Мәгърифәт (мәчет, Ноябрьск)
«Мәгърифәт» мәчете, Ноябрьск җәмигъ мәчете (рус. Соборная мечеть г. Ноябрьска) — Россия Федерациясенең Ямал-Ненец автономияле округы,Ноябрьск шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте составындагы төбәк Диния нәзарәтенә кергән «Мәгърифәт» җирле дини җәмгыяте карамагында.
2010 елда татарлар шәһәр халкының (110 620 кеше) 6,8%, азәриләр 2,9%, башкортлар 2,3% ын тәшкил итә[1], шулай ук шәһәрдә лезгиннар, үзбәкләр, таҗиклар, кыргызлар, чеченнар, комыклар яши.
Тарих
Мөселманнар өчен гыйбадәт йорты төзү турында карар 1997 елның мартында кабул ителә. Проект Мәскәү үзәк курорт һәм туристик биналар фәнни-тикшеренү проект институты тарафыннан эшләнә. Бинаның проектын архитектор Всеволод Тальковский һәм инженер Виктор Губарев эшли. Объектны төзү буенча Попечительләр советын Анур Заһидуллин җитәкли[2]. 1997 елның 16 апрелендә төзелеш урынында истәлекле таш урнаштырыла. 1998 елның 20 июнендә беренче баганалар салына. Төзелеш 7 елга якын муниципаль бюджет, нефть-газ предприятиеләре, эшмәкәрләр һәм шәһәр халкының иганәчелек ярдәме хисабына алып барыла. Төзелешне 95 процентка шәһәр администрациясе финанслый, калганнары предприятиеләр һәм шәһәр халкының иганәләре. Объектта «Укртюменьжилстрой» СМП генераль подрядчысы бригадалары эшли. 2001 елның 10 июнендә төзүчеләр гөмбәзнең металл төзелмәсен монтажлыйлар. Күтәрүне 2001 елның 30 маенда «Сибкомплектмонтаж» ширкәтенең 7нче махсуслаштырылган идарәсе монтажчылары башкара. Гөмбәзнең диаметры 14 метр, үзәге буенча биеклеге 9 метр, авырлыгы 18 тонна. Екатеринбургның «Марион» фирмасы түбә эшләрен башкара: түбәне һәм гөмбәзне махсус саклау-декоратив полимер белән капланган металл белән ябалар. Ул ультрамиләүшә нурланышка чыдамлыгы һәм ныклыгы белән аерылып тора. Һәр элемент аерым ясала, аннары кольчуга ысулы буенча бербөтен итеп җыела. Төзекләндерү эшләрен «Аслан» Россия-Төркия предприятиесе алып бара. Эшчеләр мәчетнең диварларын мәрмәр валчык белән бизиләр. Шулай ук мәрмәр валчыкны бинаның фасад өлешенә бизәкләр ясаганда кулланалар. Фасадны Үзбәкстан һәм Төркмәнстандагы борынгы осталар төзегән кебек ясыйлар. Шулай ук Җәмигъ мәчете төзелешендә ярдәм күрсәткән оешмалар һәм кешеләр турында мәгълүмат белән истәлек тактасы урнаштырыла. 2002 елның 2 декабрендә беренче җомга намазы укыла. Җәмигъ мәчете 2004 елның 9 октябрендә Шәһәр көнендә тантаналы рәвештә ачыла[3]. Ноябрьск мэры Николай Коробков гыйбадәтханәнең символик ачкычын мәчетнең имам-хатыйбы Хәлил хәзрәт Саматовка тапшыра. Бәйрәмдә Төмән өлкәсенең, Ямал-Ненец автономияле округының югары дин әһелләре катнаша[4].
Бина
Җәмигъ мәчете Ноябрьскиның төньягында, зур парк янында урнаша. Ноябрьск җәмигъ мәчете Көнбатыш Себердә иң зур мәчет дип санала[5]. Җәмигъ мәчетенә өстән карасаң, 24х24 метрлы квадрат күренә, манарасының биеклеге 28 м. Мәчет диварларын Төмәннән төзелеш компаниясе төзи.
Мәчет ике каттан тора. Беренчесе — ир-атлар, икенчесе — хатын-кызлар өчен зал. Ул 400 кешегә исәпләнә, әмма бәйрәм көннәрендә бирегә берничә мең кеше килә. Шулай ук гарәп телен өйрәтә торган мәктәп сыйныфы һәм ашханә бар.
Идәннәре Төркиядән заказ белән кайтарылган келәм белән каплана. 2004 елдан ял көннәрендә барлык теләүчеләр өчен дәресләр уза: традицион ислам нигезләре һәм тарихы, гарәп алфавиты һәм Коръән уку кагыйдәләре укытыла[6].
Җитәкчелек
- Имам-хатыйб Мөхәммәт (Ильфир) хәзрәт Мансуров (1977 елгы, Башкортстанда туа).
- Имам ярдәмчеләре Расил хәзрәт Сәмигуллин, Рамазан хәзрәт Аглабов һәм Али хәзрәт Холматов[7].
Искәрмәләр
- ↑ 2010 елгы җанисәп алу базасы., archived from the original on 2015-09-15, retrieved 2014-12-13
- ↑ Соборная мечеть в Ноябрьске отмечает юбилей. tvmig.ru, 09.10.2019
- ↑ Соборная мечеть, Ноябрьск. komandirovka.ru
- ↑ Соборная мечеть г.Ноябрьск. cdum.ru
- ↑ Ноябрьская мечеть - самая крупная в Западной Сибири. dialog-urfo.ru, 05.09.2011
- ↑ Соборная мечеть. Национальный туризм
- ↑ Мечеть Ноябрьск ВКонтакте