Владимир Петляков

Владимир Петляков (Владимир Михаил улы Петляков, рус. Влади́мир Миха́йлович Петляко́в; 15 (27) июнь 1891, Ростов-на-Дону, Ростов округы[d], Дон гаскәре өлкәсе, Россия империясе12 гыйнвар 1942[1], Казан, Татарстан АССР, РСФСР, СССР[1]) — беренче дәрәҗә Сталин премиясе лауреаты (1941).

Тәрҗемәи хәле

Владимир Петляков — Михаил Петляков һәм Мария Письменская гаиләсендә, яшь әти-әни ял итәргә барган урында — Таганрогтан 7 чакрым ераклыктагы Самбек авылында туа. Гаиләдә барлыгы биш бала була, Володя икенче бала һәм беренче малай булып дөньяга килә. Әтисе тумышы белән Воронеж өлкәсенең Павловск районыннан, әнисе — Таганрогтан. Гаилә Мәскәүнең Солянка районында яши. Володяга биш яшь тулгач, кинәт кенә әтисе вафат була, биш баласы белән тол калган әнисе Мария Евсеевна әти-әнисе янына Таганрогка күченеп кайта[2].

Матди хәле авыр булуга карамастан, Мария Петлякова барлык балаларына белем бирергә тырыша. 1899 елда Владимир Гоголь исемендәге икенче приход училищесына укырга керә, 1902 елда Россиянең көньягындагы беренче Таганрог урта техник училищесы укучысы була[3].

В. Петляков белем алуы белән беррәттән, әнисенә матди яктан ярдәм итү өчен, тимер юл остаханәләрендә мастер ярдәмчесе һәм кочегар булып эшли.

Техник училищены тәмамлагач, 1910 елда Мәскәүгә китә, анда Политехника музеена барганнан соң Мәскәү Император техник училищесына укырга керергә карар кыла. Беренче омтылышы уңышсыз була һәм ул Таганрогка кайта, анда паровозларны һәм вагоннарны төзәтү буенча техник-механик булып эшкә урнаша. Буш вакытларында үзлегеннән белем алу, нигездә математика һәм физика белән шөгыльләнә.

1911 елда, икенче омтылыштан соң, Мәскәү Император техник училищесының механика факультетына укырга керә. Ирекле тыңлаучы хокукларында Н. Е. Жуковскийның аэродинамика буенча лекцияләренә йөри. Ләкин икенче курста гаиләсенә ярдәм итәр өчен өенә кайтырга туры килә.

10 ел буена диярлек, укуын дәвам иткәнче, Донбасстагы Макеевка руднигы коткару станциясендә, Мәскәүдә архитектор Беликовский остаханәсендә, өч дюймлы снаряд корпусларын ясаган Брянск механика заводында, фарфор заводында, Мәскәү югары техник училищесының аэродинамика лабораториясендә эшли һәм кабат Таганрог тимер юл депосына әйләнеп кайта, анда тарту хезмәте участогы начальнигы вазифаларын башкара.

Конструкторлык эшчәнлеге

1921 елның июнендә Халык Комиссарлары Советының студентларны югары уку йортларына кайтару турындагы Декреты чыга, һәм Петляков Мәскәү югары техник училищесында укуын дәвам итә, шул ук вакытта Үзәк аэрогидродинамика институтында лаборант булып эшли. 1922 елда «Бер урынлы җиңел спорт самолёты» проектын «бик яхшы» билгесенә яклый һәм инженер-механик дипломын ала. Профессор А. И. Путилов түбәндәгечә искә ала:

« Диплом проектының эленгән сызымнары шулкадәр матур итеп башкарылган иде, алар хәтта тәҗрибәле конструкторларны да гаҗәпләндерде. Киңлектә сызылган самолёт ватманнан очып чыгып һавага күтәрелер кебек тоелды. »

Проектның уникальлеге, аерым алганда, моноплан конструкциядән һәм металл элементлар кулланудан гыйбарәт була. 1923 елның 21 октябрендә беренче очышын башкарган самолётка, Владимир Петляков тәкъдиме буенча, «АНТ» атамасы бирелә.

Мәскәү югары техник училищесын тәмамланганнан соң, Үзәк аэрогидродинамика институтына инженер-конструктор вазифасына күчә. Анда «АНТ-1» глиссерын җыюда, аэрочаналар, планёрлар төзүдә һәм сынауда, дирижабль коруда һәм башка проектларда катнаша.

«АНТ» («АНТ-2») сериясенең икенче самолётыннан — тулысынча металлдан эшләнгән беренче очкычтан башлап, аңа А. Н. Туполев самолётларының канатлары өчен җаваплылык йөкләнә. В. Петляков һәм аның ярдәмчесе В. Беляевның уйлап табуларының берсе булып «Петляков ысулы» атамасын алган сырланган тышчалы күп лонжеронлы тоташ металл канатны исәпләү ысулы тора.

«АНТ-3» («Р-3») тәүге «рекордлы» очкыч була. 1926 елда «Пролетарий» дип аталган шундый беренче самолётта очучы М. М. Громов, бортмеханик Г. В. Радзикевич белән бергәләп, Европаның күпчелек башкалалары (Мәскәү — Берлин — Париж — Вена — Прага — Варшава — Мәскәү) өстеннән барлыгы 7150 чакрым араны очып үтәләр. Очучы С. А. Шестаков һәм механик Д. В. Фуфаев «Наш ответ» дип аталган икенче самолётта Мәскәүдән Токиога, аннан кабат Мәскәүгә оча (22 000 чакрым).

«АНТ-4» самолёты «ТБ-1» атамасы белән билгеле беренче Совет авыр бомбардировщигы була. Самолёт конструкциясенең катлаулылы булуы сәбәпле, башта аның агачтан макетын ясарга мәҗбүр булалар, эшнең күп өлеше В. М. Петляковка йөкләнә. Тәҗрибә рәвешендә җыелган самолёт урнашкан бинадан аның канатын чыгару өчен диварның бер өлешен җимерергә туры килә. Очкычны җыю буенча Үзәк (Ходынск) аэродромдагы барлык соңгы эшләр Петляковка йөкләнә. Алга таба ул Туполев самолётларын очу сынавына әзерләү һәм серияле җитештерүгә тапшыру өчен җаваплы итеп билгеләнә.

1928 елда В. М. Петляков рәсми рәвештә авыр самолётлар бригадасын җитәкли. Икенче авыр бомбардировщик булып М. М. Громов тарафыннан беренче тапкыр 1930 елның 22 декабрендә һавага күтәрелгән «АНТ-6» («ТБ-3») очкычы санала. Канат киңлеге 40 м тәшкил иткән, дүрт двигательгә ия бу гаять зур самолётның ягулык бакларының ныклыгын арттыру өчен Петляков аларны калын шеллак катламнары белән капланган ватман катнаштырылган табаклы дюралюминийдан ясарга тәкъдим итә. Мондый конструкция Совет самолётларында тагын 20 ел дәвамында кулланыла. «ТБ-3» очкычлары зур серия белән чыгарыла һәм Совет бомбардировка авиациясенең нигезен тәшкил итә. Авыр самолётлар конструкцияләү өлкәсендәге зур уңышлары, аларны серияле җитештерүгә һәм кулланылышка керткәне өчен 1933 елда В. М. Петляков Кызыл Йолдыз һәм Ленин орденнары белән бүләкләнә (Үзәк аэрогидродинамика институтының 15 еллыгына икенче орден тапшырыла).

Аннан соңгы авыр бомбардировщик булып зурлыгы 11 метрдан артык булган, озынлыгы 32 м һәм канат киңлеге 54 м тәшкил иткән «ТБ-4» («АНТ-16») очкычы тора. Серияле җитештерелүгә чыгарылмаса да, ул зур әһәмияткә ия, чөнки әлеге очкыч бу чордагы иң зур коры җир шассиена ия һәм биеклеге — 11 м, озынлыгы — 33 м, канат киңлеге — 63 м, максималь авырлыгы — 53 тонна, көч җайланмасы — гомуми куәте 7200 ат көченә тигез сигез двигательле «АНТ-20» «Максим Горький» агитсамолёты өчен нигез булып тора. Бу самолётта СССРга Антуан де Сент-Экзюпери килә.

В. М. Петляков беренче тапкыр 1933 елның 22 июнендә М. М. Громов тарафыннан һавага күтәрелгән «АНТ-25» «РД» (рус. Рекорд дальности) самолётын төзүдә зур роль уйный: ул аның өчен озынайтылган канат-цистерна уйлап таба, шулай ук очышлары белән җитәкчелек итә. 1937 елның җәендә бу самолётта башта В. Чкалов, Г. Байдуков һәм А. Беляков Төньяк полюс аша АКШка, аннары М. Громов, А. Юмашев һәм С. Данилин Төньяк полюс аша АКШка 10 148 чакрым туры һәм 11 500 чакрым кыек юл үтеп күренекле очышлар ясый.

1934 елда В. М. Петляков бригадасына «оча торган крепость» классындагы ерак араларга барып җитә торган дүрт моторлы «ТБ-7» («АНТ-42») бомбардировщигын эшләп чыгару бурычы куела.

undefined

Кирәкле двигательләр булмау һәм башка мәсьәләләр аркасында самолётны эшләп чыгару өчен шактый вакыт таләп ителә, шунлыктан аның беренче очышы 1936 елның 22 декабрендә генә була. Бәлки, озакка сузылган эшәп чыгару процессы Туполев белән Петляковны зыян салуда гаепләүгә һәм аларны 1937 елның ноябрендә кулга алу сәбәп булгандыр. Очкычны алга таба эшләп бетерү Петляковның урынбасары И. Незвальга тапшырыла. 1942 елда констуктор үзе һәлак булганнан соң, аның казанышларын тану хөрмәтенә, очкычка «Пе-8» исеме бирелә.

Бутырка төрмәсендә ярты ел хөкем карарын көтеп утырганнан соң, башка тоткын инженерлар белән бергә, Л. Берия күрсәтмәсе буенча төзелгән Эчке эшләр халык комиссариатының махсус конструкторлык бюросына күчерелә, анда СТО (100) индекслы ерак биеклектә очучы югары тизлекле өч урынлы истребитель эшләп чыгарырга дигән йөкләмә ала. Самолётның төп бурычы «ТБ-7» авыр бомбардировщигын дошманның тирән тылына алып барып җиткерү була.

1939 ел башында В. Петляков бригадасы Радио урамындагы Үзәк аэрогидродинамика институтының тәҗрибә төзелеше секторының конструкторлык бүлеге бинасына күчерелә һәм цех эшләренә керешә. Июльдә макет комиссиясе очкычны берникадәр искәрмәләр белән кабул итә, шуннан соң тәҗрибә үрнәген һәм аның күчермәсен җыю эше башлана. 1939 елның 22 декабрендә башланган һава сынаулары истребительнең 1400 чакрым ераклыкка, сәгатенә 535 чакрым тизлеккә һәм 12 чакрым биеклектә оча алу мөмкинлегенә ия булуын күрсәтә. «ВИ-100» очкычы 1940 елның 1 маенда Кызыл мәйданда узган парадның һава өлешендә катнаша.

1937 елның ахырында Бутыркада сорау алуларда үз гаебен таныган Петляковка май ахырында 10 елга лагерьларга җибәрергә, 5 елга хокукларын чикләргә һәм милкен тулысынча конфискацияләргә дигән хөкем карары чыгарыла.

«ВИ-100» очкычының сынаулары уңышлы тәмамлана, әмма 4 июньдә югары биеклектә очучы истребительне пикировкалаучы бомбардировщикка «профильләштерү» турында карар кабул ителә, өстәвенә яңа самолёт сызымнарына нибары ай ярым вакыт бирелә. Бу вакыт эчендә коллективка яңа фюзеляж, туктату җайланмаларын һәм алар белән идарә итү системасын эшләп чыгарырга, сынап карарга, экипажның урнашу урынын күчерергә, винтомотор җайланмасын үзгәртергә кирәк була. Билгеләнгән вакыт чикләрен саклап, ягъни өч атнадан самолётның макеты күрсәтелә, 1940 елның 23 июлендә Мәскәүнең 22 нче һәм 39 нчы заводларында аны серияле җитештерү эше башлана. Башкарылган хезмәтләре өчен бүләк буларак Петляков һәм аның конструкторлык бюросы хезмәткәрләре иреккә чыгарыла. Петляков 1940 елның 27 июлендә төрмәдән азат ителсә дә, гаепләүләр тулысынча 1953 елда гына алына.

Владимир Михайлович октябрьдә 39 нчы заводның баш конструкторы итеп билгеләнә. 15 декабрьдә Н. Фёдоров очкычны беренче тапкыр һавага күтәрә, самолёт типларын билгеләүнең декабрьдә кабул ителгән кагыйдәсе буенча, баш конструктор фамилиясенең беренче ике хәрефенә нигезләнеп очкычка «Пе-2» исеме бирелә. 1941 елның 16 гыйнварында Казандагы 124 нче, Иркутсктагы 125 нче һәм Воронеждагы 450 нче завод «Пе-2» очкычын җитештерү йөкләмәсен ала. Сугыш башланырга биш ай кала 306 данә «Пе-2» самолёты җитештерелә. 1941 елның мартында В. М. Петляковка Хәрби-һава көчләре коралланышына тапшырылган пикировкалаучы бомбардировщикларны төзүдәге зур уңышлары өчен I дәрәҗә Сталин премиясе тапшырыла. Үзәк аэрогидродинамика институтына сызымнарны иң кыска вакытта тапшырганнары һәм Пе-2 очкычының серияле җитештерелүен җайга салган өчен конструкторларны бүләкләүгә миллион сум күчерелә. Петляковның хезмәттәшләренә 20–25шәр мең сум акча бирелә.

17 сентябрьдә Владимир Михайлович «Кызыл Армия Хәрби-һава көчләрен коралландыруга юнәлтелгән хәрби самолётларны конструкцияләү өлкәсендәге зур уңышлары өчен» икенче мәртәбә Ленин ордены белән бүләкләнә. Октябрь аенда 22 нче заводны Казанга, 124 нче завод территориясенә эвакуацияләү белән җитәкчелек итә. Августта үзенең беренче очышын ясый. Сентябрьдә Пе-3 авыр истребителен серияле җитештерү эше башлана.

Вафаты

1942 елның 12 гыйнварында В. Петляков авиация сәнәгате халык комиссары А. Н. Шахурин белән очрашу өчен Казаннан Мәскәүгә юл тота. Әмма 14 сәгать 15 минутта очкыч һәлакәткә очрый, экипаж һәм пассажирлар һәлак була.

« Конструкторның мәгънәсез үлеменең сәбәпләре бүгенге көнгә кадәр аңлашыешсыз кала бирә. В. М. Петляков хөкүмәт эшләре буенча ашыгыч рәвештә Идел буеннан Мәскәүгә очарга тиеш була. Завод мәйданчыгында Мәскәү белән почта-пассажир элемтәсе өчен махсус билгеләнгән ике «Ли-2» самолёты була. Владимир Михайловичның ни өчен завод директорына да, хәрби кабул итү башлыгына да мөрәҗәгать итмәгәнлеге («Ли-2» алар карамагында була), аның оялчанлыгын һәм гадәти булмаган нәзакәтлелеген исәпкә алмаганда, бөтенләй аңлаешсыз кала. Ни өчен ул, үзенең китүе турында һичкемгә бер сүз дә әйтмичә, зур төркем составында Мәскәү аша фронтка җибәрелгән «Пе-2» очкычының берсендә барарга үтенгән? Ни өчен, көчле салкыннарга карамастан, җиңел генә киенгән, сезонлы пальтодан һәм ботинкадан гына булган? Бу сорауларга беркем дә җавап бирә алмый. Очкычны алып барып җиткерү төркеме командиры, заводның гади эшчесе үтенече генә дип ялгышып булса кирәк, Владимир Михайловичны экипажы җитәрлек тәҗрибәгә ия булмаган кул астындагы беренче самолётка утырта. Очкыч, җирдән аерылып, тиз генә өскә омтыла, түбән болытлар арасына керә һәм берничә минуттан, аэродром өстендә боҗрак ясап (мотор тавышына нигезләнеп фикер йөртелә), болытлар арасыннан төшеп кала. Моторлары тулы куәткә эшләгән килеш, идарәгә буйсынмаган машина җиргә килеп кадала. Экипаж һәм конструкторлар бер мизгелдә һәлак була.
Туманский Алексей Константинович «Полёт сквозь годы»
»

Һәлакәт Мамешево авылыннан 1 чакрым һәм Казан тимер юлының Камкино станциясеннән 3 чакрым ераклыкта була[4].

Петляков Казанның Арча зиратына җирләнә.

Таганрог авиация көллияте, Казан, Таганрог һәм Мәскәүдәге урам, Кривой Рогтагы мәйдан һәм Самбек авылындагы мәктәп аның исеме белән атап йөртелә.

undefined
undefined

Үлем версиясе

  • Начар һава шартлары. Очкычның төшүен күрүчеләр сүзләренчә, көн салкын һәм аяз була. Әмма һава торышы турындагы мәгълүматка караганда, Арзамас районында түбән (200 метрга кадәр) болытлылык күзәтелә[5].
  • Янгын. Шаһитларның һавадагы янгын турында раслауларына карамастан[5], медицина экспертизасы мәгълүматлары буенча, һәлак булучылар организмында углерод оксиды табылмый. Шуңа да карамастан, махсус билгеләнештәге авиация полкы командиры полковник Н. Г. Мурзин рәислегендәге комиссия актында (актка кул куйган башка кешеләр арасында иң танылганы Очу-тикшеренү институты начальнигы вазифаларын башкаручы, профессор А. В. Чесалов була) «очкыч бортында түбән биеклектә янгын» чыгуы күрсәтелә[6].
  • Янгын чыгу нәтиҗәсендә двигательнең эшләмәве. Бу иң ихтимал фараз, чөнки самолёт җиргә төшәр алдыннан сулга борыла[7]. Түбән тизлекләрдә «Пе-2» самолётының очу катлаулылыгы канатның биеклекне тоту өчен эшләнелгән «тизйөреш» профилен куллану белән аңлатыла[8]. Һәлакәт сәбәпләрен тикшерү комиссиясенең югарыда китерелгән акты «янгынның самолёт моторларыннан чыгуын кире кага»[9] һәм декабрь ахырының ыгы-зыгылы көннәрендә[10] үткән кабул итү һәм әзерлек процедурасының ваемсыз узуын раслый.
  • Пьяна аша күперне саклаучы зенитчыларның атуы. Фараз расланмый.
  • Һавада башка Пе-2 белән бәрелешү. Мамешево авылының өлкәннәре фикеренә карамастан[10], бу фаразның чынбарлыкка бернинди катнашы юк.

Самолётларның танылган модельләре

undefined
  • «ТБ-3»(«ТФА-6») авыр бомбардировщигы;
  • «АНТ-14» «Правда» пассажир самолёты;
  • «ТБ-4» («ТФА-16») авыр бомбардировщигы;
  • «Максим Горький» АНТ-20 агитация самолёты;
  • ерак арада эш итүче Пе-8 авыр бомбардировщигы («АНТ-42», «ТБ-7»);
  • «ВИ-100» биеклек истребителе;
  • «Пе-2» пикировкалаучы бомбардировщигы;
  • Пикирующий бомбардировщик «Пе-2»;
  • «Пе-3» биеклек истребителе.

Бүләкләре

Гаиләсе

Хатыны — Петлякова Мария Владимировна.

Балалары: улы Михаил, кызы Галина.

Бертуганнары: Инна Михайловна Малашенко, Валентина Михайловна.

Хәтер

undefined
undefined
  • В. М. Петляков исемендәге Таганрог авиация көллияте (тууына 75 ел тулу хөрмәтенә, 1966 елда аның исеме бирелә);
  • В. М. Петляков исемендәге Таганрог авиация көллиятенең керү юлы алдында һәйкәл куела (Җиңүнең 40 еллыгына, 1985);
  • Таганрог шәһәрендә Петляков урамы;
  • Казан шәһәрендә Петляков урамы;
  • Донецк шәһәрендә Петляков урамы;
  • Мәскәү шәһәрендә, Земляной Вал урамы, 25 нче йортта мемориаль такта (авторы — С. В. Клепиков, 1984 елның 19 октябрендә ачыла);
  • Сергач шәһәрендә һәйкәл;
  • Сергач районының Мамешево авылы янындагы кырда — Петляков һәлак булган урында истәлек тактасы куела;
  • Мәскәү шәһәрендә авиаконструктор Петляков урамы[11];
  • Казан шәһәре, Академик Королёв урамы, 26 нчы йортта мемориаль такта куела;
  • Ростов өлкәсенең Неклинов районы Самбек авылында В. М. Петляков исемендәге мәктәп;
  • Жуковский шәһәренең Маяковский урамындагы конструкторлар аллеясында һәйкәл куела (2017).

Фильмнар

  • «Хроника пикирующего бомбардировщика» фильмында «Пе-2» очыкычы;
  • «Огненное пике», Беренче канал заказы буенча ГелаКон, 2006;
  • «Петляков: крылья Победы», «Линия кино», 2006;
  • «Герои авиаторы: Владимир Петляков», Россия хәрби-тарихи җәмгыяте, 2015.

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 Петляков Владимир Михайлович // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
  2. Петляков, Владимир Михайлович. tass.ru (15 август 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 гыйнвар 2026.
  3. 1966 елда В. М. Петляковның тууына 75 ел тулу уңаеннан училищега аның исеме бирелә.
  4. Гибель Петлякова. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 гыйнвар 2026. Архивировано 4 апрель 2019 года.
  5. 1 2 Гибель В. М. Петлякова. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 гыйнвар 2026. Архивировано 2 июль 2010 года.
  6. «4. Экипажның киемнәре өлешчә янып бетә. Җирдә мәетләр яткан тирәдә янгын чыганаклары — кар эреп ачылган урыннар булмаганлыктан, экипаж һавада яна башлаган дигән нәтиҗә ясарга кирәк.»
  7. Казан тимер юлының Камкино станциясе янында, очып киткәннән соң 35–40 минут узгач, өлкән лейтенант Ф. А. Овечкинның әйдәп баручы очкычы кискен рәвештә 1600–2000гә сулга таба борыла һәм зур төшү почмагы белән мәҗбүри рәвештә утыра башлый.
  8. Тяжелый истребитель ВИ «100». web.archive.org (16 февраль 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 гыйнвар 2026.
  9. «2. Моторларда һәм аның агрегатларында янгын һәм корым эзләре юк. (Моторларның буявында, кабызу чыбыкларында, моторларның дюрит шлангларында яну эзләре булмый).»
  10. 1 2 Кашапов Р. А. Гибель Петлякова. Хроника трагедии. cyberleninka.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 гыйнвар 2026.
  11. Москва Город, Внуковское Поселение, Авиаконструктора Петлякова Улица. alta.ru (12 апрель 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 гыйнвар 2026.

Әдәбият

  • Смирнов Г. Рассказы об оружии. — М.: Детлит, 1976.
  • Гай Д. И. Профиль крыла. — М.: Московский рабочий, 1981.
  • Пономарёв А. Н. Советские авиационные конструкторы. — М.: Воениздат, 1990. — ISBN 5-203-00668-7.
  • Шавров В. Б. История конструкций самолётов в СССР до 1938 г. — М., 2002.
  • Гай Д. И. Небесное притяжение. — М.: Знак, 2005.
  • Ulrich Unger. Petljakow Pe-8 Der sowjetische Fernbomber. — Berlin: Brandenburgisches Verlagshaus, 1993. — ISBN 3-89488-048-1.

Тема буенча өстәмә