Сәхиб-Гәрәй

Сәхиб Гәрәй (Säxip Gäräy, Сәхибгәрәй; кырымтат. I Sahib Geray, Сахиб Герай, صاحب كراى, рус. Сахиб I Герай; 15011551, Кырым)Казан ханлыгы (15211524) һәм Кырым ханлыгы (15321551) ханы. Кырым ханы Миңле I Гәрәйнең төпчек улы, Мәхмәд I Гәрәйнең энесе, чама белән Сөләйман солтанның туганнан туган абыйсы. Бакчасарайга нигез салучы[1].

Тәрҗемәи хәле

undefined

Сәхиб Гәрәй Кырымда туып үсә. 1510-1511 елларда ул үзенең әнисе Нур-Солтан ханбикәне Кырымнан Мәскәүгә һәм Казанга сәфәрендә озата бара, анда ханбикә үзенең уллары — Казан ханы Мөхәммәт-Әмин һәм Мәскәүнең бөек кенәзе Василий III Ивановичта хезмәт итүче Габдел-Латыйф белән очраша. Өлкән абыйсы, Кырым ханы Мәхмәт Гәрәй идарә итә башлаганда, Сәхиб Гәрәй озак вакыт төрмәдә тоткынлыкта була[2].

Мөхәммәт-Әмин һәм Габдел Латыйф үлгәннән соң, Олуг Мөхәммәт нәселе шунда туктала: Илһам һәм Мәликтаһир инде вафатлар, Ходайгол чукындырылган була.

Ибраһим ханның берничә кызы булган, аларның берсе — Нур-Солтан кызы — Гәүһәршад (рус елъязмаларында — Ковгаршад). Ләкин аның варис була алу-алмавы хакында сүз кузгатылмый, чөнки ул вакытларда хатын-кызларның тәхеткә утырырга хокуклары булмый. Әгәр шулай була калса, иң элек Нур-Солтанның үзе хакында сөйләргә мөмкин булган булыр иде. Аның ире —Кырым ханы Миңле Гәрәй 1515 елда шулай ук үлеп киткән.

Казан хакимлеге

1519 елда варислар калдырмаган Казан ханы Мөхәммәтәмин үлгәннән соң (Габдел-Латыйф аңа кадәр бер ел алдан үлә), Кырым ханы Мәхмәт I Гәрәй (1515–1523) Казан тәхетенә үзенең энесен утыртырга тәкъдим ясап, Василий III гә мөрәҗәгать итә.

Мәскәү моннан баш тарта — киләчәктә көчле Кырым-Казан берлеге оешуын теләми. Мәскәү таләбе буенча 1519 елның апрелендә Казанның хан тәхетенә татар аксөякләре арасында дәрәҗәсе булмаган Касыйм ханы Шәех Әүлиярның олы улы Шаһгали (рус елъязмаларында Шигали) утыртыла. Шаһгали — Мәскәүдә үскән, чып-чын рус тәрбиясе алган шәхес, ул Казан тәхетендә өч ел гына утырып кала. Аның Мәскәү яклы сәясәтеннән канәгать булмаган Зур Казан морзалары үз ханнарына каршы заговор оештыралар. 1521 елда заговорчылар Кырымга, Мәхмәт I Гәрәй ханга, Кырым династиясеннән хаким сорап, мөрәҗәгать итәләр[3].

1521 елның язында Кырым ханы Мәхмәт I Гәрәй үзенең энесе Сәхибне Казанга җибәрә. Апрель аенда Сәхиб Гәрәй 300 сугышчысы белән Казанга якынлаша. Шул ук вакытта шәһәрнең үзендә Кырымга йөз тоткан Казан кенәзләре оештырган күнтәрелеш кабынып китә. Казанда урнашкан рус отряды тар-мар ителә. Мәскәү илчесе В.Ю. Поджогин һәм рус сәүдәгәрләре кулга алына. Казан ханы Шаһгали, үзенең якыннарын алып, Мәскәү биләмәләренә кача. Сәхиб Гәрәй Казанга аяк баса һәм хан тәхетенә утыра. 35 елга якын дәвам иткән (14871520) Мәскәү тәэсире тәмамлана. Казан ханлыгы тарихында яңа чор, милли аң күтәрелү, Казан шәһәре һәм Казан җире халкының баскынчыларга каршы көрәш чоры башлана. Яңа хан, тәхеткә утыру белән, Рус дәүләтенә сугыш игълан итә[2].

1521 елның җәендә Сәхиб Гәрәй, Кырым ханы Мәхмәт Гәрәй белән уртак гамәлләр турында килешеп, Көнчыгыш рус биләмәләренә яу белән чыга. Түбән Новгородны һәм Владимирны тар-мар итә. Коломна янында Сәхиб Гәрәй үзенең олы абыйсы Кырым ханы Мәхмәт Гәрәй белән кушыла, һәм көньяк рус биләмәләренә бәреп керә. Союзниклар Мәскәүгә якынлашалар, башкала тирәсендәге бистәләрне нык талыйлар. Август аенда Кырым һәм Казан ханнары, бик күп әсирләр алып, үз биләмәләренә әйләнеп кайталар. Олы кенәз үзенең Кырым ханлыгына бәйлелеген таный һәм элеккечә ясак түләп торырга ризалык бирә. 1522 елның көзендә Казан ханы Сәхиб Гәрәй Мәскәүнең көнчыгыш җирләренә һөҗүмнәр оештыра[2].

1523 елның язында Сәхиб Гәрәй әсир Мәскәү илчесе В.И. Поджогинны һәм барлык рус сәүдәгәрләрен җәзалап үтерергә боера. 1523 елның август-сентябрь айларында рус хөкүмәте Казан ханлыгына яу оештыра. Касыйм ханы Шаһгали җитәкчелегендәге суднолар гаскәре Иделнең ике ягындагы чирмеш авылларын талап, Казанга кадәр барып җитәләр һәм кире борылалар. Атлы гаскәр Зөя елгасында татар гаскәрен тар-мар итә. Сентябрьдә Мәскәү воеводалары Сыры елгасында Васильсурск ныгытмасына нигез сала. Басып алу сәясәтенең мондый башлангычы Мәскәүнең үзендә дә шик тудыра, әмма христиан руханилары Мәскәү хөкемдарларының эшен хуплыйлар. Митрополит Даниил хәтта: «Шул шәһәр белән без Казанның бөтен җирен басып алачакбыз», дип белдерә.

1523 елның октябрендә Казан ханы Сәхиб Гәрәй рус җирләренә җавап рейды оештыра һәм Галичны камап ала, ләкин шәһәрне ала алмый. Сәхиб Гәрәй, тирә-яктагы авылларны туздырып, бик күп әсирне үзе белән алып китә. Руслар тарафыннан яңа һөҗүм була калса дип, Сәхиб Гәрәй Кырымга абыйсы Сәгадәт Гәрәйгә, туплар, пищаль мылтыклары һәм янычарлар җибәрүен сорап, илче җибәрә. Кырым ханы Сәгадәт Гәрәй ярдәм итүдән баш тарта. Шуннан соң 1524 елның язында Сәхиб Гәрәй төрек солтаны Сөләйманга ярдәм сорап мөрәҗәгать итә, һәм үзен Госманлы империясенең вассалы дип таный[4].

1524 елның язында Мәскәүнең бөек кенәзе Василий III Иванович Казан ханлыгына яңа зур яу оештыра. Баш воевода һәм бояр кенәз Иван Федорович Бельский җитәкчелегендәге 150 меңлек рус гаскәре Казанга якынлашканда, Кырым ханыннан һәм Госман солтаныннан ярдәм ала алмаган Сәхиб Гәрәй, Казанда үзенең 13 яшьлек туганнан туган энесе Сафа Гәрәйне калдырып, Кырымга кача[5]. Шул рәвешле, Сәхиб Гәрәй Казан тәхетендә өч ел гына утырып кала.

1524 елның җәендә Сәхиб Гәрәй Кырымга кайта, анда, абыйсы Сәгадәт Гәрәй боерыгы белән, Балаклава зинданына ябыла[6]. 1524 елның көзендә Сәхиб Гәрәй азат ителә һәм Сәгадәт Гәрәйгә үзенең туганнан туган энесе Ислам Гәрәй белән хакимлек өчен көрәштә ярдәм итә[7].

1525–1526 һәм 1528–1530 елларда Сәхиб Гәрәй абыйсы — Кырым ханы Сәгадәт Гәрәй (1524-1532) янында ике тапкыр калга-солтан вазифасын башкара. 1531 елда Сәхиб Гәрәй Сәгадәт Гәрәйнең Шырын морзаларына каршы җәза явында катнаша[8]. Шуннан соң Госманлы башкаласы Истанбулга күчеп китә.

Элгәре:
Шаһгали
Казан ханы

1521-1524
Алмашка килүче:
Сафа-Гәрәй

Кырым хакимлеге

1532 елның маенда Кырым ханы Сәгадәт Гәрәй үз теләге белән тәхеттән баш тарта һәм Истанбулга китә[9]. Аның туганнан туган энесе һәм дошманы Ислам Гәрәй Кырымга кайта һәм тәхеткә утыра[10]. Госманлы солтаны Сөләйман Ислам Гәрәйне танудан баш тарта һәм көзен яңа Кырым ханы итеп үзенең абыйсы Сәхиб Гәрәйне билгели. Хәлим Гәрәй солтан сүзләренчә, патша ханга кеш бүрек һәм кылыч бүләк иткән. Шул ук елны Ислам I Гәрәйнең биш айлык идарәсеннән соң, Сәхиб Гәрәй зур янычарлар отряды белән Кырымга килә[11]. Ханлык чигендә аны Кырым аксөякләренең зур делегациясе каршы ала[12]. Сәхиб Гәрәй үзенең туганнан туган энесе Ислам Гәрәйне калга итеп билгели, аңа Очаков һәм Перекоп ныгытмаларын биләмәгә бирә[12].

Кырым ханы Сәхиб Гәрәй үз идарәсенең башында үзенең туганнан туган энесе Ислам Гәрәй белән хакимлек өчен көрәшне дәвам итә. 1534 елның җәендә Ислам Гәрәй Сәхиб Гәрәйгә каршы баш күтәрә[13], әмма Сәхиб Гәрәй калганың һөҗүмен кире кайтара, аны Кырымнан куа, ләкин тулысынча тар-мар итә алмый[13]. Ислам Гәрәй Перекопта ныгып, үзен яңа хан итеп игълан итә. Кырым морзаларының шактый өлеше аның ягына күчә. Тора-бара байтак кенәзләр һәм бәкләр Ислам Гәрәйне ташлап, кире Сәхиб Гәрәйгә кайта башлыйлар[14].

1535 елда Сәхиб I үзенең туганнан туган энесе Әхмәд Гәрәйне (1535-1537), элекке Хан Сәгадәт I Гәрәйнең улын, калга итеп билгели. Әмма 1537 елда хыянәт итәргә ниятләгән калга Әхмәд Гәрәйне хан үлемгә һөкем итә. Яңа калга итеп Сәхиб Гәрәй үзенең олы улы Әмин Гәрәйне билгели.

1537 елда Кырым ханы Сәхиб Гәрәй Перекопка үзенең фетнәче туганнан туган энесенә каршы уңышлы яуга чыга[15]. Ислам Гәрәй, җиңелеп, Нугай Олысына кача, әмма шул ук елның августында Кырым ханы җибәргән Мансурлы морза Бакый бәк тарафыннан үтерелә[16].

Сәхиб Гәрәй үзенә кадәрге ханнар алып барган татар аксөякләрен буйсындыру линиясен дәвам итә. Аксөякләр нәселенә капма-каршы буларак, Шырын Мансур белән Сеҗевут ыруларын сарайга якынайта. Зур аксөякләрнең йогынтысын киметү өчен, йомышлы аксөякләрнең күп кенә вәкилләрен югары күтәрә.

Сәхип I Гәрәй Чүрүк-Су елгасы агымы буенча Салачыктан 2 чакрым түбәнрәк урнашкан яңа хан резиденциясенә нигез сала, анда аңа кадәр идарә иткән ханнарның сарае урнашкан була. Яңа шәһәр Бакчасарай исемен ала. Сәхиб Гәрәй I идарә иткәндә Гөзләүдә диңгез култыгы төзекләндерелә һәм киңәйтелә, шуның нәтиҗәсендә дәүләт үз диңгез портын үз карамагына ала (Кырымның башка яр буе шәһәрләре госманлыларга буйсынган территориядә була)[17].

Дәүләтнең икътисадын үстерү өчен, Сәхиб Гәрәй илнең дала өлешендә күчеп йөрүче нугайларның утрак тормыш рәвешенә күчүен һәрьяклап хуплый.

Ул еш кына Госманлы солтаны Бөек Сөләйманга үзенең гаскәрләре белән Ауропада басып алу яуларында булыша, шулай ук Төньяк Кавказга хәрби экспедицияләр ясый. Мөхәммәд Кайсуни-задә Нидаи әфәнденең (күбрәк хуҗа Рәмәл буларак билгеле) хроникасында, аларның тугызы тасвирланган[18]. Яуларда мушкетерлар отряды, хан гвардиясе, нәселле аксөякләрнең атлы гаскәре һәм ханның кыр артиллериясе катнаша. Тукталыш урыннарында бер-берсенә беркетелгән арбалар ярдәмендә чатыр кора торган булалар.

1538 елда Молдавиягә Госманлы солтаны Сөләймән зур яу оештыра, һәм Кырым ханы Сәхиб I Гәрәй анда төрек солтаны белән очраша[19]. Хәрби гамәлләр лояль булмаган Молдавия хакиме Петр Рарешка каршы алып барыла. Яу нәтиҗәсендә Көньяк Бессарабия — Буджак — Молдавиядән аерылып чыга. Шулай ук төрек-госманлылар Очаковны оккупациялиләр[17].

1539 елда, Төмрек янында, мөселманнарга һөҗүм итүләренә җавап итеп, чиркәсләргә каршы экспедиция уздырыла. Хан Җәнәй чиркәс кабиләсенең башлыгы Кансавук белән аңа яулары өчен җәза бирү максатыннан очраша, ләкин Кансавук ханга, солтанга һәм Кәфә бәгенә (Кырым яр буендагы Госманлы биләмәләренең губернаторына) бүләкләр биреп котыла. Тауларда гаеплеләрне эзләү уңышсыз булып чыга, һәм хан, кайтыр юлда, чиркәс авылларыннан әсирләр җыеп алалар.

1539–1540 елның кышында төньяк илләргә: Литвага һәм, бәлки, Рус дәүләтенә яу оештырыла. Яуны аталык-опекун күзәтүендә ханның өлкән улы Әмин Гәрәй алып бара. Әсирләр алу явы уңышлы була, ләкин кире юлда гаскәр салкыннан нык зыян күрә[17].

1541 елда качкын Мәскәү түрәсе кенәз Семен Федорович Бельский котыртуы нәтиҗәсендә Кырым ханы Сәхиб Гәрәй Рус дәүләтенә зур яу белән чыга. С.Ф. Бельский Ока буендагы имин кичү урынын күрсәтергә вәгъдә итә, ләкин кырымлылар, Маңгыт морзасы Бакый бәй белән хан арасындагы үзара ышанмау аркасында, кичү янында тоткарланалар. Көтелмәгәндә һөҗүм итү факторы югала, Мәскәү гаскәрләре кичү буена мушкет һәм артиллерия частьларын китереп җиткерәләр. Сәхиб Гәрәй, елганы кичә алмыйча, кирегә борыла. Кире кайтканда татарлар Пронскны алырга омтылалар, ләкин һөҗүм уңышсыз була һәм рус воеводалары тарафыннан гаскәр тар-мар ителә[20].

1542 елда Төньяк Кавказга яу оештырыла, сәбәбе — Җәнәй юлбашчысы Кансавукның йөкләмәләрен, шул исәптән коллар белән тәэмин итү дә, үтәмәве. Кансавукның вәгъдәләр белән юлламасы кире кагыла һәм кырымлылар тауларга керә. Төнге бәрелештә чиркәсләр һөҗүменә дучар булган татарлар, җиңеп, олы ясырь белән (әсирләр алып) китәләр.

1544 елда Кабарда кенәзе Эльбозады хан сараена үзенә каршы баш күтәргән үз кабиләсен җәзалауны үтенеп килә. Сәхиб Гәрәй походка әзерләнә, дошманны урып-җыю өстендә тотарга исәпли. Ләкин кырымлылар бик иртә киләләр; кабардиннарның төнге һөҗүме уңышсыз була, татарлар күпсанлы әсирләр белән китәләр.

1545 елда, сәүдәгәрләрнең Кырым–Казан арасындагы сәүдәгә комачаулык иткән ханга зарланулары сәбәпле, Ямгырчы ханга каршы Әстерхан кампаниясе[21] оештырыла. Ямгырчы гаскәре тар-мар ителә, Әстерханны Сәхиб Гәрәйнең мушкетерлары һәм кыр артиллериясе яулап ала.

1546 елда нугайларга каршы оборона экспедициясе. Гали морза җитәкчелегендәге 10 меңлек нугай гаскәре, Әстерханны алганы өчен үч алырга теләп, Кырым ханлыгына каршы яуга чыга[17]. Перекоп тирәсендәге зур һәм каты бәрелештә кырымлылар, мушкетерлар һәм артиллерия утыннан файдаланып, нугайларны тулысынча чолгап алалар һәм тар-мар итәләр — сугыш кылыч ярдәмендә хәл ителә. Сәхиб Гәрәй күпсанлы әсир төшкән нугайларны үтерергә боера[22].

Тәхеттән төшерелүе һәм вафаты

1551 елда Иранга каршы сугышкан Госманлы солтаны Сөләйман Кануни Кырым ханына гаскәр белән сәфәвиләргә каршы яуга чыгарга боера[23]. Ләкин Сәхиб Гәрәй, сугышчыларының ярлы, начар коралланган, озакка сузылган походка түземлекләре булмавын сәбәп итеп, баш тарта[24]. Солтан Кырым ханының тугрылыгына шик белдерә. Моңа кадәр Сәхиб Гәрәй солтаннан үзенең туганнан туган энесе Дәүләт Гәрәйне Казан тәхетенә утырту өчен Кырымга җибәрүен сорый. Чынлыкта исә хан үзенең туганнан туган энесен, солтанны Кырым тәхетенә дәгъва кылучы варистан мәхрүм итү өчен, юк итәргә тели. Ләкин Солтан Сөләйман, үзенең якыннары киңәше буенча, Сәхиб Гәрәйне хакимияттән читләштерергә карар кыла һәм Дәүләт Гәрәйне яңа Кырым ханы итеп билгели[25]. Сәхиб Гәрәй исә Дәүләт Гәрәйнең Казан ханы итеп билгеләнүе турында хәбәр ала. Сәхиб Гәрәйне Кырымнан куып чыгару өчен, Солтан түрәләре аңа Төньяк Кавказда баш күтәргән һәм Мәккәдән кайтып килүче хаҗиларга һөҗүм иткән чиркәс кабиләсе Җәнәйләргә каршы яу белән барырга боерык җиткерәләр.

Кырым ханы Сәхиб Гәрәй гаскәрләре белән Кырымнан Таманьга юнәлә, аннан гаеплеләрне эзләп тауларга керә. Баш күтәргән чиркәс кенәзе, татарлар тарафыннан чолганышта калса да, алардан качып котыла. Ачуы чыккан хан дошман гаскәрен куа чыга, күпләп әсирлеккә төшерә. Походка чыккан Сәхиб Гәрәй, төньяк чикләрне дошман һөҗүменнән саклау өчен, үзенең олы улы калга Әмин Гәрәйне зур көч белән Перекопка җибәрә[26]. Ул арада Кырымның яңа ханы Дәүләт Гәрәй коры җир аша Аккирмәнгә килә[26]. Аны 60 туп белән янычарларның меңлек отряды озата бара[26]. Аккирмәндә ул корабка утырды һәм диңгез буйлап Гөзләүгә килә. Аннан Дәүләт Гәрәй янычарлары белән Бакчасарайга юл тота һәм башкаланы ала. Татар бәкләренең күпчелеге Дәүләт Гәрәй ягына күчә. Калга-солтан Әмин Гәрәй, Дәүләт Гәрәйнең Бакчасарайны алуын белгәч, гаскәр белән Перекоптан башкалага таба кузгала[27]. Әмма калганы Әлмә елгасына гына барып җитә ала: аны Дәүләт Гәрәй тарафдарлары туктата[27]. Бөтен гаскәр яңа хан тарафына күчә, ә калга Әмин Гәрәй үтерелә. Кырым ханы Сәхиб Гәрәй кире кайтканда бу үзгәртеп корулар турында белә һәм үз гаскәре тарафыннан кире кагыла. Аны Таман крепостендагы зинданга ябалар, шунда аны, яңа хан кушуы буенча, Бүләк Гәрәй (туганнан туганынының оныгы) тарафыннан үтерелә. Дәүләт Гәрәй боерыгы белән Сәхиб Гәрәйнең калган балалары һәм оныклары да үтерелә[27]. Сәхиб Гәрәйнең гәүдәсе Бакчасарайга китерелә һәм Дәүләт Гәрәй тарафыннан Салачык дөрбәсендә хөрмәт белән җирләнә[28].

Сәнгатьтә

  • Рәссамнар Р.Г. Шәмсетдинов (1993) һәм А.Н. Хисамов (2017) Бөек ханның портретын язалар.
  • «Мөхтәшәм йөз ел» дип аталган төрек телесериалында Сәхиб Гәрәй ролен Мәсут Өзкечеҗи башкара.

Тарихи ядкәр

Казан ханлыгы чорының сакланып калган бердәнбер чын документ — хан ярлыгы нәкъ менә Сәхиб Гәрәй исеме белән бәйле[29].

Ул 1523 елга карый. Документ 1912 елда татар археографы Сәет Вахиди тарафыннан Мамадыш өязенең (хәзерге Татарстан Республикасы, Саба районы) Мамалай авылында крестьян Рәхмәтулла Әхмәровта табыла, ул аны дәва талисманы итеп саклый. Гаилә әлеге ядкәрне мирас буенча буыннан буынга тапшырган һәм «Аллаһ кәгазе» дип йөрткән. 1920 елда ярлыкны Вахиди сатып ала һәм ТАССР Академүзәге каршындагы музейга тапшыра. 1920 елда С. Вахиди Сәхибгәрәй хан ярлыгын сатып ала һәм Академүзәк каршындагы музейга тапшыра. Өйрәнелгәннән соң, ярлык рус теленә тәрҗемә ителә һәм фәнни әйләнешкә кертелә[30].

Галим шулай ук Сәхиб Гәрәй хан канцеляриясе тарафыннан Шәех Әхмәткә һәм аның туганнарына салым һәм салым түләүдән азат итү өчен бирелгән документны чыганак буларак беренче тикшерүче дә була.

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  1. V. Крымские Гирей-ханы. runivers.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 февраль 2025.
  2. 1 2 3 Жизнь Сахиб-Гирея: путь от казанского трона до могилы в предместье Бахчисарая. 3 февраль 2025 тикшерелде.
  3. Аристократия в Крымском ханстве. 3 февраль 2025 тикшерелде.
  4. О. Гайворонский. Повелители двух материков, том 1, Киев-Бахчисарай, 2007 г., ст. 166
  5. О. Гайворонский. Повелители двух материков, том 1, Киев-Бахчисарай, 2007 г., ст. 167
  6. О. Гайворонский. Повелители двух материков, том 1, Киев-Бахчисарай, 2007 г., ст. 164
  7. О. Гайворонский. Повелители двух материков, том 1, Киев-Бахчисарай, 2007 г., ст. 170—171
  8. О. Гайворонский. Повелители двух материков, том 1, Киев-Бахчисарай, 2007 г., ст. 178
  9. Гайворонский О. Повелители двух материков. — Т. 1. — Киев—Бахчисарай, 2007. — С. 181.
  10. Гайворонский О. Повелители двух материков. — Т. 1. — Киев—Бахчисарай, 2007. — С. 187.
  11. Гайворонский О. Повелители двух материков. — Т. 1. — Киев—Бахчисарай, 2007. — С. 188.
  12. 1 2 Гайворонский О. Повелители двух материков. — Т. 1. — Киев—Бахчисарай, 2007. — С. 189.
  13. 1 2 Гайворонский О. Повелители двух материков. — Т. 1. — Киев—Бахчисарай, 2007. — С. 194.
  14. Гайворонский О. Повелители двух материков. — Т. 1. — Киев—Бахчисарай, 2007. — С. 196.
  15. Гайворонский О. Повелители двух материков. — Т. 1. — Киев—Бахчисарай, 2007. — С. 198.
  16. Гайворонский О. Повелители двух материков. — Т. 1. — Киев—Бахчисарай, 2007. — С. 199.
  17. 1 2 3 4 Гайворонский О. Повелители двух материков. — Т. 1. — Киев—Бахчисарай, 2007. — С. 210.
  18. Мухаммед Кайсуни-заде Нидаи-эфенди (Реммаль-ходжа). История хана Сахиб-Гирея / И. В. Зайцев; Р. Р. Абдужемилев; В. Д. Смирнов. – М.: Квадрига, 2023. – 464 с.
  19. Гайворонский О. Повелители двух материков. — Т. 1. — Киев—Бахчисарай, 2007. — С. 206.
  20. Пенской В. В. {{{заглавие}}} // Военно-исторический журнал. — 2011. — № 12. — С. 41—47. — ISSN 0321-0626.
  21. Гайворонский О. Повелители двух материков. — Т. 1. — Киев—Бахчисарай, 2007. — С. 209.
  22. Гайворонский О. Повелители двух материков. — Т. 1. — Киев—Бахчисарай, 2007. — С. 211.
  23. О. Гайворонский. Повелители двух материков, том 1, Киев-Бахчисарай, 2007 г., ст. 217
  24. О. Гайворонский. Повелители двух материков, том 1, Киев-Бахчисарай, 2007 г., ст. 218
  25. О. Гайворонский. Повелители двух материков, том 1, Киев-Бахчисарай, 2007 г., ст. 219
  26. 1 2 3 О. Гайворонский. Повелители двух материков, том 1, Киев-Бахчисарай, 2007 г., ст. 220
  27. 1 2 3 О. Гайворонский. Повелители двух материков, том 1, Киев-Бахчисарай, 2007 г., стр. 221
  28. О. Гайворонский. Повелители двух материков, том 1, Киев-Бахчисарай, 2007 г., стр. 223
  29. Мустакимов И.А. Еще раз о казанском ярлыке хана Сахиб-Гирея // Средневековые тюрко-татарские государства. 2013. — Вып. 5. С. 31 – 47.
  30. И.Л.Измайлов, С.Ю.Измайлова Сәхибгәрәй хан ярлыгы // www.tatarica.org, мөрәҗәгат итү датасы: 05.03.2025.

Әдәбият

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә