Кинҗә Арыcланов
Кинҗә Арыcланов (баш. Кинйә Арыҫланов) (1723, Уфа провинциясенең Нугай даругасы, Бошман-Кыпчак улусы, Танып авылы (хәзерге БР Мәләвез районы) яки Куергазы районы, Кинҗә-Абыз — 1774 елның сентябре, билгесез) — башкорт старшинасы, абыз, 1773-1775 еллардагы крәстияннәр сугышы полководецы, башкортларга һ. б. милләт яугирләренә татарча манифестлар, указлар, чакыру кәгазьләре язучы, Пугачевның көрәштәше.[2]
Тәрҗемәи хәле
Рус, гарәп, фарсы, немец телләрен белгән. 1760 елларда — Бошман-Кыпчак ыруының старшинасы. Беренчеләрдән булып, Пугачев явына кушылучы старшина. Емельян Пугачёв аңа «баш полковник», «башкортлар атаманы», «бригада генералы»[чыганагы?] титуллары бирә. Ул рус булмаган яугирләрдән төзелгән барлык хәрби оешмалар белән командалык итә. Башка милләт вәкилләре белән аралашканда Емельян Пугачевның советнигы (киңәшчесе) була.
Күтәрелештә башкортлар, татарлар, калмыклар һәм башка халыкларның күпләп катнашуы — Кинҗә Арыслановның актив эшчәнлеге нәтиҗәсе. Татар телендә указлар, манифислар һәм башка мөрәҗәгатьнамәләр яза. Пугачев белән бергә Уфа провинциясендә барган халык күтәрелешләренә җитәкчелек итә. 1774 елның сентябрендә хәбәрсез югала.
Хәтер
- Мәләвез шәһәрендә аның исемен 9нчы санлы башкорт гимназиясе йөртә.
- Башкортстанның Куергазы районында Кинҗә Арсланов исемендәге авыл һәм мәгарә бар.
- Куергазы районы Кинҗә-Абыз авылында музее[d] эшли.[3]
- Күмертау һәм Сибай калаларында урамнар аның исеме белән аталган.
- Куергазы районының Кинҗә-Абыз һәм Ермолаево авылларында — һәйкәл, Сибай шәһәрендә барельеф куелган.
- Башкорт язучысы Гали Ибраһимов өч томлык тарихи «Кинҗә» романын язган.
- «Кинҗә» нәфис фильмы төшерелгән («Гербы» киностудиясе, реж. Әмир Абдразаков).
Искәрмәләр
- ↑ Советский энциклопедический словарь (рус.) / под ред. А. М. Прохоров — Большая российская энциклопедия, 1979. — 1632 с. — ISBN 978-5-85270-001-8
- ↑ Кинзя Арсланов. Хронос
- ↑ Лейла Аралбаева. В Башкирии отмечают 300-летие со дня рождения военачальника Кинзи Арсланова. ИА Башинформ, 30.06.2023
Сылтамалар
- Усманов А. Н. Кинзя Арсланов — выдающийся сподвижник Пугачева // «Исторические записки», 1962. Т. 71. С. 113-133.
- Кинзя Арсланов [рус.]
- Кинҗә Арыcланов турында фильм (2007): «Кинзя-абыз. Кинзя Арсланов — батыр и предводитель» (сценарий авторы — Сәрвәр Сурина, режиссер — Әнвәр Нурмөхәммәтов. YouTube, 1:00:03)