Василий Чуйков
Василий Иван улы Чуйков (31 гыйнвар (12 февраль) 1900 яки 12 февраль 1900, Серебряные Пруды[d], Тулагубернасы — 18 март 1982, Мәскәү) — Совет Гаскәр башлыгы, Советлар Союзы Маршалы (1955), Сталинград сугышы каһарманы, мәшһүр 64-нче гаскәренең башлыгы. Советлар Союзы Герое (ике тапкыр) (1944, 1945).
Тормыш юлы
Ватандашлар сугышы
Икенче дөнья сугышы
1939 елның декабрендә 9-нче гаскәре башлыгына билгеләнгән. 1939—1940 елларда Совет-Фин сугышында катнашкан. РККА Польша походында 1939 елда катнашкан. 1940 елның декабреннән Кытайда Совет хәрби вәкиле булып эшләгән.
Бөек Ватан сугышы
1942 елдан Бөек Ватан сугышы төрле фронтларында катнашкан. 1942 елның сентябрь аеннан 62-нче гаскәре башлыгы булып билгеләнгән.
Чуйков гаскәре каһарманлыгы
Сентябрь аенда фашистлар Сталинград эченә һөҗүм итеп кергәннәр. Һәр бина, йорт өчен каты сугыш барган. Павлов йорты, Тегермән өчен сугышлар тарихта мәңгелеккә калган.
Василий Чуйков җитәкчелегендә 62-нче гаскәр һәр йорт өчен батырлык күрсәтеп сугышкан һәм һәр көнне тупка тотуга, ачлыкка, салкынлыкка карамастан Сталинград шәһәреннән чигенмәгән. Василий Чуйков фашист гаскәрләренә Идел буйларында беркетелергә мөмкинлек бирмәгән.
Чуйков гаскәре батырлыгы Совет хәрби башлыгына «Уран» каршы һөҗүм операциясен гамәлгә ашырырга биргән. 1942 елның 19 ноябрендә «Уран» Совет каршы һөҗүм операциясе башлана. 23 ноябрьдә Калач шәһәрендә фашист көчләре чолгап алына.
1943 елның апрелендә 62-нче гаскәре батырлык һәм ныклык өчен 8-нче Гвардия гаскәре исемен ия булган. Уң Як Украина азат итү операциясендә, Висла-Одер операциясендә катнашкан.
Сугыштан соң Василий Чуйков төрле гаскәр башлыгы вазифаларын башкарган.
Василий Чуйков 1982 елның 18 мартында үлгән. Аның васыяте буенча Василий Чуйков Волгоградта Мамай Курганында «Ватан-Ана чакыра» һәйкәле итәгендә күмелгән.
Бүләкләр
- Ике тапкыр Совет Берлеге каһарманы (19.03.1944, 6.04.1945)
- тугыз мәртәбә Ленин ордены иясе (26.10.1943, 19.03.1944, 21.02.1945, 11.02.1950, 11.02.1960, 12.02.1970, 11.02.1975, 21.02.1978, 11.02.1980)
- Октябрь Инкыйлабы Ордены (22.02.1968)
- дүрт мәртәбә Кызыл Байрак ордены иясе (1920, 1925, 1944, 1948)
- Өч мәртәбә I-нче дәрәҗәле Суворов Ордены иясе (28.01.1943, 23.08.1944, 29.05.1945)
- Кызыл Йолдыз Ордены (1940)
- Алтын Дәүләт гербы белән Хөрмәтле корал (22.02.1968)
- Уналты СССБ медале
- Ике орден «Ватан алдында хезмәт өчен» алтын (АДҖ)
- Большой крест ордена Звезда дружбы между народами (АДҖ)
- Орден «Крест Грюнвальда» 2-го класса (ПНР)
- Золотой крест ордена «За воинскую доблесть» (Virtuti Militari) 4 класса (ПНР)
- Командорский крест ордена Возрождения Польши 1 и 2 класса (ПНР)
- Орден Сухэ-Батора (МНР)
- Два ордена Китая
- Крест «За выдающиеся заслуги» (США)
Истәлек
Файл:Җиңү паркы Чаллы 1.jpg
Яр Чаллының «Җиңү» паркында Каһарманнар аллеясы ачылу тантанасы, 2018
Һәйкәлләр һәм мемориаль такталар
- Серебряные Пруды шәһәрендә һәйкәл (сынчы — Евгений Вучетич)[7];
- Волгоградта 62 нче армия яр буенда һәйкәл (сынчы — Александр Чуйков, маршалның улы)[7];
- Мәскәүдә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бинасында мемориаль такта[7];
- Мәскәүдә Романов тыкрыгындагы 3 нче йортта мемориаль такта (бу йортта Чуйков 1962—1982 елларда яшәгән)[7];
- Яр Чаллының «Җиңү» паркында бюсты (2018 ел)[7];
- Тулада Первомайская кадет мәктәбендә бюсты (2021 ел) урнаштырылган[7].
Исем бирелгән объектлар
- Күп шәһәрләрдә урамнар һәм мәйданнар: Мәскәү, Волгоград, Казан (Маршал Чуйков урамы), Чиләбе, Снежинск, Урал (Казакъстан), Запорожье, Николаев, Одесса, Горловка, Лепель (Беларусь)[7];
- Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының «Маршал Василий Чуйков» истәлекле медале (2012 елда гамәлгә куелган)[7];
- Чуйков исеме Бөек Ватан сугышы үзәк музееның Дан залында мәңгеләштерелгән[7].
Фонд
2002 елдан Маршал В.И. Чуйков исемендәге тарихи истәлекне саклау фонды эшли, аны маршалның оныгы — Николай Владимир улы Чуйков җитәкли[7].
Сәнгатьтә
- Казанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына Чуйков урамындагы торак йортның фасадында маршал хөрмәтенә мурал ясала[8].
Искәрмәләр
- ↑ Deutsche Nationalbibliothek, Staatsbibliothek zu Berlin, Bayerische Staatsbibliothek, Österreichische Nationalbibliothek Record #118666266 // Gemeinsame Normdatei (нем.) — 2012—2016.
- ↑ 1 2 Чешская национальная авторитетная база данных
- ↑ Vasily Ivanovich Chuikov // TracesOfWar
- ↑ Vasily Chuikov // Encyclopædia Britannica (ингл.)
- ↑ Wassili Iwanowitsch Tschuikow // Brockhaus Enzyklopädie (нем.) / Hrsg.: Bibliographisches Institut & F. A. Brockhaus, Wissen Media Verlag
- ↑ Чуйков Василий Иванович // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Василий Иванович Чуйков (1900–1982) (рус.). Президентская библиотека имени Б.Н. Ельцина. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 июль 2026. Архивировано 1 гыйнвар 2024 года.
- ↑ Мурал в честь маршала Василия Чуйкова появился в Казани (рус.). Бизнес Онлайн (30 апрель 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 июль 2026.
Сылтамалар
- Документальный фильм «Я из 62-й», «И мир увидел Сталинград» производства ООО «Студия СувенирФильм» Режиссер Константин Шутов.
- Видео «Маршал Чуйков завещал похоронить себя в братской могиле»
- Воспоминания и письма 2011 елның 21 июнь көнендә архивланган.
- Советская военная энциклопедия / под ред. А. А. Гречко. — М.: Воениздат, 1976. — Т. 8. — 690 с. — (в 8-ми т). — 105 000 экз.
- Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1988. — Т. 2 /Любов — Ящук/. — 863 с. — 100 000 экз. — ISBN 5-203-00536-2