Суар
Суар (рус. Сува́р, чуаш. Сăвар) — якынча IX гасыр тирәсендә суар кабиләсе нигез салган һәм 1236 елга кадәр яшәгән Идел-Чулман Болгары шәһәре. Батый хан җитәкчелегендәге монголларның көнбатыш походы вакытында җимерелә, кабат торгызылмый.
Ш. Мәрҗани һәм С. М. Шпилевский хезмәтләре буенча, Татарстанның Спас районындагы Үтәк елгасының сул ярында, татарлар һәм чуашлар Суар дип йөрткән Кузнечиха авылыннан 4 чакрым көнбатыштарак — Татар Шәһәрлеге янында урнашкан, әйләнәсе 4500 метрны тәшкил иткән зур шәһәрлек белән тәңгәлләштерелә[1].
Урнашуы
Суар Иделнең сул кушылдыгы Үтәк елгасының[2] өске агымының чагыштырмача тигез урынында урнашкан[3]. Аның территориясе төньяк-көнбатышка таба елга ягына авыша, үзе елганың сул ярында җәелә. Шәһәрлек, 100 гектар тирәсе мәйданны биләп, зур үзәнлектә урнаша. Җирлек ике рәт өем һәм чокырлар белән әйләндереп алына, аларның озынлыгы дүрт ярым чакрым чамасы була. Өемнәрнең биеклеге уртача ике-өч метрны тәшкил итә, нигезнең киңлеге ун метрга кадәр җитә. Чокырларның тирәнлеге биш метр диярлек, киңлеге ун метрга кадәр була[4].
Тарих
Шәһәр X—XIII гасыр гарәп географлары язмаларныда телгә алына. Суар турындагы соңгы хәбәрләр XIV йөзгә карый. Суар 920 елларда ук шәрык авторлары әсәрләрендә Болгар белән бергә телгә алына. Гарәп географы Әбү Зәид Әл-Бәлхи мәгълүматларына караганда, халкы ун мең кешегә җиткән Суарда җәмигъ мәчет була. Әл-Бируни язганча, Суар белән Болгар «рус һәм славяннарның бөек елгасы буенда урнаша, аларның арасы бер көнлек юлны тәшкил итә». Җирле халык Шәмсуар дип атаган Суар тәрҗемәдә кояш кебек матур, нурлы дигәнне аңлата[5].
Суарда һөнәрчелек һәм Иран, Харәзем, Византия, Рус дәүләте, Грузия белән сәүдә мөнәсәбәтләре үсеш ала. Суар хакимнәре Талиб ибне Әхмәд һәм Мөэмин ибне Әхмәд 970 елларга кадәр үз тәңкәләрен сугалар. Суарда эшләнгән акчалар археологлар тарафыннан Рязаньда, Псковта, Тверьда, шулай ук Даниядә табыла.
Җирле халык игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә. Һөнәрчеләр башка җирлекләрдәге чүлмәкчеләрнекеннән аерылып торган бизәкле балчык савыт-саба ясый. Шәһәрдә тимерчеләр, төзүчеләр, металлчылар, зәркәнчеләр, корал ясаучылар, пыяладан савыт-саба кою осталары эшли. Суар халкы балык тоту, аучылык, чолыкчылык белән шөгыльләнә[2].
Шәһәр базарында җирле һәм читтән китерелгән товарлар белән сату-алу алып барыла. Урта Азия, Кавказ аръягы, Византия һәм Балтыйк буе илләре сәүдәгәрләре Кәрван-сарайда туктала[2].
Суарда дин галиме Сөләйман ибне Давыд-әз-Суари-Саксини туа, үсә һәм фәнни эшчәнлеген башлый[6].
Суар 1236 елга кадәр яши. Шәһәргә монгол гаскәрләре һөҗүм итә, җимерә һәм яндыра. Халыкның күпчелеге каланы яклау вакытында һәлак була. Исән калган кешеләр тирә-яктагы урманнарга кача. Халык торган җирләренә кайткач, элеккеге шәһәрдән төньяк-көнчыгыштарак Суарны яңадан нигезли. Әмма Монгол хакимияте тыйганлыктан, бу җирлекне ныгытма белән әйләндереп алмыйлар. Яңа Суар элекке куәтенә һәм данына ирешә алмый. XIV гасыр ахырына сәяси һәм икътисади әһәмиятен бөтенләй югалта, XV гасырда яшәүдән туктый[7].
Тикшеренүләр
1885 елда тарихчы Шиһабетдин Мәрҗани «Мөстафад әл-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» («Казан вә Болгар хәлләре турында файдалы хәбәрләр») фундаменталь хезмәтен бастырганчы Суарның кая урнашканлыгы турында билгеле булмый. Автор Казан губернасы Спас өязе Кузнечиха авылыннан ерак түгел җир өемнәре белән ныгытылган урынны (шәһәрлекне) халыкның беренчел атамасы белән Суар дип йөрткәнлеген билгеләп үтә. 1893 елда Ш. Мәрҗани фаразын тарихчы Гайнетдин Әхмәрев раслый. Соңрак И. А. Износков шәһәрлекне археологик картага төшерә[8].
1933—1935, 1937 елларда Кузнечихада (Суар шәһәрлегендә) казу эшләре башкарыла. Алар Матди мәдәният тарихы дәүләт академиясенең Мәскәү бүлеге, Дәүләт тарих музее һәм ТАССР Дәүләт музееның А. П. Смирнов җитәкчелегендәге экспедициясе кысаларында үткәрелә. Казу эшләре барышында Суар җир өемнәре, торак корылмалары, зираты өйрәнелә. Тикшеренү барышында шәһәрлек мәйданчыгы үзәгендә кирпеч бина табыла, ул 1236 елда янгында юкка чыккан X—XI гасырлар сарае буларак шәрехләнә[9].
Бу казу эшләре Идел буе Болгарын системалы рәвештә археологик өйрәнүгә башлангыч бирә, алар 1938—1940 һәм 1945—1990 елларда А. П. Смирнов 1973 елга кадәр җитәкләгән Болгар экспедициясе тарафыннан дәвам иттерелә. 1990 елларда Казан археологлары тарафыннан Суарда казу эшләре чикләнгән күләмдә кабат торгызыла[9].
1974—1975 елларда Суарга Т. А. Хлебникова экспедициясе килә. Бу казу эшләре Алтын Урда чорындагы табылдыкларның бөтенләй булмавын ачыкларга мөмкинлек бирә. 1990 елларда шәһәрлектә Ф. Ш. Хуҗин һәм Р. Ф. Шәрифуллин казу эшләре алып бара. Монголларга кадәрге бай материал һәм Алтын Урда чоры табылдыкларының калада булмавы Суарның монгол яуларын күтәрә алмавын кабат раслый[8].
Суарны өйрәнүнең яңа этабы 2018 елда, бу территориясендә комплекслы тикшеренүләр үткәрелгәч башлана. Эшләр үз эченә шәһәрлек территориясенең архив аэрофотосурәтләрен анализлауны, рельефының цифрлы моделен булдыруны, элеккеге һәм яңа төшерелгән аэрофотосурәт мәгълүматларын чагыштыру нигезендә һәйкәл топографиясен анализлауны; магнит кырының һәм грунтының шәһәрлекнең археологик объектларына бәйле үзгәрешләрен магнитометрия һәм георадар ярдәмендә ачыклауны; дистанцион эзләнү мәгълүматларының шәрехләүләрен раслау өчен алынган мәгълүматларны нокталы археологик тикшеренүләр ярдәмендә ачыклауны колачлый[10].
Фольклорда
«Суар кешеләре җыры» — тамырлары Идел буе Болгары дәүләтенең чәчәк ату чорына барып тоташкан фольклор әсәре[11].
Искәрмәләр
- ↑ Смирнов А. П. Волжские булгары. — М.: Книга по требованию. — 234 с.
- ↑ 1 2 3 Город Сувар (Булгарский музей-заповедник). сувары.рф. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 сентябрь 2025.
- ↑ Суварское городище (XIII в.) Кузнечиха. bolgar-tatarstan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 сентябрь 2025.
- ↑ Руденко К.А. Памятники эпохи Золотой Орды на Средней Волге (Булгарский улус Золотой Орды) / отв. ред.: С.Г. Бочаров, А.Г. Ситдиков. — Казань; Симферополь; Кишинев: Stratum Plus: Генуэзская Газария и Золотая Орда, 2015. — С. 255–364.
- ↑ Губайдуллин А.М. О фортификации городища Сувар // Филология и культура. Philology and Culture : журнал. — 2012. — № 2(28). — С. 217—220.
- ↑ Мухаметрахимов Альфред. «Саксин – это под Астраханью»: издана самая древняя татарская книга, написанная в XII веке. business-gazeta.ru (3 июнь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 сентябрь 2025.
- ↑ Измайлов И. Л. Сувар. www.tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 сентябрь 2025.
- ↑ 1 2 Галимзянов А.Д., Галимзянов Д.Р. Савиры и Сувар (очерки истории). — Казань, 2010. — 56 с. + 4 с. цв. вкл с.
- ↑ 1 2 1933–1937 гг. – раскопки Сувара (Суварская экспедиция МО ГАИМК, ГИМ, Гос. музея ТАССР) (рус.). archaeolog.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 сентябрь 2025.
- ↑ Бездудный В. Г. и др. Комплексные исследования Кузнечихинского городища (Сувар) в 2018 г. archaeolog.ru (2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 сентябрь 2025.
- ↑ Хакимов Р.Ф. Исторические песни в татарском фольклоре. — Казань: АН Республики Татарстан институт языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова, 2017. — 172 с. — ISBN 978-5-93091-242-5.
Әдәбият
- Древний Сувар: археологические исследования и находки / авторы-составители А. А. Хайдаров и др. под ред. А. Г. Мухамадиева. — Казань: КЮИ МВД России, 2009. — 206 с.
- Древний Сувар: каталог археологических находок / авторы-составители А. А. Хайдаров, Н. М. Садриева; под науч. ред. проф. Ф. Ш. Хузина. — Казань: Институт им. Марджани АН РТ, 2012. — 244 с.