Көлке көне

Тикшерелгән мәкалә

Көлке көне («День сме́ха» (Россия), April Fools' Day «День дурака́»[1] (англосфера), Pesce d’ Aprile «Апре́льская ры́бка» (Италия)[2], Jour de Poisson d’avril «День апре́льской ры́бки» (Франция)[3], El Día de los Santos Inocentes «День святы́х неви́нных» (Испания)[4], April Gowk Day «День куку́шки» (Шотландия)[5]) — башкаларны көлдерү, шаярту, юмор ярдәмендә елмайтуга багышланган чара. Бу көн дусларның, хезмәттәшләрнең һәм танышларның күңел ачулары, шаяртулары белән бәйле[6].

Хаджеттепе университетының шәфкать туташлары бүлегенең иҗтимагый сәламәтлек саклау кафедрасы галимнәре (тур. Hacettepe Üniversitesi, Төркия) һәм Роспотребнадзор эпидемиология үзәгенең CMD молекуляр диагностика үзәге экспертлары көлүнең кеше сәламәтлегенә уңай йогынты ясавын дәлилли[7][8].

Килеп чыгу тарихы

Бу бәйрәмнең килеп чыгышын билгели торган бик күп төрле аңлатмалар бар. Кагыйдә буларак, Европаның күп илләре (Франция, Италия, Бөекбритания һ.б.) Көлке көне барлыкка килүне үзләренең мәдәниятләре белән бәйлиләр[9].

Урта гасырларда Көнбатыш Аурупада Яңа елны март ахырында билгеләп үтәләр. Бәйрәм атнасының ахыры 1 апрельгә туры килә. Яңа ел уңаеннан күңел ачулар шаярулар белән үреп барыла[10]. XVI гасыр уртасында (1564 ел) король Карл IX Франциядә календарьны (Юлианнан Григорианга) реформалаштыра, шул сәбәпле Яңа ел 1 гыйнварга туры килә[11].

Ирландиядә яшәүчеләр Көлке көне борынгы кельтлар чорында барлыкка килә, барлык шаяртулар Көлү Алласына багышланган дип фаразлый[6][10]. Бәйрәм тарихы Исландиядә Аллалар белән бәйле (1 апрель — Тиасс Алласының (Тьяцци) кызын Скадеине (Скади) искә алу көне)[11].

Һиндстан халкы Көлке көне үрнәге булып Холи фестивале тора дип саный (яз, шатлык, төсләр бәйрәме). Хәзерге заман Италия халкы Көлке көнен бәйрәм итү гадәте Италиядә барлыкка килгән дип раслый. Борынгы Римда кыш ахырында «Глупых» бәйрәмен билгеләп үтәләр (календарь реформасыннан соң ул 1 апрельгә күчә)[9][12].

Халык авыз иҗатын өйрәнүче, фәлсәфәче, мәдәният тарихчысы М. Шахнович раславынча, Көлке көне кышны озату йоласы, Борынгы Рим Көлү Алласының культы (грек мифологиясендә — Гелос) белән бәйле[13].

Бәйрәм традицияләре

Көлке көне күпчелек илләрдә гореф-гадәтләр нигезендә билгеләп үтелә[9][6]: Яңа Зеландиядә, Бөекбританиядә, Австралиядә һ.б. илләрдә бу көнне бәйрәм итү бары тик төшкә кадәр генә оештырыла, төшке аш вакыты тәмамланганнан соң шаяртучыларны «апрель юләрләре» дип атыйлар[6]. Шотландиядә бу көн «Күке көне» дип атала һәм ике көн рәттән бәйрәм ителә[5], Алманиядә 1 апрель бәхетсез көн дип санала.

Италия

Көлке көне Италиядә Pesce d’ Aprile — «Апрель балыгы көне» («Апрельская рыбка») дип атала[2]. Бу көнне итальяннар үз куллары белән ясалган көлкеле кәгазь балыкларны кешеләрнең аркаларына беркетәләр. Италиядә беренче апрель символы — балык. Ил кибетләрендә бәйрәм алдыннан шоколадтан ясалган балык ризыклары сатыла[14]. Бу традициянең килеп чыгуның берничә версиясе бар. Иң мөһиме — Юлиан календареннан Грегорианга күчү белән бәйле, шул сәбәпле Яңа ел 1 апрельдән 1 гыйнварга күчерелә. Шуңа да карамастан, халык бәйрәмне ике тапкыр билгеләп үтә[2]. Бәйрәмнең исеме «Апрель балыгы көне» дип аталу, бу вакытта кояшның Балык йолдызлыгында булуына бәйле[15].

Испания

Испаниядә бу көн 28 декабрьда бәйрәм ителә[6]. Ул «Изге гөнаһсызлар көне» (el Día de los Santos Inocentes) дип атала. Католик традициясе буенча, якынча 2 мең ел элек яһүд патшасы Ирод Бәйт-Лехемдә 2 яшьтән кечерәк булган барлык сабыйларны үтерергә боера[4]. Башка версия буенча, Көлке көнен бәйрәм итү традициясе XVI гасырда, Яңа ел алдыннан хәерче испаннарга — «Аллаһының гөнаһсыз кешеләренә» сәдака таратканда барлыкка килә. Бәйрәмнең символы — кәгазьдән киселгән кеше гәүдәсе (colgar un monigote de la espalda). Бу көнне испаннар аны туганнарының, дусларының һәм танышларының аркасына сиздермичә генә беркетә[16].

Һиндстан

Индуслар көлке көнен борынгы заманнарда нәкъ менә Һиндстанда барлыкка килгән дип ышана. Аны заманча һинд фестивале Холи (Holi Festival) — яз, чәчәк ату һәм гомуми шатлык бәйрәме белән тиңләштерәләр. Холины үткәрү датасы даими түгел. Бәйрәм тулы айның соңгы көнендә, пхалгун аенда (февраль-март), иртә язда һәм чайтра аеның беренче көнендә (март-апрель) тәмамлана. Бу көнне Һиндстанда бер-берсе белән шаяру, төрле җирле тәмләткечләр белән бер-береңә атышу, кеше битләренә һәм киемнәргә төрле төстәге буяулар сөртү, Изге Ганг елгасында су коену гадәте кабул ителә.

Бөекбритания

Англиядә һәм Төньяк Ирландиядә Көлке көнен төшке ашка кадәр генә бәйрәм итәләр, шул вакыттан соң шаяртучыларны «апрель юләрләре» дип атыйлар[6]. Бөекбританиядә төшке аштан соң берәрсен алдалап көлсәң — уңышыңны югалтасаң, шаяру һәм шаяртулар көннең беренче яртысында гына кабул ителә дип санала[11]. Шотландиядә 1 апрель — «Күке көне» (April Gowk Day). Бу бәйрәм ике көн үткәрелә. Икенче көн — «Койрык көне» (Taily Day, «День хвоста») дип атала. Шотландия халкы бер-берсенең өстәленә әдәпсез тавышлар чыгара торган махсус резин капчыклар куя.

Британия юморы Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында да чагылыш таба. 1915 елның 1 апрелендә Бөекбританиянең хәрби-һава көчләре самолеты бомбаны немец лагерена ташлый. Бомбада «Беренче апрель белән!» («С первым апреля!») дип язылган була[17].

Алмания

Тарихчылар фикеренчә, 1 апрельдә Иуда Искариот туа, шуңа күрә урта гасырларда Алмания халкы бу көнне моңсу (бәхетсез) дип саный[6]. Бу вакытта авылларда яңа эш һәм көндәлек эш башкарылмый, терлекләрне абзарлардан чыгармыйлар. Олылар һәм балалар үтәп булмаслык эшләр эшләтеп бер-берсен алдалыйлар. Хәзерге вакытта алманнар бу бәйрәмне бары тик халыкара күңел ачу, шатлык һәм шаярту бәйрәме буларак кабул итә[18].

Россия

1 апрельне бәйрәм итү гадәте Россиядә мәҗүсилектән башлангыч ала[19]. Бу көнне, христианлык кабул ителгәнче, Йорт иясенең йокыдан уяну вакыты буларак билгеләп үткәннәр[10]. Йокыдан уянган Йорт иясенең игътибарын читкә юнәлтү өчен кешеләр шаяралар, көләләр[11]. 1703 елда Россиядә беренче шаярту була. Сакланып калган мәгълүматлар буенча, хәбәрчеләр урамнар буйлап йөри һәм халыкка алман театр труппасының «тавышсыз тамашасына» килергә чакыралар. Тамаша залында сәхнә пәрдәсе ачылгач, халык — «Беренче апрель — беркемгә дә ышанма!» («Первый апрель — никому не верь!») дигән язма күрә (тарихчы И. Голиков хәбәр иткәнчә, «Апрель — беренче сан, ә шуның белән эш бетте, пәрдә төшерелде»)[20]. Халык авыз иҗатын өйрәнүче, фәлсәфәче, мәдәният тарихчысы М. Шахнович эчтәлеге буенча 1700 елга якын Мистификация турында мәгълүмат китерә.

XVIII гасыр ахырыннан күп кенә рус язучылары һәм шагыйрьләре әсәрләрендә 1 апрельгә багышланган шаяртулар турында юллар барлыкка килә. 1774 елда Екатерина II Г. Потёмкинга язган мәхәббәт язмаларының берсендә:[21]

«

«Ныне вить не апрель первое число, что прислать бумагу и в ней написать ничего. Знатно сие есть следствие Вашего сновидения, чтоб лишней ласкою не избаловать. Но как я лукавству худо выучилась, то статься может, что иногда и я не догадываюсь, что безмолствие значит».

»

А. Пушкинның А. Дельвигга язган хатында (октябрь — 1825 елның ноябре) [22]:

«

Брови царь нахмуря,
Говорил: «Вчера
повалила буря
Памятник Петра.
Тот перепугался:
«Я не знал!.. Ужель?» —
Царь расхохотался:
«Первый, брат, апрель!»

»

Бу көнне илебезнең массакүләм мәгълүмат чаралары да 1 апрельгә багышланган шаяртуларны бастырып чыгара. 1988 елда «Известия» газетында Аргентина футболчысы Д. Марадонаның Мәскәү клубы «Спартак» җитәкчелеге белән контракт имзаларга әзерләнүе турында материал басыла. Шаяртуны дөрес дип кабул итәләр һәм берничә сәгатьтән соң аны Associated Pressка урнаштыралар.

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  1. Праздники в Великобритании. SkyEng (31 октябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 август 2023.
  2. 1 2 3 1 апреля в Италии. Rome with love (14 август 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 август 2023.
  3. День смеха во Франции. Путеводитель по Парижу (4 октябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 август 2023.
  4. 1 2 28 декабря – День дурака по-испански. Ilovevalencia (19 декабрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 август 2023.
  5. 1 2 День смеха: история и традиции праздника. РИА Новости (1 март 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 август 2023.
  6. 1 2 3 4 5 6 7 Bland A. The Big Question: How did the April Fool's Day tradition begin, and what are the best tricks? The Independent (1 апрель 2009). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 август 2023.
  7. Нилгюн К. А., Донмез А. А. Систематический обзор влияния йоги смеха на физические функции и психосоциальные результаты у пожилых людей // Дополнительные методы лечения в клинической практике. — 2020. — Т. 41.
  8. Глинка К. Смейтесь на здоровье! Источник: https://www.cmd-online.ru. Центр молекулярной диагностики (CMD) (5 апрель 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 август 2023.
  9. 1 2 3 Гудкова Е. Когда в России начали отмечать День смеха? История праздника. Культура. РФ. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 август 2023.
  10. 1 2 3 1 апреля в России: какого числа празднуется День смеха. Комсомольская Правда. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 август 2023. Архивировано 22 март 2022 года.
  11. 1 2 3 4 День смеха: история и традиции праздника (рус.). РИА Новости (1 апрель 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 август 2023. Архивировано 13 сентябрь 2021 года.
  12. 1 апреля - День смеха. ТАСС (1 апрель 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 август 2023.
  13. Лещинская В. В. Праздники для старшеклассников. — М.: Аделант, 2009. — С. 132. — 544 с.
  14. Праздники Италии. Итальянский перекресток (24 март 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 август 2023.
  15. Праздник "Апрельской рыбки". Intergid.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 август 2023.
  16. День святых простаков в Испании. ProEspañol (24 декабрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 август 2023.
  17. Top 100 April Fool's Day Hoaxes of All Time (ингл.). Museum of Hoaxes. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 август 2023. Архивировано 20 август 2020 года.
  18. Хаметшина Н. 1 Апреля в Германии: как шутят немцы. Deutsch Online (30 март 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 август 2023.
  19. День смеха. РИА Новости (1 апрель 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 август 2023.
  20. Дню смеха 300 лет. Вечерняя Москва (1 апрель 2003). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 август 2023. Архивировано 25 май 2022 года.
  21. Екатерина II и Г. А. Потёмкин. Личная переписка 1769—1791. — М.: Наука, 1997. — № 390.
  22. А.С. Пушкин. Письма. Дельвигу А. А. Русская Виртуальная Библиотека. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 август 2023.