Нурания Җамали

Нурания Җамали, (тулы исеме: Нурания Мөхәммәтхан кызы Җамалиева; рус.  Нурания Мухаметхановна Замалеева— телевидение һәм кино режиссеры, сценарийлар авторы. Татарстанның атказанган артисты. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2011).

Тормыш юлы

Нурания Җамалиева 1955 елның 5 июнендә Казанда туган. Әти-әнисе Арча районының Кәче һәм Наласа авылларыннан[1].

Казанның 113 нче мәктәбен, Казан театр училищесын, аннары Казан дәүләт университетының татар филологиясе факультетын тәмамлаган. Театр училищесында Ш. Әсфәндиярова, П. Исәнбәт, А. Хәйруллина, Д. Сираҗиев кебек остазлардан белем ала. Аның төркемдәшләре арасында Харис Төхфәтулов, Мансур Ибраһимов, Рушания һәм Николай Юкачевлар, Сәкинә Минханова бар[1].

Хезмәт юлы

Мәктәпне тәмамлагач, Казанның «Тасма» заводында эшли. Театр училищесыннан соң Кәрим Тинчурин исемендәге театрга эшкә билгеләнә. Аркадий Гайдар исемендәге пионерлар сараенда режиссёр, Казан балалар иҗаты үзәгендә педагог булып эшли[1].

1990 елдан телевидениегә күчә, балалар өчен «Әлли-бәлли-бәү» тапшыруының алып баручысы һәм мөхәррире була. Телевидениедә 25 ел эшли, 1996 елдан башлап «Татарстан — Яңа Гасыр» телеканалы өчен фильмнар төшерә[1].

Иҗаты

Режиссёрның беренсе фильмы Нурия Сәйяр әкияте буенча эшләнгән «Су кызы» телеспектакле була. Аннан соң «Тиен малае Тим-Тим» (авторы Фәнис Яруллин), «Уңган куян балалары», «Кар чәчәге», «Хан кызы Нурсолтан» кебек телеспектакльләр дөнья күрә. Гөлшат Зәйнашеваның «Тузган торактан күчкәндә» әсәре буенча телефильм төшерә. «Утырып уйлар уйладым», «Әнкәмнең догалары», «Китап», «Шигъри мизгеләр», «Ач, шигърият, серләреңне» тапшыруларына нигез салучыларның берсе[1].

Айдар Хәлим повесте буенча төшерелгән «Өч аяклы ат» фильмы 2008 елда узган IV «Алтын мөнбәр» халыкара мөселман кинофестивалендә премиягә лаек була[2].

2024 елда режиссёр Алмаз Гыймадиевның «Киләчәктән килгән малай» повесте буенча эшләнгән «Серле кунак» фильмынтәкъдим итә[3].

2025 елда үзенең 70 яшьлек юбилеен билгели[4].

Фильмография

  • «Су кызы»
  • «Тиен малае Тим-Тим»
  • «Уңган куян балалары»
  • «Кар чәчәге»
  • «Хан кызы Нурсолтан»
  • «Тузган торактан күчкәндә»
  • «Яңа елда бергә булыйк»
  • «Кешечә яшик»
  • «Китәм димә»
  • «Яланаяклы кыз»
  • «Ерактагы йолдызым»
  • «Сөю көтә йөрәк»
  • «Ышанасы килә»
  • «Бәхетлеме син?»
  • «Язышлардан узмыш юк»
  • «Кияү балакай»
  • «Сөюләрем сине хак минем»
  • «Уеннан уймак»
  • «Нәгыймә»
  • «Синең күзләр» (2017)
  • «Үксезләр» (2017)
  • «Көтелмәгән кунак» (2017)
  • «Җылы эзли җаннар» (2019)
  • «Мәхәббәт хакына» (2020)
  • «Серле кунак» (2024)

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 5 Нурания Җамали: Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе 70 яшен билгеләп үтә. Татары (5 июнь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 март 2026.
  2. Кинорежиссер Нурания Замалеева: «Актеров для фильмов ищу даже в трамвае» (рус.). chelny-izvest.ru (27 ноябрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 март 2026.
  3. Рузилә Мөхәммәтова. 39 ел элек суган утыртканыгыз булдымы яки Нурания Җамали & Алмаз Гыймадиевтан өр-яңа кино. Интертат (2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 март 2026.
  4. Нурания Җамали: Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе 70 яшен билгеләп үтә. Татары (5 июнь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 март 2026.
  5. В ТГАТ им.Г.Камала вручили Театральные премии имени Дамира Сиразиева (рус.). Министерство культуры Республики Татарстан (20 декабрь 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 март 2026.

Әдәбият

  1. Айгөл Әхмәтгалиева. Нур иясе // Мәйдан-Чаллы : журнал. — 2015. — № 9.

Сылтамалар