Чыңгызхан
Чыңгызхан (монг. Чингис хаан [tʃiŋɡɪs χaːŋ], үзисем – Тимуҗин, Тимучин, tat.lat. Çıñğızxan, рус. Чингизхан, Тэмуджин, Темучин, Темучжин) (якынча 1155 яки 1162 — 18 яисә 25 август, 1227)[1] — Монголия hәм бөтен Урта Ауразия (шул заманда — Бөек Татар иле, лат. Tataria Magna) кабиләләрен hәм халыкларын берләштереп дөнья тарихындагы иң зур империя төзегән иң атаклы, беренче хан, император.
Үз гаскәрләре белән Чыңгызхан Кытай, Урта Азия, Якын Көнчыгышны (нигездә хәзерге Иран җирләрен) басып ала, аның гаскәрләре Кавказга, Көнчыгыш Европага, Идел буе Болгарына барып чыга[2]. Монгол империясен нигезли һәм аның беренче ханы була.
Дөньяда хәзерге вакытта Чыңгыз токымына караган 16 млн тирәсе кеше яши дип билгелиләр, алар арасында — казакълар, татарлар, руслар, кытайлар, монголлар hәм башка халыклар бар. ЮНЕСКО Чынгызханны «меңъеллык кешесе» дип атый[3].
Тәрҗемәи хәле
Балачагы һәм яшьлек еллары
Тимуҗин Монгол кәбиләсендә Бурхан Халдун тавы, Онон һәм Керулен елгалары эргәсендә, Монголиянең хәзерге башкаласы Улан-Батордан ерак түгел, Делюн-Болдок[4] урынлыгында туа. Туу вакыты билгеле түгел, төрле чыганакларда төрле даталар күрсәтелгән — Рәшид-әд-Дин, «Мэн-да бэй-лу» китабы буенча, ул 1155 елда туган дип күрсәтә, «Юань дәүләтнең династияләре»ндә 1162 ел билгеләнгән.
Чыңгызханның әтисе Есугей-баатур монголларның атаклы Борҗигин нәселеннән, әнисе Оэлун — Олхонут нәселеннән була. Әтисе аны меркетларга яу чапканда урлаган була. Риваять буенча, Чынгызхан уч төбендә кан куерчыгы белән туа, бу аның шанлы киләчәгенә бер ишарә була[1].
Улы туар алдыннан Есугей татарларга уңышлы яудан кайтып, ике атаклы әсирне кулга төшерә, аларның олысының исеме Тимуҗин була. Монгол йоласы буенча балага беренче күзгә ташланган затның исемен кушалар. Ата-ананың күзе тоткынга төшә, балага татар исеме бирелә[5]. Тугыз яшендә Тимуҗинга кәләш сайлыйлар. Сәяхәт вакытында Есугей үзенең дусты Дей-Сеченны очрата, ул кәләш сыйфатында үзенең ун яшьлек кызы Бортэны тәкъдим итә[6]. Тимуҗин Дей-Сеченда кияү булып кала, ә Есугей үзенең күчмә җирләренә кайта[7].
Юл уңаенда татугей баатур татарларга туктала, анда агулана. Әтисе үлгәч, Тәэмуҗин әнисе янына кайтырга мәҗбүр була. Аның туганнары монголларның төп йоласын, мәрхүмнең гаиләсен кайгыртуны бозалар. Улус, тол хатыннарын, балаларын ташлап, бөтен мал-туарын диярлек үзе белән алып китә. Малайларга исән калу өчен вак киек ауга йөрергә һәм балык тотарга, хатын-кызларга җыю белән шөгыльләнергә туры килгән.
Юл уңаенда Есугей-баатур татарларда туктала, анда агулана[6]. Әтисе үлгәч, Тимуҗин әнисе янына кайтырга мәҗбүр була. Аның туганнары, монголларның төп йоласы — мәрхүмнең гаиләсен тәрбиягә алу гадәтен бозып, тол хатыннарны һәм аның балаларын ташлап, бөтен мал-туарны куып алып китәләр. Ир балаларга, исән калу өчен, вак киек ауларга һәм балык тотарга, хатын-кызларга җыючылык белән шөгыльләнергә туры килә[8].
Гаилә ачлы-туклы яши. Абый-энеләр арасында ризык өчен һәрвакыт ызгышлар булып тора. Тимуҗин, үз көченнән файдаланып, башкаларның ризыгын тартып алган өчен, канкардәш абыйсы Бектер белән тыныша алмый. Бу — Тимуҗиннең абыйсын үтерүенә сәбәп була[9].
Кан туганын үтерү — зур җинаять. Бу кайчандыр Есугей җирләрен биләгән яңа юлбашчы Таргутай Кириллтухка тәхетнең законлы варисын эзәрлекләргә мөмкинлек бирә. Тимуҗинны әсирлеккә алалар һәм казыкка богаулыйлар. Ләкин малай кол Сарган-Шар ярдәме белән качуга ирешә. Тимуҗин, гаиләсен алып, башка җирләргә күчеп китә[10].
Тимуҗин үзенең кәләшен онытмый һәм, ныгыгач, аны алырга кайта. Бортэ — аның беренче хатыны. Бирнә сыйфатында Дей-Сечен кеш тун бирә. Бу тун булачак хан язмышында хәлиткеч роль уйный[11].
Туйдан соң Тимуҗин даланың иң көчле хакиме кәрәит Тоорил-хан янына килтә. Тимуҗин, тунын бүләк итеп, хакимгә әтисе белән күптәнге дуслыгын искә төшерә. Есугей-баатур белән Тоорил-хан кардәшләр булалар. Йола буенча хан атаклы энесенең улына булышырга тиеш була. Нәкъ менә Тоорил-ханның ярдәме Тимуҗинга беренче дружиначыларны үз гаскәренә җәлеп итәргә мөмкинлек бирә[5].
Далада хакимлек өчен көрәш
Тимуҗин өчен беренче җитди дошманнар әтисенең дошманнары — меркитлар була. Алар туплауга һөҗүм итәләр һәм Бортэны урлыйлар. Тоорил-хан һәм Җамуха дусты ярдәме белән Тимуҗин аларны үзенең беренче сугышында ук тар-мар итә[12].
Җиңгәннән соң Җамуха белән Тимуҗин кардәш булалар, бераз вакыт бер урда булып күчеп йөриләр, ләкин озакламый аларның юллары аерыла. Нукерларның (дружиначыларның) бер өлеше, гадел юлбашчы буларак, Тимуҗин белән кала. 1184 елда Тимуҗин өч төмән гаскәреннән торган (30 000 кеше) беренче олысын төзи[13].
Җамуха, үпкәсеннән, энесе белән бәрелешергә сәбәп эзли башлый. Ачык дошманлыкка сәбәп булып Җамуханың абыйсы Тайчарның үлеме тора. Ул Тимуҗин көтүен урлаганда үтерелә. Элеккеге дуслар арасында сугыш Гулинг тавы янында була, бу сугышта Тимуҗин беренче зур җиңелүгә дучар була[14].
Тимуҗин Тоорил-ханның яуларында еш катнаша. 1196 елда Цзинь гаскәрләре белән берләшәләр һәм татарларга һөҗүм итәләр. Яу уңышлы уза. Татар урдасын тар-мар иткән өчен, монгол юлбашчылары чжурчжэньнәрдән югары титуллар ала. Тимуҗин Джаутхури (хәрби комиссар), ә Тоорил-хан Ван (кенәз) була, һәм шул вакыттан кәрәит юлбашчысын Ван-хан дип йөртә башлыйлар.
Найманнар, тайҗутлар һәм меркетларга каршы күпсанлы яулар өчен көчле гаскәр кирәк була, шуңа күрә Тимуҗин Ван-хан белән генә түгел, хәтта үзенең дошманы Җамуха белән дә берләшә. Бер яуда Тимуҗин Ван-ханның гомерен саклап кала, шуның өчен кәрәит аңа үзенең олысын васыять итә[12].
1200 елдан хакимият өчен көрәш кискенләшә. Төп дошманнар булып бер тарафтан дала кабиләләре тарафыннан гурхан дип игълан ителгән Җамуха һәм икенче тарафтан Тимуҗин тора. Иң зур гаскәре булган Ван-хан әле бер, әле икенче якка ярдәм итә. Тимуҗин көндәшлектә җиңү яулый. Ван-ханны найманнар үтерә, ә аның гаскәрен Тимуҗин тар-мар итә. Җиңгәннән соң гаскәр Җамуха сыену тапкан найманнар артыннан кузгала. Найман урдасы да тар-мар ителә, бары тик найман ханының улы Кучлук һәм сугыш алдыннан качып киткән Җамуха гына котылып кала[15].
Уңышлы яулардан соң монголларның күпчелеге Тимуҗин олысына кушыла, Җамуха нукерлары да яңа юлбашчыга күчәләр һәм үзләренең хуҗаларын саталар. Тимуҗин Җамуханы гафу итәргә тели, ләкин абыйсы үлемне артыграк күрә[1].
Шулай итеп, 1200 елда тайҗут һәм меркет кабиләләренә каршы сугыша.1202 елда татарларга каршы канлы сугыш оештыра. Җиңгәннән соң, Тимуҗин, ат арбасы тәгәрмәченнән кыскарак булган балалардан тыш, бөтен татарларны юк итәргә боера. Шул рәвешле әтисенең үлеме өчен үч ала.
1203–1205 елларда Тимуҗин, эчке сугышларда җиңеп, бөтен даланы берләштерә.
Монголларны берләштерү. Бөек Яса
- Төп мәкалә: Бөек Яса
1206 елның язында Онон елгасы чишмәләре янында Тимуҗин бөек хан дип игълан ителә һәм Каһан титулын ала, исемен Чыңгыз дип игълан итә. Монгол кабиләләре Чыңгызхан хакимлеге астында Екэ Монгол улус бердәм дәүләтенә берләшәләр[16].
Дәүләт төзелеше гомуми хокукый нормалар һәм таләпләр нигезендә бара. Монголларның ыру йолаларын яңа законнар җыелмасы — Чыңгызханның Бөек Ясасы алмаштыра. Ул җәмгыятьнең бөтен өлкәләрен диярлек үз эченә ала һәм көйли[17].
Административ реформа халыкны дистәләргә, йөзләргә, меңнәргә, шулай ук төмәннәргә (10 000), ыруг-кабилә төркемнәрен катнаштырып бүлә. Чыңгыз хан гаскәренең санын 95 000-гә җиткерә, барлык ир-атлар сугышчылар булып санала[18].
Чыңгыз ханның тагын бер казанышы — язма эш алып баруны оештыру. Үз язуы булган халык найманнарда хезмәт итүче уйгырлар була. Урда тар-мар ителгәч, алар Чыңгыз хан ягына күчәләр һәм аның империясендә беренче түрәләр булалар. Монгол идарәчеләре уйгыр язуына өйрәнә башлыйлар. Монголиядә озак вакыт дәвамында иске уйгыр әлифбасын яраклаштырып төзелгән иске монгол язуы кулланыла[19].
Тангут ханлыгына һәм Төньяк Кытайга яу
Монголларны берләштереп Чыңгызхан көнчыгыш күршеләрен, иң элек Тангут дәүләтен (Си-Ся) һәм Цзинь Империясен (Төньяк Кытай) буйсындыру турында уйлый[20].
Монголларның һөҗүме астында беренче булып тангутлар изелә. 1207 елда Чыңгызхан Си-Сяга һөҗүм башлый, дошман гаскәрен тар-мар итә һәм 1208 елда хаким утырган Джун-си (Линцзинь) шәһәренә якынлаша. Монголлар, чикләрен саклап, тангутлар белән солых төзиләр. Чыңгызхан алдында Төньяк Кытайны буйсындыру перспективалары ачыла[21].
1213 елда Чыңгызхан чжурчжэньнәр империясе Цзиньга бәреп керә. Ныгытмаларны алу тәҗрибәсе булган гаскәр, үзәк провинцияләрне яулап алып, тиз арада илнең эчке өлешенә үтеп керә[22].
Бөек Кытай дивары буендагы җирләрне алып, 1213 елның көзендә Чыңгызхан гаскәрен өч армиягә бүлә һәм аларны Цзинь империясенең төрле почмакларына җибәрә: көньякка — ханның уллары Җучи, Чагатай һәм Үгәдәй; көнчыгышка —Чыңгыз хан кардәшләре җитәкчелегендәге гаскәр; көньяк-көнчыгышка — төп армия белән гаскәр башы үзе[12].
1214 елда армия Пекин янында кушыла. Ныгытылган башкаланы алу кыен була, шуңа күрә Чыңгызхан император ваньянь Сунь белән солых төзи. Атилла хан белән император кызларының берсенең туе килешүне ныгыткан. Цзинь хакиме Союзга ризалаша һәм монголлар кире далага борыла.
1214 елда армия Пекин янында кушыла. Ныгытылган башкаланы алу кыен була, шуңа күрә Чыңгызхан император Ваньянь Сунь белән солых килешүе төзи. Солыхны хан белән император кызларының берсенең туе ныгыта. Цзинь берлеккә ризалаша һәм монголлар кире далага борыла[12].
Тынычлык озакка сузылмый, монголлар Бөек Кытай диварыннан ераклашу белән, император җимерелгән ныгытмаларны торгызырга һәм яңаларын төзергә боера. Хаким Сарае Пекиннан Кайфынга, чиктән ераккарак күчә. Бу хәл Чыңгыз хан тарафыннан яңа сугышка әзерлек буларак кабул ителә. Монголлар кире әйләнеп киләләр һәм яңа хәрби компания башлыйлар. Төньяк Кытайны тулысынча буйсындыру 1235 елда Угэдэй вакытында була[12].
Урта Азия һәм Көнбатыш яулары
Чыңгыз хан стратегиясенең бер принцибы — дошманны кырып бетерү. Даладагы хакимлек өчен көрәшкән заманнардан бирле ханның бары бер дошманы — Кучлук кала. Найман урдасы тар-мар ителгәч, ул Җидесуга килә һәм хакимлекне үз кулына ала.
1218 елда Кучлук белән көрәшкә ике төмән җибәрәләр. Найманнардан канәгать булмаган җирле халык күпләп монголлар ягына күчә. Кучлук гаскәре тар-мар ителә, үзе кача, ләкин озакламый үтерелә. Җидесуны яулап алу Чыңгызхан империясенең чикләрен Харәземгә якынайта[23].
Күрше дәүләткә бәреп керү өчен формаль сәбәбеп булып чик буендагы Отрарда Монгол илчелеген һәм сәүдә кәрванын үтерү тора. 1219 елның көзендә Чыңгызхан гаскәре Мавераннахрга керә[24].
Сан ягыннан өстен булуына карамастан, «ачык дала» сугышы харәземшаһ Мөхәммәтне канәгатьләндерми, шуңа күрә шәһәрләргә мөстәкыйль рәвештә сакланырга калдырыпбоерып, үзе илнең эчке өлешенә күчә. Шәһәрләр бер-бер артлы алына, каршылык күрсәткәннәр каты җәзалана. Хәрби кампания 1223 елга кадәр дәвам итә[25].
Монголлар яуыннан соң Харәземшаһ биләмәләре чәчәк аткан оазислардан чүлгә әйләнә. Ирригация системасына зур зыян китерелә, игенчелек юк дәрәҗәсенә төшә. Мәдәни һәм фәнни үзәкләр җимерелә[25].
Җиңелгән Мөхәммәт, Чыңгызхан гаскәр башлыклары Җәбә һәм Субәдәй тарафыннан эзәрлекләнеп, илдән кача. Харәземшаһ Каспий диңгезендәге утрауга кача һәм шунда үлә. Ләкин монгол төмәннәре кире борылмыйлар, юлларын дәвам итәләр[26].
Гаскәр Төньяк Иран аша үтеп, Көньяк Кавказга бәреп керә, шәһәрләрне буйсындыра һәм ясак җыя. Дербент үткелен узып, Җәбә белән Субәдәй, аланнарны һәм кыпчакларны тар-мар итеп, Төньяк Кавказга чыгалар.
Шулай итеп, Чыңгызхан гаскәрләре 1218 елда Урта Азиянең Җидесу җирләрен, 1223 кадәр бөтен Үзәк Азияне диярлек буйсындыра.
1223 елның язында монголлар Калкада рус кенәзләре белән бәрелешәләр. Җиңүдән соң монгол төмәннәре көнчыгышка таба юл алалар. Кайтканда, Идел буе Болгары гаскәреннән җиңеләләр. Төмәннәрнең калган өлешләре 1224 елда Урта Азиягә әйләнеп кайта. Шул рәвешле Идел болгарлары Чыңгызханның Көнбатышка таба һөҗүмен туктатып калалар[27].
Үлеме һәм кабере
Харәземнән кайткач, Чыңгызхан Азиянең иң куәтле хакиме була. Гаять зур империя тәртип саклау өчен күп көч таләп итә. 1226 елда Цзинь империясе белән мөнәсәбәтләр яңадан кискенләшә. Олуг хан үз гаскәрләрен чик буена җибәрә. Кыш көне, яуга чыкканда ук, хаким атыннан егылып төшә. Егылганнан соң үзен начар хис итә башлый. Якын даирәсе аңа кире ставкага кайтырга киңәш итә, ләкин ул баш тарта[22].
Яз көне ныгыган хан яуга кузгала һәм гаскәре белән үзе җитәкчелек итә. Монголлар Тангут патшалыгының башкаласын камап алалар. 1227 елның җәендә Чыңгызхан, челлә вакытында, Көнчыгыш Ганьсу тауларына китә. Шунда вафат була. Үлем датасы — 18 яки 25 август[22].
Чыңгызханны күмү йөреше Ганьсуда башлана һәм изге Хэнтэй таулары янында тәмамлана. җиләнәсе урынын Чыңгызхан үзе сайлаган була. Борһан-Халдун тавы яныннан узганда, аны шунда күмәргә кушкан була. Җирләү урыны яшерелә һәм тора-бара аның урыны онытыла[5].
Чыңгызханның шәхесе
Чыңгызханның тышкы кыяфәте һәм холкы турында урта гасыр чыганакларыннан белеп була. Бөек хан яулап алу сугышлары белән дан казанган, шуңа күрә XIII йөзнең күп кенә елъязмачыларында аның турында телгә алына. Иң әһәмиятле әсәрләр булып «Монголларның изге риваяте», мөселман һәм кытай тарихчылары, Чыңгызхан замандашлары хезмәтләре һәм фарсы сәяхәтчесе Рәшид әт-Дин китабы[28].
Кытай илчесе Чжау Хунның бер китабында Чыңгызханның тышкы кыяфәте тасвирлана: «Татар хакиме Тимуҗинга килгәндә, ул озын буйлы, мәһабәт буйлы, киң маңгайлы, озын сакаллы. Сугышчан һәм көчле шәхес», диелә анда[29].
Рәшид әт-Дин әйткәнчә, Чыңгызхан, барлык якын туганнары кебек үк, җирән чәчле һәм ачык күзле булган[1].
Чыңгызханның характерын төрлечә тасвирлыйлар.Монголлар һәм Үзәк Азия халыклары өчен ул милли каһарман булып тора. Алар ханның зирәклек, юмартлык, гади халыкны кайгыртучанлык сыйфатларын данлыйлар[12]. Шул ук вакытта ул үч алуны дәүләт сәясәте дәрәҗәсенә күтәргән шәхес буларак та билгеле. Олуг хан хәйләкәр һәм сак сәясәтче, үз чорының типик вәкиле була[12].
Әмма Чыңгызхан шулай ук дошманнарына карата рәхимсез булган. басып алучы буларак та билгеле, аның үч алуы дәүләт сәясәте дәрәҗәсенә күтәрелгән. Олуг хан хәйләкәр һәм сак хәзрәт, үз чорының типик вәкиле була.
Мирасы һәм хәтер
Чыңгызхан үзенең варисларына зур империя калдыра, хан варислары аның чикләрен киңәйтә. Дәүләттә хакимлек бары тик хан белән Бортэ никахыннан туган нәсел варисларына гына күчә, аларны чыңгызлылар дип атыйлар. Алар элекке Монгол империясе җирләре белән 1920 елларга кадәр идарә итәләр, соңгы кытай императоры Чыңгызхан нәселеннән була. Чыңгызлыларның шәҗәрәсе XX гасырга кадәр дәвам итә[30].
Чыңгызхан һәм аның яулары бөтен Азиягә зур йогынты ясый. Мәдәнияте бай булган күп кенә урта гасыр дәүләтләре җимерелә, гаять зур территория дала ханнары идарәсе астына күчә һәм Яса кануны буенча яши башлый. Икенче яктан, бер-берсеннән ерак илләр бер империягә берләшә, бу исә Көнчыгыш белән Көнбатыш арасында мәдәни һәм сәүдә багланышларын җайга салуга ярдәм итә.
Чыңгызхан тормышы турындагы истәлекләр борынгы документларда гына сакланмый. Бүгенге мәдәниятнең гаять зур катламы бөек гаскәрбашына багышлана. Күпсанлы әдәби әсәрләр, фильмнар, музыка һәм компьютер уеннары сюжетлары Чыңгызхан тормышыннан алынга яисә аның шәхесенә багышланган.
Чыңгызхан хәзерге Монголия мәдәниятендә аерым роль уйный. Аның сурәте милли валюта — тугрикларда, илдә аның исеме белән бәйле күпсанлы урыннар һәм объектлар, һәйкәлләр бар[31].
Нәсел агачы
Исемен мәңгеләштерү
- 1962 елда Чыңгыз ханның тууына 800 ел тулу уңаеннан скульптор Л. Махал Хэнтэй аймагының Дадал сомонында аның портреты белән истәлекле стела урнаштыра.
- 1991 елдан 500, 1000, 5000, 10000 һәм 20000-лек монгол тугриклары банкноталарында Чыңгызхан сурәте урнаштырыла башлый.
- 2000 елда Нью-Йоркның «Тайм» журналы Чыңгызханны «Меңъеллык кешесе» дип игълан итә.
- 2002 елда Монголиянең ВГХ карары белән Чыңгызхан ордены («Чыңгыз хаан» одон) — илнең яңа югары бүләге булдырыла[33]. Монголия дДемократик партиясенең иң югары партия бүләге сыйфатында охшаш исемле «Чыңгыз ордены» (Чыңгыз Одон) бар. айларда(КХР) да Чыңгызхан мәйданы төзелә.
- 2005 елда Улан-Батордагы Буянт-Уха халыкара аэропорты Чыңгызхан исемендәге аэропорт дип үзгәртелә. Хайлар мәйданында Чыңгызханга һәйкәл куела.
- 2006 елда башкаланың үзәк мәйданында Монголия Хөкүмәте Сарае каршында Чыңгызханга һәм аның ике гаскәр башлыгына — Мухали һәм Боорчка һәйкәл куела[34].
- 2008 елда Улан-Батор халыкара аэропорты янындагы автомобиль юллары чатында һәйкәл куелган[35]. Туве аймагының Цонжин-Болдог төбәген Чыңгызханның атлы сыны бизи.
- 2011 елда Монголиядә «Чингис Эйрвейс» авиакомпаниясенә нигез салына.
- 2012 елда Лондонда Россия скульпторы Д.Б. Намдаков эшләгән Чыңгызханның атлы сыны куела.
- Монголиядә рәсми рәвештә ай календаре буенча беренче кыш аеның беренче көне Чыңгызханның туган көне дип (2012 елда — 14 ноябрь) игълан ителгән, ул дәүләт бәйрәме һәм ял көне — Монголия горурлыгы көне булып тора[36]. Бәйрәм программасына башкаланың үзәк мәйданында аның статуясын хөрмәтләү тантанасы керә.
- 2013 елда Монголия башкаласының төп мәйданына Чыңгызхан исеме бирелә[37]. Карар 2016 елда кире кагылады.
- 2019 елда Калмыкияның Привольный бистәсендә Чыңгызханга багышланган скульптура композициясе урнаштырыла[38].
- 2022 елда Чыңгызханның 860 еллыгы уңаеннан Монголия башкаласы Улан-Баторда легендар хакимгә багышланган «Чыңгызхан» музее ачыла[39].
Сәнгатьтә Чыңгызхан образы
Әдәбиятта
- «Молодой богатырь Тэмуджин» (монг. Баатар хөвгүүн Тэмүүжин) — С. Буяннэмэх (1927) пьесасы;
- «Чыңгызханның ак болыты» — Чыңгыз Айтматовның «Бер көн – бер гомер» романына кертелгән хикәя;
- «Райсуд» — О.Э. Хафизовның гротесклы-фантастик хикәясе[40];
- «Жестокий век» — И.К. Калашниковның тарихи романы (1978);
- «Чингиз-хан» — совет язучысы В.Г. Янның трилогиясеннән беренче роман (1939);
- «По велению Чингис-хана» — якут язучысы Н.А. Лугинов трилогиясе (1998);
- «Чингисхан» — С.Ю. Волков трилогиясе («Этногенез» проекты);
- «Первый нукер Чингисхана», «Тэмуджин» — А.С. Гатапов китаплары;
- «Повелитель войны» — И.И. Петров әсәре;
- «Чингизхан» — немец язучысы Курт Давид дилогиясе («Чёрный Волк» (1966), «Тенгери, сын Чёрного Волка» (1968));
- «Путь в другой конец бесконечности» — Арво Валтон;
- «Воля неба» — Артура Лундквистның тарихи романы;
- «Монгол» — Америка язучысы Тейлор Колдуэлл романы;
- «Чингиз-хан» — Бельгия язучысы Анри Бошо драмасы (1960);
- «Повелитель вселенной» — Америка язучысы Памелы Сарджент романы (1993);
- «Завоеватель» — Англия язучысы Иггульден Конн пенталогиясе (2007—2011);
- «Ждите, я приду» — рус язучысы Ю.И. Фёдоров романы
Музыкада
- «Dschinghis Khan» — шул ук исемдәге альбом һәм җырны яздырган немец музыкаль төркеме исеме;
- «Genghis Khan» — Британия рок-төркеме Iron Maiden инструменталь композициясе (Killers альбомы, 1981);
- «Genghis Khan» — җыр, башкара немец җырчысы Нико ( Drama of Exile альбом, 1981);
- «Чингис» — «Нисванис» монгол гранж-рок-төркеме җыры («Нисдэг таваг» альбом, 2006);
- «Genghis Khan» — Америка-Бразилия грув-метал Cavalera Conspiracy төркеме җыры;
- «The Great Chinggis Khaan» — The Hu монгол фолк-металл төркеме җыры.
Кинода
- Нәфис фильмнар
- Мануэль Конде иһәм Сальвадор Лу «Чингисхан» / «Genghis Khan» (Филиппин, 1950);
- Марвин Миллер «Золотая Орда» (АКШ, 1951);
- Раймонд Бромли «You Are There» (телесериал, АКШ, 1954);
- Джон Уэйн «Завоеватель» (АКШ, 1956);
- Рольдано Лупи «Монголы» / «I mongoli» (Италия, 1961); «Maciste nell’inferno di Gengis Khan» (1964);
- Омар Шариф «Чингисхан» (Бөекбритания, ФРГ, Италия, АКШ, 1965);
- Том Рид «Permette? Rocco Papaleo» (Италия, 1971);
- Мондо «Shanks» (АКШ, 1974);
- Пол Чун «Сказание о героях, стреляющих в орлов» (Гонконг, 1982);
- Гел Дели «Чингисхан» (КХР, 1986);
- Болот Бейшеналиев «Гибель Отрара» (СССР, Казахфильм, 1991);
- Ван Цзиянг «Урга — территория любви» (СССР, Франция, 1991);
- Агваанцэрэнгийн Энхтайван «Под властью Вечного Синего Неба»|mn|Мөнх тэнгэрийн хүчин дор (Монголия, 1992)
- Ричард Тайсон «Чингисхан» (АКШ, 1992); «Чингис хан: история жизни» (2010);
- Рассел Малкэй «Тень» / «The Shadow» (АКШ, 1994);
- Батдоржийн Баасанджав «Равный небу Чингисхан» (1997);
- Тумэн «Чингисхан» (Кытай, 1998); «Чингисхан» (Монголия, 2000);
- Богдан Ступка «Тайна Чингисхана» (Украина, 2002);
- Батдоржийн Баасанджав «Чингисхан» телесериалы (Кытай, 2004)[41];
- Баярто Ендонов «Первый нукер Чингисхана» (Россия, Бурятия, 2005);
- Оржил Макхаан «Чингисхан» (Монголия, 2005);
- Асанали Ашимов («Сага древних булгар», фильм 3 «Сага о любви дочери Чингисхана» (2005);
- Дуглас Ким «Чингис» (АКШ, 2007);
- Такаси Соримати «Чингиз-хан. На край земли и моря» (Япония-Монголия, 2007);
- Таданобу Асано «Монгол» (Казакъстан-Россия, 2007);
- Эдуард Ондар «Тайна Чингис Хаана» (Россия-Монголия-АКШ, 2009);
- Уильям Чен «Чингисхан» (Кытай, 2018);
- Хон Пинг Танг «Железное небо: Грядущая раса» (2018).
- Мультипликацион фильмнар
- Чыңгызхан һәм аның улы Җучи — «Аксак кулан» мультфильмның төп геройлары («Казахфильм», 1968);
- Документаль фильмнар
- Тайны древности. Варвары. Часть 2. Монголы (АКШ; 2003);
- Genghis Khan — Rider of the Apocalypse (2004);
- Genghis Khan — Rise Of Mongol Empire BBC фильмы (Бөекбритания; 2005). «Монголларның изге риваяте» хезмәтенә нигезләнгән.
Компьютер уеннарында
- «Цивилизация» компьютер уеннары сериясендә Чыңгызхан Монгол халкының юлбашчысы сыйфатында чыгыш ясый;
- Crusader Kings 2 һәм Crusader Kings 3 уеннарында Чыңгызхан Монгол империясенә нигез салучы буларак барлыкка килә;
- Sega Genesis телевизион приставкасында Genghis Khan уены бар;
- Generals Mode режимында Age of War 1 һәм 2 уеннарында Чыңгызхан генерал сурәтендә катнаша.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 Рашид ад-Дин. Сборник летописей / Перевод с персидского О.И. Смирновой, редакция профессора А.А. Семёнова. — М.—Л.: Издательство АН СССР, 1952. — Т. 1, кн. 2.
- ↑ Чингисхан. 3 февраль 2025 тикшерелде.
- ↑ Основатель империи (рус.). topwar.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 февраль 2025.
- ↑ Делюн-Болдок // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
- ↑ 1 2 3 Владимирцов Б.Я. Чингисхан. — Берлин. Петербург. Москва.: издательство З. И. Гржебина, 1922.
- ↑ 1 2 Сокровенное сказание. §§ 61—69.
- ↑ Гузель Хуснуллина (Махортова): Чингисхан. Рожденные побеждать (2023-07-17). 3 февраль 2025 тикшерелде.
- ↑ Сокровенное сказание. §§ 72-75.
- ↑ Сокровенное сказание. §§ 76-77.
- ↑ Документы->Монголия->Сокровенное сказание монголов->Публикация С. А. Козина 1941 Г.->Главы I-III. www.vostlit.info. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 гыйнвар 2022.
- ↑ Чингисхан и великие женщины. 3 февраль 2025 тикшерелде.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 Кычанов Е. И. Жизнь Темучжина, думавшего покорить мир. Чингис-хан: личность и эпоха. — М.: Издат. фирма «Восточная литература», 1995. — 274 с. — ISBN 5-02-017390-8.
- ↑ Владимирцов Б.Я. Чингисхан. — Берлин. Петербург. Москва.: издательство З. И. Гржебина, 1922. — 105 с.
- ↑ Сокровенное сказание. §§ 128-129.
- ↑ Сокровенное сказание. §§ 193-194.
- ↑ Сокровенное сказание. §§ 123.
- ↑ Мухаметов Ф.Ф. {{{заглавие}}} // Вестник Челябинского государственного университета : журнал. — 2006. — № 3 (76). — С. 64-71. — ISSN 1994-2796.
- ↑ Железная армия Тимура. Война с Ордой (рус.). topwar.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 февраль 2025.
- ↑ Бартольд В. В. Образование империи Чингиз-хана. — Санкт-Петербург.: Типография Императорской академии наук, 1896. — С. 117-118.
- ↑ Великая Си Ся, растоптанная Чингисханом. 3 февраль 2025 тикшерелде.
- ↑ Кычанов Е.И. {{{заглавие}}} // Татаро-монголы в Азии и Европе. — С. 46-61.
- ↑ 1 2 3 Чулов, Дмитрий. Иго за Великой стеной: как монголы покорили Китай, но не смогли его удержать. 3 февраль 2025 тикшерелде.
- ↑ Правила боя: как Чингисхан смог создать непобедимую армию. 3 февраль 2025 тикшерелде.
- ↑ История Востока. — Москва: "Восточная литература" РАН, 1997.
- ↑ 1 2 Петрушевский И. П. {{{заглавие}}} // Татаро-монголы в Азии и Европе. — С. 124, 126, 128.
- ↑ Империя Чингисхана и Хорезм. Нашествие (рус.). topwar.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 февраль 2025.
- ↑ Вернадский Г. В. Монголы и Русь I. Монгольское завоевание. www.spsl.nsc.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 октябрь 2020. Архивировано 1 март 2021 года.
- ↑ Персидские источники о монголо-татарах (рус.). topwar.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 февраль 2025.
- ↑ Рафаэль Хакимов: «Обращаясь к Средневековью, важно не смешивать татар и монгол» [неопр.]. БИЗНЕС Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 февраль 2025.
- ↑ Чингизиды (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 февраль 2025.
- ↑ Зотов, Георгий. Выбрали себе хана. Почему в Монголии повсюду изображения Чингисхана. 3 февраль 2025 тикшерелде.
- ↑ Michael Marcotte: Marcotte Genealogy - Khan genealogy chart
- ↑ Чингис хаан одон бий болгон тухай МУ-ын Их хурлын тогтоол
- ↑ Х. Улсболд «Хаалт»-тай цогцолбор хэзээ нээлттэй болох вэ
- ↑ Взгляд
- ↑ Н. Нагаанбуу. Америк соёлтой төрийн түшээд Монгол сурвалжаа ойлгохгүй байна
- ↑ Х. Алтанзагас. [Төв талбайг Чингис хааны нэрээр нэрлэхээр боллоо http://news.gogo.mn/r/125911]
- ↑ В Калмыкии установили первый в России памятник Чингисхану. ТАСС (10 октябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 октябрь 2019.
- ↑ Музейная отрасль Монголии получила «Чингисхана» (рус.). The Art Newspaper Russia (28 ноябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 декабрь 2022.
- ↑ Олег Хафизов. «Райсуд» «Знамя», 2016, № 12
- ↑ 电视剧《成吉思汗》_搜狐娱乐-电视 TV-搜狐娱乐
Әдәбият
- Чингисхан // Малый энциклопедический словарь Брокгауза и Ефрона: В 4 томах. — СПб., 1907—1909.
- Чингисхан // Энциклопедический словарь Брокгауза и Ефрона: В 86 томах (82 т. и 4 доп.). — СПб., 1890—1907.
- Ата-Мелик Джувейни. Чингисхан. История Завоевателя Мира = Genghis Khan: the history of the world conqueror / Перевод с текста Мирзы Мухаммеда Казвини на английский язык Дж. Э. Бойла, с предисловием и библиографией Д. О. Моргана. Перевод текста с английского на русский язык Е. Е. Харитоновой. — М.: «Издательский Дом МАГИСТР-ПРЕСС», 2004. — 690 с. — 2000 экз. — ISBN 5-89317-201-9
- Мэн-да бэй-лу («Полное описание монголо-татар») / Перевод Н. Ц. Мункуева. — М.: Наука, 1975.
- Переводы из «Юань ши» (фрагменты) // Храпачевский Р. П. Военная держава Чингисхана. — М.: АСТ: ЛЮКС, 2005. — С. 432—525. — ISBN 5-17-027916-7.
- Рашид ад-Дин. Сборник летописей / Перевод с персидского Л. А. Хетагурова, редакция и примечания профессора А. А. Семенова. — М., Л.: Издательство АН СССР, 1952. — Т. 1, кн. 1.
- Рашид ад-Дин. Сборник летописей / Перевод с персидского О. И. Смирновой, редакция профессора А. А. Семенова. — М., Л.: Издательство АН СССР, 1952. — Т. 1, кн. 2.
- Козин С.А. Сокровенное сказание. Монгольская хроника 1240 г. / С.А.Козин / Институт Востоковедения АН СССР. М.; Л.: Изд-во АН СССР, 1941. Т. I.
- Дәфтәре Чыңгыз-намә / китапны басмага хәзерләүче сүзлек һәм аңлатмаларның авторы Сәлим Гыйлаҗетдинов. Казан: Иман, 2000.
- Мэн-да Бэй-лу («Полное описание монголо-татар»). Факсимиле ксилографа / перевод с китайского, введение, комментарий и приложение Н.Ц. Мункуева. – М.: Наука. Гл. ред. восточной литературы, 1975.
- Банзаров Доржи. Собрание сочинений / Доржи Банзаров. – М.: Изд-во Академии наук СССР, 1955.
- Чингисхан. История завоевателя мира записанная Ала-ад-Дином АтаМелик Джувейни. – М.: Магистр-Пресс, 2004.
- Из родословия тюрков: Сборник материалов относящихся к истории Золотой Орды. Извлечения из персидских сочинений собранные В.Г. Тизенгаузеном. Т. II. М; Л.: Изд-во АН СССР, 1941.
- Бичурин И. История первых четырёх ханов из дома Чингисова.//История монголов. — М., 2008.
- Боржигин Г. Н. Эртний эцэг овгод хуу ураг. — М.: Монголия, 2005.
- Владимирцов Б. Я. {{{заглавие}}} // Владимирцов Б. Я. Работы по истории и этнографии монгольских народов. — М.: Восточная литература, 2002. — ISBN 5-02-018184-6.
- Груссе Рене. Чингисхан: Покоритель Вселенной. — М.: Молодая гвардия, 2008. (серия ЖЗЛ) — ISBN 978-5-235-03133-3.
- Гумилёв Л. Н. В поисках вымышленного царства. — М., 1993.
- Гумилёв Л. Н. Древняя Русь и Великая Степь. — М, 1993.
- Д’Оссон К. От Чингисхана до Тамерлана. — Париж, 1935;
- Крадин Н. Н., Скрынникова Т. Д. Империя Чингис-хана. — М.: Издательская фирма «Восточная литература» РАН, 2006. — 557 с. — 1200 экз. — ISBN 5-02-018521-3.
- Кычанов Е. И. {{{заглавие}}} // Mongolica: К 750-летию «Сокровенного сказания». — М.: Наука. Издательская фирма «Восточная литература», 1993. — С. 148—156.
- Кычанов Е. И. {{{заглавие}}} // Татаро-монголы в Азии и Европе : Сборник статей. — М.: Наука, 1977. — С. 46—61.
- Кычанов Е. И. Жизнь Темучжина, думавшего покорить мир. Чингис-хан: личность и эпоха. — М.: Издат. фирма «Восточная литература», 1995. — 274 с. — 20 000 экз. — ISBN 5-02-017390-8.
- Кычанов Е. И. Великий Чингисхан. — М., 2013.
- Мэн Джон. Чингисхан. Жизнь, смерть и воскрешение / Пер. с англ. В. Артёмова. — М.: Эксмо, 2006. — 416 с. — 5000 экз. — ISBN 5-699-13936-2.
- Петрушевский И. П. {{{заглавие}}} // Татаро-монголы в Азии и Европе : Сборник статей. — М.: Наука, 1977.
- Сандаг Ш. {{{заглавие}}} // Татаро-монголы в Азии и Европе : Сборник статей. — М.: Наука, 1977. — С. 23—45.
- Скрынникова Т. Д. Харизма и власть в эпоху Чингис-хана. — М.: Издательская фирма «Восточная литература» РАН, 1997. — 216 с. — 1000 экз. — ISBN 5-02-017987-6.
- Султанов Т. И. Чингиз-хан и Чингизиды. Судьба и власть. — М.: АСТ:АСТ МОСКВА, 2006. — 445 с. — (Историческая библиотека). — 5000 экз. — ISBN 5-17-035804-0.
- Уэзерфорд, Джек. Чингисхан и рождение современного мира / Пер. с англ. Е. Лихтенштейна. — М.-Владимир: АСТ: ВКТ, 2008. — 493 с. — 2000 экз. — ISBN 978-5-17-048486-7, ISBN 978-5-226-00500-8, ISBN 978-5-17-031548-2, ISBN 978-5-226-00501-5.
- Хартог, Лео де. Чингисхан. Завоеватель мира.. — М.: Олимп: АСТ:Астрель, 2007. — 285 с. — ISBN 978-5-17-042982-0, ISBN 978-5-7390-1901-1, ISBN 978-5-271-16485-9.
- Храпачевский Р. П. Военная держава Чингисхана. — М.: АСТ, Люкс, 2005. — 560 с. — (Военно-историческая библиотека). — 5000 экз. — ISBN 5-17-027916-7, ISBN 5-9660-0959-7.
- Юрченко А. Г. Образ Чингис-хана в мировой литературе XIII—XV вв. // Историческая география политического мифа. Образ Чингис-хана в мировой литературе XIII—XV вв. / А. Г. Юрченко. — СПб.: Евразия, 2006. — С. 7—22. — 640 с. — 2000 экз. — ISBN 5-8071-0203-7.
- Эренджен Хара-Даван. Чингис-хан как полководец и его наследие: Культурно-исторический очерк Монгольской империи XII-XIV вв.. — 2-е. — Элиста: Калмыцкое книжное издательство, 1991. — 196 с. — ISBN 5-7539-0191-3.
- Lane, George (2004). Genghis Khan and Mongol Rule. Westport, Connecticut: Greenwood Publishing Group. . https://archive.org/details/genghiskhanmongo00geor.
- Weatherford, Jack (2005). Genghis Khan and the Making of the Modern World. Crown. . https://books.google.com/books?id=5HCaqYbD5t0C.
- Чыганаклар
- Чингисхан // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
- Ата-Мелик Джувейни. Чингисхан. История Завоевателя Мира = Genghis Khan: the history of the world conqueror / Перевод с текста Мирзы Мухаммеда Казвини на английский язык Дж. Э. Бойла, с предисловием и библиографией Д. О. Моргана. Перевод текста с английского на русский язык Е. Е. Харитоновой. — М.: «Издательский Дом МАГИСТР-ПРЕСС», 2004. — 690 с. — 2000 экз. — ISBN 5-89317-201-9.
- Сильвен Гугенхейм. Империи Средневековья: от Каролингов до Чингизидов = Sylvain Gouguenheim. Les empires médiévaux / пер. Алексей Изосимов. — М.: Альпина нон-фикшн, 2021. — 508 с. — ISBN 978-5-00139-426-6 .
- {{{заглавие}}} // Сокровенное сказание. Монгольская хроника 1240 г. ЮАНЬ ЧАО БИ ШИ. / Перевод С. А. Козина. — Калып:М.-Л.: Издательство АН СССР, 1941. — Т. I.
- Мэн-да бэй-лу («Полное описание монголо-татар») / Перевод Н. Ц. Мункуева. — М.: Наука, 1975.
- {{{заглавие}}} // Храпачевский Р. П. Военная держава Чингисхана. — М.: АСТ: ЛЮКС, 2005. — С. 432—525. — ISBN 5-17-027916-7.
Сылтамалар
- Чингисхан. Документальные фильмы.
- Коллекция 200 азиатских портретов Чингисхана