Алмаз Сабирҗанов

Алмаз Сабирҗанов, Алмаз Реваль улы Сабирҗанов (1983 елның 14 декабре, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Чистай районы, Татар Ялтаны) — драма актеры, Уфа дәүләт татар «Нур» театры (2005―2006), Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры (2005 елдан) артисты. Татарстанның атказанган артисты (2016), «Тантана» премиясе лауреаты (2020).

Тәрҗемәи хәле

1983 елның 14 декабрендә Татарстан АССР Чистай районы Татар Ялтаны авылында туган. Әтисе Реваль ― механизатор, әнисе Гөлсинә ― мәдәният хезмәткәре. 2005 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының актерлык бүлеген (Фәрит Бикчәнтәевның Уфаның «Нур» театры өчен җыйган махсус курсы) тәмамлаган [1]..

Хезмәт юлы

Иҗаты

Студент чагыннан Камал театры спектакльләрендә күмәк күренешләрдә катнаша. Бирелеп, хисләнеп уйнавы рольләрен тагын да җанлырак, ышандырырлык итә. Соңгы вакытта тискәре рольләрне күп уйный [1].

Уйнаган рольләре

undefined
undefined

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Гаиләсе

Хатыны ― Илсөяр Илгизәр кызы Сабирҗанова (Вәлиева, 1984 елгы) [7], Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының хор бүлегендә укыган, шәһәр үзәгендәге «Йөзем» ресторанында администратор, Казанның Вахитов районы 273нче санлы балалар бакчасында тәрбияче (2015) булып эшләгән. Ике кызы Камал театрының «Зәңгәр шәл» спектаклендә күмәк күренешләрдә катнаша [1].

Чыганаклар

  1. Л. Йосыпова. А. Сабирҗанов: «Театрда бер көн күренмәсәм, эчем поша башлый». Ирек мәйданы, 2012, 21 декабрь.
  2. Нәзилә Хуҗина. Алмаз Сабирҗанов: «Ике ай театрның грим бүлмәсендә яшәдем». Акчарлак, 29.06.2022, 2-3нче бит.