Кыш бабай поезды

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Поезд № югары әһәмияттәге поезд
«Кыш бабай поезды»
Локомотив Поезда Деда Мороза.jpg
Төп мәгълүматлар
Категория Фирма пассажир поезды
Россия тимер юллары
Маршрут Себер, Ерак Көнчыгыш, Урал, Россиянең төньяк һәм Аурупа өлеше
Тукталышлар саны 64
Эре шәһәрләр Амурдагы Комсомольск, Хабаровск, Владивосток, Улан-Удэ, Иркутск, Красноярск, Омск, ЧЧиләбе, Магнитогорск, Уфа, Түбән Новгород, Екатеринбург, Мәскәү, Санкт-Петербург, Петрозаводск, Мурманск
Юлдагы вакыт 85 тәүлек
Юлның озынлыгы 30000 артык км
Дәвамлылык һәр елны
Техник мәгълүматлар
Составтагы вагоннар саны 19
Silk-film.png Тышкы видеофайллар
Silk-film.png Казанда Кыш Бабай поездын каршы алу
Кыш бабай поездының почта тартмасы
Кыш бабай поездын Казанда каршы алу, 2021 ел
Кыш бабайның Казанда татарстанлыларны сәламләве, 2021 ел

Кыш бабай поезды (рус. Поезд Де́да Моро́за) — Кыш бабайның күчмә резиденциясе булган, 19 вагоннан торган махсуслаштырылган тимер юл составы, Россия буйлап сәяхәт итә. Проект Вологда өлкәсенең Бөек Устюгта Кыш бабайның туган җирендә барлыкка килә. Яңа ел символларының берсе.

Составта, күчмә резиденциядән тыш, интерактив зоналы вагоннар, «Әкият авылы», уеннар һәм Яңа ел квестлары үткәрү өчен вагоннар, сувенирлар белән вагон-кибет, төньяк ризыклары тәкъдим ителгән вагон-рестораны, фото-купе, хезмәткәрләр өчен техник вагоннар бар[1][2][3][4][5].

Кыш Бабай поезды — «Россия тимер юллары» ачык акционерлык җәмгыяте һәм Вологда өлкәсе Хөкүмәтенең уникаль уртак проекты[6].

2021 елда беренче тапкыр Кыш бабай поезды Россиянең ерак төбәкләрендә һәм шәһәрләрендә яңа елны бәйрәм итү өчен Бөек Устюгтан кузгала. Поездның иҗади персоналы булып Бөек Устюгтан Кыш бабай, Костромадан Кар Кызы һәм әкият геройларын уйнаучы артистлар һәм аниматорлар төркемнәре — Аушка апа, Трескун бабай, гном, куян, юлбарыс, Кар бабай. Алар барлык шәһәрләрдә һәм тукталышларда бәйрәм программасы — уеннар, биюләр оештыралар һәм халыкны бәйрәм белән котлыйлар.

Кыш бабай поездына, аның әкияти персонажларын тукталышларда, вокзалларда, вокзал яны мәйданнарында күрергә һәм алар белән уеннар уйнарга теләгән һәркем бушлай катнаша ала. Поездда сәяхәт итү һәм бүләкләр алу буенча хезмәт күрсәтүләрнең бер өлешенә билетлар сатып алырга кирәк. Яңа елны күчмә бәйрәм итү тәмамланганнан соң, һәр сезонның гыйнварында Кыш бабай поезды Карелиягә килә. Биредә Сортаваланның салкын тукталышы платформасында киләсе кышкы сезонның октябренә кадәр экспозиция объекты була[1][7].

2021—2022 еллардагы сезон[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2021—2022 елгы сезонда Кыш бабай поезды 15 мең чакрымнан артык юл уза һәм 36 шәһәрдә була. Тукталышларда һәм вокзалларда бәйрәм чараларында 200 меңгә якын кеше катнаша, шуларның 10 меңгә якыны поезда сәфәргә чыга.

Казанда әкият поезды 15 декабрьдә килеп җитә. Кышкы тылсымчы Кар Кызы һәм Кар бабайлары белән бергә сәяхәт итә. Кунакларны Казанның үзәк тимер юл вокзалында республикада яшәүчеләр һәм кунаклар балалары белән бергә каршы ала.

2022—2023 еллардагы сезон[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2022—2023 елгы сезонда Кыш бабай поезды 23 октябрьдә Россия буенча Бөек Устюгтан Владивостокка һәм Россия тимер юлларының иң кырый ноктасы — Находкадагы Тын океан тукталышына кадәр өч айлык сәяхәткә чыга. Ике якка юлның гомуми озынлыгы — 33 мең км. Поезд маршруты Байкал-Амур магистрале һәм Транссиб шәһәрләре, Россиянең Аурупа өлеше, Сочи, Санкт-Петербург һәм Мәскәү аша уза (барлыгы — 200 тукталыш)[7][8].

Казанга Кыш бабай поезды 5 декабрьдә килеп туктый.

2023—2024 еллардагы сезон[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2023—2024 елгы сезонда Кыш бабай поезды 11 ноябрьдә Бөек Устюгтан кузгала, 27 декабрьдә Мәскәүгә килеп җитә. 64 көн эчендә поезд Россиянең төрле төбәкләрендәге 80 шәһәрдә була, 32 мең км юл үтә һәм Бөек Устюгта 2024 елның 13 гыйнварында марштрут тәмамлагана.

2024—2025 еллардагы сезон[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2024—2025 елгы сезонда Кыш бабай поезды Бөек Устюгтан 19 ноябрьдә Россия буенча сәяхәткә чыга, сәфәрнең беренче ноктасы Тайшет тукталышы[9][10]. 27 ноябрьдә поезд Амурдагы Комсомольскка җитә[11]. Массакүләм мәгълүмат чаралары мәгълүматлары буенча, 54 көн эчендә состав 60 тан артык торак пунктта туктала һәм 30 мең км га якын араны уза. Поезд Байкал-Амур магистрале буйлап бара, Ерак Көнчыгыш, Себер, Урал һәм Россиянең Аурупа өлешендәге шәһәрләр тукталышларында туктыЙ[12].

Бөтенроссия Кыш бабае үзенең маршруты турында[9]:

« Дүртенче тапкыр үземнең әкияти поездда ил буйлап сәяхәткә чыгам. Сәяхәт вакытында 60 тан артык шәһәрдә булдым һәм хәтта Сахалин утравынада кереп чыгармын, ә гыйнвар башында Бөек Устюгка кайтачакмын. »

«Россия тимер юллары» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары Иван Колесников сүзләренчә, поезд Ерак Көнчыгыш, Транссиб буенча уза һәм Себер, Урал, Россиянең үзәк өлеше аша кире Бөек Устюгка юнәлә.

« Безнең максатыбыз Сахалин утравына бару. Сахалинда яшәүче балалар беренче тапкыр Кыш бабайны һәм аның тылсымлы, әкияти поездын күрәчәк.
Иван Колесников[13]
»

Бәйрәм программасы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кыш бабай поезды күчмә резиденциядән гыйбарәт, аның составында Кыш бабайның салон-кабул итү бүлмәсе, уеннар һәм квестлар өчен әкияти авыл, сувенирлар белән вагон-кибет, курчак театры һәм чәй эчү өчен вагон-ресторан. Поездның башында П36 серияле паровоз, шулай ук ВЛ-82 м серияле сирәк ретро-электровоз тора[14].

Кыш бабай поездының күңел ачу программасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тукталышның озынлыгына карап, күңел ачу программасы ике төргә бүленә:

Стандарт программа (дәвамлыгы — 3 сәгать):

  • Кыш бабайның күчмә резиденциясендә булу — аниматорлар төркеме белән квест узу, Бөек Устюгтан килгән Кыш бабай белән очрашу, Кыш бабайдан татлы бүләк һәм вагон-ресторанда чәй эчү, дусларга яки туганнарга җибәрү өчен открытка.
  • «Курчак театры» вагоны, анда тылсым эзләү буенча Кыш бабай поездының курчак геройлары белән 45 минутлык тамаша уза. Билет бәясенә спектакль, Кыш бабайдан татлы бүләк һәм аның видеодан котлавы керә.
  • Билет сатып алырга өлгермәгәннәр өчен «тере чират» тәртибендә вагон-кибеткә һәм Төньяк ризыкларын татып карарга мөмкин булган вагон-ресторанга барып була. Поезд тукталышка килеп туктагач, Кыш бабай резиденциядән чыгып кунакларны сәламли, поезд китәр алдыннан алар белән саубуллаша.

Кыска программа (дәвамлыгы — 2 сәгать):

  • Поезд сәхнәсендә тамашаны бушлай карарга мөмкин, курчак театрында һәм күчмә резиденциядә спектакль карау өчен билетлар сатып алырга кирәк.

Кыш бабай поездына билетлар бәясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сатуга берничә төр билет чыга:

  • 6-13 яшьтәге балалар өчен 2450 сум;
  • Бала (3-5 яшбьтәге) һәм бала белән килгән кунакка (14 яшьтән) 2950 сум.

«Кыш бабайның күчмә резиденциясе» билеты бәясенә түбәндәгеләр керә:

  • Поездда анимация программасы;
  • Күчмә резиденциясендә Кыш бабай һәм Кар Кызы белән очрашу;
  • Кыш бабайдан балалар өчен бүләк;
  • Чәй табыны;
  • Туганнарга һәм дусларга җибәрү өчен открытка.

«Курчак театры»:

  • 45 минутлык тамаша;
  • Бала өчен Кыш бабайдан бүләк;
  • Кыш бабайдан видеокотлау.

Курчак театрына балалар билеты буенча чикләү — 6-10 яшьләр. Программада Кыш бабай белән очрашу каралмаган. Билетларны сату Россия тимер юллары сайтында поезд тукталышка килгәнче 30 тәүлек алдан ачыла[15].

2024 елда Кыш Бабай поезды маршруты
Кыш бабай поездының җәдвәле (2024—2025 еллар)
Поездның тукталышка килү көне Шәһәр
1 19.11.2024 Тайшет
2 20.11.2024 Вихоревка
3 21.11.2024 Усть-Кут
4 22.11.2024 Северобайкальск
5 24.11.2024 Яңа Чара
6 25.11.2024 Тында
7 26.11.2024 Февральск
8 26.11.2024 Яңа Ургал
9 27.11.2024 Амурдагы Комсомольск
10 30.11.2024 Невельск
11 30.11.2024 Ильинское
12 01.12.2024 Поронайск
13 01.12.2024 Тымовск
14 01.12.2024 Ноглики
15 02.12.2024 Долинск
16 02.12.2024 Южно-Сахалинск
17 05.12.2024 Хабаровск
18 06.12.2024 Уссурийск
19 06.12.2024 Владивосток
20 07.12.2024 Биробиджан
21 08.12.2024 Благовещенск
22 08.12.2024 Белогорск
23 09.12.2024 Сковородино
24 09.12.2024 Ерофей Павлович
25 09.12.2024 Могоча
26 10.12.2024 Карымское
27 10.12.2024 Чита
28 11.12.2024 Петровский завод
29 11.12.2024 Улан-Удэ
30 13.12.2024 Иркутск
31 14.12.2024 Черемхово
32 14.12.2024 Зима
33 15.12.2024 Красноярск
34 16.12.2024 Абакан
35 17.12.2024 Новокузнецк
36 18.12.2024 Новосибирск
37 19.12.2024 Омск
38 20.12.2024 Шадринск
39 21.12.2024 Курган
40 22.12.2024 Челябинск
41 23.12.2024 Карталы
42 23.12.2024 Магнитогорск
43 24.12.2024 Стәрлетамак
44 24.12.2024 Салават
45 25.12.2024 Уфа
46 26.12.2024 Самара
47 27.12.2024 Балаково
48 28.12.2024 Саранск
49 29.12.2024 Түбән Новгород
50 30.12.2024 Киров
51 31.12.2024 Екатеринбург
52 02.01.2025 Дзержинск
53 03.01.2025 Мәскәү
54 04.01.2025 Псков
55 05.01.2025 Түбән Новгород
56 05.01.2025 Чудово
57 06/07.01.2025 Санкт-Петербург (Новый Петергоф)
58 08.01.2025 Петрозаводск
59 09.01.2025 Мурманск
60 10.01.2025 Вологда
61 11.01.2025 Котлас
62 11.01.2025 Бөек Устюг

Проектта 100 дән артык хезмәткәрдән торган тимер юлчылар төркеме эшли. Алар — техниклар, төзәтүчеләр, машинистлар, поезд башлыклары, проводниклар, административ эшчеләр, сакчылар, кабымханә һәм ресторан хезмәткәрләре һәм башкалар[1][7].

Өстәмә мәгълүмат

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2023 елда Кыш бабай поезды Россиянең рекордлар китабына кертелә. Өч айда ул 33 686 км юл үтә[16].

Ике ел дәвамында Россиянең 150 дән артык шәһәрендә Кыш бабай поезды чараларында 900 меңнән артык кеше катнаша[17].

Кыш бабай поезды Казанда

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кыш бабай поезды Казанның 1 нче тимер юл вокзалына килә. Поезд 10 сәгать тукталышта тора. Татарстан халкы һәм кунаклары кышкы тылсымчының күчмә резиденциясен каршы ала һәм озата, вокзал территориясендә бәйрәм программасында катнаша.

2023—2024 елларда Татарстан шәһәрләре Кыш бабай поездының маршрутына кертелми[18].

2022 ел[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  1. 1 2 3 Дед Мороз из Великого Устюга отправился в путешествие по стране. ТАСС (22 октябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 ноябрь 2022.
  2. Поезд Деда Мороза отправится в рейс по 100 городам России. Известия (22 октябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 ноябрь 2022.
  3. Поезд Деда Мороза из Великого Устюга отправился в турне по стране. Интерфакс (22 октябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 ноябрь 2022.
  4. Из Великого Устюга стартует новогодний поезд. Российская газета (1 декабрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 ноябрь 2022.
  5. Дед Мороз отправился в большое путешествие по России на сказочном поезде. Первый канал (6 декабрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 ноябрь 2022.
  6. О проекте. Официальный сайт ОАО «РЖД».
  7. 1 2 3 Поезд Деда Мороза отправился на Дальний Восток. Российская газета (5 ноябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 ноябрь 2022.
  8. Стало известно, когда в Петербург приедет волшебный поезд Деда Мороза. Фонтанка (5 ноябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 ноябрь 2022.
  9. 1 2 Поезд Деда Мороза отправится в путешествие по России 19 ноября. 11 ноябрь 2024 тикшерелде.
  10. Иванова, Т. Поезд Деда Мороза прибыл в Тайшет 19 ноября. Комсомольская правда (19 ноябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 ноябрь 2024.
  11. В Комсомольск-на-Амуре приехал поезд Деда Мороза. otr-online.ru (27 ноябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 ноябрь 2024.
  12. Поезд Деда Мороза сделает остановки на четырёх амурских станциях (2024-11-11). 11 ноябрь 2024 тикшерелде.
  13. «Поезд Деда Мороза» прибудет в Москву 3 января, Информационный Центр Правительства Москвы (2024-10-21). 11 ноябрь 2024 тикшерелде.
  14. В Великом Устюге презентовали поезд Деда Мороза. 15 ноябрь 2024 тикшерелде.
  15. Поезд Деда Мороза. poezddedamoroza.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 ноябрь 2024.
  16. Поезд Деда Мороза вошел в Книгу рекордов России. Как он выглядит. 11 ноябрь 2024 тикшерелде.
  17. РИА Новости, 27 декабря 2023. В Москву прибыл поезд Деда Мороза
  18. Рузалия Хәкимуллина. Города Татарстана не попали в маршрут «Поезда Деда Мороза». Лента.ру (8 ноябрь 2023).