Одесса

Одесса яки тарихи татар исеме Хаҗибәй (укр. Одеса) — Украинада урнашкан шәhәр. Одесса өлкәсенең үзәге. Украинаның икътисади, мәдәни, сәяси үзәкләренең берсе.

Одесса турында беренче мәгълүматлар 1415 елга сылтый. Бу вакытта аның урынында Хаҗибәй дигән татар авылы була.

География

Одесса Кара диңгезнең Одесса култыгы ярында, Киевтан 446 километр көньяк-көнбатышрак урнашкан.

Тарих

XIV гасырда Алтын Урдада Туктамыш ханы идарә иткән чорында Хаҗибәй таш кирмәне төзелгән. Татарлар Хаҗибәй кирмәнен Алтын Урданың әһәмиятле көнбатыш порты һәм сәүдә ноктасы буларак кулланганннар.

Низаглашу чорында Хаҗибәйдә качкан татар морзалары сыенганнар, соңрак ул Нугай урдасы бер үзәгенә әверелгән.

Татарча караш буенча Хаҗибәйне татарлар нигезләгән булып чыга һәм атамасы да Алтын Урда бәе (бәге) Хаҗига барып тоташа.

Витовт идарә иткән чорда Хаҗибәй кирмәне Бөек Литва кенәзлегенә күчә. Соңрак XV гасырда Госман империясе эченә керә. 

1778 елда руслар Кырым ханлыгын басып алып, күп кенә Госман империясенә бәйле татар җирләрен яулыйлар, шул исәптән Хәҗибәй кирмәне. Руслар, аны басып алып, аны үзләрнең көньяктагы таяныч пунктына әйләндергәннәр. 1794 елдан шәһәр, 1795 елда рәсми рәвештә Одесса исемен алган. 1941 елда Одессане алманнар тарфыннан басып алынган. 1944 елның 10 апрельдә азат ителгән. 1965 елда Одессакә каһарман шәһәр исеме бирелгән.

Климат

Одесса климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Абсолют максимум, °C 15,1 18,6 24,1 29,4 33,3 35,6 39,3 38,0 32,4 30,5 26,0 16,3 39,3
Уртача максимум, °C 2,2 2,7 6,6 13,0 19,5 24,0 27,0 26,5 21,0 15,0 8,4 3,7 14,1
Уртача температура, °C −0,5 −0,2 3,5 9,4 15,6 20,0 22,6 22,3 17,2 11,6 5,7 1,1 10,7
Уртача минимум, °C −2,8 −2,6 1,0 6,6 12,1 16,3 18,5 18,2 13,5 8,6 3,2 −1,2 7,6
Абсолют минимум, °C −26,2 −28 −16 −5,9 0,3 5,2 7,5 7,9 −0,8 −13,3 −14,6 −19,6 −28
Явым-төшем нормасы, мм 451
Чыганак: Погода и климат

Халык

1897[14] 1959[15] 1970[16] 1979[17] 1989[18] 2001[19]
403 815 667 182 891 546 1 046 133 1 115 371 1 029 049

Милли состав (2001): украиннар — 61,6 %, руслар — 29,0 %, болгарлар — 1,3 %, яһүдләр — 1,2 %.

Эчке бүленеш

  1. Киев районы
  2. Малиновский районы
  3. Диңгез буе районы
  4. Суворов районы

Шәһәрдә туганнар

Искәрмәләр

  1. https://uml.lodz.pl/dla-mieszkancow/o-miescie/wspolpraca-z-zagranica/odessa/
  2. https://www.klaipeda.lt/lt/meras/miestai-partneriai/odesa-ukraina/3518
  3. http://www.rosh-haayin.muni.il/html5/web/2249/פרוטוקול%20ישיבת%20מליאת%20המועצה%20מן%20המניין%20מס%60%2032-12%2002.08.10.pdf
  4. http://www.comune.genova.it/content/odessa
  5. https://www.gdansk.pl/urzad-miejski/biuro-prezydenta/odessa-ukraina,a,1657
  6. Twinnings of Larnaka (ингл.)
  7. Διδυμοποιήσεις με Δήμους (греч.)
  8. https://www.szegedvaros.hu/aranyoldalak/odessza-ukrajna/
  9. http://szegedtourism.hu/hu/odessza-ukrajna/
  10. https://tbilisi.gov.ge/img/original/2018/6/12/tbilisiinfigures.pdf
  11. https://web.archive.org/web/20130731133715/http://www.parnu.ee/index.php?id=2080
  12. https://en.unesco.org/creative-cities/events/unesco-designates-66-new-creative-cities
  13. Государственная служба статистики Украины Чисельність наявного населення України на 1 січня 2022 року — Киев.
  14. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=1665
  15. http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr59_reg2.php
  16. http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr70_reg2.php
  17. http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr79_reg2.php
  18. http://demoscope.ru/weekly/ssp/sng89_reg2.php
  19. http://2001.ukrcensus.gov.ua/rus/results/total_population/structure_population/sel_1/?box=1.1W&k_t=51&rn=51101&id=&botton=cens_db

Тема буенча өстәмә