Равил Үтәбай-Кәрими
Равил Үтәбай-Кәрими (Равил Алексей улы Үтәбаев, рус. Утябаев Равиль Алексеевич; 30 август 1933, Казаклар (Теләче районы), Саба районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР — 4 март 2005, Уфа) — тарихчы, ислам дине белгече.
Тормыш юлы
Равил Үтәбаев 1933 елның 30 августында Татарстан Республикасының Теләче районы, Казаклар авылында туа[2].
1950–1952 елларда Мәскәүдә Көнчыгышны өйрәнү институтында укый. 1956 елда Казан дәүләт педагогика институтын тәмалаганнан соң, халык мәгарифе системасында эшли: Башкортстанның Тәтешле районы, Күрдем урта мәктәбендә укытучы; Омск өлкәсенең Халык мәгарифе бүлегендә милли мәктәпләр инспекторы; 1960–1963 елларда һәм 1980 елдан Уфада Башкортстан укытучыларның белемен күтәрү институты мөгаллиме; 1963–1980 елларда Уфа һәм Уфа районы мәктәпләрендә укытучы.
1988–1991 елларда СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Тел, әдәбият һәм тарих институтында өлкән фәнни хезмәткәр була[3].
1992–1994 елларда мөдәррис, Р. Фәхретдин исемендәге мәдрәсә ректоры, Россия һәм БДБнең Европа өлеше илләре мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте Гыйльми советында әгъза булып тора.
1996–1997 елларда Әл‑Фатих университетында (Истанбул, Төркия) укыта[2].
2005 елның 7 мартында Уфа шәһәрендә вафат була, Татарстан Республикасының Теләче районы, Казаклар авылында җирләнә[4].
Фәнни эшчәнлеге
Равил Үтәбай-Кәрими, гарәп теле, көнчыгыш, ислам дине белгече буларак, рус, татар, башкорт, үзбәк, казакъ, төрек һәм башка телләрдә Көнчыгыш халыкларының мәгърифәтчелеге тарихын яктырткан мәкаләләр бастыра. Аның тарафыннан Риза Фәхретдин, Мәҗит Гафури, Закир Кадыйри һәм башка танылган татар мәгърифәтчеләренең һәм язучыларының хезмәтләре басмага хәзерләнә. Ул ислам дине тарихы һәм кануннары буенча белешмәлекләр дә төзегән[3][2][5].
Хезмәтләре
- Мәғрифәтселек эҙҙәренән. Өфө, 1991;
- Ислам: Белешмә-сүзлек. Казан, 1993.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Башкирская энциклопедия (рус.) — Башкирская энциклопедия, 2005. — 4344 с. — ISBN 978-5-88185-053-1
- ↑ 1 2 3 М. М. Утябаева. Утябай-Карими Равиль Алексеевич (рус.). bashenc.online (17 октябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 февраль 2026.
- ↑ 1 2 Утябай-Карими (Утябаев) Равиль Алексеевич (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 февраль 2026.
- ↑ Тюлячинский МР. Воспоминания о Равиле Утябай-Карими (рус.). Региональная общественная организация ветеранов (пенсионеров) Республики Татарстан (28 август 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 февраль 2026.
- ↑ Книжные памятники РФ | Личные (владельческие) книжные коллекции. kp.rsl.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 февраль 2026.
Әдәбият
- Шәркыять илчесе: мәкаләләр һәм биобиблиографик мәгълүматлар җыентыгы / Төзүчелəр Р.Х.Тимергалин, И.Г.Һадиев. Казан, 2008.
- Ученый-востоковед и исламовед Равиль Утябай-Карими: Сборник статей и биобиблиографических материалов. Казань, 2008.
- Батулла Р. Коръәндә хата булганмы? // Ватаным Татарстан. 2007. 5 май.