Кар
Кар (рус. снег) — гомумтөрки қар, гагаузча қаар, төрекмәнчә ғаар, борынгы төрки телдә qaγar ~ чуашча йор > йур < болгарча *йар < *һиар < *кыар.
Сүзнең XIX—XXI гасыр сүзлекләрендә бирелеше
- Төрле формадагы ак кристалл сыман бик вак бөртекләрдән торган атмосфера явым-төшеме;
- әлеге явым-төшемнең җир өстен каплап алган массасы.
Күчерелмә мәгънәләре, кайбер формалары
карбикә (әкиятләрдә кардан яралган яшь кыз рәвешендәге персонаж, кар кызы), кар бабай (кардан әвәләнгән өч түгәрәкне берсе өстенә берсен куеп ясалган фигура), кар базы (кар яки боз салып калдырыла торган баз), кар китү (яз көне кар эрү), кар тоту (ясалма киртәләр куеп, ачык кырда кар туплау), кар чәчәге (умырзая), карлану (кар белән каплану, кар астында калу; карга бату, карга буялу), карлы (кары булган, карга буялган, кар каплаган; кар явып торган), карлы-бозлы (карлы һәм бозлы; кар белән боз катыш), карлы-буранлы (карлы һәм буранлы; кар яуган һәм буран бураган).
Өстәмә мәгълүмат
Кар — болытлардан ява торган туңган су кристаллары. Җил көньякта, океан һәм диңгез өстендә йөзеп йөргән болытларны төньякка куа. Салкын һавага килеп кергән болытлар әкренләп суына, hәм бик вак, җиңел кристаллар — кар бөртекләре хасил була. Су тамчылары боз тамчыларына әйләнә. Алар ак төстә була һәм бөтен тирә-юньне аклыкка урый.
Карның төрләре:
- беренче кар көз ахырында ява һәм дөньяга кыш җитүе хакында хәбәр итә. Ул күңелгә шундый тансык була, бар кешене сөендерә;
- рашкы кар — ап-ак төстәге, бозга охшаган кар. Ул бик вак ярма сыман була;
- җепшек кар — бераз эреп, көпшәклеген югалткан кар;
- ябалак кар — мамык кебек җиңел, күпереп торган эре бөртекле кар;
- тәңкә кар — йолдыз сыман вак, нәфис кар бөртеге.
Карның файдасы. Кар җирнең туны сыман. Ул җирне каплап ала да андагы җылыны тышка чыгармый, ә суыкны үткәрми. Карның әлеге сыйфаты үсемлекләр һәм хайваннар өчен файдалы. Үләннәр дә, көздән баш калкытып калган уҗымнар да кар астында өшемиләр. Тычканнар, бурсыклар да, аюлар да кыш көне кар каплаган өннәрендә кышны җиңел үткәрәләр.
Кар шәһәр һавасын да чистарта. Яуган вакытта ул һаваны сафландыра, төтенне, корымны, тузанны үзенә сеңдерә.
Басу кырыйларына кыр ышыклау полосалары — агачлар утырталар. Кыш көне басу уртасына махсус кар тоту җайланмалары куялар. Алар тирәсенә күп итеп кар сала. Кар никадәр күбрәк җыелса, җирнең дымы шулкадәр мулрак булачак һәм киләсе елга иген уңачак.
Карның зыяны. Кар күп яву зыян да китерергә мөмкин. Күп яуган җепшек кар агач ботакларына, электр үткәргеч чыбыкларга сыланып кала. Аның авырлыгыннан алар сынарга, өзелергә мөмкин.
Таулы районнарда кыш көне башка афәтләр — кар шуышу, ягъни кар лавиналары булырга мөмкин. Тау итәкләренә җыелган тонна-тонна кар, кояш нурлары яисә ниндидер тавыш нәтиҗәсендә урыныннан кузгалып аска төшә. Якын-тирәдәге урманнарны, басуларны, хәтта авылларны күмеп китә.
Кар кешесе. Аны икенче төрле йети дип атыйлар. Йети — инглиз теле аркылы тибетчадан кергән сүз. Кыргый кеше дигән мәгънәсе дә бар.
Кар кешесен озын буйлы, гаять көчле һәм йонлач итеп күз алдына китерәләр. Ул куе урманнарда, таулы урыннарда яши, имеш. Аеруча кыш көннәрендә кеше күзенә еш чалына.
Кар базы. Әле суыткычлар булмаган заманнарда безнең әби-бабайларыбыз иртә яздан базга кар тутырганнар. Җәй урталарына кадәр анда сөт ризыклары, ит саклаганнар. Кар базы атамасы шуннан килеп чыккан.
Кар-боз арасында көн күрүче эскимосларда кар сүзенең бик күп атамалары бар. Шуларның кайберләре: апут — җирдә ята торган кар, кана — ява торган кар, акилокок — талгын гына яуган кар һәм башкалар.
Фразеологизмнарда кулланылышына мисаллар
Кар астында калу
- онытылу.
Карының белән кар ярып, борының белән боз тишеп
- тормышта бик күп авыр михнәтләр чигеп, анда да бирешмичә, үзең юл ярып яшәргә туры килү.
Кар яуган, эзе күмелгән
- эш беткән, онытылган, эзе югалган.
Кары китсә дә, бозы китми
- күңелдә калган, берничек тә бөтенләйгә кичереп, бәхиллек биреп булмый торган тирән үпкә, хәтер калу, рәнҗү хисе.
Кызыл кар яугач
- беркайчан да булмаячакны аңлата.
Буласы эш (нәрсә) булган, өстенә кар яуган
- эш узган, инде үкенүдән файда юк.
Акча-акча кар яву
- эре-эре көмеш тәңкә сыман кар яву.
Ала кар вакыты җитү
- җир өстенең эреп бетмәгән (яки яңа яуган) кардан аклы-каралы булып торуы.
Аңардан кышын кар сорап ала алмассың
- кирәк әйберне бирми дә, вакытлыча да биреп тормаган саран кеше турында.
Арканы кар иләп тору
- арканы туңдырып тору.
Былтыргы кар астында
- кайчандыр югалган әйберне таптырырга теләгәндә әйтелә.
Мәкаль һәм әйтемнәрдә кулланылышына мисаллар
- Кар ак булса да, аны ашап булмый; ипи кара булса да, ансыз яшәп булмый.
- Апрель кергәч эт биеклеге кар ява.
- Кар матур да, аякны туңдыра.
- Кар яуды — эз басылды.
- Кар башына кар җитәр.
- Язгы бозны кар ашый, кызның башын дус ашый.
- Бер болыттан боз да явар, кар да, яңгыр да явар.
- Былтыргы кар быелга калмас.
- Ир кешегә бер елмаеп карасаң, кар өстеннән яланаяк йөгерә, ди.
- Каенсар төбендә кар булмас, кайгылы йөрәктә май булмас.
- Кар яуганда салкын булмый, кар киткәндә суыта.
Җырларда кулланылышына мисаллар
Мин яратам сине, Татарстан!
Ак карларың барга яратам.
Күк күкрәп, яшен яшьнәп яуган
Яңгырларың барга яратам.
(«Мин яратам сине, Татарстан», Р. Андреев көе, Р. Рәкыйпов сүзләре)
Ак чәчәкләр кебек кар ява
Хәтерләтеп ямьле май кичен,
Шомырт чәчәк аткан тугайда
Йөргән идек икәү нур кичеп.
(«Сагыну җыры», Р. Хәсәнов көе, Г. Идрисов сүзләре)
Барыбер кар эрер, су булып китәр,
Яз көне йөрәкнең кылларын чиртер.
Мин көтәм сагынып, кил минем яныма,
Гүзәлем минем, Әкълимә!
Йөрәгем җылынып китә,
Елмаеп карасаң үземә.
Карама, уйлама, эндәшмә, Әкълимә,
Син генә минем уемда!
(«Әкълимә», Р. Хәсәнов көе һәм сүзләре)
Матур әдәбиятта кулланылышына мисаллар
Ул чыкканда атлы капкадан килеп кергәнгә, карга буялган чаналардан, авызы-борын тирәсенә кар каткан атның башларыннан кемлеген танымаенча аптырап торса да, чананың артыннан капканы ябып килә торган тамак тунлы атасын күргәч, Сәгыйдә катып калды (Г. Исхакый, «Остазбикә»).
Куяннар, яңа яуган кар өстендә өч бармак сыйфатлы эз калдырып, солы саламы ашарга, әрбәлектәге кибәкләрдә йокларга ындырларга карап чаптылар (А. Алиш, «Яңа килен»).
Айлы кичтә яуган беренче кар тәңкәләрен син, чәчәкләргә охшатып, сүзне киң күңелле, батыр йөрәкле, тирән хисле зур акыл ияләренә бордың (Г. Кутуй, «Тапшырылмаган хатлар»).
Бөтен дала өсте су сибеп катырган кебек бозланып ялтырады, җир өстендәге үлән юеш кар белән сыланып туңды (Г. Ибраһимов, «Казак кызы»).
Өстендә өр-яңа кара костюм, кар кебек ак күлмәк, ак ефәк галстугын чикләвек хәтле генә төенләп таккан (Г. Әпсәләмов, «Ак чәчәкләр»).
Иртәдән үк көннең рәте булмады, башы авыртып торды, бертуктаусыз җепшек кар яуды, буран купты, тәрәзәләрне томалап юеш кар ябышты (А. Гыйләҗев, «Балта кем кулында?»).
Сорамасам да булган икән, чөнки кар көртләре арасындагы сукмак койма тишегеннән туп-туры шунда таба сузылган иде (А. Тимергалин, «Игезәкләр»).
Әнә шулай эчтән ут үрсәләнеп, чарасызлыктан гаҗиз булып үлем көтеп торган чагымда, башта шыгырт-шыгырт кар шыгырдавы, аннары мыдыр-мыдыр кешеләр сөйләшкәне ишетелгән шикелле булды (В. Нуруллин, «Ике урам арасы»).
Ноябрь уртасында һәр тарафка бала итәге шикелле нәфис, матур булып кар юрганы ятты (В. Имамов, «Тозлы яра»).
Үз шәрәлегеннән кыенсынгандай бөрешеп, куырылып калган кура өсләренә кулъяулык-кулъяулык булып кар яткан (А. Әхмәтгалиева, «Ул бит берәү генә»).
Чыганаклар
- Әхмәтьянов Р. Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — I том (А-Л). — 543 с.
- Әхмәтьянов Р. Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — II том (М-Я). — 567 с.
- Исәнбәт Н. С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. — I том. — 495 с.
- Исәнбәт Н. С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. — II том. — 366 с.
- Исәнбәт Н. С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җыентыгы 3 томда. I том – 2-нче басма [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — I том. — 622 с.
- Исәнбәт Н. С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җыентыгы 3 томда. II том – 2-нче басма [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — II том. — 748 с.
- Исәнбәт Н. С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җыентыгы 3 томда. III том – 2-нче басма [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — III том. — 799 с.
- Тимергалин Адлер (автор-төзүче). Миллият сүзлеге [аңлатмалы сүзлек] [тат.]. — Казан: Мәгариф, 2007. — 575 с.
- Татар теленең зур диалектологик сүзлеге [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. — 839 с.
- Ханбикова Ш. С., Сафиуллина Ф. С. Синонимнар сүзлеге [тат.]. — Казан: Хәтер, 1999. — 256 с.
- Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т. 1 (А-Л). — 726 с.
- Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т. 2 (М-Я). — 728 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2015. — I том: А-В. — 712 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2016. — II том: Г-Й. — 748 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2017. — III том: К. — 744 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — IV том: Л-Р. — 760 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — V том: С-Т. — 908 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2021. — VI том: У-Я. — 912 с.