Мин татарча сөйләшәм (акция)

Мин татарча сөйләшәм (рус. Я говорю по-татарски) — Россиянең Татарстан Республикасында һәм татар дөньясында ел саен үткәрелә торган мәдәни-агарту чарасы. Төп чаралар апрель аенда уза. Акцияне оештыручылар — «Үзебез» яңа буын хәрәкәте һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы. Татарстан Министрлар кабинеты, Казан мэриясе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы акциягә теләктәшлек белдерә.

Акциянең төп максаты — шәһәр мохитендә татар теленең кулланыш даирәсен киңәйтү, шәһәрдә заманча татар мәдәниятен формалаштыруга ярдәм итү. Беренче тапкыр «Мин татарча сөйләшәм» 2006 елда «Үзебез» хәрәкәтенә нигез салучы яшь татар галимнәре, иҗади яшьләр тарафыннан уздырыла.

Тарихы

Акция 2006 елда Казанда «Үзебез» яңа буын креатив хәрәкәте инициативасы белән башлана. Еллар узу белән ул Татарстаннан читтәге төбәкләрдә дә үткәрелә башлый. Алдагы елларда «Мин татарча сөйләшәм» акциясе Йошкар-Олада, Новосибирскида, Барнаулда, Салехардта, Екатеринбургда уза.

Акцияне үрнәк итеп, башка халыклар да үз туган телләрен пропагандалау чараларын уздыра башлый. Мари Республикасында «Мин марича сөйләшәм» акциясе оештырыла[1].

2018—2020 елларда Татарстан Республикасының Әзербайҗандагы даими вәкиллегендә дә акция уздырыла. Әлеге чарада Әзербайҗан татарлары, Әзербайҗан казаклары берлеге вәкилләре катнаша[2].

Концерт

Акциянең төп чарасы — 26 апрель көнне Казанда уздырыла торган концерт. Биредә яңа агым музыкасы вәкилләре, яшь шагыйрьләр чыгыш ясый, төрле бәйгеләр оештырыла, «Синең беренче 150 татар сүзең» сүзлекләре, акция логотиплары төшерелгән футболкалар, түштамгалар таратыла.

Концерт төрле елларда төрле урыннарда уза:

Башка чаралар

2010 елда акция кысаларында беренче тапкыр «Татар-дозор» уены оештырыла[6]. Биредә 6-10 кешелек дистәгә якын команда катнаша. Берничә сәгать эчендә алар 5 биремне үтәргә тиеш. Мәсәлән, биремнәр арасында халыкны татарча сөйләштерү, кибетләрдә татар телен куллану белән танышу, транспортта Казан турында сөйләү, Бауман урамында татарча биергә өйрәтү кебек чаралар бар. Иң яхшы командаларга бүләкләр тапшырыла.

2011 елдан «Мин татарча сөйләшәм» кысаларында «Интернет татарча сөйләшә» чарасы уздырыла. Чараның максаты — интернетта татарча аралашуны популярлаштыру. Чара кысаларында социаль челтәрләрдә татар телендәге контентны арттыру, тематик флешмоблар оештыру, татар телле блогерларны берләштерү буенча эш алып барыла.

2016 елдан башлап «Мин татарча сөйләшәм» акциясен оештыручылар икетеллелек өчен көрәш кысаларында «Тяжело с татарским» антипремиясен тапшыра. Антипремия Татарстанның 43 муниципалитетында Конституциядә каралган икетеллелек хокукларының үтәлешен тикшерү нәтиҗәләре буенча бирелә. Тикшерү объектлары: элмә такталар, рәсми сайтлар, татарча хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе, автовокзаллар, җәмәгать транспорты.

Төрле елларда антипремияне Казан мэриясе[7], Казан Кремле[8], Татарстанстат[9] ала.

Искәрмәләр

  1. Йосыпова Динә. “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе быел унөченче тапкыр уздырыла. Татар-информ (24 апрель 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 31 март 2026.
  2. Бакуда “Мин татарча сөйләшәм” акциясе булды. Татар-информ (17 апрель 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 31 март 2026.
  3. «Kazan Quest» и раис татарского языка: гала-концерт премии «Мин татарча сөйләшәм!» Реальное время (26 апрель 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 апрель 2026.
  4. «Мин татарча сөйләшәм – 2024» в Кремле: «Меня вдохновляют Скриптонит и Ирина Кайратовна». БИЗНЕС Online (27 апрель 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 апрель 2026.
  5. Программа акции «Мин татарча сөйләшәм!» Всемирный конгресс татар (24 апрель 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 апрель 2026.
  6. Люция Камалова. «Татар дозор» начинается в Казани. Татар-информ (21 апрель 2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 апрель 2026.
  7. Мэрию Казани наградили антипремией. IslamNews (28 май 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 апрель 2026.
  8. На акции «Мин татарча сөйләшәм!» вручили антипремии «Тяжело с татарским». Татар-информ (26 апрель 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 апрель 2026.
  9. Антипремию «Тяжело с татарским» в этом году получил Татарстанстат. БИЗНЕС Online (27 апрель 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 апрель 2026.

Сылтамалар

Төркемнәр