Җиләк бистәсе (Казан)

Файл:Ф.Халиков.-Казань-16-века.jpg
Казан, 16 гасыр (Ф. Халиков рәсеме)

Җиләк бистәсе (tat.lat. Ciläk bistäse, русча Ягодная слобода) - Казан шәһәрендә тарихи бистә.

Тарих

Борыңгы болгар-татар риваятьләре буенча Казан кирмәне алдында, Казансу каршындагы ягында Җиләкле урман урнаша иде. Анда төрле урман җиләге үсә иде: кура җиләге, җир җиләге, каен җиләге, караҗиләк... Шул урыннарда үрдә борыңгы болгар-татар Җиләкле авылы урнаша иде.

Җиләкле авылы Бишбалта кирмәне һәм Казан кирмәне арасында урнашып элемтә һәм сәүдә мөнәсәбәтләрендә катнаша.

Казан ханлыгы буйсындырылган соң татар халкы өлешчә үтереп, өлешчә куып чыгарып Җиләк бистәсенә рус күченүче кешеләрен утыртыла. Татар Җиләкле авылыннан борыңгы мөселман зираты гына кала.

1825 елда Җиләк бистәсе Казан шәһәренә кертелә.

Хәзер Җиләк бистәсе Казанның Киров районына керә.

Танылган шәхесләр

Монда урнашкан Энгельс урамындагы 1 йортында 1960 еллардан 2002 елларга кадәр тарихчы, академик Миркасыйм Госманов яшәгән.[1]

Искәрмәләр

  1. Гөлнар Гарифуллина. Җиләкле бистәсе нәрсәсе белән үзенчәлекле – экскурсиядән репортаж. Татар-информ. Мөрәҗәгать итү датасы: 2017 елның 27 май көне. Архивировано 30 май 2017 года.

Шулай ук карагыз

Чыганаклар

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә

Төркемнәр