Дементьев Пётр Васильевич

Пётр Васильевич Дементьев[К. 1] (24 гыйнвар 1907, Алешкин Саплык, Буа өязе, Сембер губернасы14 май 1977, Мәскәү) — Совет дәүләт эшлеклесе, ССРБ авиация сәнәгате министры, инженер-генерал-полковник (1976). Ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое (1941, 1977), тугыз Ленин ордены кавалеры. Сталин премиясе лауреаты (1953).

Тормыш юлы

Яшьлек еллары

1907 елның 11 (24) гыйнварында Сембер губернасының Буа өязе Үби волосте Алешкин-Саплык авылында (хәзерге Татарстан Республикасының Чүпрәле районы) укытучылар гаиләсендә туган[1][2][3]. Милләте — рус. Шулай да, ул укыган Ульяновск һөнәри-техник училищесы тәрбияләнүчеләренең 1927 елның 24 гыйнварындагы архив исемлегендә «милләте» графасында «күрсәтелмәгән» дигән язу тора. Бу, башка факторлар белән беррәттән, аның чуаш милләтеннән булуына ишарәли[2]. Хорновар-Шигали авылындагы Радонежский Сергий храмында чукындырылган. Әтисе — Василий Степанович, әнисе — Елена Герасимовна (кыз фамилиясе — Герасимова) — Яңа Әлмәле авылыннан (хәзерге Татарстан Республикасының Чүпрәле районы). Пётр Дементьевның бабасы — Степан Игнатьевич Дементьев — Сембер өязенең Петровка авылыннан (юкка чыккан авыл) була, крепостной хокук бетерелгәннән соң, зур гаиләсе белән Үби авылына күчеп килеп утыра, шул ук вакытта аның барлык балалары, шул исәптән Пётр Дементьевның атасы — Василий Степанович Дементьев та (20.03.1885 — 5.03.1953), Петровкада туган була. Яңа урынга күченүчеләрнең барысы да җир кишәрлекләре ала алмый, әмма Дементьевларның җире булган.

П. В. Дементьев хезмәт юлын 1922 елда эшче булып башлый[1]. Мәктәпне тәмамлагач, Карл Либкнехт исемендәге Сембер һөнәри мастер-техниклар мәктәбендә укый (1918 елның 1 июленнән Орлов-Давыдов һөнәр училищесы «Урта политехник училище» дип атала башлый, ә 1919 елның 1 июлендә ул механика белгечлеге буенча мастер-техниклар әзерли торган һөнәри училище итеп үзгәртелә)[4]. 1927 елда ул М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү механика институтына укырга керә (Мәскәү политехника университеты 1922—1930 елларда шулай аталган), ләкин ике елдан соң профессор Н. Е. Жуковский исемендәге Хәрби-һава инженерлык академиясенә күчә, аны 1931 елда тәмамлый[5].

Авиациядәге эшчәнлеге

Укуын тәмамлап, иң сәләтле чыгарылыш укучылары исәбендә Гражданнар һава флоты фәнни-тикшеренү институтына җибәрелә, ә өч елдан үзе теләп конкрет производство участогына күчүне сорый. 1934—1941 елларда 81 нче номерлы Мәскәү авиация заводының цех башлыгыннан алып 1 нче номерлы Дәүләт авиация заводының (Мәскәү очкычлар төзү заводы) баш инженеры һәм директорына кадәр хезмәт юлы үтә[1][6].

1938 елдан ВКП(б) сафында[7]. 1939 елның 25 октябреннән, совет заказларының герман ягы тарафыннан үтәлү мөмкинлекләрен өйрәнү өчен, Германиядә эшләүче дәүләт комиссиясе составына кертелә[8]. 1941 елда СССР авиация сәнәгате халык комиссарының (1946 елдан — министрының) беренче урынбасары итеп билгеләнә һәм бу вазифада 1953 елга кадәр эшли. Сугыш елларында очкычларны серияләп чыгару өчен җавап бирә[5]. 1941 елда, хөкүмәтнең яңа авиация һәм махсус техника булдыру һәм чыгару буенча биремнәрен үтәгән өчен, авиация сәнәгате җитәкчеләре арасында беренчеләрдән булып Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була[1].

1952 елда КПССның XIX съездында КПСС Үзәк Комитеты әгъзалыгына кандидат итеп сайлана, 1956 елда аның әгъзасы була[9]. 1953 елда Сталин премиясе лауреаты була[1].

1953 елның мартында, СССР Авиация сәнәгате министрлыгы Л. П. Берия карамагындагы СССР Оборона сәнәгате министрлыгы составына кергәч, үз вазифасын югалта. Л. П. Берияне вазыйфасыннан алып, кулга алганнан соң, 1953 елның августында, СССР авиация сәнәгате министры итеп билгеләнә һәм совет авиасәнәгатен чирек гасырга якын — 1977 елда вафатына кадәр җитәкли (1957 елдан — СССР Министрлар Советының авиация техникасы буенча дәүләт комитеты рәисе, 1963 елдан — СССРның авиация техникасы буенча дәүләт комитеты рәисе, ә 1965 елдан — яңадан СССР авиация сәнәгате министры вазифаларында)[9][6].

Академик Г. В. Новожилов П. В. Дементьев турында болай ди[10]:

« Шунысын әйтергә кирәк, Дементьев масштабындагы кешене ялтырап торган йөзләрчә кырлы бриллиант белән чагыштырырга мөмкин, һәм аларның барысын да берьюлы күрү беркемгә дә насыйп булмый. Министр аралашкан кешеләрнең һәркайсына ул үзе күрсәтергә теләгәнне генә күрергә мөмкинлек бирә иде. Ул кырыс та, игелекле дә, сүзен бирми торган, шул ук вакытта аңлый белә иде; кирәк чакта мактый да, кирәк чакта кисеп тә әйтә белә иде, кешене үзенә якынайта да, араны төгәл билгели дә ала иде — ул күпкырлы иде һәм, министр белән янәшә эшләгәннәр фикеренчә, нәкъ менә шуның белән кызыклы да, кадерле дә булган.

Миңа күп еллар Петр Васильевич Дементьев җитәкчелегендә эшләргә туры килде. Мин бу елларны үз тормышымда, С. В. Ильюшин исемендәге тәҗрибә-конструкторлык бюросы һәм бөтен тармак тормышында бик нәтиҗәле дип саныйм. Петр Васильевич инициативасы һәм аның шәхси катнашы белән беренче реактив хәрби-транспорт очкычы Ил-76 һәм 350 урынлы киңфюзеляжлы пассажир очкычы Ил-86 булдырылды, аның тәкъдиме белән ерак магистральле Ил-96 буенча эшләр башланды. Минем язмышымда, башка бик күп хезмәттәшләремнең язмышында кебек үк, П. В. Дементьев зур роль уйнады. Ул сизгер җитәкче, күренекле дәүләт эшлеклесе һәм шул ук вакытта җылы һәм тапкыр сүзле кеше иде.

»

П. В. Дементьев КПССның XX—XXIV съездлары делегаты, 4-8 нче чакырылыш СССР Югары Советы депутаты була[9][10].

Авиаконструкторлар арасында «Бөек Петр» кушаматы белән таныла[10].

1977 елның 14 маенда вафат була, Мәскәүнең Новодевичье зиратында җирләнгән[9].

Гаиләсе

Улы — Геннадий Петрович Дементьев, Социалистик Хезмәт Герое[9].

Дәүләт бүләкләре

Исемен мәңгеләштерү

  • 1977 елда П. В. Дементьев исеме Мәскәү авиация җитештерү берләшмәсенә (элеккеге «Знамя труда» заводы) бирелә[10];
  • 2006 елда Мәскәүдә «Товарищ министр. Повесть о руководителе авиационной промышленности СССР П. В. Дементьеве» дигән китап басылып чыга[10];
  • П. В. Дементьев исемен Саратов авиация техникумы йөртә[10];
  • 2007 елда Чуашстан башкаласы Чабаксар шәһәрендәге урамнарның берсенә П. В. Дементьев исеме бирелә[10];
  • Казанда Авиатөзелеш районында Дементьев урамы бар[9];
  • Авиатөзелеш районы үзәгендә, Соцшәһәр микрорайонындагы Копылов урамы һәм мәйданында, В. И. Ленин исемендәге Мәдәният йорты каршында 1983 елда гранит постаментка П. В. Дементьевның бронза бюсты куела (скульптор — М. К. Аникушин, архитекторлар — М. Х. Агишев, Н. Е. Тарасова)[9];
  • Казанда Олег Кошевой урамындагы 20 нче йортка (Дементьев урамына караган ягына) П. В. Дементьевның бронза истәлек тактасы куелган[9];
  • 2007 елда П. В. Дементьев исеме Казан авиация-техник көллиятенә бирелгән (2007 елга кадәр — Казан авиация техникумы)[12];
  • 2010 елда «Авиапром» ААҖ "П. В. Дементьев исемендәге алтын медал"ен гамәлгә куя[10];
  • 2017 елда Яңа Үби авылында П. В. Дементьевның музее ачыла[13].

Искәрмәләр

Комментарийлар
  1. 1941 елгы Социалистик Хезмәт Герое исеме белән бүләкләү турындагы Указда — Дементиев.
Искәрмәләр
  1. 1 2 3 4 5 6 Дементьев Пётр Васильевич (1907 – 1977) (рус.). Сайт ветеранов Военно-воздушной академии. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 апрель 2026.
  2. 1 2 И. И. Бойко. Дементьев Пётр Васильевич (рус.). Чувашская энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 апрель 2026.
  3. Алёшкин-Саплык (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 апрель 2026.
  4. listina73. Автомеханический техникум  [рус.] (2014-08-13). 7 апрель 2026 тикшерелде.
  5. 1 2 Дементьев Пётр Васильевич (рус.). История.РФ. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 апрель 2026.
  6. 1 2 3 Дементьев Пётр Васильевич (рус.). Большая российская энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 апрель 2026.
  7. Дементьев Петр Васильевич (рус.). Хронос. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 апрель 2026.
  8. Степанов А. С. Развитие советской авиации в предвоенный период (1938 — первая половина 1941 гг.). — М.: Русский Фонд Содействия образованию и науке, 2009.
  9. 1 2 3 4 5 6 7 8 Дементьев Пётр Васильевич (рус.). Татарская энциклопедия TATARICA. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 апрель 2026.
  10. 1 2 3 4 5 6 7 8 Валерий Агеев. «Пётр Великий» советского авиапрома (рус.). Авиация России (29 март 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 апрель 2026.
  11. Указ Президиума Верховного Совета СССР «О присвоении звания Героя Социалистического Труда т.т. Шахурину А. И., Дементиеву П. В., Воронину П. А., Третьякову А. Т.» от 8 сентября 1941 года // Ведомости Верховного Совета Союза Советских Социалистических Республик : газета. — 1941. — 13 сентября (№ 39 (154)). — С. 1.
  12. История Казанского авиационно-технического колледжа им. П. В. Дементьева (рус.). Официальный сайт Казанского авиационно-технического колледжа. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 апрель 2026.
  13. Петр Дементьев, легенда авиапрома (рус.). Петр Дементьев, легенда авиапрома (13 май 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 апрель 2026.

Әдәбият

  • Булатов Н. Х. Йолдызлы йолдызлар : [татар хәрби эшлеклеләре, адмираллары һ. генераллары тур.] / Н. Х. Булатов. — Казан : «Ватаным Татарстан» газ. к-ханәсе, 2000;
  • Фуфаев П. (Алексеев И. Е.). В честь выдающихся земляков // Актуальное национально-культурное обозрение. — 2007. — № 1 (11). — С.с. 38 — 44.

Төркемнәр