Һоң Коң
Торак пункт | |||||
Һоң Коң 香港特別行政區 Hong Kong Special Administrative Region Xiānggǎng Tèbié Xíngzhèngqū | |||||
---|---|---|---|---|---|
кыт. 中華人民共和國香港特別行政區 ингл. Hong Kong Special Administrative Region of the People's Republic of China кыт. 香港 ингл. Hong Kong | |||||
|
|||||
22°16′42″ с. ш. 114°09′31″ в. д.GЯO | |||||
Ил | КХҖ | ||||
Төп министр | Дональд Цанг | ||||
Тарих һәм география | |||||
Нигез салына | 1 июль 1997[1] | ||||
Мәйдан | 1104 км² | ||||
Мәркәз биеклеге | 7 ± 1 | ||||
Сәгать кушагы | UTC+08:00 | ||||
Халык саны | |||||
Халык саны | 6 864 346 кеше | ||||
Халык тыгызлыгы | 6352 чел./км² | ||||
Рәсми тел | кытай һәм инглиз | ||||
gov.hk | |||||
|
Һоң Коң яки Һоңкоң, Һонг Коң, Гонконг Коулуң ярымутравында урнашкан, көнбатыштан, көньяктан һәм көнчыгыштан Көньяк Кытай диңгезе белән юылган Кытайның махсус административ районы. Азия һәм дөнья иң зур финанс үзәкләренең берсе. Шәһәрдә капиталлаштыру дәрәҗәсе буенча дөнья 7-нче фонд биржасы урнашкан.
Көньякта Һоң Коң Гуаңдуң провинциясе эченә кергән Шеньҗень махсус икътисади зонасы белән чиктәш. Гонконг өч өлешкә бүленә: Һоң Коң утравы, Коулуң һәм Яңа Территорияләр утраулары. Һоң Коң үзе Җудзян елгасының бассейнына керә һәм аның сул ягында урнаша.
Һоң Коң атамасы - хуш ис таратучы һаван дигән сүз.
Тарих
пүлисәне, акча системасын, ясак түләү системасын һәм башка суверен илгә хас функцияләрне башкара. Ә Кытай бары тик бу территорияләрнең иминлеген генә саклый.
Халкы
Британия гаскәрләре Гонконгны рәсми рәвештә яулап алганнан соң, аның халкы 7 541 кеше булган. 1850 елларда Гонконгка Тайпин восстаниесе аркасында күпсанлы кытайлар күчеп килә. Су басу, тайфун һәм ачлык кебек табигый бәла-казалар күп кенә кешеләрнең Гонконгка күчүенә китергән. Халык саны 1916 елда 530 000 нән 1925 елда 725 000 гә кадәр һәм 1941 елда 1,6 миллионга кадәр үскән. 1950 елда Гонконг халкы 2,2 миллион кеше тәшкил итә. 2001 елда ул 6,7 миллион кешегә кадәр арткан. 2020 елда Гонконг халкы 7 млн 496 мең кеше.
Гонконгта кантон теле (рәсми тел), инглиз теле (рәсми тел), мандарин теле (рәсми тел), башка Кытай диалектлары кулланыла.
Гонконг халкының 93,6 % ы — этник кытайлар. Гонконгта Көньяк Азиядән чыккан, шул исәптән Һиндстан, Непал һәм Пакистан ватандашлары, шулай ук Вьетнам качаклары яши. Шәһәрдә шулай күп кенә канадалылар, британиялеләр, америкалылар, кореялеләр һәм японнар эшли. Филипин һәм Индонезиядән килгән 250 мең хезмәткәр исәпләнә.
Дин
Гонконгта төп диннәргә буддизм, даосизм һәм конфуцийчылык керә. Христианнар халыкның 11 % ын тәшкил итә, аларның күбесе протестантлар[3]. Гонконг халкының 4,10 % ы (300 мең кеше ) — мөселманнар.
Искәртмәләр
- ↑ Immanuel C.Y. Hsü The Rise of Modern China (ингл.) — 6 — United States of America: OUP, 2000. — P. 985. — 1136 p. — ISBN 978-0-19-512504-7
- ↑ Азатлык радиосы сәхифәсе: Дөньяның мөһим калалары Көнчыгышка күчә
- ↑ Hong Kong Religion, Economy and Politics(ингл.)