Россиядә Яңа ел

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Яңа ел
Өй түрендә Яңа ел чыршысы
Өй түрендә Яңа ел чыршысы
Төре Дәүләт бәйрәме
Башка төрле Яңа ел каникуллары
Әһәмияте Яңа елга аяк басу
Кабул ителгән 20.12.1699 (Пётр I Указы нигезендә, Полное собраніе законовъ Россійской имперіи)
Уздырыла Россия байрагы
Дата 1-8 гыйнвар
Йолалар Яңа ел ярминкәләре, шәһәрне һәм йортларны бизәү, чыршы бизәү

Яңа ел (рус. Новый год) — ел саен 31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә билгеләп үтелә торган Россиянең төп календарь бәйрәмнәренең берсе. Бәйрәм итү нәкъ менә шушы датада 1699 елда Петр I тарафыннан раслана һәм күп кенә яңа ел традицияләренә башлангыч була[1]. 1929 елдан 1935 елга кадәр бу бәйрәм уңаеннан тантаналы чаралар үткәрелми[2].

Рус Яңа елының символы — Кыш бабай[3]. Россиядә бәйрәмнең төп атрибутлары: мандариннар, оливье салаты һәм «Советский» шампан шәрабы[4].

Россиядә яңа ел төне, гадәттә, узган елга йомгак ясау, котлаулар җиткерү, Президент мөрәҗәгатен тыңлау һәм Кремльнең Спас манарасы курантлары астында теләк теләү вакыты булып санала[5][6].

Төп мәкалә: Яңа ел

1699 елга кадәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бәйрәмнең баштагы исеме «Елның беренче көне» була. Бу хакта мәгълүмат 1586 елгы Француз-рус сөйләм китабында бар[7]. Һәр ел исәбе 1 марттан яки 1 сентябрьдән башланган, чөнки 1492 (7000) елга кадәр Россиядә параллель рәвештә ике календарь стиле сакланган. Соңыннан бәйрәм нәкъ менә сентябрьдә уздырыла башлый[8]. Бу 1 сентябрьнең мөһим чиркәү датасы[1] — Симеон Столпник көне белән бәйле була, календарь елы башын да шул көнгә туры китерәләр[9].

Бәйрәм чиркәү йолалары буенча үткәрелә һәм 31 августта кичке гыйбадәттән башлана. «Яңа ел башлану турында» гыйбадәт җыры башкарыла. Яңа ел җиткәнен халык нәкъ төн уртасында, чаң тавышы ишетеп белә[1]. 1 сентябрьдә, иртәнге һәм төшке аш арасында, гыйбадәтханә каршында махсус тантана оештырыла. Үткәрү урыны итеп Кремльнең Иванов мәйданы сайлана. Катгый үтәлергә тиешле бу чараның аерым атамасы — «Действо нового лета» булган. Тантанада патша, патриарх һәм башка рухани хакимиятләр катнаша[1]. Бәйрәм тәмамлангач, өлкән туганнарын әлеге мөһим бәйрәм белән котлау өчен, кунакка йөрешү кабул ителгән[1].

Петр I үзгәртеп корулары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1699 елда Петр I 19 һәм 20 декабрь указлары[10] белән Яңа елны бәйрәм итү датасын һәм аның каршылау традициясен генә түгел, ә елны санау тәртибен дә үзгәртә. Моннан соң ул Раштуадан алып барыла башлый. Чиркәү елының башы үзгәрешсез — 1 сентябрьдә кала, ә дөньяви ел башын 1 гыйнварга күчерәләр. Бу — бәйрәмнең халык бәйрәменә әверелүенә этәргеч бирә[1].

Беренче Яңа елны каршылаганда Кызыл мәйданда ракетаны патша үзе кабыза. Ул бу бәйрәмне атна дәвамында билгеләп үтү традициясен кертә[11]. Яңа ел башланачагын белдергән чаң тавышына мылтык һәм туп тавышлары да өстәлә. Шулай ук бәйрәмгә урамнарны һәм йортларны ылыслар белән бизәү, аксөякләр өчен төшке аш оештыру һәм фейерверклар аттыру гадәткә керә[1]. Тантананың беренче көнендә халык бер-берсен «яңа ел башлану» белән котларга тиеш була[1].

Яңа стиль[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1918 елда, җирле календарьның Европа календареннән артта калуын киметү өчен, Россиядә чираттагы календарь реформасы үткәрелә: 1918 елның 26 гыйнварындагы Декрет нигезендә, григориан ел санавына күчү гамәлгә ашырыла, ул «яңа стиль» дип атала. Нәтиҗәдә, 31 гыйнвардан соң ук 14 февраль җитә. Шуның нәтиҗәсендә тагын бер бәйрәм — Иске Яңа ел барлыкка килә. Аны бәйрәм итү датасы 14 гыйнвар була[12].

Рус православие чиркәве католик григориан календаренә күчүдән баш тара, шул сәбәпле бу вакыттан башлап бәйрәм, чиркәү бәйрәме булудан туктап, дөньяви булып китә. Хәзер Раштуаны ел башыннан алты көн узгач — 7 гыйнварда бәйрәм итәләр. Үткәрелгән реформа нәтиҗәсендә беренче бәйрәм итү бер елдан соң гына — 1919 елда гына уза[13], ә 10 елдан соң хакимият аны үткәрүне бөтенләй тыя. Шул ук вакытта Яңа ел ял көне булудан туктый һәм бу 1947 елга кадәр шулай кала[14].

СССРда Яңа ел[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яңа елны рәсми рәвештә бәйрәм итү бары тик 1935 елда, 28 декабрьдә «Правда» газетында әлеге бәйрәмнең совет балалары өчен мөһимлеге турындагы өндәмә басылып чыккач кына, яңадан башлана. Бәйрәмгә өч көн кала яңадан чыршылар, уенчыклар һәм мишура сатыла башлый, ә балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә бәйрәм чаралар оештырыла[2]. Анда төп кунакларның берсе Кыш бабай була, ә 1937 елда беренче тапкыр Союзлар Йортындагы чыршы бәйрәмендә аның оныгы — Кар кызы катнаша.

Шушы вакыттан Яңа ел бәйрәменә хас традицияләр формалаша башлый: совет кешеләренең өстәлендә «Совет шампан шәрабе»[4], мандариннар, «Селедка под шубой» һәм данлыклы оливье салаты пәйда була[15]. Бу чорда бәйрәмгә шулай ук Кремль курантлары һәм дәүләт башлыгының халыкка бәйрәм мөрәҗәгате дәүләт символикасы буларак кабул ителә. Яңа ел төнендә «Голубой огонёк» тапшыруын[2] карау традициягә әверелә.

Бөек Ватан сугышы вакытында балалар өчен Чыршы бәйрәмнәрен үткәрүгә аерым игътибар бирелә. Бу чараларны хәтта госпитальләрдә дә оештыралар[2].

1948 елдан 1 гыйнвар яңадан ял көне булып санала, әмма бу көн шимбә яисә якшәмбегә туры килсә, башка көнгә күчерелми[14].

Кремльнең Георгий залында балалар һәм яшьләр бәйрәмнәрен 1954 елдан башлап оештыра башлыйлар[4].

СССР кинофильмнарында Яңа ел[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Совет чоры фильмнарында Яңа елны бәйрәм итүнең төп традицияләре күрсәтелгән:

  • «Чук и Гек» (1953, режиссёры — И. Лукинский)[16];
  • «Карнавальная ночь» (1956, режиссёры — Э. Рязанов)[17];
  • «Как рождаются тосты» (телефильм, 1962, режиссёры — А. Тутышкин)[18];
  • «Зигзаг удачи» (1968, режиссёры — Э. Рязанов)[19];
  • «В тринадцатом часу ночи» (телефильм, 1969, режиссёры — Л. Шепитько)[20];
  • «Новогоднее похищение» (телефильм, 1969, режиссёры — Ю. Сааков)[21];
  • «Джентльмены удачи» (1971, режиссёры — А. Серый)[22];
  • «Телеграмма» (1971, режиссёры — Р. Быков)[23];
  • «Эта весёлая планета» (1973, режиссёры — Ю. Сааков, Ю. Цветков)[24];
  • «Ирония судьбы, или С лёгким паром!» (телефильм, 1975, режиссёры — Э. Рязанов)[25];
  • «Новогодние приключения Маши и Вити» (телефильм, 1975, режиссёры — И. Усов, Г. Казанский)[26];
  • «Чародеи» (телефильм, 1982, режиссёры К. Бромберг)[27];
  • «Снегурочку вызывали?» (телефильм, 1985, режиссёры — В. Морозов)[28].

Совет чорыннан соң[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1992 елда 2 гыйнвар, Россиядә хезмәт турындагы законнар кодексына төзәтмәләр кертелгәннән соң, ял көне булып санала башлый. Моңа кадәр ил 1 һәм 7 гыйнварда ял итә. Вәзгыять 2004 елга кадәр үзгәрми, бу көннәргә тагын өч — 3-5 нче көннәр өстәлә. 6 гыйнвар рәсми рәвештә ял көне булмаса да, эшләми торган яңа ел бәйрәмнәре белән туры килгән очракта, бу көн еш кына ял көннәренең берсенә күчерелә.

2004 елдан Россиядә яңа ел каникуллары 8 гыйнварга кадәр озайтыла. Тиешле үзгәрешләр Россия Федерациясе Хезмәт кодексына 2012 елда кертелә[14]. Законда алар эшләми торган бәйрәм көннәре буларак күрсәтелә. Бу көннәрнең берсе шимбә яки якшәмбегә туры килгән очракта, ял көне бәйрәм көненнән соң булачак эш көненә күчерелә[29].

Сораштырулар күрсәткәнчә, 2024 елда россиялеләр Яңа елны бәйрәм итүгә 30,1 мең сум сарыф итәчәкләрен белдерәләр, бу 2023 ел белән чагыштырганда 14% ка күбрәк. Бүләкләргә 10 мең сум салынган, дип күрсәтә ДРТ (элек Deloitte) сораштыруы. Тикшеренү 19 сентябрьдән 10 октябрьгә кадәр үткәрелә, анда Россиянең төрле төбәкләреннән 18 яшьтән алып 65 яшькә кадәрге 1,6 мең респондент катнаша. Сораштыру Интернетта респондентларның репрезентатив сайланмаларын анкеталау юлы белән уза[30].

РФ Хөкүмәтенең 2026 елда ял көннәрен күчерү турындагы карары нигезендә, Россиядә яңа ел каникуллары 12 көн дәвам итә — 31 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр, бу — рекордлы күрсәткеч[31].

Яңа ел традицияләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

СССР заманыннан бирле Яңа ел илдә төп бәйрәм булып тора. Бүген дә Россия халкы совет чорының күп кенә яңа ел традицияләрен саклап яши[15].

Яңа ел чыршысы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Түбән Новгородтагы Минин һәм Пожарский мәйданында Яңа ел чыршысы

1852 елның 7 гыйнварында беренче тапкыр җәмәгатьчелек катнашында Яңа ел чыршысы куела. Бу Санкт-Петербургның Екатерингоф вокзалы бинасында була[2].

Йортларны бизәү өчен чыршыны актив куллану Николай I идарә иткән чорга карый[3]. Әмма 1915 елда моны Саратов госпиталендә немец хәрби әсирләре оештырган Раштуа бәйрәменнән соң тыялар[4].

Балалар өчен чыршы бизәп бәйрәм оештыру, шулай ук фатирларда урнаштыру өчен чыршылар сату СССРда 1935 елдан яңадан башлана[2].

Теләкләр чыршысы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2018 елдан алып, Россиядә даими рәвештә, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык (Россия яшьләре) ярдәме белән, «Алдынгылар хәрәкәте» тарафыннан «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе үткәрелә[32].

Яңа ел табыны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Яңа ел табыны

Яңа ел гаилә бәйрәме булганлыктан, аны өйдә, якын кешеләр янәшәсендә билгеләп үтәләр. Тантананың мөһим элементы булып бәйрәм табыны санала, аны 31 декабрьдә 23 сәгатькә якынрак әзерлиләр. Шампан шәрабы, оливье салаты һәм мандариннардан тыш, башка салатлар да әзерләнә (мәсәлән, «Мимоза»), кызыл уылдык яисә каклаган казылык белән төрле бутербродлар куела[33].

Яңа ел төне — Кремльнең Спас манарасы курантлары астында яңа елга теләк теләү, узган елга йомгак ясау, яңа елга планнар кору, тостлар әйтү, Президент мөрәҗәгатен карау һәм котлаулар вакыты[5][6].

Кыш бабай[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Кыш бабай

Рус Яңа елының символы булып Кыш бабай (Дед Мороз) тора. Бу әкияти персонаж образы Петр I дәверендә үк барлыкка килә[34]. Ул вакытта аны Изге Николайга охшаталар. Бәйрәм совет чорында әйләнеп кайткач, аның кыяфәте үзгәрә: элек Кыш бабай ак яисә зәңгәр тун кигән булса, СССРда ул кызылга алышына[3].

Бу персонаж балалар чараларында катнаша һәм капчыгыннан бүләкләр өләшә. Аның даими юлдашы — Кар кызы. Бу парның катнашуы, 1937 елдан башлап, Яңа ел бәйрәменең мәҗбүри бер элементы булып тора[35]. 1950 нче еллардан Кар кызы ролен хатын-кызлар һәм яшь кызлар башкара башлый, гәрчә башта бу кечкенә кыз образы булса да[3].

Яңа ел фильмнары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1953 елда беренче Яңа ел картинасы булып режиссер Эльдар Рязановның «Карнавальная ночь» фильмы санала[36]. Соңыннан совет чорында яңа ел алдыннан телевизордан популяр кинокартиналар күрсәтү традициясе барлыкка килә, еш кына түбәндәге фильмнар кабат-кабат күрсәтелә:

  • Карнавальная ночь (1953)[17];
  • Иван Васильевич меняет профессию (1973)[37];
  • Ирония судьбы, или С лёгким паром! (1975)[25];
  • Чародеи (1982)[27][38].

Заманча яңа ел фильмнар арасында түбәндәгеләрне аерып күрсәтергә мөмкин:

  • Сирота казанская (1997)[39];
  • Карнавальная ночь 2, или 50 лет спустя (телефильм, 2006)[40];
  • Ирония судьбы. Продолжение (2007)[41];
  • Тариф «Новогодний» (2008)[42];
  • Ёлки (фильмнар сериясе) (2010–2023)[43];
  • С новым годом, мамы! (2012)[44];
  • Друзья друзей (2013)[45];
  • SOS, Дед Мороз, или Всё сбудется! (2015)[46];
  • Млечный путь (2015)[47];
  • Страна чудес (2015)[48];
  • Дед Мороз. Битва магов (2016)[49].

Яңа ел мультфильмнары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балалар өчен махсус төшерелгән Яңа ел киноәкиятләр шулай ук совет чорында барлыкка килә[50]:

  • Когда зажигаются ёлки (1950)[51];
  • Снегурочка (1952)[52];
  • Снеговик-почтовик (1955)[53];
  • Чудесный колодец (1956)[54];
  • Двенадцать месяцев (1956)[55];
  • Снежная королева (1957)[56];
  • Новогоднее путешествие (1959)[57];
  • Тимошкина ёлка (1966)[58];
  • Франтишек (1967)[59];
  • Умка (1969)[60];
  • Дед Мороз и лето (1969)[61];
  • Умка ищет друга (1970)[62];
  • Новогодняя сказка (1972)[63];
  • Щелкунчик (1973)[64];
  • Ну, погоди! (8 чыгарылыш) (1974)[65];
  • Как Ёжик и Медвежонок встречали новый год (1975)[66];
  • Дед Мороз и серый волк (1978)[67];
  • Мороз Иванович (1981)[68]
  • Кто придёт на Новый год? (1982)[69];
  • Новогодняя песенка Деда Мороза (1982)[70];
  • Падал прошлогодний снег (1983)[71];
  • Зима в Простоквашино (1984)[72];
  • 32 декабря (1988)[73];
  • Мисс Новый Год (1991)[74];
  • Лунная дорожка (1994)[75].

Безнең көннәрдә мультфильмнар күрсәтү традициясе дәвам итә, әмма исемлеккә заманча мультфильмнар да өстәлә.

  • Алёша Попович и Тугарин Змей (2004)[76];
  • Добрыня Никитич и Змей Горыныч (2006)[77];
  • Илья Муромец и Соловей-Разбойник (2007)[78];
  • Три богатыря и Шамаханская царица (2010)[79];
  • Иван Царевич и Серый Волк (2011)[80];
  • Три богатыря на дальних берегах (2012)[81];
  • Иван Царевич и Серый Волк 2 (2013)[82];
  • Три богатыря. Ход конём (2014)[83];
  • Иван Царевич и Серый Волк 3 (2015)[84];
  • Три богатыря и морской царь (2016)[85];
  • Три богатыря и принцесса Египта (2017)[86];
  • Три богатыря и наследница престола (2018)[87];
  • Иван Царевич и Серый Волк 4 (2019)[88];
  • Умка на елке (2019)[89];
  • Конь Юлий и большие скачки (2020)[90].

Илбашының Яңа ел мөрәҗәгате[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дәүләт башлыкларының халыкка Яңа ел уңаеннан мөрәҗәгать итү традициясе Иосиф Сталинның 1936 елда «Правда» газеты аша СССР халкын Яңа ел белән котлавыннан башланып китә. Шуннан соң 1976 елга кадәр мөрәҗәгатьләр радиода яңгырый яисә вакытлы матбугатта басылып чыга башлый. 1976 елда Леонид Брежнев телеэкран аша котлый[91].

Яңа ел мөрәҗәгатьләре гадәттә 31 декабрьдә 23:55 сәгатьтә трансляцияләнә. Аларда дәүләтнең хәзерге башлыгы узып баручы елга нәтиҗәләр ясый һәм башка мөһим мәгълүматларны хәбәр итә. Аның чыгышы тәмамланганнан соң, төн уртасында, Кремль курантлары суга, ә ахырдан — илнең дәүләт гимны яңгырый[92].

Яңа ел күңел ачу программалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Совет чорыннан башлап, телевидениедә төрле Яңа ел күңел ачу программалары барлыкка килә. Аларның иң танылганы — «Голубой огонёк», ул беренче тапкыр экраннарга 1962 елда «Телевизион кафе» исеме астында чыга. Соңрак шундый эчтәлекле башка программалар һәм проектлар эшләнелә. Шуларның берсе — «Старые песни о главном»[93].

2000 елларда «Новогодняя ночь на Первом» дип аталган эфирлар популяр булып китә. Шулай ук Яңа ел программалары НТВ, РЕН ТВ, Россия һәм башка каналларда күрсәтелә[94].

Яңа ел фейерверклары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2023 һәм 2024 елларда бәйрәм көннәрендә Мәскәүдә фейерверклар һәм салютлар куллану тыела. Шулай ук 2024 елда пиротехникаларны кабызу Белгород, Курск, Орлов, Псков, Ростов өлкәләрендә, Кырымда һәм Брянскта тыела[95].

Яңа ел белән бәйле күп кенә рус юраулары яши: акча, мәхәббәт, һава торышы һәм башкалар. Аларның иң танылганы, әгәр курантлар сукканда, кәгазь битенә теләк язып, аны яндырсаң һәм аның көлен шампан шәрабына кушып эчсәң, хыяллар һичшиксез тормышка ашачак.

Бәхетне җәлеп итү өчен тагын бер ысул кулланалар: узып барган елның соңгы минутында тәрәзәне ачып куялар. Финанс иминлеге өчен, Яңа ел кергәнче, бурычлардан котылып өлгерергә кирәк, янәсе[96].

  1. 1 2 3 4 5 6 7 8 Шаповалов С. Н.
  2. 1 2 3 4 5 6 Швец М. Е.
  3. 1 2 3 4 Кононов Д.С.
  4. 1 2 3 4 Гурьянов К. В., Шатило Я. С.
  5. 1 2 Кто придумал Новый год: история и традиции праздника. РИА Новости (9 декабрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2023.
  6. 1 2 Кремлевские куранты в Москве. Комсомольская правда. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2023.
  7. Людмила Кошкина. Первый день во году. Пульс (30 декабрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2023.
  8. Черепнин Л. В
  9. Семенов день. Российский Этнографический Музей (14 сентябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2023.
  10. Полное собраніе законовъ Россійской имперіи
  11. Новый «Новый год» по Указу Петра I. Российская государственная библиотека (20 декабрь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2023.
  12. История старого Нового года в России. ТАСС (13 гыйнвар 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2023.
  13. Старый. Новый. Непутёвый. Почему календарная реформа большевиков много лет сбивала с толку россиян. Родина (11 гыйнвар 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2023.
  14. 1 2 3 Как менялись даты празднования Нового года в России. ТАСС (29 ноябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2023.
  15. 1 2 «Гадкий праздник буржуазный» Как Новый год стал главным советским и российским торжеством. Лента.ру (1 гыйнвар 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2023.
  16. Чук и Гек (1953). Кинопоиск. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2023.
  17. 1 2 Карнавальная ночь (1956). Кинопоиск. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2023.
  18. Как рождаются тосты (1962). Кинопоиск. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2023.
  19. Зигзаг удачи (1968). Кинопоиск. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2023.
  20. В тринадцатом часу ночи (ТВ, 1969). Кинопоиск. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2023.
  21. Похищение (ТВ, 1969). Кинопоиск. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2023.
  22. Джентльмены удачи (1971). Кинопоиск. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2023.
  23. Телеграмма (1971). Кинопоиск. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2023.
  24. Эта веселая планета (ТВ, 1973). Кинопоиск. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2023.
  25. 1 2 Ирония судьбы, или С легким паром! (ТВ, 1975). Кинопоиск. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2023.
  26. Новогодние приключения Маши и Вити (ТВ, 1975). Кинопоиск. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2023.
  27. 1 2 Чародеи (ТВ, 1982). Кинопоиск. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2023.
  28. Снегурочку вызывали? (ТВ, 1985). Кинопоиск. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2023.
  29. "Трудовой кодекс Российской Федерации" от 30.12.2001 N 197-ФЗ (ред. от 04.08.2023, с изм. от 24.10.2023) (с изм. и доп., вступ. в силу с 01.09.2023). КонсультантПлюс. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 ноябрь 2023.
  30. Россияне рассказали, сколько потратят на празднование Нового года. РБК. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 декабрь 2024.
  31. Новогодние выходные в 2026 году будут самыми долгими за многие годы. РБК Life. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 октябрь 2025.
  32. Ёлка желаний 2025. Ёлка желаний. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 декабрь 2025.
  33. Мари Медведева. Что было до мандаринов и оливье: История русского новогоднего застолья. Life (интернет-издание) (14 января). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2023.
  34. Дмитрий Смирнов. Деда Мороза придумал Петр I, а Снегурочку - Сталин. Комсомольская правда (28 декабрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2023.
  35. Елена Душечкина. Дед Мороз и Снегурочка. Горький Медиа. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2023.
  36. Наталия Эфендиева. Ирония зимы: какие фильмы смотрели в СССР в канун Нового года. Деловой Петербург (30 декабрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2023.
  37. Иван Васильевич меняет профессию (1973). Кинопоиск. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2023.
  38. Сусанна Альперина. Какие фильмы чаще всего показывали в Новый год за последние 50 лет. Российская газета (12 гыйнвар 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2023.
  39. Сирота казанская (1997). Кинопоиск. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2023.
  40. Карнавальная ночь 2 (ТВ, 2006). Кинопоиск. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2023.
  41. Ирония судьбы. Продолжение (2007). Кинопоиск. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2023.
  42. Тариф Новогодний (2008). Кинопоиск. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2023.
  43. Все «Елки» — от первых до предпоследних — глазами Лидии Масловой. Кинопоиск (29 декабрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2023.
  44. С новым годом, мамы! (2012). Кинопоиск. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2023.
  45. Друзья друзей (2013). Кинопоиск. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2023.
  46. SOS, Дед Мороз или Все сбудется! (2015). Кинопоиск. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2023.
  47. Млечный путь (2015). Кинопоиск. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2023.
  48. Страна чудес (2015). Кинопоиск. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2023.
  49. Дед Мороз. Битва Магов (2016). Кинопоиск. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2023.
  50. Круглова Т. А., Саврас Н. В. Новый год как праздничный ритуал советской эпохи // Искусствоведение и культурология. — С. 6—14. Архивировано из первоисточника 23 ноябрь 2018.
  51. Когда зажигаются елки (1950). Кинопоиск. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2023.
  52. Снегурочка (1968). Кинопоиск. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2023.
  53. Снеговик-почтовик (1955). Кинопоиск. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2023.
  54. Чудесный колодец (1956). Кинопоиск. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2023.
  55. Двенадцать месяцев (1956). Кинопоиск. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2023.
  56. Снежная королева (1957). Кинопоиск. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2023.
  57. Новогоднее путешествие (1959). Кинопоиск. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2023.
  58. Тимошкина елка (1966). Кинопоиск. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2023.
  59. Франтишек (1967). Кинопоиск. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2023.
  60. Умка (1969). Кинопоиск. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2023.
  61. Дед Мороз и лето (1969). Кинопоиск. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2023. (1969)
  62. Умка ищет друга (1970). Кинопоиск. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2023.
  63. Новогодняя сказка (ТВ, 1972). Кинопоиск. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2023.
  64. Щелкунчик (1973). Кинопоиск. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2023.
  65. Ну, погоди! Серия №8. Youtube. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2023.
  66. Как ежик и медвежонок встречали Новый год (1975). Кинопоиск. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2023.
  67. Дед Мороз и Серый волк (1978). Кинопоиск. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2023.
  68. Мороз Иванович (1981). Кинопоиск. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2023.
  69. Кто придет на Новый год (ТВ, 1982). Кинопоиск. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2023.
  70. Новогодняя песенка Деда Мороза (ТВ, 1982). Кинопоиск. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2023.
  71. Падал прошлогодний снег (ТВ, 1983). Кинопоиск. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2023.
  72. Зима в Простоквашино (1984). Кинопоиск. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2023.
  73. 32-е декабря (1988). Кинопоиск. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2023.
  74. Мисс Новый год (1991). Кинопоиск. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2023.
  75. Лунная дорожка (1994). Кинопоиск. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2023.
  76. Алеша Попович и Тугарин Змей (2004). Кинопоиск. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2023.
  77. Добрыня Никитич и Змей Горыныч (2006). Кинопоиск. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2023.
  78. Илья Муромец и Соловей Разбойник (2007). Кинопоиск. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2023.
  79. Три богатыря и Шамаханская царица (2010). Кинопоиск. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2023.
  80. Иван Царевич и Серый Волк (2011). Кинопоиск. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2023.
  81. Три богатыря на дальних берегах (2012). Кинопоиск. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2023.
  82. Иван Царевич и Серый Волк 2 (2013). Кинопоиск. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2023.
  83. Три богатыря: Ход конем (2014). Кинопоиск. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2023.
  84. Иван Царевич и Серый Волк 3 (2015). Кинопоиск. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2023.
  85. Три богатыря и Морской царь (2016). Кинопоиск. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2023.
  86. Три богатыря и принцесса Египта (2017). Кинопоиск. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2023.
  87. Три богатыря и Наследница престола (2018). Кинопоиск. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2023.
  88. Иван Царевич и Серый Волк 4 (2019). Кинопоиск. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2023.
  89. Умка на ёлке (2019). Кинопоиск. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2023.
  90. Конь Юлий и большие скачки (2020). Кинопоиск. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2023.
  91. История новогодних обращений лидеров СССР и России. Досье. ТАСС (31 декабрь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2023.
  92. История новогодних обращений. История.РФ. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2023.
  93. Анастасия Иванова. Эволюция развития новогодних ТВ-проектов Первого канала с 1996 по 2022гг. Школа дизайна. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2023.
  94. «Новогодняя ночь на Первом» 23 года назад — то, чего больше не будет. Дом под горой (5 гыйнвар 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2023.
  95. В Москве отменили фейерверки на Новый год. РБК (21 декабрь 2023).
  96. Дарья Харланова. Приметы на Новый год 2024 (год Дракона). Комсомольская правда. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2023.