Идел буендагы ачлык (1921-1922)
Идел буендагы ачлык (1921—1922 еллар) (рус. Го́лод в Пово́лжье 1921–1922 годо́в) — Россиядә Гражданнар сугышы вакытындагы массакүләм ачлык. Рәсми статистика мәгълүматларына караганда, ачлык 35 губернаны колачлый, гомуми халкы 90 миллион кешене тәшкил иткән Самара, Саратов губерналары, Көньяк Украина, Кырым, Башкортстан, Казахстан, өлешчә Урал буе һәм Көнбатыш Себер нык зыян күрә[1] , шуларның кимендә 40 миллионы ачлык кичерә (рәсми совет мәгълүматлары буенча — 28 миллион[2]).
Көньяк Урал һәм Идел буе төбәкләре дәвамлы һәм масштаблы зыян күрә. Аерым төбәкләрдә массакүләм ачлык очраклары 1920 елның көзеннән 1923 елның җәенә кадәр теркәлгән булса да, ачлыкның иң югары ноктасы 1921 елның көзенә — 1922 елның язына туры килә. Ачлыктан кимендә алты миллион кеше вафат була, халыкның барлык яшьтәге төркемнәрендә авыручылар саны арта һәм гомер озынлыгы кыскара[3]. Ачлык белән көрәш барышында Совет хөкүмәте капиталистик илләрдән ярдәм кабул итә; большевикларлар тарафыннан чиркәү байлыклары тартып алына[2], бу дини оешмаларны эзәрлекләүгә бер сәбәп була.
Ачлыкның сәбәпләре
Төп сәбәпләре[2]:
- Продотрядларның һәм продразвёрстканың солдатлар һәм эре шәһәрләрдә яшәүчеләр файдасына крестьяннардан азык-төлек алуга юнәлдерелгән эшчәнлеге.
- 1921 елгы корылык нәтиҗәсендә барлык чәчүлекләрнең 22 %ка якыны һәлак була; кайбер районнарда уңыш чәчүгә тотылган орлык саныннан артмый; 1921 елгы уңыш 1913 елдагы дәрәҗәнең 43 %ын тәшкил итә; өстәвенә, 1920 елның көзендә бик зур мәйданнарга уңдырышлыгы югарырак (башланган ачлыкны җиңәр өчен), әмма корылыкка чыдамлыгы түбәнрәк булган көзге культуралар чәчелә, ләкин алар кибеп юкка чыга.
- Гражданнар сугышының җимергеч нәтиҗәләре.
Кайбер тарихчылар ясаган нәтиҗәләргә караганда, ачлык сәбәпләренең берсе 1919/1920 һәм 1920/1921 еллардагы продразвёрсткаларның күләмен арттыру тора, аларны үтәү нәтиҗәсендә крестьяннар чәчү орлыкларыннан һәм кирәкле азык-төлек продуктларыннан мәхрүм кала, бу исә чәчү җирләренең, ашлык җыюның тагын да кимүенә китерә[4]. Продразвёрстка һәм 1917 елның языннан гамәлдә булган икмәк монополиясе крестьяннар тарафыннан продуктлар җитештерүне үз кулланулары дәрәҗәсенә кадәр кимүгә китерә. Әһәмиятле ашлык запаслары җитмәгән очракларда хөкүмәтнең икмәк һәм башка продуктларның легаль шәхси базары булмавы, транспорт коллапсы шулай ук ачлыкның сәбәбе булып тора. Партиянең X съездына хисап докладында Ленин ил җитәкчеләренең гамәлләре һәм аларның хаталары ягулык һәм икътисади кризис белән бергә ачлыкны көчәйтә генә дип белдерә. Хөкүмәтнең аз уңыш бирә торган губерналарда ресурслар һәм продразвёрстка белән идарә итә алмавын азык-төлек кризисының төп сәбәпләре дип атый[5].
Тарихчы А. М. Кристкалн ачлыкның төп сәбәпләре итеп авыл хуҗалыгының артта калуын, гражданнар сугышы, интервенция һәм продразверстка нәтиҗәләрен; икенчел сәбәпләргә — корылыкны, алпавыт һәм эре крестьян хуҗалыкларының юкка чыгуын атый[6].
Ачлыктан интегүчеләргә ярдәм
Совет хөкүмәтенең гамәлләре
1921—1922 еллардагы ачлык вакытында кешеләр йорт хайваннарын ашый, үлгән терлекләрне эксгумацияли. Ачлык шулай ук кеше ашауның[7] массакүләм очракларына һәм ятимнәрнең артуына китерә. Ачлытан интегүчеләр песи, эт, ташбака, йомран, күсе, карга, бака, саранча һәм үләксә, шулай ук пешерелгән тире, каеш, вакланган сөяк ашый; үләннән, салам, алабута, карлыган һәм бөрлегән яфрагы, имән чикләвеге, керән оны, юкә кабыгы, каен тузыннан, мүк, кибәк, пычкы һәм тегермән тузаныннан ризык әзерли торган була. Торфтан, ләмнән һәм төрле чүп-чардан әзерләнгән минераль ризыклар кулланыла[8].
Мондый вәзгыятьтә ачлыктан интегүчеләр үлемне кайчак газаплардан котылу дип кабул итә.
| Иң яхшы ипи булып тулысынча алабутадан пешерелгән яшел; иң начары — тирес катнашмасы белән, тагы да начаррагы — тулаем тирестән торган икмәк санала. Тагын балчык ашыйлар, һәм нәкъ менә шул вакытта «туклыклы балчык» ачылышы ясала, соры һәм майлы, ул бары тик кайбер җирләрдә генә була һәм кемдер тарафыннан ризык итеп тәкъдим ителә. Бу балчык бераз вакытка гына туендыра, ләкин аның каравы эчәклек аша үтә, һәм шул рәвешле кеше атна буе яши, тик әкренләп хәлсезләнә генә бара. Гади балчык, хәтта аннан ташлар һәм комын аралап алган очракта да, мәңгегә туендыра, аннан кеше инде котыла алмый һәм, ачы зары белән бергә, бөек Хөкемдар алдында җавап тоту өчен теге дөньяга алып китә[9] |
.
Кострома губернасы, Пенза, Самара, Царицын һәм башка кайбер губерналарда көзге культуралар корылык нәтиҗәсендә юкка чыга; Кубан чәчүлекләренә саранча ябырыла. Идел буе хәрби округында халык үлән һәм он кушылган яфраклар белән, Татарстанда бары үлән белән генә туклана. Рязань губернасында хастаханәләр һәм балалар йортларында азык-төлек белән тәэмин итү туктатыла. Бөтен Идел буенда, Курск һәм Воронеж губернасында, бигрәк тә балалар арасында, ачлыктан үлү очраклары ешая.
Совет Россиясендә «илнең киләчәге», «тормыш чәчәкләре», «дәүләтнең өмете» булган балалар — тулысынча юкка чыгу чигенә җитә. Аерым алганда, Чуаш өлкәсендә 1921 елның гыйнварыннан сентябрьгә кадәр 14 яшькә кадәрге 29526 бала вафат була. Калмык өлкәсе сәламәтлек саклау бүлеге мөдире мәгълүматлары буенча, 1922 елның ноябренә Эркетен өязендә 1322 баланың 1090ы үлә. 3 яшькә кадәрге балалар арасында вафатлар саны аеруча югары була, кайбер районнарда ул 90-95 %ка кадәр җитә[13].
| Балаларның үлеме коточкыч саннарда. Өч яшькә кадәрге балаларның барысы да диярлек үлеп бетә. Бернинди арттыруларсыз, Идел буе һәм Кырым балаларының 30 %ы ачлык һәм эпидемияләр белән тереләр исемлегеннән сызып ташлана дип әйтергә була. — ВЦИК балалар комиссиясенең җаваплы секретаре, 1922 ел
|
1921 елның 26 июнендә «Правда» газетасы Идел буендагы ачлык турында мәкалә бастыра, анда вазгыятьнең 1891 елгы аяусыз ачлыктан да кыенрак булуы турында языла.
Каннибализм турында матбугатта, шул исәптән «Правда» газетасында, хакимият фикеренчә, дөреслеккә охшамаган җентеклекләр белән сөйләнелә, һәм 1922 елның 27 гыйнварында сәламәтлек саклау халык комиссары Н. Семашко политбюрога басма органнарга кеше ашау очраклары турында сенсацион мәкаләләр бастыруны тыю тәкъдиме белән чыга[7].
1921 елның апрель азагында Хезмәт һәм оборона советы «Корылыкка каршы көрәш турында» карар кабул итә. 1921 елның май-июнендә Ленин чит илдән азык-төлек сатып алу турында күрсәтмә бирә, ләкин аның күләме крестьянннарны түгел, эшчеләрне тукландыру өчен дә җитми.
Ачлык белән көрәшү һәм Совет Россиясе халкын коткару өчен хөкүмәт тарафыннан барлык учреждениеләр, предприятиеләр, кооператив, профсоюз, яшьләр оешмалары, Кызыл армия мобилизацияләнә. Советларның Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитетының 1921 елның 18 июнендәге декреты нигезендә азык-төлек белән тәэмин итү һәм бүлү өлкәсендә гадәттән тыш вәкаләткә ия оешма буларак Ачлыктан интегүчеләргә ярдәм Үзәк комитетыоештырыла. Аны Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты рәисе М. И. Калинин җитәкли. Ачлыктан интегүчеләргә ярдәм итү комиссияләре РСФСР республикаларының Үзәк башкарма комитетлары, губерна, өяз һәм волость башкарма комитетлары, профсоюзлар һәм эре предприятиеләр каршында да төзелә. 1921 елның 9 июлендә Владимир Ленин түбәндәгечә яза[14]:
| Әгәр дә икмәк уңмаган һәм ачлыктан интеккән район 25 миллион кешелек территорияне колачласа, бу районнан инкыйлаби чаралар ярдәмендә 500 мең штык чамасы (хәтта 1 миллионга кадәр булырга мөмкин) яшь кешене армиягә алу кирәк түгелме икән? Максаты — халыкка билгеле бер дәрәҗәдә ярдәм итү. Ач кешеләрнең күпмесендер ашатырбыз, һәм, бәлки, өйләренә икмәк җибәрү белән ачларга билгеле күләмдә ярдәм итәрбез. Бу беренче. Ә икенчесе: Украинадагы бай крестьяннарның комсызлыгын аеруча ачык аңлап һәм сизеп, продработаны көчәйтергә ярдәм итсеннәр өчен, бу 1/2 миллионны Украинага урнаштырырга. — Ленин В. И. Полное собрание сочинений. / 5-е изд. — В 55 т. — Т. 44. — М.: Изд-во политич. лит-ры, 1974. — С. 67.
|
1921 елның 2 августында Совет хөкүмәте ачлык белән көрәштә ярдәм итүне сорап Халыкара бергәлеккә дипломатик нота белән мөрәҗәгать итә. «Россия хөкүмәте, — диелә нотада, — кай тарафтан килүенә кармыйча, гамәлдәге сәяси мөнәсәбәтләр белән бәйләмичә, теләсә нинди ярдәмне кабул итәчәк». Шул ук көнне Ленин дөнья пролетариатына, ә аннан элегрәк (13 июльдә) Максим Горький, ил җитәкчелеге рөхсәте белән, Көнбатыш җәмәгатьчелегенә Россиядә кешеләрнең массакүләм үлеменә юл куймаска өндәү мөрәҗәгате белән чыга.
Совет хөкүмәте чит ил оешмаларыннан ярдәм сорарга мәҗбүр була. 1921 елда В. И. Ленин Ачлыктан интегүчеләргә ярдәм Үзәк комитетына Көнбатыш илләренә булышлык сорап мөрәҗәгать итәргә куша. Бу максатка ирешкәч, шулай ук Көнбатыш илләре ягыннан Ф. Нансен һәм Г. Гувер ярдәм оештыра башлагач, 1921 елның 27 августында хөкүмәтнеке булмаган комитетның бөтен составы контрреволюцион эшчәнлектә гаепләнеп НКВД тарафыннан кулга алына. Әлеге уңайдан чит илдә булган Горький протест уята. Гувер таләбе буенча кулга алынганнарга карата кабул ителгән үлем хөкемнәре кире кагыла, кайберләренә эмиграциягә китәргә рөхсәт ителә.
Илдә фаҗигале ачлык булуга карамастан, 1921 елда төзелгән килешү кысаларында, РСФСР хөкүмәте Төркиягә биш миллион алтын сум күләмендә финанс ярдәме күрсәтә[15].
Дини оешма биналарыннан мөлкәтне конфискацияләү
| Безнең тарафтан берничә тапкыр теркәлгән мәет ашау акты озакка сузылган һәм үсә барган ачлык хисенең соңгы стадиясе иде, ул акрынлап барлык киртәләрне, үз-үзебезгә каршы көрәшне җимерә барды…[16] |
1921 елның 27 декабрендә Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитетының «Чиркәүләр һәм монастырьлардагы байлыклар турында» декреты чыгарыла. 1922 елның 2 гыйнварында әлеге оешманың утырышында «Чиркәү милкен бетерү» карары һәм «Музей предметларын тартып алу турында» декрет кабул ителә. 1922 елның 23 февралендә Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты «Дин тотучылар куллануында булган чиркәү байлыкларын тартып алу тәртибе турында» декрет чыгара. Декрет нигезендә җирле Совет хакимияте органнарына храмнардан алтын, көмеш һәм асылташлар белән ясалган барлык эшләнмәләрне конфискацияләргә һәм аларны Ачлыктан интегүчеләргә ярдәм итү үзәк фондына тапшырырга кушыла.
Декрет басылып чыкканнан соң ук Патриарх Тихон дин тотучыларга 1922 елның 28 февралендә түбәндәге мөрәҗәгать белән чыга[17]:
| <…> Без чиркәү-мәхәллә советларына һәм общиналарына ачларның ихтыяҗларына гыйбадәт кылуда кулланылмаган кыйммәтле чиркәү бизәү әйберләрен һәм предметларны корбан итәргә рөхсәт итүне мөмкин дип таптык. Бу хакта быелның 6 (19) февралендә православие динен тотучы халыкка махсус өндәмә ярдәмендә хәбәр бирдек. Ул хөкүмәт тарафыннан халык арасында бастыруга һәм таратуга рөхсәт ителде.
Әмма хөкүмәт газеталарында чиркәүнең рухани җитәкчеләре ягына кискен һөҗүмнәрдән соң, 10 (23) февральдә Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты, ачллыктан интегүчеләргә ярдәм итү өчен, гыйбадәтханәләрдән барлык кыйммәтле чиркәү әйберләрен, шул исәптән изге савытларны һәм башка изге әйберләрне тартып алу карарын чыгарды. Чиркәү фикеренчә мондый акт изгелекне хурлау булып тора… Без гыйбадәтханәләрдән, ихтыяри иганә кебек булса да, изге әйберләрне тартып алуны хуплый алмыйбыз, аларны йолаларны башкару өчен кулланмау Галәм чиркәве кануннары белән тыела һәм Аның тарафыннан изгелекне хурлау буларак — гади кешеләрне аннан куып чыгару, руханиларны саннан төшерү кебек бәяләнә. (Апостольское правило 73, Двукратн. Вселенск. Собор. Правило 10)
|
Чиркәүдән алынган кыйммәтле әйберләр Гохранга җибәрелә. Ачлык нәтиҗәләре Үзәк комитетының җыелма карары нигезендә 1922 елның 1 ноябренә тартып алынган чиркәү байлыкларының саннары:
- 33 пот, 32 фунт алтын;
- 24 пот, 23 фунт һәм 3 лот көмеш;
- 35 670 данә бриллиант;
- 71 762 данә башка асылташлар;
- 14 пот, 32 фунт энҗе;
- 3115 сумлык алтын тәңкә;
- 19 155 сумлык көмеш тәңкә;
- 52 пот, 30 фунт төрле кыйммәтле предметлар.
Барлыгы 4 650 810 алтын сумлык (антиквар дип танылган 964 предметтан тыш) чиркәү әйбере тартып алына[18]. Бу акчалардан бары тик бер миллион сум гына ачлыктан интегүчеләргә азык-төлек сатып алуга тотыла. Җыелган акчаларның төп өлеше тартып алуны уздыруга һәм чиркәүгә каршы кампаниягә китә[19][20]. Моның чын максаты ачларны үлемнән коткару түгел, ә сәяси көндәш буларак чиркәүне тар-мар итү була[19][21].
Байлыкларны тартып алу кампаниясе барлык дини оешмаларга да кагыла, әмма күп өлеше нәкъ менә православие гыйбадәтханәләреннән конфискацияләнә.
Рус иҗтимагый оешмаларының гамәлләре
Рус православие чиркәве
Илгә ишелгән бәла турында беренче хәбәрләр рус православие чиркәве ягыннан ачлыктан интегүчеләргә ярдәм итүнең киң хәрәкәтен тудыра. 1921 елның августында Патриарх Тихон Россия мәхәлләсенә, Көнчыгыш Патриархларына, Рим папасына һәм Кентерберия архиепискобына кирәкле азык-төлек һәм акча җыярга өндәгән юлламалар белән мөрәҗәгать итә:
| Башкаларга һәрвакыт булышкан илгә ярдәм итегез! Күпләрне ашаткан һәм хәзер ачлыктан үлеп барган илгә ярдәм итегез! Ач үлемгә дучар ителгән миллионлаган кешеләрнең сыктавын колагыгыз белән генә түгел, ә йөрәгегез белән тоемлагыз, үз вөҗданыгызга һәм бөтен кешелек вөҗданына таяныгыз. |
Патриарх Тихонның ачлар файдасына ирекле рәвештә иганә җыю инициативасын күпсанлы рус эмиграциясе дә хуплый. Бу очракта сүз акча җыю турында гына түгел, ә тарату турында да бара, чөнки эмиграциядә большевиклар җыелган акчаларны ачлыктан интегүчеләрне коткару өчен түгел, бәлки үзләренең агитация-пропаганда максатларында, дөньякүләм инкыйлаб уяту өчен кулланалар дигән тотрыклы фикер урнаша. Гыйбадәтханәләрдә һәм дин тотучыларның аерым төркемнәре арасында ачлыктан интегүчеләргә ярдәм итү өчен акча җыю бөтен Россия буенча да башлана. Чиркәү эгидасы астында урыннарда вәкаләтле иҗтимагый органнар төзелә. Бу эшчәнлек рөхсәт ителгәннең нечкә чигендә, котылгысыз репрессияләр куркынычы астында башкарыла. 1921 елның 8 декабрендә генә Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты дини оешмаларга ачларга ярдәм итү өчен акча җыярга рәсми рөхсәт бирә, ләкин моның өчен махсус регламентлаштырылган инструкцияләр һәм нигезләмәләр барлыкка килергә тиеш була. Шуннан соң вакыт буенча чираттагы озак тоткарлык башлана. Тиешле документ 1922 елның 1 февралендә генә раслана. Февраль башында «Иганәләрне җыю тәртибен, аларның юнәлешләрен һәм хисап формаларын билгели торган инструкция» дә төзелә. Чиркәүгә иганә җыюны рөхсәт итеп, хакимият бу процессны Ачлыктан интегүчеләргә ярдәм Үзәк Комитеты, шулай ук Эшче-крестьян инспекциясе органнары, урыннардагы губерна комиссияләре тарафыннан катгый контрольгә ала.
Н. Н. Покровский фикеренчә, мондый озакка сузылган чуалчыклыкның сәбәпләре большевик булмаган иҗтимагый көчләргә ниндидер легаль хәрәкәт кыры бирүдән курку, шулай ук юлбашчыларның күбесенчә крестьян илендә динилекне һәм чиркәүчелекне бетерүнең иң яхшы ысуллары турында дәвам иткән бәхәсләре була. Сүз бер планлы репрессив хәрби чекистлык ысуллары ярдәмендә бастыруны яки Совет хакимиятенә лояль чиркәү иерархлары белән билгеле бер компромисслар кертүне сайлау турында бара. Илнең партия җитәкчелеге эчендә килеп туган экстремаль шартларда дини оешмаларга ярдәм итү мөмкинлеге турындагы фикерләр көрәше тынмый. Күренекле партия эшлеклеләре А. И. Рыков, Л. Б. Каменев, М. И. Калинин Л. Д. Троцкий, Г. Е. Зиновьев, Н. И. Бухарин һәм башкалар яклап чыккан руханиларга карата «катгый» чаралар күрүгә каршы чыга. Нәтиҗәдә, Л. Д. Троцкий һәм аның тарафдарларының позициясе, ягъни бәла-казаны чиркәүгә каршы һөҗүм итү буларак файдалануның чираттагы акты өстенлек ала. Вазгыятьнең бөтен фаҗигалелегенә карамастан, партия лидерлары тарафыннан ачлык белән көрәш үз сафларында дисциплинаны ныгыту, урыннарда партиянең йогынтысын көчәйтү һәм дингә каршы кампанияне активлаштыру өчен кулланыла[22].
Дөньяви иҗтимагый оешмалар
Большевиклар партиясенә кермәгән җәмәгать эшлеклеләре дәүләтнеке булмаган «Ачлыктан интегүчеләргә ярдәм итү буенча Бөтенроссия иҗтимагый комитетын» оештыра, аның рәсми статусы 1921 елның 21 июлендәге Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты нигезләмәсе белән беркетелә. Ленин үтенече буенча аны турыдан-туры оештыру белән АКШта большевик буларак түгел, ә икенчел сәяси карашлы кеше буларак кабул ителгән М. Горький шөгыльләнә.
Чит ил оешмаларының ярдәме
Совет хакимияте 1921—1922 еллардагы ачлык белән көрәштә чит ил оешмаларының катышуына юл куярга мәҗбүр була. Халыкара оешмаларның тырышлыгы миллионлаган кешене үлемнән коткаруына карамастан, күрсәтелгән булышлык өчен «рәхмәт» буларак Америка ярдәм администрациясе, МФТЮ һәм башка оешмаларның эшчәнлегенә дошман, контрреволюцион, Совет дәүләтенең эчке эшләренә катышуга нигезләнгән дигән бәя бирелә. Халыкара оешмалар хезмәткәрләрен шпионажда, спекуляциядә, ачлыктан файдаланып, Россиядән антиквар эшләнмәләрен, сәнгать әсәрләрен, кыйммәтле әйберләрне арзан бәягә сатып алырга омтылуда гаепләү үзенчәлекле күренеш була. Бу клише Совет һәм кайбер заманча тарихчылар хезмәтләрендә ныклап урнаша[22].
Ярдәмнең төп агымы 1921 ел ахырында — 1922 ел башында шәхсән Фритьоф Нансен һәм Европа, Американың дәүләтнеке булмаган оешмалары тарафыннан оештырылган актив иҗтимагый кампаниядән соң башлана. Элек зыян күргән төбәкләрдә ачлыктан интегүчеләргә ярдәм 1923 елның уртасына кадәр күрсәтелгән булса да, 1922 елның шактый яхшы уңышы аркасында массакүләм ачлык туктала.
Зыян күрүчеләргә азык-төлек, матди һәм медицина ярдәмен түбәндәгеләр күрсәтә: Халыкара эшчеләр ярдәме комитеты (Межрабпом) (1921 елның 13 августында Коминтерн Башкарма комитеты инициативасы белән төзелә), Россия ачлыктан интегүчеләренә Гомумевропа ярдәме оешмасы (Ф. Нансен җитәкчелегендә ул Халыкара Кызыл Хач эгидасы астында 15 дини-хәйрия җәмгыятен һәм комитетын берләштерә) һәм башка дини-хәйрия җәмгыятьләре һәм комитетлары (Ватикан миссиясе, «Джойнт» һәм башкалар). Ярдәмнең төп күләме АКШның булачак президенты Герберт Гувер җитәкчелегендәге Америка ярдәм администрациясе тарафыннан күрсәтелә.
1922 елның 9 февраленә Америка ярдәм администрациясе (ингл. American Relief Administration, ARA) һәм аның контролендәге Америка оешмалары һәм шәхси затларның булышлыгы 42 млн долларны, Совет Россиясенеке — 12 млн. 200 мең доллар тирәсе, Ф. Нансен оешмасы һәм аның «канаты» астында булган башка оешмалар белән бергә — 4 млн долларга якын бәяне тәшкил итә. 1922 елның маенда Америка ярдәм администрациясе 6 млн. 99 мең 574, Америка квакерлар җәмгыяте — 265 мең, «Балаларны Коткарыйк» Халыкара Альянсы (ингл. Save the Children Alliance) — 259 мең 751, Нансен комитеты — 138 мең, Швед Кызыл хачы — 87 мең, Германия Кызыл хачы — 7 мең, Инглиз профсоюзлары — 92 мең, Халыкара эшчеләр ярдәме — 78 мең 11 кешене ашата[23].
Америка ярдәм администрациясе
1918 елда АКШ хөкүмәтенең азык-төлек идарәсе башлыгы булган Герберт Гувер тарафыннан оештырылган һәм җитәкләнгән хөкүмәтнеке булмаган Америка ярдәм администрациясе оешмасы инде массакүләм ачлык вәзгыятендә Европа илләре халкына ярдәм итү тәҗрибәсенә дә ия. Гувер, Америка хөкүмәте әгъзасы була, шунлыктан АКШ президенты В. Вильсонга турыдан-туры чыгу юлы белән сәяси карарлар тиз арада кабул ителә, Америка администрациясе бюрократиягә бәйле булмый. Гувер Совет Россиясе халкына азык-төлек ярдәме күрсәтү өчен Европа балаларына ярдәм итү тәҗрибәсен тиз арада торгызып кына калмый, аның үз финанс ресурслары, Рокфеллер һәм башка меценатлар белән шәхси элемтәләре, шулай ук массакүләм гражданлык иганәләрен җәлеп итү мөмкинлегенә дә ия була.
Горькийның ачык хатын укыгач, Гувер шундук Россия халкына ярдәм оештыру карарын кабул итә, шул ук вакытта ул үз оешмасының, квакер һәм коммунистларга каршы буларак шәхсән үзенең дә, гомумән Америка хөкүмәте дә якламаган большевиклар хөкүмәтенә түгел, ачлыктан интегүче кешеләргә ярдәм итәчәген игълан итә.
Гувер үз алдына гуманитар, сәяси, шулай ук шәхси максатларны да куя. Гуманитар максаты — большевиклар хакимиятен ныгыту бәрабәренә булса да, дистәләгән миллион кешене ач үлемнән коткару. Сәяси максатлар берничә була, алар арасында АКШның халыкара абруен күтәрү, Россия халкына җәмгыятьне оештыруның Америка системасының дөньяда иң нәтиҗәлеләрнең берсе икәнен күрсәтү. Гуверның шәхси максаты Совет хөкүмәте белән концессияләр турында килешергә омтылу була.
Россиядә Гувер (Америка ярдәм администрациясе) оешмасыннан күп дигәндә 200 кеше генә эшәсә дә, алар 10 миллионнан артык ач кешене ашата.
1922 елның июлендә Америка ярдәм администрациясе һәм кукуруза азык-төлеген ашханәләрендә 8,8 млн кеше, ә августта 10,3 млн кеше ала. Оешмада активлык пигында 300 Америка гражданы һәм Совет республикаларыннан ялланган 120 меңнән артык кеше эшли.
Ике ел эчендә Америка ярдәм администрациясе 78 млн долларга якын акча сарыф итә, шуларның 28 миллионы — АКШ хөкүмәте акчалары, 13 миллионы — Совет хөкүмәтенеке, калганнары — хәйриячелек, шәхси иганәләр, башка оешмаларга карый. 1922 елның көз башыннан ярдәмне киметү башлана. 1922 елның октябренә Россиядә америкалыларның азык-төлек ярдәме минимумга кадәр азайтыла.
Нансен җитәкчелегендәге Россиягә Халыкара Ярдәм Комитеты 1921 елның сентябреннән 1922 елның сентябренә кадәр 90,7 мең тонна азык-төлек китерә[24].
Милләтләр Лигасының һәм Ф. Нансенның ачлыктан интегүче Совет Россиясенә ярдәм күрсәтергә өндәүләре
1921 елның 30 сентябрендә Женевада Милләтләр Лигасы утырышында Фритьоф Нансен чыгыш ясый. Анда ул Лига илләре хөкүмәтләрен Россиядә большевизм проблемасын ачлык һәм 20 миллион кешенең үлеме ярдәмендә хәл итәргә теләүдә гаепи. Ул билгеләп үткәнчә, Европа дәүләтләре хөкүмәтләренә 5 миллион фунт стерлинг (линкор бәясенең яртысы) бирү турындагы күпсанлы үтенечләр җавапсыз кала. Һәм хәзер, Милләтләр Лигасы резолюция кабул иткәч, бу документ Россия өчен нәрсәдер эшләргә кирәклеге турында сөйли, әмма ул моннан баш тарта. Алай гына да түгел, Югославия корольлеге вәкиле М. Спалайкович ачлык өчен бөтен җаваплылыкны Совет хөкүмәтенә йөкли торган резолюция тәкъдим итә. Бу хакта комментарий биреп: «Без Мәскәү егетләренә бер пенни да бирмәячәкбез… Ачлык һәм большевизм дигән ике явызлык арасыннан соңгысын иң начары дип саныйм», — дия. Хәбәрче мәгълүматы буенча, калган делегацияләр дә шундый ук фикердә була, ләкин алар моны башка формада белдерә[25].
Чехословакия республикасы булышлыгы
Чехословакия Кызыл Хачы аша ачлыктан интегүчеләргә һәрьяклап ярдәм күрсәткән беренче Европа дәүләте —Чехословакия Республикасы. Азык-төлек, кием-салым, дарулар, авыл хуҗалыгы техникасы белән сигез эшелон җибәрелә. Ярдәм нигездә Чехословакия Кызыл Хачы аша килә[26]. Чехословакия РСФСРның ачлык кичерүче өлкәләреннән балаларны (439 кеше) кабул иткән бердәнбер дәүләт була[27]. 1924 елның гыйнварына СССРга 185 бала кайтарыла[27]. 1929 елның 20 августында Чехословакиядән СССРга тагын 46 баланы җибәрелә[27].
Ачлыкның масштабы һәм нәтиҗәләре
Бу вазгыятьне тикшергән В. А. Поляков ачлыкны һәм аның нәтиҗәләрен бетерү буенча Совет власте чараларының файдасы аз була дигән нәтиҗәгә килә[28]. Үлүчеләр саны 3-5 тапкырга арта (Самара губернасында, Башкортстанда һәм Татарстан Совет республикасында вафатлар саны елына 100 җаннан торган халыкка 2,4-2,8дән 12,3-13,9 кешегә кадәр үсә). Күбесенчә чәчүлексез (23,3) һәм аз чәчүлекле (11,0), уртача (7,7) һәм эре чәчүлекле (2,2) (100 кешегә вафатлар саны) крестьяннар үлә.
Моннан тыш, ачлык теге яки бу дәрәҗәдә Совет Республикаларының Европа өлешендәге барлык төбәкләрне һәм шәһәрләрне диярлек колачлый.
| Милиция яңадан… ачлык полосасына керде… милиционерларның ачлыктан һәм хәлсезлектән үлү очраклары барлыкка килде… милициянең азык-төлек ягыннан хәле коточкыч хәлгә бик якын иде. — Украина Эчке эшләр наркомы Н. Скрипникның 1921 елның 3 августындагы докладыннан[29]
|
1921 елның ноябрендә КазАССРда ачлыктан интегүчеләр саны 1 млн. 300 мең кешене, ә 1922 елның мартында — 1 млн. 500 мең кешене тәшкил итә[30].
Бу чордагы югалтуларны билгеләү кыен, чөнки беркем дә корбаннарны санау белән шөгыльләнми. Иң зур югалтулар Самара һәм Чиләбе губерналарында, Идел буе алманнары автоном өлкәсендә һәм Башкорт автономияле республикасында күзәтелә, аларның гомуми халкы 20,6 %ка кими. Социаль яктан барысыннан да бигрәк авыл ярлылары, аеруча күп гаиләне үлемнән коткарган сөт терлеге булмаганнар газап чигә. Яшь ягыннан ачлык балаларга зур зыян сала, исән калганнарның шактый өлешен ата-аналарыннан һәм йорт-җирләреннән мәхрүм итә. 1922 елда үз-үзләренә бирелгән миллион ярымнан артык крестьян баласы хәер сорап һәм урлашып сукбайчылык тормышы алып бара; приюттагы ятимнәр арасында үлүчеләр саны 50 %ка җитә. Совет үзәк статистика идарәсе 1920 елдан 1922 елга кадәрге чорда халык кытлыгын 5 млн кешегә тигез дип билгели[31]. 1921 елгы Россиядәге ачлык, хәрби югалтуларны исәпкә алмаганда, урта гасыр һәм яңа заман ачлык катастрофаларыннан соң Европа тарихында ул чор өчен иң зур һәлакәт була[32].
Сәнгатьтә чагылышы
- 1921 елгы «Помоги» плакаты;
- Н. Степнойның «Перевал» романы, 1922;
- 1923 елда язылган һәм 1968 елда экранлаштырылган «Ташкент — город хлебный» повесте;
- «Эшелон на Самарканд» романы, 2021;
- «Голод» документаль фильмы, 2022.
Искәрмәләр
- ↑ Артёмов А. В эпицентре трагедии. Голод в Поволжье — страшная страница истории Самарского края. drugoigorod.ru (12 октябрь 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 август 2025.
- ↑ 1 2 3 Революция и гражданская война в России: 1917—1923 гг. Энциклопедия в 4 томах. — М.: Терра, 2008. — Т. 1. — С. 446. — 560 с. — (Большая энциклопедия). — 100 000 экз. — ISBN 978-5-273-00561-7.
- ↑ Поляков В. А. Голод в Поволжье, 1919-1925 гг.: происхождение, особенности, последствия. — Волгоград: Волгогр. науч. изд-во, 2007. — С. 39. Архивировано 5 август 2021 года.
- ↑ Каракулов Д. В. Голод 1921—1922 гг. на Урале. Диссертация. Введение. — Екатеринбург, 2000. — С. 15—16..
- ↑ Жирнов Е. «Одна из главных причин той суммы ошибок». Кто на самом деле спровоцировал голод. kommersant.ru (21 март 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 август 2025.
- ↑ Кристкалн А. М. Голод 1921 г. в Поволжье: опыт современного изучения проблемы. Автореферат диссертации. — 1997.
- ↑ 1 2 Жирнов Е. «Взял труп мальчика 7 лет, разрубил топором на мелкие части и сварил». kommersant.ru (23 гыйнвар 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 август 2025.
- ↑ Современные записки. — 1921. — С. 286, 325.
- ↑ Осоргин М. А. Времена. — 1989. — С. 130.
- ↑ Сербин Р. Фотодокументи про украиiнський голод 1921-1923 pokib=. .ukrlife.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 август 2025.
- ↑ A starving child during the Famine of 1921-22. www.encyclopediaofukraine.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 август 2025.
- ↑ Владiмiрський М. Українське життя в Севастополi Роман Сербин. ukrlife.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 август 2025.
- ↑ Голод 1921 года: катастрофа или казнь. news.rambler.ru (26 сентябрь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 август 2025.
- ↑ Ленин В. И. Полное собрание сочинений. / 5-е изд. — В 55 т. — Т. 44. — М.: Изд-во политич. лит-ры, 1974.
- ↑ Жирнов Е. «Отказался естественно расстаться с чемоданом». kommersant.ru (12 декабрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 август 2025.
- ↑ Кудряшов К. Куда большевики дели золото церкви? // Аргументы и факты : газета. — 2012. — 14 март (№ 11).
- ↑ Чельцов М. Послание свт. Тихона Патриарха Московского 15/28 февр. 1922. web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 август 2025.
- ↑ Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Юрий Осипов. — М., 2004—2017.
- ↑ 1 2 А. Малахов. Ложки для голодающих (рус.). "Коммерсантъ Деньги" №47 (28 ноябрь 2001). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 август 2025. Архивировано 26 июль 2021 года.
- ↑ Покровский Н. Н., Петров С. Г. Архивы Кремля. Политборо и Церковь. 1922-25 гг. Сборник документов. Часть 1. web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 август 2025.
- ↑ Борисова Лариса Владимировна. «Изъятие производится без осложнений»: отношение населения Москвы к кампании по изъятию церковных ценностей в 1922 г // Вестник Российского университета дружбы народов. Серия: История России. — 2011. — Вып. 2. — С. 35–49. — ISSN 2312-8674. Архивировано 7 июнь 2022 года.
- ↑ 1 2 Козлов Ф. Н. Голод 1921-1922 годов в Чувашском И Марийском краях. — 2012. — 146 с.
- ↑ Геллер М. Я. Утопия у власти / Геллер М. Я., Некрич A. M.. — М., 2000. — С. 114.
- ↑ Документы советско-американских отношений. web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 август 2025.
- ↑ Сообщение корреспондента Нью-Йорк Таймс. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 август 2025. Архивировано 12 март 2014 года.
- ↑ Кузнецов А. Страдающему от голода и болезней народу России // Дилетант : журнал. — 2021. — № 069.
- ↑ 1 2 3 Кузнецов А. Страдающему от голода и болезней народу России // Дилетант : журнал. — 2021. — № 069.
- ↑ Поляков B. A. Голод в Поволжье, 1919–1925 гг.: происхождение, особенности, последствия. — 2007. — 735 с.
- ↑ Солдатенко В. Ф. История в особах. web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 август 2025.
- ↑ The Famine in Soviet Russia, 1919—1923: The Operations of the American Relief Administration. Book by H. H. Fisher; Macmillan, 1927
- ↑ Андреев Е. М., Дарский Л. Е., Харькова Т. Л. Население Советского Союза 1922—1991. — М.: Наука, 1993.
- ↑ Русская революция. Россия под большевиками 1918-1924. e-reading.life. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 август 2025.
Әдәбият
- Калинин М. И. , Винокуров А. Н. , Каменева О. Д. , Смолицкий Г. , Моргунов М. И., Ландер К., Рихард Эринг, Борис Д. Боген, Брихничев И., Баткис, Ворожцов И., Чучин Ф. Г., Бакакин П., Ястребов. История России с древнейших времён. — М.: Ликвидком ЦКПГ ВЦИК, 1923. — 218 с.
- Поляков B. A. Голод в Поволжье, 1919—1925 гг.: происхождение, особенности, последствия. — Волгоград: Волгоградское научное издательство, 2007. — 735 с.
- Patenaude B. M. The Big Show in Bololand. The American Relief Expedition to Soviet Russia in the Famine of 1921. — Stanford. — 2002 с.
- Fisher H. The Famine in the Soviet Russia : The Operations of the American Relief Administration: [reprint].. — Калып:N.-Y. — 1971 с.
- Итоги борьбы с голодом в 1921—1922 гг.. — М. : Ц. К. Помгол, 1922. — IV, 499, 61 с. — 2000 экз.
- Горев М. В. Голод. — Переиздано Политуправлением Сибири и Политсекретариатом войск Г. П. У. Сибири. — Ново-Николаевск : Типография Представительства ГПУ по Сибири, 1922. — 24 с. = Горев М. В. Голод и церковные ценности. — М. : Высш. воен. ред. совет, 1922. — 32 с.
- Кандидов Б. Голод 1921 года и церковь / Центр. совет Союза воинств. безбожников СССР. — М. : Моск. рабочий ; Л. : Огиз, 1932. — 92, [2] с.
- Поляков Ю. А. 1921-й: победа над голодом. — М. : Политиздат, 1975. — 122 с. : ил. — (Страницы истории Советской Родины). — 100 000 экз.
- Белокопытов В. И. Лихолетье. — Казань : Татарское книжное изд-во, 1976. — 168 с.
- Конквест Р. Гл. 3. Революция, крестьянская война и голод (1917–1921) // Жатва скорби = The Harvest of Sorrow: Soviet Collectivisation and the Terror-Famine : [моногр.] / Пер. с англ.: И. Коэн, Н. Май; под ред. М. Хейфеца. — London : Overseas Publications Interchange Ltd., 1988. — С. 89–95. — 621 с. — ISBN 1-870128-95-8.
- Рахимов, С. Голод особенно свирепствовал в деревнях… / Подг. док-тов к публ.: сотрудники Национального архива Республики Татарстан Л. Ахметзянова, В. Васадзе // Эхо веков. — Казань, 1997. — № 3/4.
- Wehner M. Голод 1921-1922 гг. в Самарской губернии и реакция советского правительства / Wehner M., Пеmрова Ю. А. // Cahiers du Monde russe. — 1997. — Vol. 38, no. 1/2. — P. 223–241.
- Дело №23. «Об изъятии церковных ценностей и колоколов» // Политбюро и церковь / Подг. изд.: Н. Н. Покровский, С. Г. Петров; Российская политическая энциклопедия. — М. : РОССПЭН ; Новосибирск : Сибирский хронограф, 1998. — Кн. 2. — 600 с. — (Архивы Кремля). — ISBN 5-87550-058-1.
- Кондрашин В. В. 1922-й год в советской деревне с точки зрения ГПУ // Исторические чтения на Лубянке : сб. — 1999.
- Сорокин П. А. Голод как фактор / Ин-т социологии РАН, Межд. ин-т П. Сорокина — Н. Кондратьева; вступ. статья, сост., коммент., подг. к печати: В. В. Сапов и В. С. Сычёва. — М. : Academia & LVS, 2003. — XII, 684 с.
- Урядова А. В. Голод 1920-х гг. в России и Русское зарубежье. : [моногр.]. — СПб. : Алетейя, 2010. — 170 с. — ISBN 978-5-91419-286-7.
- Жирнов Е. «Взял труп мальчика 7 лет, разрубил топором на мелкие части и сварил» // Коммерсантъ Власть : журн. — 2012. — № 3 (957) (23 гыйнвар). — С. 46.
- Козлов Ф. Н. Голод 1921—1922 годов в Чувашском и Марийском краях в контексте государственно-церковных отношений // PolitBook. — 2012. — № 2. — С. 142–156.
- Зима В. Ф. Голод 1921–1922 годов в Советской России. — М. : Собрание, 2015. — 240 с. — 100 экз.
- Антонов О. М. Голод в Первом Донском округе // Донской временник : альманах. — Ростов-на-Дону : Дон. гос. публ. б-ка, 2019. — Вып. 28. — С. 5–11.
