Ленар Миңнемуллин

Тәрҗемәи хәле

1988 елның 20 апрелендә Кукмара районы Вахит авылында туган. Әтисе Газинур, әнисе Халисә. 20052009 елларда Казан театр укуханәсендә актер белгечлеге ала (Раушан Шәрәф, Ришат Хаҗиәхмәтов курсы). Читтән торып Казан дәүләт мәдәният институтынының театр һәм кино бүлегендә укый.

2009 елдан 2015 елга кадәр Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артисты.

20152018 елларда «Мебелев» мебель цехында эшли.

2018 елның апреленнән 2019 елның 31 гыйнварына кадәр Минзәлә мәдәният сарае директоры[1]

Иҗаты

Студент елларында Казан татар яшь тамашачы театры спектакльләрендә катнаша. Минзәлә театрында уйнаган рольләре:

Тугызынчы сыйныфта укыганда мәктәптә узган концертларда җырлый башлаган. Мәктәпне тәмамлагач, Казан музыка укуханәсенә укырга керергә уйлаган егеткә җырчы Мингол Галиев театр укуханәсендә укырга киңәш биргән. Ленар Миңнемуллин җырдан аерылмый, хатыны белән артистлар төркеме туплап, туган көн, юбилейлар, туй, никах мәҗлесләрен, Сабан туе һ. б. бәйрәмнәрне алып бара.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Гаиләсе

Хатыны Илсинә Илшат кызы Миңнемуллина (19.06.1987), 2007 елдан Минзәлә театры актрисасы. Балалары: кызы Әдилә, улы Әмир.

Кызыклы факт

Кечкенәдән ат чабышы белән мавыга. Әтиләре Газинур өч улына да юртак атлар алып биргән. Минзәлә театрында эшли башлагач та, ат чабышларын калдырмый, шәһәр-авыл Сабантуйларында катнашып, җиңүче була. Минзәлә ипподромында балаларга ат чабышы серләрен өйрәтә. Юртаклар үрчетү белән шөгыльләнә[3].

Әдәбият

  1. Ленар Миңнемуллин. «Сәхнә», 2013 ел, май, 26нчы бит.

Сылтамалар

Шулай ук карагыз