Ибраһим Әхтәмов
Тәрҗемәи хәле
Ибраһим Әхтәмов 1880 елның 9 маенда дворян-түрә, I Дума депутаты Әбүсогуд Әхтәмов (1843—1920) гаиләсендә туа[1].
1899 елда Ибраһим Әхтәмов Уфа гимназиясен тәмамлый һәм Петербург университетының Көнчыгыш телләре факультетына укырга керә. 1900 елның июлендә Ибраһим ректорга юридик факультетка күчәргә сорап, хат юллый, ләкин шул ук елның октябрендә (гимназияне Петербург округында тәмамламаганга күрә) Казан университетына күчү өчен генә рөхсәт ала[1].
1901 елның февралендә студентлар чуалышларында катнашканы өчен Ибраһим Казан университетының юридик факультетыннан куыла һәм Уфага сөрелә. 1901 елның мартында абыйсына язган хатында Ибраһим «нәфрәтле» Уфада яшәргә туры киләчәгенә зарлана[1].
Ибраһим Әхтәмовның Уфа сөргене озакка сузылмый. 1901 елның сентябрендә Россия империясенең Халык мәгарифе министрлыгы аңа Казан университетында яңадан торгызылырга рөхсәт бирә. 1902 елның августында Ибраһим Әхтәмов Казанда эшчеләр түгәрәге оештыра. 1903 елның апрелендә инкыйлаб эшчәнлегендә катнашканы өчен ул университеттан кабат куыла[1], түгәрәк эшчәнлеге фаш ителә, һәм, Ибраһимда бернинди инкыйлаб материаллары табылмаса да, 1903 елның декабрендә ул полициянең ачык күзәтүе астында Иркутскка сөрелә[1].
1903 елда Әхтәмов Самара төрмәсендә Иосиф Сталин белән бергә утыра, соңрак аның белән бергә сөрген урынына җибәрелә. 1904 елның июлендә Әхтәмов сөргеннән Женевага кача. Анда ул «Вениамин» тәхәллүсе белән яши һәм меньшевикларга кушыла[1].
1905—1907 еллар инкыйлабы
Канлы якшәмбедән соң Ибраһим Әхтәмов чит илдән Россиягә кайта. Ул Харьковка килә, анда социал-демократлар комитеты составына керә һәм 1905 елның октябрендә баррикада сугышларында катнаша[1]. 29 октябрьдә ул «нелегаль» буларак кулга алына, ләкин шул ук елның декабрендә иреккә чыгарыла һәм ул Уфага китә.
1906 елда партия кушуы буенча Урал заводларына һәм Кырымга бара, анда РСДРПның Кырым берлеге әгъзасы була. Әхтәмов шулай ук РСДРПның Урал өлкә һәм Уфа комитетлары ярдәме белән 1907 елның гыйнварыннан апреленә кадәр Ырынбурда чыккан татар телендәге беренче социаль-демократик юнәлешне колачлаган «Урал» газетын чыгаруда катнаша. 1907 елда дворян хатын-кызы, инкыйлабчы Юлия Поповага өйләнә[1].
Инкыйлаблар арасындагы чор
1908 елда Ибраһим Әхтәмов университетны тәмамлый. Ул легаль нигезләрдә сәясәт белән шөгыльләнүен дәвам итә. 1913—1916 елларда Уфа шәһәр думасы гласные була. 1910 елда Уфага аның хатыны Юлия Попова кайта, моңа кадәр ул Санкт-Петербургта Бестужев курсларында укый[1].
Шул ук чорда Әхтәмов Уфа, Златоуст, Сарапул, Сәмәрканд һәм башка шәһәрләрдәге сәяси суд процессларында антлы вәкил ярдәмчесе булып эшләп, адвокатлык эшчәнлеге белән шөгыльләнә[1].
Вакытлы хөкүмәт чорында
Бу чорда Әхтәмов легальләштерелгән иҗтимагый оешмалар исеменнән сәяси эшчәнлеккә күчә. 1917 елның 2 мартында ул Уфа губернасы иҗтимагый оешмалар комитеты рәисе була. Шул ук көнне Уфада социаль-демократлар җыелышында РСДРПның берләштерелгән (большевиклар һәм меньшевиклар) оешмасының Уфа комитеты төзелә, аның рәисе итеп Әхтәмов билгеләнә (1917 елның июненә кадәр). 1917 елның сентябреннән ул Меньшевиклар партиясенең Уфа оешмасын җитәкли. Моннан тыш, Әхтәмов Уфа эшче һәм солдат депутатлары советы рәисе вазифасын били (1917 елның августына кадәр).
Гомумроссия дәрәҗәсендә 1917 елның 17 мартында Петроградта Россия мөселманнарының Вакытлы үзәк бюросының беренче утырышында ул Уфа губернасы мөселман халыклары мәнфәгатьләрен яклап чыгыш ясый[1]. 1917 елның 1 маенда Әхтәмов Бөтенроссия мөселманнары корылтае (Мәскәү, 1917 елның 1-11 мае) президиумына сайлана[1].
Әхтәмов шулай ук социал-демократик җәмәгатьчелек чараларында катнаша: 1917 елның 24-29 апрелендә Петроградта РСДРП(б)ның VII (апрель) Бөтенроссия конференциясе, 7-12 майда РСДРПның меньшевиклар һәм берләштерелгән оешмаларының Бөтенроссия конференциясе[1].
1917 елның 1 июнендә РСДРПның Уфа оешмасының гомуми җыелышында Ибраһим Әхтәмов Вакытлы хөкүмәтне яклап чыгыш ясый[1]. Әмма җыелыш большевикларны яклый. Әхтәмов рәис вазифасыннан баш тарта һәм шул ук елның 4 июнендә РСДРПның Уфа комитеты рәисе вазифаларыннан читләтелә. Шул ук чорда ул мөселман хәрәкәтеннән дә читләшә. 1917 елның 8 июнендә Бөтенроссия мөселманнары корылтае башкарма комитетының Петроградтагы утырышында Әхтәмовның түбәндәге эчтәлекле телеграммасы укыла[1]:
Минем катгый рәвештә баш тартуыма карамастан, мине Советка сайладылар. Принципиаль сәбәпләр буенча моны кабул итә алмыйм.
Бөтенроссия мөселманнары корылтае Әхтәмовны үз составыннан чыгара[1].
1917 елның 14 июлендә Әхтәмов РСДРП Уфа оешмасының меньшевиклар фракциясе рәисе итеп билгеләнә, шул ук елның сентябрендә меньшевиклар партиясенең мөстәкыйль Уфа оешмасын җитәкли[1].
Октябрь инкыйлабы һәм Ватандашлар сугышы чорында
Ибраһим Әхтәмов Октябрь инкыйлабын хупламый. 1917 елның 26 октябрендә ул меньшевикларның яңа хакимият эшендә катнашмаячагын белдерә[1].
Ул меньшевиклар партиясеннән ике округ буенча Бөтенрусия Оештыру җыелышына сайлауларда катнаша, әмма сайланмый кала. 1918 елда РККА Уфадан күченгәч, ул шәһәр белән идарә иткән Уфа шәһәр думасының Эсер-меньшевиклар вакытлы комитеты әгъзасы була[1].
Совет хакимияте чорында
1921 елда М. И. Калинин Әхтәмовны хатыны белән Мәскәүгә чакыртып ала, анда Ибраһим Иосиф Сталин белән очраша. Алга таба ул гомеренең азагына кадәр юрист булып эшли. 1921—1923 елларда Ибраһим Әхтәмов Мәскәүдә СССР Кулланучылар җәмгыятьләренең үзәк берлегендә юрист, 1923 елдан — Мәскәү шәһәр яклаучылар коллегиясе әгъзасы. Әхтәмов авырудан соң 1936 елның 14 октябрендә Мәскәүдә вафат була. Кайбер белешмәлекләрдә аның үлем елы итеп хаталы рәвештә 1931 ел дип күрсәтелә[1].
Әхтәмов үзе дә, аның хатыны да сталин репрессияләренә дучар ителмиләр[1].
Гаиләсе
- Хатыны — Юлия Попова (1875—1943), дворян кызы, инкыйлабчы (тәхәллүсләренең берсе — «Елена Петровна»), РСДРП әгъзасы, патша чорында берничә тапкыр кулга алына, сөргендә була, психиатрия хастаханәсендә мәҗбүри дәвалана; Әхтәмовның көрәштәше була, аның белән бергә 1918 елның сентябрендә аның белән бергә меньшевиклар исемлеге буенча Уфа шәһәр думасына үз кандидатурасын куя. Әхтәмов вафат булгач, Поповага каршы Уфа инкыйлабчысы һәм дворян Борис Нимвицкий чыгыш ясый, ул аның кулга алынуына ирешергә тырыша, ләкин нәтиҗәсез. 1941 елның июнь башында Нимвицкий РСФСРның социаль тәэминат халык комиссары Анастасия Гришаковага Попова турында болай дип яза: «1917 ел буена һәм аннан соң да ул, җирле меньшевиклар лидеры булган ире Ибраһим Әхтәмов җитәкчелегендә, Уфа контрреволюциясе башында торды һәм меньшевик иде. 1918 елда аклар белән Себергә эвакуацияләнде». Әхтәмова-Попова үзен меньшевизмда гаепләүләрне катгый рәвештә кире кага, Михаил Калинин ярдәме белән совет репрессияләреннән котылып кала һәм 1943 елда Мәскәүдә вафат була[1].