Яңа ел символлары

Төп мәкаләләр: Яңа ел һәм Россиядә Яңа ел

Яңа ел символлары — Россиядә кабул ителгән Яңа елны бәйрәм итү символлары һәм традицияләре.

Бизәлеш

undefined

Чыршы

Чыршы, Раштуаны бәйрәм итү элементы буларак, Россиядә XIX гасыр уртасында барлыкка килә. Бу традиция немецлардан керә, аларда исә чыршы белән бәйрәм итү XV—XVI гасырларда башлана. Немецлар традиция буенча чыршыны тәм-томнар һәм шәмнәр белән бизиләр, аның астына балалар өчен бүләкләр куялар. Россиягә бу гадәт император гаиләсе аша, кенәзбикә Александра Федоровнаның җиңел кулы белән керә. Ул үз балалары өчен Кышкы сарайда чыршы куя, соңрак чыршы бизәү модасы дворяннар арасында тарала[1]. Беренче ачык чыршы Петербургта 1852 елда куела. Революциядән соң бизәлгән чыршы хакимият тарафыннан Раштуа дини бәйрәме атрибуты буларак кабул ителә һәм традиция өзелә. Ул 1935 елда, Кремльдә балалар өчен чыршы бәйрәме үткәрелгәч, яңадан торгызыла[2]. Шулай ук чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнау традициясе дә бар[3].

Бәйрәм такыясы

Бәйрәм символы буларак чыршы таҗы XIX гасырда Гамбурглы дин белгече Иоганн Хинрих Вихерн ярдәмендә барлыкка килгән, ул ярлы гаиләләрдән берничә баланы тәрбиягә ала. 1839 елның декабрендә алар даими рәвештә Раштуаның кайчан киләчәген сорыйлар, һәм шул вакытта Вихерн агач тәгәрмәчтән һәм чыршы ботакларыннан такыя ясый, аңа 20 кечкенә кызыл шәм һәм 4 ак төстәге зур шәм урнаштыра. Бәйрәмгә чаклы көннәрне санап, ул һәр иртә кечкенә шәмне кабыза, ә зур шәмнәрне якшәмбе көннәрендә кабыза[4].

Әкият каһарманнары

Кыш бабай

Төп мәкалә: Кыш бабай

XVIII-XIX гасырларда Кыш бабай яисә салкын өчен җавап бирүче нинди дә булса Рух исеме рус крестьяннарына билгеле булмый. Шул эчтәлектәге искә алулар көнчыгыш славяннарның «мороз»ны бәйрәм табынына чакыру ритуалында очрый. Салкынны (аны шулай ук Трескун һәм Студенец дип тә атыйлар)[5], уҗымнарны туңдырмасын өчен, ашатырга кирәк булган. XIX гасырда әлеге образ язучы Владимир Одоевский каләме ярдәмендә бүләк өләшүче тылсымчы Мороз Ивановичка әверелә. 1937 елда Мәскәү Союзлар Йорты бинасында беренче Яңа ел чыршысында заманча Кыш Бабай образы барлыкка килә[6].

Кыш бабай поезды

Төп мәкалә: Кыш бабай поезды

Кыш бабай поезды — Кыш бабайның бәйрәмчә бизәлгән күчмә резиденциясе, «Россия тимер юллары» ААҖ белән Вологда өлкәсе Хөкүмәтенең уртак проекты. Кыш бабай Россия буйлап сәяхәткә беренче тапкыр 2021 елда чыга. Өч ел эчендә ул 170 тән артык шәһәрдә була, 78 мең км юл үтә һәм юлда 190 көн була. 2023 елда Кыш Бабай поезды, өч айда 33 686 км юл үтеп, Россия рекордлар китабына кертелә[7].

undefined

Кар кызы

Төп мәкалә: Кар кызы

Кар кызы — еш кына зәңгәрсу-ак күлмәк кигән кыз. Әкиятләрдә ул Кыш бабайның оныгы буларак күрсәтелә, аңа бүләкләр таратырга булыша[2]. Терелгән боз кызы образы төньяк әкиятләрендә дә еш очрый. Александр Островский 1873 елда, Афанасьев әкиятләре йогынтысында, «Снегурочка» пьесасын яза. Бу образның популярлыгына Николай Римский-Корсаковның шул ук исемдәге операсы да йогынты ясый. 1935 елда Кремльдә узган балалар өчен яңа ел бәйрәмендә Кар кызы заманча киенә[8][9].

Кар бабай

Кар бабай кышны һәм Яңа ел белән ассоциацияләнгән карны символлаштыра. Кар бабайны кардан яисә боздан ясыйлар һәм аларны шарфлар, бүрекләр һәм борын сыйфатында кишер белән бизиләр[10].

Бәйрәм табыны

Төп мәкалә: Яңа ел табыны

Яңа ел өстәле менюсында ил тарихы чагыла. Күп гасырлар дәвамында төп продуктлар булып яшелчә, ярма, балык һәм җиләкләр тора. Бай йортларда да, ярлы гаиләләрдә дә бәйрәм табыны бертөрле була. XVIII-XIX гасырларда аксөякләрнең бәйрәм менюсында ананас, җиләк, устрица, трюфель һәм сыр барлыкка килә. Инкыйлабтан соңгы елларда бәлешләр пешергәннәр һәм табынга арзанлы ит продуктларыннан әзерләнгән койка (холодец) куйганнар. Сугыштан соңгы чорда Яңа ел табынын мандарин, банан, «Наполеон» торты, оливье салаты һәм краб таякчыклары, Совет шампан шәрабе бизәгән. 1980-1990 елларда Яңа ел табынына койкалы балык куйганнар[2].

Мандариннар

СССР чорында декабрь ахырына, күп кенә җиләк-җимешләрне юнәлтү авырлашкач, җылы якларда мандариннар өлгерә. Мандариннар белән Яңа елны бәйрәм итү традициясе 1963 елда, Мароккодан Ленинград портына бу җимеш төялгән кораб килептуктагач, башланган дип санала[11].

undefined

«Оливье» салаты

Төп мәкалә: Оливье (салат)

«Оливье» салатын француз пешекчесе Люсьен Оливье уйлап тапкан. Версияләрнең берсе буенча, салат Мәскәүдәге «Эрмитаж» ресторанында сәнгати бизәлгән ризык булган, ләкин ресторан кунаклары компонентларны бергә бутаган, шул сәбәпле пешекче ризыкның составына яңа мәгънә биргән[12]. 1939 елда СССРда беренче тапкыр «Тәмле һәм файдалы ризык турында китап» басыла, Оливье салаты анда инде "Киек итеннән салат" исеме астында кулланыла. Баштагы рецептта затлы ризыклардан боҗыр һәм кыр тавыклары, кысла муены һәм сыер теле кулланылган. Салат популярлаша бару белән аның йорт вариантлары да барлыкка килә башлый, анда ит компоненты сыйфатында бозау ите, сыер ите, тавык ите, пешкән казылык кулланыла[13].

undefined

Шампан шәрабе һәм тостлар

Яңа елга шампан шәрабе белән бокал күтәрү традициясе дворяннардан килә. Шампан шәрабы дөньяви кичәләрнең аерылгысыз өлеше булып тора. Аны еш кына бәйрәмнәргә, шул исәптән Яңа елга биргәннәр. Әлеге шәраб Яңа ел эчемлеге буларак 1812 елгы Ватан сугышы вакытында кулланышка кереп китә. Французлар Россиягә киләләр һәм провиант белән бергә меңнәрчә ящик шампан шәрабы алып киләләр. Наполеон армиясе аны Мәскәүдә Россияне Җиңү хөрмәтеннән эчәчәгенә шикләнми. Наполеон белән сугыш декабрьдә тәмамлана һәм Яңа ел алдыннан шампан шәрабен рус солдатлары ача. 1813 һәм 1814 елларда җиңү өчен бу эчемлекне яңадан эчәләр, шулай итеп традиция урнаша. Бокалларны чәкештерү модасы Александр II заманында барлыкка килә, шул вакытта бәйрәм тостлары да әйтә башлыйлар[14].

1920 еллар башында, акрынлап, партия һәм совет хезмәткәрләреннән торган яңа иҗтимагый элита формалаша башлый. 1936 елда азык-төлек сәнәгате халык комиссары Анастас Микоян сөйләгәннәрдән:

undefined

Яшәү күңелле булып китте, димәк, эчәргә дә мөмкин, ләкин акылыңны югалтмаслык һәм сәламәтлеккә зыян китермәслек итеп эчәргә кирәк

Шул ук елда ВКП(б) Үзәк Комитеты һәм СССР Халык комиссарлары советы шәраб ясау сәнәгатен үстерү турында Карар кабул итә, 5 ел эчендә шампан шәрабы чыгару 60 тапкырга артырга тиеш була. Иске «Абрау-Дюрсо» заводында һәм башка заводларда параллель рәвештә, саклану вакытын (выдержка) 25 көнгә кадәр кыскартып, арзанлы ысул белән шампан шәрабы җитештерүне оештырырга карарлыйлар[15].

Күңел ачу

Кино һәм телевизион программалар

1960 елларда формалашкан Яңа ел бәйрәме традицияләре бүгенге көндә дә яши . Гаилә эчендә бәйрәм итүнең бер атрибуты — ул телеэкран, аны Яңа елга берничә сәгать кала кабызалар, бу вакытта табын корылган, совет программаларын һәм фильмнарын карау кабул ителгән була[16]:

«Щелкунчик» балеты

Төп мәкалә: Щелкунчик (балет)

«Щелкунчик» балетының премьерасы XIX гасыр ахырында була. Акрынлап ул Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәренең бер символына әверелә. Яңа ел бәйрәме көннәрендә Петр Чайковский музыкасын бөтен дөнья буйлап: концертларда, тамашаларда, ярминкәләрдә ишетергә мөмкин[17].

Президентның Яңа ел мөрәҗәгате

31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә ил гражданнары алдында традиция буенча Россия Федерациясе Президенты чыгыш ясый. Телевизион Яңа ел мөрәҗәгатьләре традициясен КПСС Үзәк Комитеты Генераль секретаре Леонид Брежнев кертә, үзәк телевидениедә беренче чыгыш 1970 елның 31 декабрендә 23:50 сәгатьтә экранга чыга[18].

Фейерверклар

1699 елның 20 декабрендә Петр I «Яңа елны бәйрәм итү турында»гы Указга кул куя, анда шәһәр халкына бер-берсен котларга, йортларны нарат һәм чыршы агачлары ботаклары белән бизәргә һәм утлы тамаша оештырырга боерылган. Петр І нең «Яңа елны бәйрәм итү турында»гы 1736 номерлы Указында түбәндәгечә языла:

Когда на большой Красной площади огненные потехи зажгут и стрельба будет, потом по знатным дворам, боярам и окольничим, и думным и ближним, и знатным людям полатного, воинского и купецкого чина, знаменитым людям, каждому на своём дворе из небольших пушечек, буде у кого есть, и из нескольких мушкетов или иного мелкого ружья учинить трижды стрельбу и выпустить несколько ракетов, сколько у кого случится, и по улицам большим, где пространство есть, генваря с 1 по 7 число, по ночам огни зажигать из дров или хворосту, или соломы, а где мелкие дворы, собрався пять или шесть дворов, такой огонь класть, или, кто похочет, на столбиках поставить по одной, по две или по три смоляные и худые бочки, и наполня соломою или хворостом, зажигать, перед бурмистрскою ратушею стрельбе и таким огням и украшению, по их рассмотрению быть же[19].

Мәскәүдә фейерверкларны 1980 елдан сата башлыйлар, шуннан бирле мәскәүлеләр аларны, яңа ел сәгате суккач, төн уртасыннан соң ук җибәрәләр. Салютка килгәндә, шәһәрдә аны корылма һәм туплар ярдәмендә җибәрәләр[20].

Искәрмәләр

  1. «Никому в голову не придет, что она не русская»: история елки и Нового года в России. mir24.tv (25 декабрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 ноябрь 2024.
  2. 1 2 3 Откуда пошли новогодние символы. rg.ru (2021 -12-09). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2024.
  3. Дед Мороз, хоровод у елки, шампанское под бой курантов: Откуда появились современные новогодние традиции (2023-12-29). 29 ноябрь 2024 тикшерелде.
  4. Как мандарины, карамельная трость, венок и носки с подарками стали символами Нового года и Рождества. mel.fm (19 декабрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2024.
  5. От злого старика до доброго волшебника. История Деда Мороза в России. spb.aif.ru (30 декабрь 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 2024-25-11.
  6. Тайна Деда Мороза. Как Снегурочка стала сиротой, и кто ее родители. gazeta.ru (18 ноябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 ноябрь 2024.
  7. Поезд Деда Мороза отправился в новогоднее путешествие из Великого Устюга. Состав посетит более 60 населенных пунктов менее чем за два месяца. РБК (14 ноябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 ноябрь 2024.
  8. Откуда пошли новогодние символы. rg.ru (9 декабрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 ноябрь 2024.
  9. Кто такая и откуда взялась Снегурочка: история происхождения внучки Деда Мороза. lenta.ru (27 декабрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 ноябрь 2024.
  10. Символы Нового года: их значение и история. podarki-novosibirsk.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2024.
  11. Как в России появились мандарины и почему они стали атрибутом нового года? culture.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 ноябрь 2024.
  12. Оливье многоликий. iz.ru (3 гыйнвар 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 ноябрь 2024.
  13. Ёлка, оливье и "Советское шампанское". Откуда пришли главные символы Нового года. life.ru (30 декабрь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 ноябрь 2024.
  14. Откуда пошла традиция открывать на Новый год шампанское? aif.ru (19 ноябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 ноябрь 2024.
  15. Ёлка, оливье и "Советское шампанское". Откуда пришли главные символы Нового года. life.ru (30 декабрь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 декабрь 2024.
  16. Обернуться назад: Как в России и Москве праздновали Новый год в 1960-е. thecity.m24.ru/. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 ноябрь 2024.
  17. «Это балет о мечте»: как «Щелкунчик» стал одним из символов Нового года и Рождества. russian.rt.com (6 гыйнвар 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 ноябрь 2024.
  18. История новогодних обращений лидеров СССР и России. Досье. ТАСС (31 декабрь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 декабрь 2024.
  19. «Увеселительные», или бенгальские огни: история возникновения главного атрибута Нового года. vc.ru (29 декабрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2024.
  20. Новый год по-московски: история и современность. mos.ru (7 декабрь 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 декабрь 2024.

Төркемнәр