Республика Яңа ел чыршысы
Республика Яңа ел чыршысы, Президент чыршысы (рус. Республиканская Новогодняя елка) — ел саен Яңа ел алдыннан укуда, спортта, иҗатта һәм иҗтимагый эшчәнлектә аерылып торган балалар һәм яшүсмерләр өчен үткәрелә торган бәйрәм чарасы. Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән оештырыла һәм төбәкнең мәдәни тормышында мөһим вакыйгаларның берсе булып тора.
Бәйрәм тарихы
Татарстанда Президент чыршысын уздыру тәкъдиме 1990 елларда, республика суверенитет кабул иткәннән соң барлыкка килә. Төп идея — балаларны төрле өлкәләрдә уңышларга ирешергә этәрү, милли традицияләрне һәм мәдәни кыйммәтләрне саклый торган бәйрәм булдыру.
Беренче Президент чыршысы 1996 елның 6 гыйнварында Казанда уза һәм шуннан бирле күп балалар һәм аларның ата-аналары көткән традицион чарага әверелә. Вакытлар узу белән бәйрәм республикада төп Яңа ел вакыйгасы статусына ия була. Чара Татарстанда яшәүчеләрнең генә түгел, Россиянең башка төбәкләреннән килгән кунакларның да игътибарын җәлеп итә. Президент чыршы тамашасын үткәрүне башлап җибәрүче — Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев.
Президент балаларны беренче шундый чыршы бәйрәме, укуда, спортта һәм башка өлкәләрдә уңышлары белән котлый. Шушы вакыттан алып Президент чыршысы бөтен республиканың укуда уңышларга ирешкән укучылары өчен традициягә әверелә.
| Кызыклы күңел ачу программасы булган менә шундый күңелле, күп балаларны берләштерә торган чыршы бәйрәме минем хәтердә беренчесе. Яңа ел балының авторлары һәм оештыручылары бик тырыштылар. Республиканың барлык районнарыннан килгән балаларга уңайлы булсын өчен, ул ике өлешкә бүленгән: беренчесе (көндезге) – 6-9 сыйныф укучылары өчен, икенчесе - өлкән сыйныф укучылары өчен. Әлбәттә, аларның барысы да Яңа ел бүләкләре тапшырылды. Тататарстан Республикасы Балалар һәм яшьләр эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Е. Алешина[1]
|
2000 елдан Республика Яңа ел чыршысы Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан үткәрелә[2].
Үткәрү урыны
- Беренче Республика Яда ел чыршысы «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә уза (1996 ел)[1];
- «УНИКС» мәдәни-спорт комплексы (2001)[3];
- «Татнефть Арена» боз сарае (2020 елдан).
Чараның программасы
Республика Яңа ел чыршысы программасы үз эченә бәйрәм рухы тудыру һәм балаларның күңелен ачу өчен билгеләнгән төрле элементларны ала.
Бәйрәмнең төп компонентлары арасында:
- Театральләштерелгән тамаша: программаның нигезендә Кыш Бабай, Кар Кызы һәм башка әкият персонажлары катнашында театраль шоу. Тамаша музыкаль номерлар, биюләр һәм интерактив уеннар белән бара.
- Концертлар һәм чыгышлар: сәхнәдә популяр җырлар һәм композицияләр башкаручы танылган артистлар, музыкантлар һәм бию коллективлары чыгыш ясый.
- Бүләкләр: Президент чыршысына чакырылган һәр балага Татарстан Президентыннан бүләк тапшырыла.
- Президент белән очрашу: Балаларның республика башлыгы белән шәхсән аралашу, сораулар бирү һәм чакырулары өчен рәхмәт белдерү мөмкинлеге бар.
Катнашучылар
Чарага фән олимпиадаларында, спорт ярышларында, иҗади конкурсларда җиңүчеләр, шулай ук ятим балалар, аз керемле гаиләләрдән һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган 6 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр чакырыла. Мәктәпләр, балалар бакчалары, спорт түгәрәкләре һәм иҗат төркемнәре үзләренең иң яхшы укучыларын бәйрәмдә катнашырга тәкъдим итә.
Чараның әһәмияте
Республика Яңа ел чыршысы мөһим социаль һәм мәдәни әһәмияткә ия. Ул балаларны төрле өлкәләрдә югары нәтиҗәләргә ирешергә этәрә, иҗади сәләтләрен үстерүгә ярдәм итә һәм үз республикасы өчен горурлык хисләрен ныгыта. Чара шулай ук хакимият һәм җәмгыять арасындагы хезмәттәшлек үрнәге булып тора, төбәк җитәкчелегенең киләчәк буын турында кайгыртуын күрсәтә.
Галерея
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 А. Арсеньев. Президентская елка зажигает огни. shaimiev.tatarstan.ru (6 гыйнвар 1996).
- ↑ Рустам Минниханов поздравил с наступающим Новым годом детей - участников республиканской елки в «Татнефть Арене». rais.tatarstan.ru (25 декабрь 2020).
- ↑ Президентская елка в Казани. shaimiev.tatarstan.ru (27 декабрь 2001).