Ананьино мәдәнияте

Ананьино мәдәнияте (уртаклык) — б. э. к. IXIII гасырлар ахыры археологик мәдәнияте (мәдәни-тарихи берләшмә), Урта Идел буе территориясендә (Ветлуга елгасыннан Сембергә кадәр) һәм Чулман елгасы бассейнында таралган. Көньяк-көнчыгыш перифериядә Агыйделнең түбән агымы ярлары буйлап, аның тамагыннан алып Бөре шәһәренә кадәр (Яңа Кабан, Кәкрекүл, Петер-Тау, Әнәс, Тора-Тау, Трикол, Яңа Биктәш шәһәрлекләре, Бөре җирлеге, Таш-Елга каберлеге) мәдәният һәйкәлләре урнашкан. Идел-Чулман һәм тагын да төньяккарак районнарда мәдәният һәйкәлләре Печора Поляр буе җирләренә кадәр урнашкан.

Исеме Алабуга (Татарстан) янындагы Ананьино авылы тирәсендә 1858 елда П. В. Алабин һәм И. В. Шишкин тарафыннан казылып беренче ачылган каберлек буенча бирелгән.

Идел һәм Түбән Чулман буйларында Ананьино мәдәнияте эзләре б. э. к. VI гасырда, калган районнарда б. э. к. III–II гасырларда югала.

Ныгытылмаган авыллар, шәһәрлекләр һәм каберлекләр билгеле. Җирлекләрдә һәм шәһәрлекләрдә җир өстенә бүрәнәләрдән салынган торак йортларының калдыклары табылган (үлчәмнәре 10×5 м; 12х4 м). Моннан тыш, Конецгор җирлегендә секцияләргә бүленгән озын йортлар табыла, аларның озынча күчәре буенча учаклары урнашкан.

Пермь тирәсендәге Болгар авылы янында урнашкан, б. э. к. III–II гасырларга караган Болгарның IX бистәсе һәм Протасы синхрон каберлегенең матди мәдәнияте Пермьле Чулман буе Ананьино мәдәниятеннән Гляденово мәдәниятенә күчү чорына карый [1].

Икътисад

Халык башлыча терлекчелек, шулай ук аучылык, балыкчылык һәм җыю белән шөгыльләнгән. Игенчелек белән шөгыльләнү әлегә кадәр сорау астында, хәзерге вакытта бу юнәлештә тикшеренүләр алып барыла. Кара һәм төсле металлургия, бронза кою һәм тимерчелек эше зур үсеш алган, туку, эрләү, сөяк һәм тире эшкәртү, савыт-саба ясау белән дә шөгыльләнгәннәр. Түгәрәк төпле, ишелгән бау һәм чокырлы бизәк төшерелгән ташаяклар хас. Авыл җирлекләрендә гадәттә аучылык белән бәйле күп санлы сөяктән ясалган әйберләр (төрле формадагы ук очлары, гарпуннар, сабан очлары) табыла.

Ананьино мәдәниятенең беренче чорларына бронза һәм тимер эш кораллары хас була. Шулай ук чакматаштан ясалган ук очлары һәм кыргычлар да билгеле. Ананьино мәдәниятенә Кавказ мәдәнияте (колхида-кобан), скиф һәм Евразия далаларындагы күчмә халыкларның көнчыгыш мәдәниятләре зур йогынты ясый. Ананьинлыларның Кавказ мәдәниятен йөртүчеләр (күп санлы чит ил эшләнмәләре) белән багланышлары аеруча әһәмиятле булган. Тимерне эшкәртүнең технологик алымнары нәкъ менә Кавказ традицияләренә барып тоташуы билгеле.

Күмүләр

Кабер һәйкәлләре кургансыз, кайчакта бик киң каберлекләрдән гыйбарәт (Өлкән Ахмылово каберлегендә 1100 дән артык күмүләр булган). Аларның иң борынгыларында (мәсәлән, I Мордва) каберләрдән читтә корал сурәтләнгән таш стелалар төркемнәре булган. Б. э. к. VI–V гасырларда аларны каберлекләрдәге корал тоткан яки коралсыз ир-атлар сурәтләнгән стелалар алыштыра. Кабер-чокырларда ингумация йоласы хакимлек сөрә, алар өстендә агач буралар-йортлар салына. Ялгыз күмү өстенлек итә, ләкин парлы һәм күмәк күмү, бүлгәләнгән (кабат) һәм өлешчә (баш сөякләрен) күмү урыннары билгеле. Күмгәндә кайбер очракларда ит ризыклары (ир-атлар – ат ите, хатын-кызлар – сыер ите) һәм төрле әйберләр, шул исәптән балчык савытлары кабергә бергә салынган. Ир-ат каберләрендә гадәттә корал, эш кораллары (сөңге, кельт, кылыч, хәнҗәр, ук очлары, клевец) һәм бизәнү әйберләре табыла. Хатын-кызлар каберләрендә бизәнү әйберләре (беләзекләр, тараклар, күннән ясалган баш таҗына тегелә торган бляшкалар һәм көпшәчекләр җыелмалары) очрый.

undefined

Килеп чыгышы

Ананьино мәдәниятенең килеп чыгышы турындагы мәсьәлә бүгенге көндә дә бәхәсләр тудыра. 1960 елларда бәхәс, нигездә, җирле, соңрак бакыр һәм читтән килгән, Көнбатыш Себер компонентларының нисбәте турында алып барыла. А. Х. Халиков Казан буе мәдәниятенең соңгы чорыннан Ананьино мәдәниятенең «үсүен» күздә тота, О. Н. Бадер һәм В. П. Денисов моның белән килешми. Ананьино мәдәниятен формалаштыруда Урал аръягы кабиләләренең хәлиткеч роле турындагы фикерне В. Ф. Генинг да яклый[2]. Соңрак Ананьино мәдәнияте вариантларын формалаштыру нигезе буларак Аккош һәм Бөргенде борынгылыклары да карала башлый.

Антропологик тип

Ананьино халкы арасында тәбәнәк буйлы һәм яссы битле монголоидлар да[3], шулай ук Европа тибындагы вәкилләр дә булган. Лугово, Ананьино һәм Котлово каберлекләрендә ачык күренеп торган монголоид баш сөякләре табылуын б. э. к. VIIVI гасырлар чигендә Урта Идел буена Төньяк һәм Үзәк Урал алды өлкәләреннән яңа халыкның килүе белән бәйләргә кирәк[4].

Тел

Ананьинлылар үзләреннән соң бернинди язма һәйкәлләр дә калдырмаганнар, аларның теле турында бернәрсә дә билгеле түгел. Кайбер галимнәр фаразлавынча, ананьинлылар фин-угор телләре төркеменә кергәннәр. Аларны тиссагетлар яки аргиппейлар белән тәңгәл китерүче гипотеза бар. Борынгы грек тарихчысы Һеродот аларны скифлар һәм сарматлардан төньяк-көнчыгышка таба урнаштырган (соңгы версия ихтималрак, чөнки Һеродот аргиппейларга монголоид тышкы кыяфәтне тага, ә тиссагетларның тышкы кыяфәте турында бернәрсә дә язмый – күрәсең, нәкъ менә алар әйләнә-тирәдәге европеоид кабиләләрдән әллә ни аерылып тормаганнар). Фараз ителгәнчә, Ананьино җәмгыятенең төньяк-көнчыгыш өлешендә пермьлеләр (коми һәм удмуртларның ата-бабалары), көнбатышта – Идел финнары (мариларның ата-бабалары) формалашкан, әмма хәзерге вакытта бу гипотезаны раслаучы генетик тикшеренүләр юк.

Искәрмәләр

  1. Васильева А. В., Коренюк С. Н., Перескоков М. Л. Болгарское IX селище – памятник финала ананьинской культуры в окрестностях г. Перми. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 апрель 2026.
  2. Учёные записки ПГУ, № 148. Пермь, 1967.
  3. Люди эпохи раннего металла. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 апрель 2026.
  4. Ананьинская культура. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 апрель 2026. Архивировано из оригинала 25 ноябрь 2020 года.

Әдәбият

  • Археология Южного Урала. Стерлитамак, 1993.
  • Ашихмина Л. И. Генезис ананьинской культуры в Среднем Прикамье / Сер. препр. «Науч. докл.» : АН СССР, Коми фил. (К VI Междунар. конгр. финно-угроведов) — Сыктывкар: Коми фил. АН СССР, 1985. — 26 с.
  • Голдина Р. Д. Древняя и средневековая история удмуртского народа. Ижевск, 1999.
  • Збруева А. В. История населения Прикамья в ананьинскую эпоху / МИА. № 30. М.: Изд-во АН СССР, 1952.
  • Иванов В. А. Вооружение и военное дело финно-угров Приуралья в эпоху раннего железа (I тыс. до н. э.-первая половина I тыс. н. э.). М. : Наука, 1984. — 88 с.
  • Кузьминых С. В. Металлургия Волго-Камья в раннем железном веке: Медь и бронза. — М.: Наука, 1983. — 257 с.
  • Марков В. Н. Ананьинская проблема (некоторые итоги и задачи её решения) // Памятники древней истории Волго-Камья. Казань, 1994.
  • Марков В. Н. Нижнее Прикамье в ананьинскую эпоху (Об этнукультурных компонентах ананьинской общности) / Археология евразийских степей. Вып.4. Казань: ИИ АН РТ, 2007. — 136 с.
  • Халиков А. Х. Волго-Камье в начале эпохи раннего железа. М., 1977.
  • Чижевский А. А. Погребальные памятники населения Волго-Камья в финале бронзового — раннем железном веках: Предананьинская и ананьинская культурно-исторические области / Археология евразийских степей. Вып. 5. Казань: РИЦ «Школа», 2008. — 172 с.

Калып:Россия археологиясе Калып:Тимер гасырның фин-угор мәдәнияте Калып:Түбән Новгород өлкәсе тарихы Калып:Киров өлкәсе тарихы

Тема буенча өстәмә