Каспий диңгезе
Хәзәр диңгезе[1][2] яки Каспий диңгезе (рус. Каспийское море, каз. Kaspıı tengizi, Каспий теңізі, төрекм. Hazar deňzi, фар. دریای خزر — Daryâ-ye Xazar, азәри. Xəzər dənizi) — Җир шарындагы иң зур күл. Европа белән Азия берләшкән җирдә урнашкан. Зурлыгы өчен диңгез дип атала. Су өслеге дәрәҗәсе һәм мәйданы үзгәрүчән, хәзерге вакытта мәйданы 371 000 км², Дөнья океанына карата биеклеге −28 м тәшкил итә.
Атама
Бер фараз буенча Каспий атамасы б.э.к. диңгезнең төньяк-көнбатышында яшәгән каспий кабиләсе исеменнән килеп чыккан. Үз тарихында Каспий диңгезенең төрле кабиләләрдә һәм халыкларда 70 тән артык аталышы булган:
- Гиркан диңгезе;
- Хвалынское море яки Хвалисское море — Харәзм халкының русларда аталышыннан (хвалислар) килеп чыккан борынгы рус атамасы;
- Табасаран диңгезе
- Хәзәр диңгезе — гарәпчә (Бахр-аль-хазар), фарсыча (Дәрья-е хазар), төрекчә һәм азәричә (Хазар дәнизи);
- Абескун диңгезе;
- Сарай диңгезе;
- Дәрбәнт диңгезе;
- Сихай
һ.б. атамалар.
Географик мәгълүмат
Каспий диңгезе Азия белән Европа кыйтгалары тоташкан җирдә урнашкан. Формасы буенча латинча S хәрефен хәтерләтә. Көньяктан төньякка якынча 1200 кмга сузылган, көнчыгыштан көнбатышка — уртача 310–320 кмга.
Каспий диңгезенең ярлары
Яр сызыгы озынлыгы (утрауларны исәпләмичә) 6500–6700 км, утрауларны исәпләп — 7000 км га кадәр.
Каспий диңгезенең ярлары ниигезддә таусыз һәм тигез. Төньякта, Идел дельтасында, ярлар баткаклыклы, су өслеге суүсемнәр белән капланган. Көнчыгыш ярлар известьлы. Көнбатышта ярлар таулырак.
Ярымутраулар
Файл:Boats at the Caspian Sea Beach.jpg
Каспий диңгезенең Иран ярындагы көймәләр
Каспий диңгезенең эре ярымутраулары:
Утраулар
Барысының бергә мәйданы 350 км² булган эре һәм уртача зурлыктагы 50 якын утрау бар. Иң эреләре:
Коючы елгалар
Каспийга 130 елга коя, шуларның тугызның тамагы дельта рәвешендә. Каспийга коючы эре елгалар: Идел, Терек (Россия), Җаек, Эмба (Казакстан), Күрә (Азәрбайҗан), Самур, Атрек (Төрекмәнстан) һ.б. Каспийга коючы иң зур елга — Идел. Елына уртача ул 215–224 км3 су китерә.
Карабугаз-Күл
Карабугаз-Күл (төрекм. Garabogazköl) — диңгезнең төньяк-көнчыгышында (Төрекмәнстан) урнашкан тозлы күл, 1980 елга кадәр Каспий белән тар (200 м) бугаз аркылы тоташкан култык булган. 1980 елда дамба төзелгәннән соң суның дәрәҗәсе төшә һәм ул диңгездән аерыла, тозлылыгы артты (310 ‰). 1984 елда аӊа су кертә башладылар. 1992 елда култык торгызыла. Мирабилит табыла.
Диңгез ярында урнашкан дәүләтләр
Каспий диңгезе биш дәүләтнең ярларын юа:
- Россия (Дагстан, Калмыкия һәм Әстерхан өлкәсе) — көнбатышта һәм төньяк-көнбатышта, яр сызыгы озынлыгы — 695 км;
- Казакъстан — төньякта, төньяк-көнчыгышта һәм көнчыгышта, яр сызыгы озынлыгы — 2340 км;
- Төрекмәнстан — көньяк-көнчыгышта, яр сызыгы озынлыгы — 1200 км;
- Иран — көньякта, яр сызыгы озынлыгы — 724 км;
- Азәрбайҗан — көньяк-көнбатышта, яр сызыгы озынлыгы — 955 км.
Экологик проблемалар
Чыганак
- Каспий диңгезе [рус.]
- ↑ Значение геогр., истор. Каспийское море https://ru.wiktionary.org/wiki/%D0%A5%D3%99%D0%B7%D3%99%D1%80_%D0%B4%D0%B8%D2%A3%D0%B3%D0%B5%D0%B7%D0%B5
- ↑ Хәзәр диңгезе — Каспий диңгезе. сущ. Каспийское море. http://garap-farsy.narod.ru/khaa.htm