташлана[27].
Данил Андрейны фонтан бортына тартып чыгара ала, ләкин үзен көчле ток суга[28]. Тиздән тавышка патруль-пост хезмәтенең ике хезмәткәре килә[17]: Полиция өлкән сержанты Рамил Саттаров һәм аның кулдашы — рядовой стажёр Ренат Гайнетдинов[29][30]. Алар үзләренә ток белән сугуны тоялар, әмма тыгыз кием һәм югары ботинкалар аркасында зыян күрмиләр[31]. Полиция хезмәткәрләре малайларны судан тартып алып, аларга беренче ярдәм күрсәтә башлаганнар. Андрейны көзән җыера, ә Данил тормыш билгеләрен бирми, әмма аның пульсы була[7]. Реанимация чараларына карамастан, Данил аңына килмичә ашыгыч ярдәм машинасында вафат була[21][32]. Аңа 12 яшь кенә була[33]. Андрей исә баш мие шеше белән Кама аръягы балалар хастаханәсенең реанимация бүлегенә китерелә, анда дүрт көн комада була, шуннан соң неврология бүлегенә күчерелә һәм терелгәннән соң чыгарыла[34][35][36].
Батырлык ордены белән бүләкләү
Садыйков вафат булганннан соң Яр Чаллыда аны бүләкләү турындагы фикер өчен имзалар җыю башлана[37][38]; әлеге үтенечнамә Россия Федерациясе Тикшерү комитеты җитәкчелеге[39][40], шулай ук командировкасын өзгән һәм Казаннан шәһәргә кайткан Яр Чаллы мэры Васил Шәйхразиев тарафыннан хуплана[41]. 12 июльдә Садыйков Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы белән үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә[42][43]. Ул Евгений Табаковтан соң бу бүләкнең икенче бала-кавалеры, шулай ук Татарстанда орден белән бүләкләнгән иң яшь кеше була[44].
26 июльдә Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Садыйковның әти-әнисенә орден тапшырыла[45][46]. Тикшерү органнары шулай ук Садыйковның сыйныф җитәкчесенә, Чурбановның гомерен саклап калган ике табибка, шулай ук балаларга ярдәмгә килгән ике полиция хезмәткәренә дә рәхмәт белдергән[47]. Саттаров һәм Гайнетдиновка Мактау грамоталары тапшырыла[48], соңрак бүләкләргә тәкъдим итәләр[49], нәтиҗәдә, 2014 елда «Һәлак булучыларны коткарган өчен» медаленә лаек булалар.
Тикшерү һәм суд
Бу хәлдән соң, куркынычсызлык техникасын тикшерү өчен, фонтаннарны Яр Чаллыда да, бөтен Татарстан буенча да сүндерделәр[50][51]. Шул ук көнне Татарстан буенча тикшерү органнары тарафыннан җинаять эше кузгатылган[52], ә тикшерүне Россия Федерациясе Тикшерү комитеты җитәкчелеген контрольгә алган[53].
Алдан тикшерү барышында фонтанның «Горзеленхоз» ААҖ балансында булуы һәм 2007 елда файдалануга тапшырылуы ачыклана, өстәвенә, электр җиһазларын монтажлаганда җитешсезлекләр була[54]. 9 июльдә тикшерү тәмамлануы һәм эшне аерым тәртиптә карау өчен судка тапшыру турында игълан ителә. «Горзеленхоз» ААҖнең элеккеге энергетигы вазифаларын башкаручы 35 яшьлек Алмаз Төхфәтуллин, шулай ук әлеге оешма электромонтерлары 51 яшьлек Шамил Сәйфуллин һәм 55 яшьлек Сергей Наседкин Россия Федерациясе Җинаять кодексының 109 статьясындагы 2 өлешендә һәм 118 статьясындагы 2 өлешендә каралган җинаять кылуда (саксызлык аркасында үлү; зат тарафыннан үз һөнәри бурычларын тиешенчә үтәмәү аркасында саксызлык аркасында авыр зыян китерү) гаепләнә. 2012 елның 18 апреленнән 29 апреленә кадәр Наседкин һәм Сәйфуллин су электр насосы үткәргечен дөрес тотмаган, ә Төхвәтуллин аларның эшен тикшермәгән. Шулай ук фонтан саклагыч сүндерү җайланмалары белән тәэмин ителмәгән, ә аны ремонттан соң файдалануга Ростехнадзор органнары рөхсәте булмаган[55][56]. Хәбәр ителгәнчә, барлык гаепләнүчеләр гаепләрен таныган һәм читкә китмәү турында подписка белән җибәрелгән[57][58].
6 августта Чаллы шәһәр суды Төхфәтуллинны, Сәйфуллинны һәм Наседкинны һәркайсын өч елга ирегеннән мәхрүм итә[59][60]. Садыйкованың һәм Чурбановның әниләре биш һәм бер миллион сум күләмендә мораль зыянны каплату турында дәгъвалар тапшырган[61]. Хөкем карары үзгәрешсез калдырыла, әмма Татарстан Республикасы Югары суды Түбән суд «зыян күрүчеләрнең дәгъва таләпләрен нигезсез рәвештә караусыз калдырды» дип карар чыгара[62]. Нәтиҗәдә, бер елдан соң гына Садыйковлар гаиләсе суд карары буенча «Горзеленхоз»тан 270 мең сум акча ала[63]; Чурбановлар гаиләсенә акча килеп җитми[64].
Истәлек
7 май көнне Садыйков Яр Чаллы мэриясе хисабына Орловка зиратының Дан аллеясында җирләнә[65][66]. Садыйковлар гаиләсе Татарстанның тикшерү органнары тарафыннан опекага алынган[67], аңа һәртөрле ярдәм күрсәтелә[68]. 2012 елда Рөстәм Миңнеханов аның әти-әниләренә Мәләкәс аръягы микрорайонында өч бүлмәле фатир бүләк итә[69]; ачкычны Россия Тикшерү комитеты рәисе Бастрыкин шәхсән үзе тапшыра[70], торак барлык кирәкле техника белән җиһазландырылган була[71], ә гаиләгә бүләкләр тапшырыла[72]. 2013 елда Мэр карары буенча Энтузиастлар бульварында Садыйков хөрмәтенә һәйкәл ачыла[73][74]. Илдар Хановның скульптураларының берсендә фонтанда яткан корыч кош каләме, ә янәшәдә малайның гамәлләре турында сөйләүче истәлек тактасы урнаштырылган[75][76]. Шул ук елны Садыйковның каберенә мәрмәр һәйкәл куела[77].
Садыйков укыган мәктәпне аның исеме белән атаыйлар[78]. Анда малайның шәхси әйберләре белән музей ачыла, мемориаль такта урнаштырыла, шулай ук капиталь ремонт үткәрелә[79]. Россия мәктәпләрендә Батырлык дәресләре үткәрелә, анда Садыйков һәм башка яшь геройларның тарихы сөйләнә[80]. 2013 елда Казанда Россия Тикшерү комитеты рәисе Кубогына дзюдо буенча турнир үткәрелә, ул хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган тикшерү хезмәткәрләренә, шулай ук Садыйковка һәм Табаковка багышлана[81][82]. 2014 елда Садыйковларның тагын бер баласы — кызы Виктория туа, аны Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий үзе чукындыра[83]. 2015 елда, тулылану сәбәпле, Татарстан Хөкүмәте Садыйковларга тагын бер бүлмәле фатир бүләк итә[84].
Бүләкләр
- Батырлык ордены (2012 елның 12 июле, Россия Федерациясе Президенты Указы белән) — «экстремаль шартларда кешене коткарганда күрсәткән батырлык һәм фидакарьлек өчен»[85].
Искәрмәләр
- ↑ Герои нашего времени. Следственный комитет Российской Федерации (9 декабрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2020.
- ↑ Состоялось открытие Всероссийского турнира по дзюдо на кубок Председателя Следственного комитета Российской Федерации. Следственный комитет Российской Федерации (18 октябрь 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2020.
- ↑ Бастрыкин открыл соревнования по дзюдо в Самаре. Телеканал Звезда (21 сентябрь 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2020.
- ↑ Орденом Мужества посмертно награжден школьник из Татарстана. Первый канал (26 июль 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2020.
- ↑ Раиля Мутыгуллина. ЧП в Челнах: подвиг подростка ценою в жизнь. Казанские ведомости (7 май 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2020.
- ↑ Двенадцатилетний Данил Садыков награжден Орденом Мужества посмертно - за спасение ребенка. Пятый канал (26 июль 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2020.
- ↑ 1 2 Ляля Гайфутдинова. Вышел из комы. 9-летний Андрей, которого спасал погибший Данил Садыков, пошел на поправку. Челнинские известия (11 май 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2020.
- ↑ Президент РТ выделил квартиру родителям Данила Садыкова. Челнинские известия (30 июль 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2020.
- ↑ Следственным управлением организована поездка семьи Садыковых в Москву. Следственный комитет Российской Федерации (14 июнь 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2020.
- ↑ Президент Татарстана подарил квартиру родителям 12-летнего героя Данила Садыкова. Комсомольская правда (30 июль 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2020.
- ↑ Рустам Минниханов подарил квартиру родителям 12-летнего Данила Садыкова, спасшего ребенка из фонтана в Набережных Челнах. Бизнес Online (31 июль 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2020.
- ↑ В Автограде почтили память Данила Садыкова, спасшего другого ребенка ценой собственной жизни. Татар-информ?! (12 май 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2020.
- ↑ Орденом Мужества посмертно награжден 12-летний подросток из Татарстана. Татар-информ?!. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2020.
- ↑ Установлена личность ребенка, погибшего сегодня на бульваре Энтузиастов Набережных Челнов. Татар-информ?! (6 май 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2020.
- ↑ Федеральный канал посвятит передачу геройски погибшему в челнинском фонтане мальчику. Челнинские известия (6 октябрь 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2020.
- ↑ В Набережных Челнах от удара током погиб подросток, второй ребенок в реанимации. Татар-информ?! (5 май 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2020.
- ↑ 1 2 3 Светлана Брайловская. Вручили орден за сына. Российская газета (26 июль 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2020.
- ↑ Челнинца-школьника Данила Садыкова наградят посмертно за спасение друга. Аргументы и факты (12 май 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2020.
- ↑ В Набережных Челнах подросток погиб от удара тока в фонтане. BFM.ru (5 май 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2020.
- ↑ Подросток, спасший жизнь 9-летнего ребенка в Татарстане, может быть награжден посмертно. ТАСС (12 май 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2020.
- ↑ 1 2 Дмитрий Коротышев. Подросток погиб от удара током в фонтане в Набережных Челнах. РИА Новости (6 май 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2020.
- ↑ В Татарстане женщина получит Орден Мужества за 12-летнего сына-героя. Комсомольская правда (26 июль 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2020.
- ↑ Пострадавший 5 мая в Автограде мальчик задел трансформаторную будку. Татар-информ?! (7 май 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2020.
- ↑ Праздничные мероприятия, посвященные ко Дню сотрудника органов внутренних дел Российской Федерации. Министерство внутренних дел по Республике Татарстан (10 ноябрь 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2020.(үле сылтама)
- ↑ Владислав Калинин. Хронометр: 8 лет назад в Набережных Челнах погиб Данил Садыков, награжденный посмертно Орденом Мужества. Газета «Вести КАМАЗа» (6 май 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2020.
- ↑ Мама геройски погибшего в Челнах Данила: мы не общаемся с семьей спасенного мальчика. Prokazan.ru (10 октябрь 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2020. Архивировано 28 октябрь 2020 года.
- ↑ В Казани родителям 12-летнего Данила Садыкова вручили орден Мужества. Vesti.ru (26 июль 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2020.
- ↑ Александр Лесных. Маленькие герои. Дети, рискнувшие собой ради других. Москва 24 (27 сентябрь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2020.
- ↑ Руководство МВД наградит медалями полицейских из Татарстана, спасавших детей из фонтана, бившего током. Интерфакс (11 июль 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2020.
- ↑ Полицейских, спасших ребенка в Набережных Челнах, представили к награде. Татар-информ?! (11 июль 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2020.
- ↑ Они просто делали свою работу… Челны ЛТД (7 май 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2020.
- ↑ В Набережных Челнах мать спасенного полицейскими мальчика поблагодарила их. Татар-информ?! (12 май 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2020.
- ↑ Следственный комитет России представляет фильм «Юные герои России». Следственный комитет Российской Федерации (21 февраль 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2020.
- ↑ Погиб, спасая ребенка. Газета «Республика Татарстан» (12 май 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2020.
- ↑ Челнинец Андрей Чурбанов вышел из комы, в которую впал после удара током. Татар-информ?! (10 май 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2020.
- ↑ В Набережных Челнах выписан из больницы Андрей Чурбанов, выживший после несчастного случая на бульваре Энтузиастов. Бизнес Online (21 май 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2020.
- ↑ Интернет-пользователи просят представить к награде погибшего челнинского подростка. Татар-информ?! (6 май 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2020.
- ↑ 12-летний школьник ценой собственной жизни спас 9-летнего мальчика. Аргументы и факты (17 май 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2020.
- ↑ Следственный комитет будет ходатайствовать о награждении подростка, который ценой своей жизни спас 9-летнего ребенка в Татарстане. Следственный комитет Российской Федерации (12 май 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2020.
- ↑ В Казани посмертно наградили Данила Садыкова. ГТРК «Татарстан» (26 июль 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2020.
- ↑ Мэр Челнов ходатайствует перед Президентом РТ о награждении погибшего подростка орденом Мужества. Татар-информ?! (12 май 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2020.
- ↑ Погибший при спасении мальчика челнинский подросток награжден орденом Мужества. Татар-информ?! (17 июль 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2020.
- ↑ Признание заслуг. Газета «Республика Татарстан» (26 июль 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2020.
- ↑ В Москве чествовали юных героев России. Sputnik (10 декабрь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2020. Архивировано 31 октябрь 2020 года.
- ↑ Орденом Мужества посмертно награжден 12-летний подросток из Татарстана. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты (26 июль 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2020. Архивировано 31 октябрь 2020 года.
- ↑ Александр Бастрыкин вручил орден Мужества матери Данила Садыкова. Челнинские известия (26 июль 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2020.
- ↑ При монтаже фонтана в Набережных Челнах, в котором погиб подросток, были допущены нарушения — следствие. Интерфакс (12 май 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2020.
- ↑ Виновные будут наказаны. ГТРК «Татарстан» (13 май 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2020.
- ↑ Полицейских Набережных Челнов, вытащивших детей из фонтана, представили к госнаградам. Бизнес Online (11 июль 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2020.
- ↑ Данил Садыков достоин награды за спасение ребенка, упавшего в фонтан в Набережных Челнах. Аргументы и факты (8 май 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 ноябрь 2020.
- ↑ После трагедии в Набережных Челнах, фонтаны решили отключить по всему Татарстану. Все их повторно проверят на безопасность. Комсомольская правда (10 май 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2020.
- ↑ В Республике Татарстан возбуждено уголовное дело по факту поражения детей электротоком. Следственный комитет Российской Федерации (5 май 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2020.
- ↑ В Татарстане СК хочет наградить мальчика, погибшего при спасении друга. РИА Новости (12 май 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2020.
- ↑ О ходе расследования уголовного дела о поражении детей электротоком. Следственный комитет Российской Федерации (12 май 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2020.
- ↑ Завершено расследование уголовного дела по факту гибели ребенка в фонтане. Следственный комитет Российской Федерации (9 июль 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2020.
- ↑ В суд передано дело о гибели ребенка от удара током в фонтане. Татар-информ?! (9 июль 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2020.
- ↑ В отношении подозреваемых в гибели ребенка в фонтане в Набережных Челнах возбуждено уголовное дело. Бизнес Online (9 июль 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2020.
- ↑ Обвиняемые в гибели ребенка в фонтане Татарстана пойдут под суд. Коммерсантъ (10 июль 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2020.
- ↑ В Республике Татарстан вынесен приговор работникам ремонтной организации, по вине которых в фонтане погиб малолетний ребенок. Следственный комитет Российской Федерации (6 август 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2020.
- ↑ Эмма Ситдикова. Суд приговорил обвиняемых в гибели ребенка от удара током в фонтане к 3 годам ограничения свободы. Татар-информ?! (6 август 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2020.
- ↑ В автограде суд приговорил виновных в гибели мальчика в фонтане к трем годам ограничения свободы. Бизнес Online (6 август 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2020.
- ↑ Дело № 22-7263/2012. Верховный суд Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 октябрь 2020.(үле сылтама)
- ↑ Семья погибшего в челнинском фонтане ребенка получила 270 тыс. рублей компенсации. Бизнес Online (27 май 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2020.
- ↑ Семья погибшего в фонтане ребенка получила 270 тысяч рублей компенсации. Челнинские известия (27 май 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2020.
- ↑ В Казанско-Богородицком монастыре Казани состоялось великое освящение Пещерного храма собора обители (рус.). Монастырский вестник. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 март 2020.
- ↑ Садыков Данил Айдарович (1999—2012). Nec.m-necropol.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2020.
- ↑ Семье 12-летнего набережночелнинского школьника Данилы Садыкова решением руководства Республики Татарстан предоставлена квартира. Следственный комитет Российской Федерации (4 июнь 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2020.
- ↑ День памяти Данила Садыкова. Следственный комитет Российской Федерации (6 май 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2020.
- ↑ Родителям двенадцатилетнего героя дали новую квартиру. Вечерняя Казань (1 август 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2020.
- ↑ Ляля Гайфутдинова. Главный следователь России вручил ключи от квартиры родителям Данила Садыкова. Челнинские известия (7 сентябрь 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2020.
- ↑ Семье геройски погибшего в Челнах Данила Садыкова подарили вторую квартиру. Челнинские известия (18 декабрь 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2020.
- ↑ Председатель Следственного комитета Российской Федерации Александр Бастрыкин посетил Набережные Челны. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты (6 сентябрь 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2020.(үле сылтама)
- ↑ В память о погибшем Даниле Садыкове, спасшем ребенка из фонтана в Набережных Челнах, установили памятный знак. Бизнес Online (27 май 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2020. Архивировано 26 ноябрь 2020 года.
- ↑ В память о погибшем в фонтане ребенке в Челнах установили знак. Челнинские известия. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2020.
- ↑ Напоминание о храбрости. ГТРК «Татарстан» (28 май 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2020.
- ↑ Cтарший помощник Председателя СК России посетил семью 12-летнего школьника Данилы Садыкова, который в мае 2012 года ценой своей жизни спас 9-летнего мальчика. Следственный комитет Российской Федерации (15 июнь 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2020.
- ↑ На могиле погибшего Данила Садыкова установили памятник. Челнинские известия (4 июнь 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2020.
- ↑ Старший помощник Александра Бастрыкина посетил семью погибшего 12-летнего челнинца Данила Садыкова. Бизнес Online (15 июнь 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2020.
- ↑ В Набережных Челнах Василь Шайхразиев посетил школу, где учился трагически погибший Данила Садыков. Бизнес Online (2 сентябрь 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2020.
- ↑ На защите детства. Следственный комитет Российской Федерации (1 июнь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2020.
- ↑ В Казани открылся турнир по дзюдо на Кубок председателя Следственного комитета России. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты (14 сентябрь 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2020. Архивировано 28 октябрь 2020 года.
- ↑ В Республике Татарстан состоялся турнир по дзюдо на Кубок Председателя Следственного комитета Российской Федерации. Следственный комитет Российской Федерации (14 сентябрь 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2020.
- ↑ Митрополит Анастасий посетил Набережные Челны. Свято-Вознесенское архиерейское подворье (31 октябрь 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2020. Архивировано 28 октябрь 2020 года.
- ↑ О поддержке семьи Данила Садыкова. Следственный комитет Российской Федерации (17 декабрь 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2020.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 12.07.2012 г. № 957 «О награждении государственными наградами Российской Федерации». Президент Российской Федерации (12 июль 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2020.
Сылтамалар
- Данил Айдарович Садыков. Pomnim-skorbim.ru.